Четверг, 30.01.2025, 16:25:58   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [51]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Сорауның асылыннан читкә китү
Сорауның асылыннан читкә китү
20:31:08
— Аңладыңмы?
— Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.

— Ә мин нишлим?
— Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.

— Белдеңме?
— Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.

— Булдымы?
— Булды дигәндә койрыгын борды.

— Бушлаймы?
— Бушлай сыер гына мышнай.

— Бүген ничәсе?
— Кадер кичәсе.*

— Бүген ялдамы әллә?
— Ялда да, койрыкта да.

— Дәлеше?*
— Дәлеше кабак бәлеше.

— Иеме?
— Ие, иемәсәң бие.

— Исәнме?
— Исән булмасам, әллә син врачмы?

— Исәнме?
— Ә үзең кисәүме?

— Ишетмәдем, ни дисең?
— Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.

— Кайда?
— Былтыргы кар астында.

— Кайда?
— Каербидә.

— Кайдан килдең?
— Кайдырмый тау астыннан.

— Кайчан?
— Бозау агачка арты белән менгәндә.

— Кайчан?
— Карт алаша тай булганда.

— Кайчан?
— Качкан көнне иртән.

— Кайчан?
— Качып барганда.

— Кайчан?
— Кояш тискәре яктан чыкканда.

— Кайчан?
— Кызыл кар яугач.

— Кайчан?
— Дөянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.

— Кайчан?
— Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.

— Кайчангача?
— Яз сорамаска, көз түләмәскә.

— Картаюлар ничек?
— Карт аю урманда гына була ул.

— Кая барасың?
— Каен башына.

— Кая барасың?
— Каерып салырга.

— Кая бардың?
— Кайманга — катык ашарга.

— Кая бардың?
— Эт туена кода булып бардым.

— Кем?
— Каян белим, кулын куеп китмәгән.

— Кем?
— Кем дигәннең кече улы.

— Кем?
— Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.

— Кем малае син?
— Кемән улы Кемәнетдин малае.

— Кыйммәтме?
— Акча белән башма-баш.

— Мәгънәсе?
— Мәгънәсе — капка баганасы.

— Ни булган?
— Пешкән шалкан чи булган.

— Ни хак?
— Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы акчалата.

— Нигә карыйсың?
— Күңелемә ярыйсың.

— Ник?
— Син ни әйтер икән дип.

— Ник чәй эчмисең?
— Чәй белән кытай битен юа, ди.

— Нихәл?
— Сине күргәч, бетте хәл.

— Нихәл?
— Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.

— Нихәл?
— Хәл йөзгә җитә, кул тезгә җитә.

— Нихәл?
— Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр?

— Ни хәл?
— Шөкер дигән көн бар, бер салмалык он бар.

— Нихәл?
— Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.

— Нихәл?
— Юк шөкергә тук шөкер.

— Ничек эшләр?
— Эшләр — шак-шок итә тешләр.

— Нишли?
— Ат булып кешни, сыер булып мөгри.

— Нишли?
— Тире җыеп күн эшли.

— Нишлисең?
— Дуңгыз дагалыйм.

— Нишләп?
— Шулай шәп.

— Нишләп яту?
— Тик яту белән бик тату.

— Нәрсә?
— Тозлы кыяр-кәбестә.

— Оялмыйсыңмы?
— Өй алып, мунча сатканым юк.

— Саумысыз?
— Сау булмасак, әллә баш очыбызда ясин чыкмакчы* буласызмы?

— Сәбәбе?
— Сәбәбе — карабодай сәнәге.

— Сәгать ничә?
— Кичәгечә.

— Сиңа ничә яшь?
— Яшьне ат базарында гына сорыйлар.

— Сөенчесенә ни?
— Сөенчесенә уң колагың үзеңә.

— Сөйгәнең кем?
— Койрыклы җен, үземә әрәм, кешегә хәрам.

— Суны нигә күп ташыйсыз?
— Киптерәбез.

— Туйганыңны кайдан беләсең?
— Син күземә ике булып күренәсең.

— Үсәсезме?
— Үсәбез: тәбәнәк җиргә баш тия.

— Хәлләр ничек?
— Ал да гөл, калганын үзең бел.

— Хәлләр ничек?
— Алда гөл, артта кычыткан.

— Хәлләр ничек?
— Ат мөгезе кебек.

— Хәлләр ничек?
— Син сорама, мин әйтмим.

— Хәлләр ничек?
— Хәлләр бишни*, сезнеке нишли?

— Хәлләр ничек?
— Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.

— Хәлләр ничек?
— Хәлләр имин, кешегә тимим.

— Хәлләр ничек?
— Шөкерле-бөкерле, һаман бер төрле.

— Чибәрме?
— Чибәр: күрсәң гайрәтең чигәр.

— Читтә ничек соң?
— Читнең чите корсын.

— Шулаймы?
— Шулаен ул шулай да, ярый ла эш барып торса уңайга.

— Шуннан?
— Шуннан утырган да шуган, тауга түбән булган.

— Эш хакы күпме?
— Айга утыз көн, йокы үзеңнән.

Кадер кичәсе — Рамазан (ураза) аеның 27 кичендә үткәрелә торган дини бәйрәм.
Дәлеше (дальше) — аннары, шуннан соң.
Ясин чыгу — үлем түшәгендә яткан кешенең гөнаһларын кичерүне сорап дога уку.
Бишни — шәмәхә төс.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz