Арка тибрәнсә, хурлык булыр.
Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.
Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә, имеш.
Аягы йонлы — мал-туардан бәхетле булыр.
Әгәр иякнең уң ягы тартса, яхшылык күрер.
Баланың кул бармаклары аерылып торса, юмарт буласы.
Бәхетле буласы бала карындыгын* башына киеп туа, имеш.
Беләге миңле — уңган булыр.
Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар.
Борын очы кычытса, күчтәнәч килә.
Җилкә чокыры тирән кеше ялганчы була.
Җилкә чокырында су торса, кеше уңган була.
Ике каш арасы ерак булса: кызлар — еракка кияүгә китә, егетләр — ерактан ала.
Ирене калын кеше юаш була, ирене нечкә — усал була.
Каш тартса, каш-күздән якын туганың белән күрешәсең.
Керфегең озын булса, гомерең кыска булыр.
Кеше кулындагы сөялне санарга ярамый — үзеңә чыга.
Колагы каты — саран, колагы йомшак — юмарт.
Колагың чыңласа, димәк, сине сөйлиләр.
Колак яфрагы йомшак бала гыйлемгә һәвәс.
Кулы каты егет карт хатын ала, имеш.
Күз кабагының уңы тартса — яхшылыкка, сулы тартса — начарлыкка, өсте тарса — шатлыкка, асты тартса — кайгыга, диләр.
Күз кычытса — елыйсың.
Кытыгы килгән кеше көнче була, ди.
Миңе битендә булса, мәхәббәтле була.
Очкылык тотса, сине берәрсе исенә төшереп сөйләгән була.
Өстәл астында аягыңны селкеп утырсаң, җен чакырасың, имеш.
Сул кулның уч төбе кычытса — акча чыга, уң кулның уч төбе кычытса — акча керә.
Табан астың кычытса — юлга чыгасың.
Тел очың тартса — ерактагы кешең белән сөйләшәсең.
Теш иртә чыккан бала зирәк була.
Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый.
Тырнак өстендә кисәк-кисәк аклар хасил булса, яңа кием киясең.
Уң балтыр тартса, авырлыклар күрүгә дәлил.
Уң чигәң кысса — мактарлар, сул чигәң кысса — хурларлар.
Чәч үргәндә толымга эләкми калса, юл була.
Чәче йомшак кешенең табигате дә йомшак.
Чәчеңне үргәндә озын чәчең торып калса, хат килә.
Яшь баланың казык теше алдан чыкса — усал була.
Яңагыңа таянып утырсаң, ятим каласың, имеш.
Карындык — бала сүрүе. |