Пятница, 07.02.2025, 03:35:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Яман теләкләр
Яман теләкләр
16:43:50
Авызың белән әйт, борының белән тарт*.

Авызыңа таш тыгылсын.

Авызыңнан җил алсын, илтеп куеныңа салсын.

Актык көнең булгыры.

Алганың эчеңне тишеп чыксын.

Алдаганның анасы үлсен.

Алла каберен якын итмәсен.

Алла кашында тоткын булсын.

Алланың каты каһәре суккыры.

Алланың каһәре төшсен.

Алланың ләгънәтләре яусын.

Алтмыш өйле Көтернәс алты өйгә калса иде*.

Антың башыңа җитсен.

Арпаң-көрпәң аш булсын, тамагыңа таш булсын.

Атавыңа чыксын*.

Атаңа ләгънәт — авызыңа таш.

Аты коргыры.

Ахирәттә алдыңда булсын.

Ахирәттә ике кулым якаңда булсын.

Ач-ялангач йөрмә, ир рәхәте күрмә.

Ашаганың аш булсын, тамагыңа таш булсын.

Ашаткан ашларым, иткән яхшылыкларым тотсын.

Аягыңны бәддога сугып, ике тубыгың тиң корышсын.

Әфсен-төфсен, башың бетсен.

Башы түбән дөмеккере.

Башы йөзтүбән килгере.

Бәддога төшкере.

Бәхетеңне йотсаң иде.

Безне бутаганның эче-бавыры буталсын.

Берең ике булмасын, йортың-караң калмасын.

Бирәне сапкыры.

Бугазы ертылгыры.

Бугазына аркылы килсен.

Бугазына пычак кергере.

Бугазыңа таш булып утырсын.

Гомерең кыска булгыры.

Гүрдән гүргә сикерсен.

Гүрендә дуңгызы үкерсен.

Дөмегеп кат.

Дөнья йөзе хәрам булсын.

Зәхмәт кагылгыры.

Җаның җәһәннәмгә олаккыры.

Җәзасын тартсын.

Җен алгыры.

Җир тотсын аны.

Җирдә кортларга азык булып яткыры.

Җиттем дигәч җимерел, куандым дигәч куырыл.

Җылы авызыңнан җылы куеныңа.

Җылы тамагыңа кара таш.

Игелек йөзен күрмә.

Ике күзе тиң чыксын.

Ике күзең чәчрәп чыксын.

Йөзе аска килгере.

Йөзең йөзтүбән килсен.

Йөзең кара булгыры.

Кадалып киткере.

Каргышың карга башына.

Каргышыңа — каргышым.

Каһәр суккыры.

Котырган этләр ялагыры.

Кулы корышсын.

Кулы череп аккыры.

Кулың авызыңа җитми утыргыры.

Кырык чөе* кырылып бетсен.

Күз яшем тотсын.

Күзе тишелеп чыккыры.

Күзең күмер булсын.

Күмәч төсен күрмәгәре*.

Күргәнең-күрмәгәнең шул булсын.

Күрми күмер булсын.

Ләгънәт кенә сукса иде.

Миең чергере.

Миннән алсын, сиңа бирсен.

Муеннары сынгыры.

Муеның астына килеп, кәкрәеп катсаң иде.

Мур* кыргыры.

Нәләт төшкере.

Өмете киселгере.

Өне тыгылгыры.

Пычак кергере.

Сәгатьлек әҗәл тигере.

Такта чәй орсын*.

Тамагыңа сөяк булып кадалсын.

Тамагыңа таш кергере.

Тамагыңа тимрәү калкып, телеңә төер чыккыры.

Тартышып ят.

Тары кебек чәчелеп кит.

Тәгәрәп җан биргере.

Тәгәрәп үчкере.

Телең корышып, өзелеп төшкере.

Телең чергере.

Телеңә тилчә төшсен.

Телеңә чуан чыккыры.

Тиреңне курага* җәйсеннәр.

Токымың коргыры.

Тораташ булып катсын.

Урты шартлагыры.

Урынын җиде кат җәһәннәмдә кылсын.

Утырыр җиреңне ут алсын.

Уты-суы бер көн булсын.

Үз кадагыңа кадал.

Үз каргышың үзеңә.

Үзе дә бала күрмәсен*.

Үләт ялагыры.

Хатын казасын күр.

Чыңрак* үтә кит.

Чәнчелеп киткере.

Шайтан алсын.

Шайтаныма олаксын.

Эчең чыккыры.

Эчеңә бирән ояласын.

Эчеңә пычак кергере.

Эчеңә таш булып утырсын.

Эчеңне тырнасын.

Ялгызлыкта җаның чыксын.

Яшен бирсә дә, көнен бирмәсен.

Яшем төшсен.

Яшь башыңа куанма.

Яшьлеген яшен суксын.

Борының белән тарт — «үз каргышың үзеңә» мәгънәсендә.
Алты өйгә калса иде — янәсе берәр авыл кешеләре Шүрәлене тотып рәнҗетсәләр, ул аларның авылын шундый сүзләр әйтеп каргый икән. Янгын, су басу, ачлык кебек афәт-казалардан айный алмаучы ярлы, кечкенә авылларны элек «Шүрәле каргаган авыл» дип йөрткәннәр.
Атавыңа чыксын — Н. Исәнбәт аңлатканча, атау — мәет исеменә атап пешерелгән аш. Кеше кешегә йомыш белән кереп тә, аңа юк кына берәр нәрсәне бирергә кызганганда, шулай әйтеп каргап китәләр. Ягъни ул кызганган нәрсәңне үлгәч мәет ашыңа бирсеннәр.
Кырык чөй — тегермәндә су яки җил көчен тегермән ташына тапшыра торган тешле тәгәрмәч. Димәк, ул кырылса, тегермән эшли алмый.
Күрмәгере — күрмәсә иде.
Мур — үләт чире, эпидемия.
Чәй орсын — сый-хөрмәткә начарлык белән җавап кайтаручыга әйтелә. Чәйне олылауны, аны кадерле ризык санауны күрсәтә.
Кура — биредә: балчык белән сыланган читән абзар. «Пычрак, кадерсез урын» мәгънәсендә.
Үзе дә бала күрмәсен — күгәрчен йомыркаларын алган (йә ваткан) кешене шулай каргый, ди.
Чыңрак — күчмә киез өйнең (тирмәнең) түбә тишеге (төнлеге). «Янып, төтенгә әйләнеп күккә оч» мәгънәсендәге каргыш.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz