Айгыр тимрәве* булса, чәршәмбе көнне айгыр кебек кешнәп, язу карасы сөртергә кирәк.
Арпа* дисәң — арта, бодай дисәң — бетә.
Балага күз тимәсен дисәң, башта — уң, аннан сул аягын карарга кирәк, имеш.
Балага күз тимәсен өчен, аның башлыгы эченә миләш агачы яфрагы яки чыбыгы тегеп куялар.
Балага күз тимәсен өчен, маңгаена күмер белән сөртәсең яки артыш агачын кисеп, аны беләгенә тагасың.
Бизгәк авыруы белән авырган кешене бик каты куркытсаң, бизгәге кача, ди.
Бил авыртса, беренче күк күкрәгәндә җирдә ауныйлар.
Бүре уты* чыкса, бүре кебек улап, кызыл әйбер белән уасың.
Елан карагы* булса, үлгән еланны кайнар суга салып, шуның парына күзне томалап утыралар.
Ипи шынасы* булса, баланы көрәккә бәйләп мичкә тыгып алалар.
Кулга яки башка җиргә сөял чыкса, чикерткәдән тешләтергә кирәк.
Күз тигән кешене гөмбә белән төтәслиләр.
Күзгә арпа чыга башлагач та пычак күрсәтсәң, куркып чыкмый, имеш.
Муен авыртканда ата казга сәлам бирсәң төзәлә, имеш.
Суык тотса* курыксын өчен, бәхерниса* күрсәтәләр.
Теш бакасын*, имләгәндә бака казанына су салып, шуны өчкә бүлеп йоталар.
Теш сызламасын дисәң, табаныңны мунчада кырык бер тапкыр чабарга кирәк.
Төнлә белән сөялеңне айга күрсәтеп: «Менә минем чәчәгем, бармы синең чәчәгең?» — дип мактансаң, ай аны ала икән.
Үз күләгәсеннән куркып авырган кеше терелми, ди.
Чәчәк чире чыккан баланы тавык йоны мендәренә яткырсаң, чәчәге юкка чыгар.
Чуан дисәң — чыгам, ди, коры ботак, дисәң — корый.
Айгыр тимрәве — тирегә кутырлар чыгу белән характерлы булган кычулы авыру. Арпа — биредә: күз кабагындагы май бизләренең эренле ялкынсынуы. Имештер, исемен атасаң, бу авыру тагын да ныграк аза икән. Бүре уты — бүре уы, кычыткан бизгәге. Елан карагы — бармакларга, бигрәк тә күз тирәсенә чыга торган каты шеш. Ипи шынасы — рахит авыруы. Суык тоту — бизгәк. Бәхерниса — бака. Теш бакасы — флюс (бозык теш төбе үлекләп, яңак шешү). |