Пятница, 31.01.2025, 00:32:52   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [250]
Сказки русских писателей [52]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Юраганың юш булсын, курыкканың буш булсын
Юраганың юш булсын, курыкканың буш булсын
16:56:20
Кеше һәрвакыт киләчәккә күз төбәп яши, алда үзен ниләр көтүе турында уйлана, шушы хакта төрле фаразлар кора. Халык иҗатындагы афористик жанрларның кайберләре нәкъ менә шундый максатка хезмәт итәләр. Алар арасында юраулар аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Теге яки бу рәвешчә юрау өчен, башлыча халыкның бик борынгы ышанулары, хорафатлары нигез булып торганга күрә, жанрны тагын ышанулар дип атау да бар. Ләкин аңа артык киң гомумиләштерү хас. Шуңа күрә дә юраулар (ышанулар) яки юрау-ышану рәвешендәге кушма исем куллану жанрның асылына күбрәк туры килә шикелле.

Юрау-ышануларда ясала торган прогноз иҗтимагый тормыш хәлләренә, хуҗалык итүгә, гаилә- көнкүрешкә, кешенең тән тереклегенә һ. б. өлкәләргә җәелә. Прогноз ясау өчен җирлек булып, әйткәнебезчә, элеккеге гореф-гадәтләр, йола-ритуаллар хезмәт итә. Мәсәлән, «Көтү килгәндә алдан кызыл сыер килсә — көн кояшлы булыр, әгәр дә кара сыер килсә — көн болытлы булыр» дип юраганнар. Аның тамырлары бик еракка барып тоташкан. Әүвәлге заманнарда яңгыр теләгәндә, корбанга — кара сыер, аяз теләгәндә кызыл сыер чалганнар. Монда «охшаш охшашны тудыра» дигән гомеопатик тылсым принцибы кулланылган: кара сыер — кара болытны, кызыл сыер кызыл кояшны чакыра, дип уйлаганнар.

Әлбәттә, жанрга бәя биргәндә, без аңа хорафат, кара ышану дип түбәнсетеп карарга тиеш түгелбез. Чөнки юраулар да — халык күңеленең көзгесе, аның уй-теләкләрен, хыял-өметләрен, шатлык- куанычларын гәүдәләндергән әсәрләр. Гади генә тормыш күренешләреннән дә халык нинди дә булса яхшылык галәмәте табарга тырышкан. Әйтик, берничә кеше үзара сөйләшеп утырганда, арадан берсе: «Ай битем кычыта»,— дип куйды, ди. Шундагы икенче берәү бу сүзләргә җавап йөзеннән: «Битең кычытса, сине сагыналар икән»,— дип, аның күңелен күтәреп, дәртен почмакландырып җибәрә. Мондый характердагы юрау-ышанулар, күркәм бер гадәт сыйфатында, хәзерге көндә дә телебездә актив кулланылышта.

Татар халкының әхлакый йөзе, рухи байлыгы турында сүз барганда, аның кунакчыллык сыйфаты бик еш мактап телгә алына. Бу тема юрауларда да киң чагылыш тапкан. Көнкүрештә очрап торган әллә нихәтле билгеләрне халык кунак киләсенә юрый, шуларга карап кунак көтү куанычын кичерә: «Мәче битен юса, кунак килә», «Ак таракан төшсә, кунак киләсенә», «Самавыр озак кайнаса, кунак килгәнен көтә» һ. б.

Сүз дә юк, ышанулар киләчәкне юраганда барысын да ал да гөл итеп кенә күрсәтмиләр. Алар арасында ниндидер куркыныч, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәт килү ихтималын искәртә торганнары да байтак. Мәсәлән, «Йортта эт җир казыса — мәет, чикерткә сызгырса — янгын» дип шомлану бар. Мондыйларга сукырларча ышану кешене хафага, өметсезлеккә төшерергә, хәтта аның тормышын фаҗигагә дә алып барырга мөмкин. Бүгенге күзлектән чыгып караганда әлеге ышанулар беркатлылык булып тоелса да, халык үз вакытында алар ярдәмендә кешеләрне сизгерлеккә, уяулыкка, сакланып, уйлап эш итәргә өйрәтү максатын да күздә тоткан. Гомумән, юрау-ышанулар халык педагогикасында әһәмиятле урын алып торалар. Яшь буында үз-үзеңне матур итеп тота белү, чисталык, пакьлек, ашау-эчү әдәбе һәм башка күркәм күнек¬мәләр тәрбияләүдә халык бу төр әсәрләрдән киң файдаланган. «Әгәр шуны эшләсәң, шундый хәл була» дип, төрле ямьсез гадәтләрне кисәтү өчен, ул кайбер ышануларга аңлы рәвештә бераз «шагыйрәнә ялган» да кушкалаган булырга охшый. Мәсәлән, «Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була, имеш», «Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела», «Яшь баланы тәрәзә төбенә бастырып каратсаң, кәтүк* булып кала».

Юрау текстлары, кагыйдә буларак, шарт һәм нәтиҗә өлешләреннән торалар, «шул булса, шул була» дигән формулага туры киләләр. Әмма кайбер ышанулар турыдан-туры раслау рәвешендә бәян ителәләр: «Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә», «Ай нуры киндер агартуга яхшы» һ. б.

Юраулар өчен бик күптөрле билге-галәмәтләр нигез булып тора: табигатьтәге яшерен көчләргә, мифик затларга, бәхетле һәм бәхетсез көннәргә, аерым хайваннар һәм кошларның, агачлар һәм үләннәрнең, ташлар һәм металларның тылсымына ышану, кешенең тән төзелешендәге үзенчәлекләр, төш күрүләр һ. б.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz