Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 6 Пользователей: 1 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышы ничек булачагын сынау. Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча
Ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышы ничек булачагын сынау. Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча | 18:11:04 |
Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.
Әгәр Иделдә кисәктән боз катып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.
Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
Еллар чыклы булса, бал күп булыр.
Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.
Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.
Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.
Күк күкрәүдән элек яшен яшьнәсә, ачлык булыр.
Сабан сөргәндә ярмалы балчык чыкса, ул җирдә ашлык уңар.
Салават күпере элек күренгәндә кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык уңар.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Томан күп төшсә, җимеш уңар.
Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.
Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
Яшен күп булса, баланны кырау алыр. |
Категория: Халык афоризмнары |
Просмотров: 10 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|