Халык телендә теге яки бу сорауга каршы әйтелә торган әзер җаваплар бар. Мәсәлән, — Ни эшли? — Тире җыеп, күн эшли. Күренә ки, әзер җаваплар, сораулары белән бергә, шигъри калыпка салынган, ритмлы, рифмалы текстлар хасил итәләр һәм халык афоризмнарының үзенчәлекле бер төре булып саналалар.
Әзер җавапларны, кешеләр очрашып үзара хәл-әхвәл сорашкан чакларда, еш ишетергә туры килә. (—Кая барасың? — Каен башына; — Нихәл? — Сине күргәч бетте хәл; — Бүген ялдамы әллә? — Ялда да, койрыкта да һ. б.) Бу мисаллардан да ачык аңлашылганча, әзер җавапларның аеруча киң таралган вазифасы — куелган сорауның асылына җавап бирми калу, сүзне төп мәсьәләдән читкә алып китү. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин: йә сорау үзе урынсыз, мәгънәсез була; йә җавап бирүченең серне чишәсе, чын хәлне белдерәсе килми. Әйтик, эшең бик уңышлы чыкмаганда берәрсе: «Булдымы?» — дигән сорау белән җаныңны борчый икән, аңа әзер җавап бар: «Булды дигәндә койрыгын борды».
Борынгы заманнарда сунарга яки башка кәсепкә чыгучылар үзләренең кая һәм ни өчен баруларын нык яшерә торган булганнар, чөнки урман, кыр, су ияләренең зыян салуларыннан курыкканнар. Ауланган киекләр саны да сер итеп тотылган. Юкса кул арты китә дип шомланганнар. Беренче «әзер җаваплар»га, күрәсең, әнә шундый җитди вазифалар йөкләнгән булгандыр. Тора-бара гына алар шаярту, күңел ачу өчен хезмәт итә башлаганнар.
Сөйләмдә әзер җаваплар куллану өчен нинди дә булса сорау бирелүе мәҗбүри түгел. Аларны төрле әңгәмә, бәхәс вакытларында да күп ишетәсең. Каршы якның урынсыз дәгъваларын, нигезсез дәлилләрен, юк-бар сылтауларын кире кагу, аларга исең китмәгәнне күрсәтү өчен әзер җавап шактый эффектлы чара булып тора. (—Оят! — Өй-ат Мәкәрҗәдә* кыйбат, барып алырга ерак; — Ул сиңа үпкәләгән.— Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс зле һ. б.)
Әзер җавапларда рифма тудыру өчен омонимнар аеруча еш файдаланыла. Болар — язылышлары һәм әйтелешләре бердәй, әмма мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләр. Әйтик, ач — боерык фигыль (ишекне ач) һәм сыйфат (ач кеше). Элек, кызлар аулак өй уздырганда, егетләр ишеккә килеп сорыйлар икән:
— Ач!
Өй эченнән кызларның әзер җавабы ишетелә:
— Ач булсаң, туеп кил!..
Кайчакта сүзләрнең әйтелешендәге охшашлык якынча була. Аларны шартлы рәвештә сөйләм омонимнары дип атап булыр иде. Мәсәлән, оялам сүзен, бик теләгәндә, өй алам дип ишетергә мөмкин. Берәр кеше нинди дә булса тәкъдимгә каршы «оялам» дип җавап кайтарса, тәкъдим ясаучыга шаяртып алу өчен менә дигән җай ачыла:
— Өй алырга монда өй сатучы юк әле!
Сөйләмдә нинди вазифа үтәп килүләренә карап, әзер җавап текстларын ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин.
Аларның бер ишеләре, инде әйтелгәнчә, куелган сорауның төп максатыннан читкә алып китәләр, сүз уйнату, җорлану шәбенә чын мәгълүматларны хәбәр итүдән котылып калалар. Икенчеләре җавап бирүчегә адресланган урынсыз шелтәләрне, гаеп ташлауларны кире кагарга ярдәм итәләр. Бу бүлектәге афоризмнар менә шушы ике төркемгә аерып урнаштырылды. Текстлар диалог формасында, ягъни һәм сорау, һәм җавап өлешләрен саклап биреләләр.
Мәкәрҗә — Түбән Новгород шәһәре янындагы Макарьевода элек ел саен булып торган ярминкә. Татар сәүдәгәрләре анда бик актив катнашкан. |