Воскресенье, 02.02.2025, 01:11:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [68]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Һава торышы ничек булачагын сынау. Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр буенча
Һава торышы ничек булачагын сынау. Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр буенча
18:07:14
Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.

Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.

Ат юлга ятса, буран булыр.

Әгәр кырмыска биек түмгәк ясаса, кыш суык килер.

Әгәр тәкәрлек һәм бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булыр.

Әрлән өненә печән-салам күп ташыса, кыш салкын булыр.

Бака корыга чыкса, яңгыр була.

Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.

Болыт килгәндә әтәч кычкырса — көн аязырга.

Бүген мәче тырнаша: буран булыр.

Елан яки кәлтә кояшта кызынсалар, тиз яңгыр булыр.

Каз авызын шакылдатса, рашкы* явар.

Каз башын канат астына тыкса, салкын була.

Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була.

Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Карга җилгә каршы утырып кычкырса, яңгыр булыр.

Кечкенә кошлар һавага биек күтәрелсә, аяз булыр.

Кичен бака кычкырса, көн җылы була.

Кортлар ояны иртә сыласалар, кыш иртә килә.

Кояш баегач әтәч кычкырса, көн аяз булыр.

Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.

Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы килер.

Күке бака тавышы чыгарып кычкырса, яңгыр булыр.

Кыслалар судан корыга чыксалар, һава бозылыр.

Кыш көне мич астында чикерткә кычкырса, көн җылытыр.

Мәче башлы ябалак кычкырса, суыклар башланыр.

Мәче борынын яшереп йокласа, көн суыта.

Песи мич башына менеп ятса — суык; идәнгә, җиргә ятса — җылы буласы.

Песи тәрәзәдән карап торса, көн яхшыга булыр.

Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя башласалар, ел суык була.

Сөлек төптә ятса, аяз булыр. Әгәр судан корыга чыгарга үрмәләсә, тәүлеккәчә яңгыр булыр.

Суык буласы булса, төлке эт кебек өрер.

Сукыр чебеннәр күзгә кереп йөдәтсәләр, яңгыр булыр.

Сыер арт аягын калтыратса, салкын булыр.

Сыер сауганда сөт шаулап күбекләнсә, яңгыр булыр.

Тавык бер аяк белән басып торса, өй түбәсенә очып менсә — суык булыр.

Тавыклар озак йокламаса, яңгыр була.

Тартай, бүдәнә кычкырса, яңгыр булыр.

Тилгән кычкырса, озак аяз булыр.

Торна биесә, һава җылыныр.

Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса — кыш суык.

Умарта кортлары оядагы ярыкларны калын сыласалар, кыш салкын була.

Үрдәкләр суда кагынып кычкырсалар — яңгырга. Әгәр суда шыпырт кына торсалар, яшен булыр.

Черки-чебеннәр киле төйгән кебек уйнаса, аяз, һава яхшы булыр.

Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар, җил чыга.

Эт аунаса: кышын — буран, җәен тузан, җил була.

Эт үлән ашаса, бик озак яңгыр булыр.

Яңгыр алдыннан күркәләр җиргә аунар, кагыныр.

Яңгыр буласы булса, карлыгач бик түбәнтен очар.

Яңгыр буласы булса, кырмыска оясына таба йөгерешер.

Яңгыр яуганда әтәч кычкырса — яңгыр туктауга.

Рашкы — ап-ак төстә, бозга охшаш бик вак ярмасыман кар.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz