Табышмак, исеменнән үк аңлашылганча, тыңлаучылар алдына нинди дә булса билгесез бер әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Жанрның тагын йомак (яки җомак) дигән атамасы да бар. Монысы нәрсәнедер яшерү мәгънәсендә кулланылган йому фигыленнән ясалган.
Төзелешләренә карап, табышмаклар үзләре берничә төргә бүленәләр. Аларның бер ишләре эзләп табылырга тиешле әйберне сурәтләп-тасвирлап бирә, сүзләр ярдәмендә аның рәсемен ясый. Шул рәсемдәге аерым билгеләр һәм сыйфатлар буенча без табышмакның җавабын эзләп табабыз.
«Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай» дигән табышмакны тикшереп карыйк. Аның җавабы нәрсә булырга мөмкин? Иң элек беренче сыйфатка — билгесез әйбернең шар кебек йомры булуына игътибар итик. Андый әйберләр байтак: кабак, миләш, шалкан һ. б. Ләкин «кабак» дигән җавап табышмакта күрсәтелгән икенче сыйфатка туры килми. Чөнки аның эче кызыл түгел, ә сары. Миләш йомры да, кызыл да, әмма ул өченче сыйфатка җавап бирми. Безгә әче түгел, бәлки татлы әйбер кирәк. Шушы рәвешчә фикер йөртеп, дөрес җавапның «карбыз» икәнлегенә төшенү кыен түгел.
Табышмакларда әйберне тасвирлап күрсәтү өчен күп кенә сурәтләү чаралары файдаланыла. Алар арасында аеруча еш кулланылганы — метафора. Бу үзе грекча сүз, «күчерү» дигән мәгънәне белдерә. Метафора булып килгән сүзне һәрвакыт күчерелмә мәгънәдә аңларга кирәк. «Башы тарак, койрыгы урак» дигән табышмакта әтәч турында «койрыгы урак» дибез икән, бу — кемдер аның койрыгын кисеп алган да, шуның урынына урак бәйләп куйган дигән сүз түгел. Инде сорау туа: сүзне болай күчерелмә мәгънәдә куллану, ягъни аңардан метафора ясау өчен нинди шарт кирәк? Төп шарт — ике әйбер арасында охшашлык булырга тиеш. Әтәч койрыгы һәм урак, кикрик һәм тарак — тышкы формалары белән бер-берләренә нык охшыйлар. Йозак белән эт арасындагы охшашлык — алар икесе дә өй саклыйлар. Шуңа таянып, табышмак «эт» сүзен «йозак» дигән күчерелмә мәгънәдә куллана: «Кечкенә генә эт, өрми дә, җибәрми дә» (йозак).
Метафоралардан тыш, табышмакларда чагыштырулар да еш очрый. Алдарак тикшерелгән мисалда без карбызның формасы белән шарга, төсе белән канга, тәме белән балга чагыштырылуын күреп узган идек.
Кайчакта табышмакта эзләнелә торган әйбернең материалы, ягъни аның нәрсәдән ясалган булуы телгә алына. «Тимергә каен үскән», монда тимер — балтаны, каен аның сабын аңлата.
«Ары лап-лап, бире лап-лап, сөңге саплап, киез каплап» дигән табышмак элекке заманда чабагач белән ашлык сугу процессын сурәтли. Картинаны күз алдына ачыграк китерү өчен, авыз ияртемнәре файдаланылган. Лап-лап — чабагач белән сукканда чыга торган аваз.
Алдарак әйткәнебезчә, хәзер карап узылган мисалларның барысы да безнең күз алдына әйбернең сурәтен, рәсемен китереп бастыра. Шуңа күрә мондый табышмакларны сурәтле табышмаклар дип атап булыр иде. Болардан тыш, әле тагын сорау-табышмаклар һәм арифметик табышмаклар да була.
Сорау-табышмакка дөрес җавап табу өчен, анда куелган сорауның хәйләсен, четерекле ягын сизеп алырга кирәк.
«Шалканны кайчан чәчәләр?» дигән табышмакка кайбер балалар «яз көне», «көз көне», «җир кипкәч» кебек җаваплар бирәләр. Бу табышмакка исә дөрес җавап мондый: «Шалканны беркайчан да чәчмиләр, аның орлыгы гына чәчелә». Әгәр сабын һәм су белән бик үк дус булмаган берәр малайга: «Колагың шалкан чәчәрлек булган»,— дибез икән, монда да шалкан үзе түгел, бәлки аның орлыгы гына күздә тотыла. Юкса шалкан малайның колагына ничек сыйсын, ди? Димәк, мондый мисалларда «шалкан» сүзе икенчел («орлык» дигән) мәгънәдә кулланыла. Ә менә табышмак әйтүче кеше үзенең соравында «шалкан»ның беренче, төп мәгънәсен күздә тоткан икән. Әгәр ул: «Шалканны чәчәләрме?» — дип сораса, без әле аның тел төбенә җиңелрәк төшенер идек. Ләкин сорау «Кайчан чәчәләр?» дип куела. Безнең бөтен игътибарыбыз шушы «кайчан»га юнәлә. Мондый сорау алмашлыклары җавап эзләүчене саташтыру, «эздән яздыру» өчен кертелә.
Сорау-табышмаклар кебек үк арифметик табышмаклар да еш кына хәйләгә корылган булалар. Мәсәлән, мондый табышмакны алыйк: «Бер ботакта 12 карга утыра иде. Аучы шуларның икесен мылтыктан атып төшерде. Ботакта ничә карга калды?»
Сезнең кайберләрегез, озак уйлап тормыйча: «Ун»,— дип җавап бирәчәк. Һәм бу, билгеле, дөрес түгел. Ботакта бер карга да калмый. Икесе җиргә егылып төшә, калганнары куркып очып китәләр. Мондый чакта коры арифметик гамәлләр белән мавыкмаска, ә табышмакның шартын күз алдына китереп, бераз зиһенне эшләтергә кирәк була.
Югарыда санап үтелгән төрләрдән тыш, табышмакларның тагын мәзәк һәм әкият формасында иҗат ителгәннәре дә була. Табышмаклар рәтенә гадәттә шарадалар һәм метаграммаларны да кертәләр. Шарада нинди дә булса сүзнең иҗекләре аңлаткан мәгънәләрне әйтеп, шул сүзнең үзен табуны сорый. Мәсәлән, «Беренче кисәге — сыеклык, икенче кисәге — Татарстандагы елга, кушып укысаң — табигать күренеше». Җавап: суык (су + Ык). Метаграммада исә билгесез сүзнең хәрефләре алмаштырып барыла һәм шуның нәтиҗәсендә мәгънәнең ничек үзгәрүе әйтелә:
Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң. Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң.
Җавабы — камыш һәм камыт. Мондый төр табышмакларны күбесенчә шагыйрьләр һәм укучы балалар үзләре иҗат итә.
Табышмак — халык иҗатының бик борынгы жанры. Аның килеп чыгуын фольклорчы галимнәр элекке замандагы яшерен тел күренеше белән бәйләп аңлаталар.
Борынгы кешеләр табигать дөньясын җанлы итеп күз алдына китергәннәр. Аларның ышануынча урман-кырларда, елга-күлләрдә ниндидер акыллы затлар яшәгән. Болар, янәсе, кешеләргә төрлечә зыян кылып торганнар. Менә шул «дошман көчләрне» алдау, алардан чын ниятләрен яшерү өчен, кешеләр «үзләре генә белә торган» яшерен телдән файдаланганнар. Борынгы аучы, хайваннарны да кеше сөйләмен аңлый, дип уйлаган. Шуңа күрә ауга чыгар алдыннан хайваннарны һәм коралларны үз исемнәре белән атау тыелган. Имештер, хайваннар ишетәләр дә, куркыныч килгәнне сизеп, качып китәләр икән. Ә инде аларны башка төрле алмаш исемнәр белән атасаң, мондый хәл булмый һәм ау уңышлы чыга икән. Мәсәлән, куянның — «озын колак», «кыр тәкәсе», «чал тәкә», аюның «көрән», «бабай», еланның «майлы каеш», «җиз камчы» кебек алмаш исемнәре халык телендә бүгенгәчә сакланып калган.
Яшерен тел һәм табышмак жанры өчен уртак нәрсә шул: алар икесе дә әйберне үз исеме белән атамыйча, аны башка исем белән алмаштыралар. Кайчакта бу алмаш исемнәр аларның һәр икесе өчен дә бер үк булып чыга. Мисал өчен куян турындагы «Чал тәкәдә мөгез юк», елан турындагы «Юл өстендә майлы каеш» дигән табышмакларны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Борынгы заманнарда табышмак үзе дә, яшерен тел кебек үк, сихер-тылсым, табигатьтәге «ияләрне» буйсындыру, юашландыру чарасы булып хезмәт иткәндер дип уйлыйлар.
Хезмәт процессында кешенең тормыш серләренә торган саен тирәнрәк төшенүе, табигать көчләрен инде хыялда түгел, ә чын-чынлап буйсындырырга өйрәнүе нәтиҗәсендә, борынгы ышануларның җирлеге югала. Яшерен тел һәм аның белән бәйләнгән табышмакларның баштагы тылсымчылык роле акрынлап юкка чыга. Табышмак сүз сәнгатенең үзенчәлекле бер төре буларак үсеп китә. Халык аңа күңел ачу, юаныч чарасы итеп карый башлый.
Табышмак — үзенең төп асылы белән шигъри әсәр. Дөрес, аның чәчмә формадагы үрнәкләре дә бар. Ләкин алар күп түгел. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: хәтта бер генә юлдан торучы текстларның да күбесендә шигырьгә хас сыйфатларны табарга мөмкин. Мәсәлән, «Бер көзгедә ун өлге» (тәрәзә), «Бер үгезгә өч мөгез» (сәнәк).
Фольклор жанрлары бер-берләреннән формалары ягыннан гына түгел, эчтәлекләре буенча да аерылып торалар. Әйтик, әкиятләр безне хыял-фантазия дөньясына алып китәләр. Бәетләрдә исә тормышта булып узган билгеле вакыйгалар турында сөйләнелә. Җырлар кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын белдерәләр. Табышмакка килсәк, ул тормыштагы конкрет әйберләрне һәм күренешләрне сурәтли. Әйтик, тактадагы ботак эзен яки идән себеркесен, энә белән җепне яки сыер мөгезләрен махсус рәвештә тасвирлауны башка бер генә жанр да максат итеп куймый. Ә табышмак аларның гаҗәп тапкыр шигъри сурәтләрен тудыра: «Өй башында дранча, дранча саен бер акча», «Ишекле-түрле яшь килен йөри», «Башы корыч, койрыгы җитен», «Кәкре агачта кар тормас».
Табышмак чишкәндә бер кагыйдә бар: әгәр җавап эзләүче сүзнең нәрсә хакында баруын абайлый алмаса, ул: «Җирдәме, күктәме?», «Җанлымы, җансызмы?» кебек юнәлткеч сораулар бирә ала. Бу һич тә очраклы хәл түгел, чөнки табышмакларда җирдәге һәм күктәге барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләр сурәтләнеш тапкан. |