Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Зиһен сынаш уеннары
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсенә ризык исемнәрен атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган вакыйга турында берәр ирекле хикәя сөйли башлый. Бу хикәядә балаларга аталган исемнәр керүе мәҗбүри.
Хикәя барышында исеме чыккан бала урынында тиз генә әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнеп алырга тиешләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
|
Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Берәрсе кош тотучы булып уртага чыга. Түгәрәктәгеләр һәркайсы берәр кош исеме белән атала. Шуннан соң кош тотучы кошлар исемен кыстырып бер ирекле хикәя сөйли. Хикәядә нинди кошның исеме аталса, ул кош исемендәге уенчы шул кош булып кычкыра. Әгәр дә ул «кош балалары!» дисә, барысы бергә үз тавышлары белән кычкыралар. Кош тотучы сүз арасында «ябалак!» дисә, кошлар¬ның барысы да кулларын җәеп, очар кош кебек «кагынып» читкә качалар. Кош тотучы аларны куа. Кемне тотса, шул кош тотучы булып, уен яңадан башлана.
|
Иң элек уйный торган төштәге урындыкларны бүлмә уртасына чыгарып, бер-берсенә аркаларын терәп тезеп чыгалар. Урындыкларның саны уйнаучылардан бергә ким булсын. Шобага тотышып, өскә чыкканы диңгез була. Аңардан башкалар бар да урыннарга утыралар. Утыручылар бар да үзләренә берәр балык исеме кушып чыгалар.
Диңгез дип аталган кеше утыручылар тирәсендә әйләнеп йөри, төрле балык исемнәре кыстырып, диңгез хәлләрен әйтеп, такмаза сөйли. Яки телдән генә балык исемнәрен әйтә. «Диңгез дулкынлана!», «Көймә чайкала!», «Җил алмашты!» — дигән кебек сүзләр әйтеп, төрлечә айкала, башын-йөзен боргалый. Ул балык исемнәрен әйткәндә, шул балык исемендәге уйнаучы булса, шунда ук урыныннан сикереп торып, диңгез артыннан ияреп йөри башлый. Диңгез ни кыланса, шуны кылана. Шулай торучылар күбәеп, бар да диңгез артыннан җырга, хәрәкәткә кушылып йөриләр. Диңгез «җил-давыл» кебек сүзләр әйткәндә, баскан урыннарда чайкалып торалар, аугалап китәләр, диңгез кинәт кенә әйләнеп куя, балыклар да әйләнәләр.
«Диңгез тынды» дигәндә, бар да ашыгып буш урыннарга утыралар. Диңгез булган кеше дә берәр урынга утыра. Кем урынсыз кала, шул кеше диңгез була да уен яңадан дәвам итә.
|
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, тиз-тиз түбәндәгечә такмак әйтә:
Песи, песи пес итәр, Ана песи сөт эчәр, Ана песи сөт эчкәндә, Ата песи күз кысар. Ал дигәндә алмасаң, Лап итәр дә шап итәр!
Лап итәр дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, хәзер икенчесе сыйпап, сугучы ул булып, уен яңадан башлана.
|
Балалар су ярына тез чүгеп утыралар. Аяк араларына юеш ком тутыралар. Аннан комны куллары белән төяләр. Араларыннан берсе (уен башы) «мөгез-мөгез» ди. Калганнары: «Нәрсәнең мөгезе?» — дип сорыйлар. Ул бер-бер артлы мөгезле хайваннарны санап китә. Аның артыннан балалар да кабатлыйлар. Уен башы шул исемнәр арасына ишәк, дөя кебек мөгезсез хайваннар исемен дә буташтырып әйтә. Балаларның берәрсе аның артыннан мөгезсез хайван исемен кабатлап ялгышса, аны суга этеп төшерәләр.
|
Иң беренче уенны алып баручы билгеләп куела. Ул салмак кына берәр вакыйга сөйли. Әгәр аның сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән «Без дә!» дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда ялгышып «Без дә!» ди икән, ул кеше уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:
— Мин урманга киттем (уенчылар «без дә!» диләр). Урманда мин җиләк җыя башладым («без дә!»). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр). Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.
Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул уенны алып баручы була.
|
Уйнаучылар түгәрәк булып басалар. Берәү баш булып түгәрәкнең уртасына чыга. Баш: «Очты, очты, казлар очты!» — дип кулы белән очкан кебек хәрәкәт ясый. Башкалар да аның хәрәкәтен кабатлый. Шулай баш берничә кат оча торган кошларны «очырткач», искәрмәстән генә: «Очты, очты, ташлар очты!» — дип, бер очмый торган нәрсәнең исемен атый. Бу вакытта түгә¬рәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, аңа баш: «Бар, алайса таш белән бергә оч!» — дип, урынын аңа бирә һәм үзе түгәрәккә керә. Ялгышучылар берничә булса, иң элек ялгышучы баш булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш йодрыкларын йодрык өстенә куеп кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:
Без-без, без идек, Без унике кыз идек; Базга төштек, бал ашадык, Келәткә кердек, май ашадык; Өйгә мендек, өйрә эчтек, Коега төштек, су эчтек; Бер тактага тезелдек, Таң атканчы юк булдык, Авызыңны яп та йом!
|
Бу уен авыл өйләрендә уйнала.
Уйнаучылар урындыкларга түгәрәкләнеп утыралар. Бер көлдерүче сайланып куела. Ул кулындагы уклау белән түгәрәктәге- ләрнең берсенә «тс-с-с» дип китереп төртә. Әгәр бу уйнаучы өч мәртәбә төрткәндә дә көлмәсә, икенчеләргә китә. Әгәр көлсә, ул «көлдерүче» булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Балалар тезелешеп утыралар һәм бер көлдерүче сайлыйлар. Ул уртага чыга һәм болай дип такмазалый:
Указым, указым, Казаннан килгән приказым. Алга-артка карамаска, Елмаймаска, көлмәскә, Ак, карага тимәскә, Әйе, юк димәскә!
|
Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Берсе уенны алып баручы була. Ул һәрберсеннән: «Сыер сатам, кайсы җирен аласың?»— дип сорап чыга. Тегеләр: «Итен, мөгезен, башын, колагын, койрыгын»,— дип төрлесе төрлечә әйтә. Шуннан сатучы киредән килеп һәрберсе белән әңгәмә корып чыга. Әңгәмәне ул болай башлый:
— Әйе, юк димәскә, Уйнамаска, көлмәскә, Ак, карага тимәскә.
|
Уйнаучылар әүвәл араларыннан бер «хат ташучы» сайлап бүлмә уртасына чыгаралар да үзләре шуның тирәсенә тезелешеп утыралар. Уйнаучыларның һәрберсе үзенә бер кала исемен ала. Хат ташучы уйнаучыларның берәрсенә килә дә:
— Хатларыгыз юкмы? — дип сорый.
— Бар.
— Кая җибәрергә?
|
Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә һ. б. Шулай итеп бу сүз колактан колакка әйтелеп теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы иң кырыйдагы сүз барып тукталган укучыдан: «Нинди сүз?» — дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес булып барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне кем бозган, ул артка барып утыра һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы иң артка барып утыра. Аның алдындагы бала, уенны алып баручы була.
|
Җиде-сигез уенчы бергә түгәрәкләнеп утыралар. Аннан соң һәммәсе кулларын берсе өстенә берсе куеп бер күтәреп, бер төшереп торалар. Шул вакытта уйнаучылардан кулын иң өскә куелган кеше белән иң аска куелган кеше түбәндәгечә әйтешәләр:
-— Исәнме, аппагым?! — Саумы, былбылым! — Мондагы май чүлмәге кайда? — Салам астында. — Салам кайда? — Үгез ашаган.
|
Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Берәү хикәят сөйли:
— Мин бер заман һиндстанда сәяхәт итеп йөргәндә, бер юлбарыска очрадым. Юлбарыс кинәт...—дигәндә хикәясен туктата да тиз генә берәр кеше алдына барып:
— Шуннан соң ничек? — дип сорый.
|
Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:
— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да «бер, ике, өч...» дип алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.
Шулай ди дә уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң...» — дип яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың» — дип җавап бирә.
|
|
|
|
|