Среда, 18.06.2025, 17:02:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [319]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Май чүлмәге
Май чүлмәге
17:58:43
Җиде-сигез уенчы бергә түгәрәкләнеп утыралар. Аннан соң һәммәсе кулларын берсе өстенә берсе куеп бер күтәреп, бер төшереп торалар. Шул вакытта уйнаучылардан кулын иң өскә куелган кеше белән иң аска куелган кеше түбәндәгечә әйтешәләр:

-— Исәнме, аппагым?!
— Саумы, былбылым!
— Мондагы май чүлмәге кайда?
— Салам астында.
— Салам кайда?
— Үгез ашаган.
— Үгез кайда?
— Урманга киткән.
— Урман кайда?
— Балта чапкан.
— Балта кайда?
— Иләкчедә.
— Иләкче кайда?
— Чиләкчедә.
— Чиләкче кайда?
— Тимерчедә.
— Тимерче кайда?
— Күмерчедә.
— Күмерче кайда?
— Күмерче күмер яндырганда үзе дә янып көл булган, күккә очкан да киткән.

Кулы аста булган кешенең соңгы сүзләреннән соң һәммә уенчылар «алма туп» дип кулларын тартып алалар һәм авызларын йомалар. Моннан соң уйнаучыларның берсе дә көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Арадан берәү ялгыш көлеп җибәрсә, я берәр сүз әйтсә, аңардан: «Күктән кем өе башына төштең?» — дип сорыйлар. Ул авылдагы бер өйне атый. Соңыннан өйдә ата-аналары һәм балалары барысы ничә кеше булса, шуның санынча һәрбер уйнаучы чиратлап көлгән кешенең кулына чиртәләр. Аннан соң уенны тагын баштан уйныйлар.
Категория: Зиһен сынаш уеннары | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz