Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш йодрыкларын йодрык өстенә куеп кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:
Без-без, без идек, Без унике кыз идек; Базга төштек, бал ашадык, Келәткә кердек, май ашадык; Өйгә мендек, өйрә эчтек, Коега төштек, су эчтек; Бер тактага тезелдек, Таң атканчы юк булдык, Авызыңны яп та йом!
Яки болай әйтәләр:
Без-без, без идек, Без унике кыз идек, Базга төштек — бал каптык, Келәткә кердек — май каптык, Кап та коп, Кара Якуб, Тимер туп, Авызыңны ач та йот! —
диләр дә бар да берьюлы авызларын йомалар.
Моннан соң уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем элек авызын ачса, я көлеп җибәрсә, аңардан:
-— Күктән кем өй башына төштең? — дип сорыйлар.
Ул берәр таныш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән барысы ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына я маңгаена шулар санынча чиертеп ала. Уен тагын баштан башлана. |