Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Очты, очты
Очты, очты | 18:12:22 |
Уйнаучылар түгәрәк булып басалар. Берәү баш булып түгәрәкнең уртасына чыга. Баш: «Очты, очты, казлар очты!» — дип кулы белән очкан кебек хәрәкәт ясый. Башкалар да аның хәрәкәтен кабатлый. Шулай баш берничә кат оча торган кошларны «очырткач», искәрмәстән генә: «Очты, очты, ташлар очты!» — дип, бер очмый торган нәрсәнең исемен атый. Бу вакытта түгә¬рәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, аңа баш: «Бар, алайса таш белән бергә оч!» — дип, урынын аңа бирә һәм үзе түгәрәккә керә. Ялгышучылар берничә булса, иң элек ялгышучы баш булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә. |
Категория: Зиһен сынаш уеннары |
Просмотров: 28 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|