Среда, 18.06.2025, 09:41:26   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Почта
Почта
18:02:11
Уйнаучылар әүвәл араларыннан бер «хат ташучы» сайлап бүлмә уртасына чыгаралар да үзләре шуның тирәсенә тезелешеп утыралар. Уйнаучыларның һәрберсе үзенә бер кала исемен ала. Хат ташучы уйнаучыларның берәрсенә килә дә:

— Хатларыгыз юкмы? — дип сорый.

— Бар.

— Кая җибәрергә?

— Менә Казанга җибәрәсе бер хат бар. Аннан безгә кама, кондыз, калач, казылык, кашык, кыскыч, калай, каеш, кадак, ката, кара җимеш, коштабак... җибәрсеннәр, ди.

Димәк, нинди шәһәрдә хат җибәрсә, аннан үзенә шул шәһәр исеменең баш хәрефе белән башланган берничә нәрсә сората. Хат ташучы шул сүзләрне бер дә болгатмыйча, буташтырмый гына «Казан»га (Казан исемен алган уйнаучыга) барып, түкми-чәчми әйтеп бирергә тиеш.

«Казан» аңа:

— Бик яхшы, ди, инде мин «Берлин»га хат җибәрәм, аннан безгә башмак, балкашык, бастырык, багана, балта, бозау, бүкән, бәрәңге, бифштекс, бүдәнә, бурсык җибәрсеннәр, дип әйтә.

Менә шулай һәрбер хат алган кеше үзе дә «хат» җибәрә. Ләкин сорый торган нәрсә исемнәрен гел бер хәрефтән башлап, тиз-тиз әйтергә кирәк. Шулай әйтмәгән кешегә җәза бирелә. Әгәр хат ташучы берәр сүзне саташтырса, аңа да җәза бирелә. Туктап уйлап торганнарга да җәза бирелә.
Категория: Зиһен сынаш уеннары | Просмотров: 22 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz