Четверг, 19.06.2025, 23:20:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Мәкаль әйтеш
Мәкаль әйтеш
17:54:46
Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да «бер, ике, өч...» дип алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң...» — дип яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың» — дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы: Кем эшләми, ...
Яулык тигәне: шул ашамый.
Ыргытучы: Какма кеше капкасын, ...
Яулык тигәне: кагарлар үз капкаңны.
Ыргытучы: Ачтан үлсәң дә, ...
Яулык тигәне: ата-анаңны ташлама.
Ыргытучы: Аптыраган үрдәк, ...
Яулык тигәне: арты белән күлгә чумар.
Ыргытучы: Ачы булсаң, тоздай бул, ...
Яулык тигәне: татлы булсаң, балдай бул.
Ыргытучы: Бер тиенлек куян, ...
Яулык тигәне: ун тиенлек зыян.
Ыргытучы: Берәү туеп сикерә, ...
Яулык тигәне: берәү туңып сикерә.
Ыргытучы: Аты олы, ...
Яулык тигәне: кабыргасы коры.
Ыргытучы: Ашаганда колагың селкенеп торсын, ...
Яулык тигәне: эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын һ.б.

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам иттерелә.
Категория: Зиһен сынаш уеннары | Просмотров: 32 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz