Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2025 » Июнь » 19
47. УРТА ТИГӘНӘЛЕ БӘЕТЕ
Тарих меңдә сикез йөздә йитмеш тугызынчы ел эчендә, Гаҗәп фетнәләр заһир булды [1] бәдре мөхәррәм [2] эчендә.
Мөкаддәрдә язылгандыр безнең ниләр күрәсе: Урта авылга [3] җыелды бөтен галәм түрәсе.
Урта авылның су буенда солдатлар ут ягалар, Бу бәетне тыңлаңызлар, гыйбрәт булсын, агалар!
|
42. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ
Маһи шәриф аеңда [1] бер төш күрдем сәхәрдә [2], Ул төшемне әйтгүләргә калды башым хәтәргә.
Уфа дигән каланың урамнары озындыр, Солдат алына торган йортның тышкы ягы кызылдыр.
Уфа юлы имәнлек, имәнлеккә кермәдек, Приемга кермәенчә кем китәрен белмәдек.
Приемга керттеләр, алгы чәчем алдылар, Хәмидулла исемен җуйдылар, солдат исемен куйдылар.
|
38. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ Без авылдан чыкканда азан әйтеп калдылар, Унсигез көн сугышкач, безне плен алдылар.
Җомга көнне кич берлән без сугыша башладык, Германлылар чолгап алгач, мылтыкларны ташладык.
И туганнар, кулым талды мылтык тотып атканда, Бу назымны [1] бән яздым плен төшеп ятканда.
|
|
|
|
|