38. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ Без авылдан чыкканда азан әйтеп калдылар, Унсигез көн сугышкач, безне плен алдылар.
Җомга көнне кич берлән без сугыша башладык, Германлылар чолгап алгач, мылтыкларны ташладык.
И туганнар, кулым талды мылтык тотып атканда, Бу назымны [1] бән яздым плен төшеп ятканда.
Безнең гаскәрләр туп ата Германия җирендә, Бар бит бәхетле адәмнәр, йөри туган илендә.
Иртән торып тышка чыксам, ишетелә аккош тавышы, Плен төшеп бер кич кунгач, басты дөнья сагышы.
Ачы буран, ачы җил ачыттыра битемне, Үз илләрем исемә төшкәч, ашый йөрәк итемне.
Эче калай фуражка германнарның башында, Газиз башым утка керде утыз җиде яшемдә.
Өстемдәге күлмәгем каеш кебек каралды, Сугышка барып кергәчтен ике күзем кан алды.
Алдым каләм, яздым сәлам, баштан кичкән хәлләрне, Бу сугышлар әрәм итә бик күп газиз җаннарны.
Алдым каләм, яздым сәлам, без дин назым булсын дип, Моны укып мөселманнар безгә дога кылсын дип.
Языйм микән, язмыйм микән, язып сүз бетәр микән? Бу сугышның хәсрәте бәгырьдән китәр микән?
Җомга көнне кич белән кердек герман җиренә, Бу плендагы солдатлар кайтыр микән иленә?
Безнең болай плен төшү исемездә юк иде, Рәсәйдә торган чакта бар солдатлар тук иде.
Границага килеп кергәч, аршын ярым ком булды. Германнарның ашатканы суга тугыган он булды.
Германия солдатының сәгатьләре түшендә, Безне әткәй-әнкәйләр күрә микән төшендә?
Безнең гаскәрләр туп ата дошманнарның җирендә, Илле солдат плен төштек газиз җомга көнендә.
Германия бакчасында үстерәләр җимешләр, Безнең башлар ерак җирдә, дога кылсын дус-ишләр.
Буны язган каләмнәрем каурый түгел, камыштыр, Плен төшкән солдатларны туган илдә кавыштыр.
Менәр идем — тау биек, төшәр идем — тамырлык, Плен төшкән солдатларга ходай бирсен сабырлык.
Быел урак урмадым, ике җиңем сызганып, Плен төшкән солдатларны кемнәр егълар кызганып.
Иртә торып тышка чыксам, агач башы шеш кебек, Бән ятам читтә тилмереп, канаты сынган кош кебек.
Бән пленга төшкәчтен, егъладым бер утырып, Безнең рота солдатларын бетерделәр үтереп.
Бән пленга төшкәчтен як-ягыма карадым, Анда әйләнеп карасам, герман тора бер адым.
Без пленга төшкәчтен ни кылырга белмәдек, Унике көн поход барып, бер сынык икмәк күрмәдек.
Германский казакларның бар да туры атлары, Плен төшкән солдатларга килми сәлам хатлары.
Пленга төшкән солдатларның көн дә ага яшьләре, Тәүлегенә кашык ярым була герман ашлары.
Висла суы буенда борлыгып үскән бер каен, Әткәем берлән әнкәем сагына микән көн саен?
Висла суы агым су, төшсәң йөзеп булмыйдыр, Әткәй-әнкәй искә төшсә, һич тә түзеп булмыйдыр.
39. ИКЕНЧЕ БӘЕТ
Бу немецның каласында сатыла икән сарымсак, Без пленда булмас идек, бәхетле бала булсак.
Рәхәт көннәр күрелгәндер туган-үскән илемдә, Ачлык күрдек, михнәт булды бу немецның илендә.
Өйләремне сагынгач, карыйм тулган айларга, Туган илдән аерылып киттем әллә кайларга.
Иртә торып тышка чыксам, таулар тора каршымда, Хәсрәтләрем күбәйде лә бәнем газиз башымда.
Мөбарәк күземнең яше агып төшә җирләргә, Ата-анамны күрер идем, кайтсам туган илләргә.
Бу немецлар кисеп куйган эреле-ваклы бүрәнә, Бу немецның җирләрендә безнең башлар күрә лә.
Бу немецлар ат җигә, йә юк аның дугасы, Бер дә кабул булмый икән пленный мескен догасы.
Русиягә кайтабыз, дип күп көннәр көттек инде, Тамак та ач, хәсрәт тә күп, саргаеп беттек инде.
Кайчан чыгып күрербез Русия каласыны? Монда кадерсез итәләр ата-ана баласыны.
Безнең суның буенда казлар кагына микән? Газиз балам кайтмый, диеп, әнкәм сагына микән?
Бу немецның бәрәңгесен кырау алган, күрәмсең, Дусларыбыз, ризыклар читтә язган күрәмсең.
Мунча кереп чыккачтын, кидем яңа күлмәгем, Туган илдин чыгып киткәч, рәхәт көннәр күрмәдем.
Иртә торып тышка чыксам, карыйм килгән якларга. Бу немецларның хәлләрен яздырмыйлар хатларга.
Патша солдат ала икән, бәхетлесе кала икән, Пленга эләгеп йөргәне иң бәхетсез бала икән.
Бу немецның каласы, сатыла кама баласы, Бу немецта пленда тилмерә ата баласы.
40. ӨЧЕНЧЕ БӘЕТ
Германиядә пленныйга кидерәләр күн ката, Безнең газиз башларыбыз хәзер пленда ята.
Германия киемнәрен ничек киеп туздырыйм? Бу германның илләрендә ничек гомер уздырыйм?
Германия җирләрендә үсә алма бәйләнеп,; Безнең газиз башларыбыз кайтыр микән әйләнеп?
Германия җирләре, бигрәк гайяр ирләре, Землянкада ята-ята бик сагындык илләрне.
Германия җирләрендә кышына бер кар яуды, Туган илне уйлый-уйлый йөрәгемә кан сауды.
Германия солдатлары алдан артка чигәләр, Безне пленга алгач, эт урнына җигәләр.
Германиянең җирләре бары ком да таш икән, Кишер белән кәбестә германнарның ашы икән.
Германия пленныйдан өйдерәдер күмерләр, Җир астында, землянкада үтә безнең гомерләр.
Без, пленныйлар, эш эшлибез миһербансыз германга, Бәйләп куйса тормас җирдә — без торабыз зинданда.
Германия җирләрендә йөри атка атланып, Ходай безгә язган микән бер кайтырга шатланып?
Германия җигә атны, җигә сынар тәртәгә, Без сагынып мир көтәбез, булмасмы дип иртәгә.
Германия җирләрендә күлләр бигрәк балыклы, Гаҗәп инде бу сугышлар, күп бетерде халыкны.
Туып үскән илләремдә калды минем эзләрем, Җир астында землянкада саргаядыр йөзләрем.
Германнарның атлары симез түгел, арыктыр, Германия солдатлары бигрәк гайяр халыктыр.
Германия сөеп җигә ялсыз, койрыксыз атны, Әткәй, әнкәй, туганнарым, сагынып яздым бу хатны.
Алыйм дисәң ашы юк герман калаларында, Бер сынык ипи күрмисең герман балаларында.
Германда мин күп йөрдем, күрмәдем бакыр ташы. Ачыксаң да ашап булмый, беткән германның ашы.
Апрель бетми, майлар җитми сулар ташый башламый. Пленный германда йөри, тәүлек ярым ашамый.
Германия җиренә Висла суы таралды, Туган илгә карый-карый күзләремне кан алды.
Утырып чыдый алмагач, йөрим Висла буенда, Ятсам йокыларым килми, шул балалар уемда.
Германия илендә чаба идек печәнне, Әнкәй, миңа хат языгыз, бәбкәйләрем исәнме?
Германия илендә ура идек без урак, Туган-үскән җиремә кайтырбызмы икән урап?
Германия өй башларын балчык белән чапкандыр, Сагынуга чыдап булмый, әнкәй, башыма капкандыр.
Германия илендә ямьсез көндә елата, Кәккүк дигән моңлы кош кычкырып безне елата.
Германиянең печәнен көн дә яңгыр чылата, Чит илләрдә җыласак та, кемнәр килеп юата?
Иле.бездә калды микән, әнкәй, җияр ашларым? Кошлар очып җитмәс җиргә китте газиз башларым.
Бу бәетне язган чакта дус-иш карап укыйдыр, Язып тәмам иткәннән соң бар да рәхмәт укыйдыр.
Ямьле Висла буенда йөри герман баласы, Без торасы өйләр түгел, янсын герман каласы.
Әнкәй, мине бик Сагынсаң, укы әлхәм сүрәсен [2], Бу германның илләрендә ризык бетми, күрәсең.
Әткәемнең йортларында калды җиккән атларым, Сагынганда бара микән әнкәемә хатларым?
Висла суы — агым су, чалкан ятып йөзәргә, Бу германның илләрендә нихәл итеп түзәргә?
Көн дә, әнкәй, кич белән укыйм ясин сүрәсен [2], Бу михнәткә төшмәс идем, фатыйха юк, күрәсең.
Германнарның җирендә күрмәдем, әнкәй, каен, Йөрәкләребез өзелә аяк атлаган саен.
Германия бигрәк кансыз, ат кебек җигә безне, Бер ходаем күрсәтмәсен, инде күрмәбез сезне.
Көзге төннән караңгырак көндез дә безнең барак, Күзләремнең нуры бетте туган илләргә карап.
Германнарның кыз-хатыны бар да йөри яланбаш, Туган илләрдән киткәч, кая безгә хәләл аш?
Иртә торып тышка чыксам, тыңлыйм кошлар тавышын. Безнең газиз башларыбыз кайчан кайтып кавышыр?
41. ДҮРТЕНЧЕ БӘЕТ
Җомга көннәр үтә-китә, без белмимез, Тоткынлыкта яхшы ашлар без күрмимез. Бер сәгать тә үз иркемездә йөрмимез, Ходай безне тоткынлыкта кыйлды имди.
Чит илләрдә йөри бәнем газиз башым, Исәпләсәм түгеләдер күздин яшем. Кичә-көндез кяфер кулында газиз башым, Хак тәгалә күркәм сабыр бирсен имди.
Укыгыз безнең язган сүземезне, Күргән тик булырсыз үземезне, Исән кайтып күрсәм иде йөзегезне, Шулай диеп хәер-дога кыйла күрең.
Кайтыр микән илемезгә башларымыз? Калды микән анда җияр ашларымыз? Кибәр микән күземездин яшьләремез? Хәсрәт илән күздин яшьләр агар имди.
Ник акмасын күземездин яшьләремез, Германнардин хали ирмәс һич башымыз. Атам-анам ятим калды, и шаһымыз, Тизлек берлән коткарсаң безне имди.
Дучар булды германга газиз башым, Һич күрмәгән ят җирләрдә түгелә яшем. Хәл сорардай юктыр бәнем карендәшем, Хак тәгалә күркәм сабыр бирсен имди.
•Бер кисәк икмәк берлән кич итәмез, Өч-дүрт кашык аш берлән көн кичәбез, Җан ачиглык ачлыкта без торамыз, И илаһем күркәм сабыр бирсен имди.
Гыйбадәт кыйлып булмыйдыр һич вакытта, Якты көн караңгы була һәр вакытта, Көн яктысын күреп булмый һич вакытта, Хак тәгалә үзе рәхим кыйлсын имди.
Икмәкне туя җимим һич вакытта, Дәхи аш туя эчмим һичбер чакта, Дөньяда үтәдер гомер бер почмакта, Кан-яшь илән егъласам да файда юк.
______________________________________________
1. Назым — шигъри әсәр, биредә: бәет. 2. Әлхәм, ясин сүрәләре — коръәннең аерым бүлекләре.
|