ТАРИХИ ДАСТАННАР.
Дагстан йортында Казый би дигән бер олуг мирза бар ирмеш. Аның Канмирза дигән бер энесе дә бар ирмеш.
Көннәрдән бер көн Казый би гаскәре белән атланып ау ауламага чыгып бара. Йөргән заманда юлында бер карья (Карья — авыл) бар икән. Ул карьягә Казый би килсә, болар килмәс борын яу чабып алып киткән. Бер яшь бала качып, калын урман эченә кереп калган икән. Казый би килгәндә ул бала, боларны күреп, урманнан чыгып, Казый бигә килде. Ул Казый би баладан:
— Авылыңызга нә булды? — дип сорады.
Ул бала әйтте:
— Авылымызны яу чабып алып китте. Мән качып бу урманга кереп яше(ре)неп калдым,— диде...
Соңра Казый би ул баланы алып саклады. Ул бала үзе кызыл чырайлы, нар рәңле (Нар рәңле — ялкын төсле, ут төсле) булган өчен атыны Наррәң куйдылар. Ул Наррәң, Казый бинең янында торып, өлкән егет булып, бик батыр пәһлеван булды. Һәр йиргә барса, хезмәт бетергүче булды. Яуга барса, яуны басучы булып, бик батыр булганы өчен Нарәң батыр дип халыкларга мәгълүм бул (ды). Казый би бу Нарәң батырга Кабак башы Кара үздән (үздән — феодал җәмгыяте титулларының берсе) дигән кешенең Миңсылу дигән җиһанда булмаган, ару куңын (Ару куң — чибәр кыз мәгънәсендә) алып бирде.
|