Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлең! Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек.
Әүвәл башлап ни бетте *? Көн бетте дә ай бетте. Икенчеләй ни бетте? Тау бетте дә таш бетте. Уртасына ни бетте? Ирмән *, юшыр * — ут * бетте. Аны утларга ни бетте? Кыл койрыклы мал бетте. Аңа ия булсын дип, Туфрактан сурәт кылдырып, Адәмгә баш бармакча тән бетте, Бер чебенчә җан бетте.
Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлең! Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек.
Әүвәл башлап сорасагыз, Ни адәм пәйгамбәрләр үткән дөньядан? Гарәби китап укыган Галимнәр үткән дөньядан. Кочаклап коръән укыган Мулла үткән дөньядан... Сөендәй * мөгез үстергән Зөлкарнәй * үткән дөньядан, Айдай-көндәй балкыган Гайшә белән Фатыйма *, (Алар да) үткән дөньядан. Тай сораганга ат биргән Хатәмтай * үткән дөньядан... Кил, хәйраным биләр, сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем. Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек!
Дәрья узарда чайкалыр, Булат киярдә ялманыр, Арыклыктан ат үлмәс, Ярлылыктан ир үлмәс, Аның да газиз җаны кыйналыр... Айны болыт капласа, Ат җиләлмәс көрт булыр. Какшакта * кара болан егылса, Ите, ятып, корт булыр. Кем карысын * сыйласа, Калган да йортка кот булыр. Кем карысын сыйламаса. Күп яман таңлангы * көн Янган утта ул булыр.
Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек.
Болан мөгез салмаса, Болытка җитеп тормасмы? Борынгы карылар үлмәсә, Борын чак * кара җирләр, тулмасмы? Каенда каршы ботак булмаса, Карчыга җиргә кунмасмы?
Хан олы солтан булмаса, Халкы алай баштак * булмасмы?
Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем! Сорасагыз да ни әйтсәгез, Янә дә картлар сөйләек.
Хан урманга чыкканда Карагайдан бөек агач юк, Җил суккан төн талча * юк, Кара туры ат кайда юк? Йөгермәсә туй да юк, Коры карындаш кайда юк? Белешмәсә, ят та юк. Кил, хәйраным биләр, сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем! Сорасагыз да ни әйтсәгез, Янә дә картлар сөйләек.
Карагай башы ку * булыр, Хан билгесе ту * булыр, Карыдан куәт кайткан соң Кары ягы * тартмак сур * булыр. Карача күздән нур тайган соң Карап күрү моң булыр. Ирләрдән сискәнеп дәүләт тайган соң Дүрт мөешле * агач өй Бүген адәм дә басмас юу булыр. Үлгән белән киткән өчен кайгырмаң, Таңлангы * көн ахырга Без барырбыз, ул килмәс.
_______________________________________________
Бетү — биредә: «ясау», «ярату» мәгънәсендә. Ирмән — әрем. Юшыр — сазанак. Сөен – таш Зөлкарнәй – Александр Македонский кушаматы. Зөлкарнәин – ике мөгезле дигән сүз (гарәпчә). Риваять буенча, Александр үгез башын хәтерләткән ике мөгезле бүрек (шлем) киеп йөргән. Гайшә белән Фатыйма... – Мөхәммәт пәйгамбәр хатыны һәм кызы. Фольклорда изгеләрдән саналалар. Хатәмтай – басмада ялгыш: адәмдәй; шәрык риваятьләрендә юмартлык символы рәвешендә Хатәмтай (дөресе: Хатәмтаи) киң таралган. Какшак — сазлы урман. Кары — карт. Таңлангы — иртәгә, киләсе. Борын чак — борынгы вакыт. Баштак — бозык, азгын (баш-баштак). Талча — тал. Ку — буш, корыган, Ту — байрак. Ягы —җәя. Сур — бәхетсезлек, кыен, чит. Мөеш – почмак. ...адәм дә басмас юу... – кеше үлгәч, бөтен өй өчен юып чыгаралар, өч көн ул өйдә тормыйлар. Таңлангы — алдагы. |