Пятница, 20.06.2025, 21:08:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [325]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [12]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 19 » ҖИР, ИРЕК ӨЧЕН КӨРӘШ
ҖИР, ИРЕК ӨЧЕН КӨРӘШ
19:08:35
        47. УРТА ТИГӘНӘЛЕ БӘЕТЕ

Тарих меңдә сикез йөздә йитмеш тугызынчы ел эчендә,
Гаҗәп фетнәләр заһир булды [1] бәдре мөхәррәм [2] эчендә.

Мөкаддәрдә язылгандыр безнең ниләр күрәсе:
Урта авылга [3] җыелды бөтен галәм түрәсе.

Урта авылның су буенда солдатлар ут ягалар,
Бу бәетне тыңлаңызлар, гыйбрәт булсын, агалар!

Диңгез суы бик ачы, үтерәдер балыкны,
Командалар килүбән чолгап алды халыкны.

Урта авылның су буенда ике чиләк, өч казан,
Өч көн тәмам булды ла, әйтелмәде һич азан.

Командалар, килеп төшкәч, арлы-бирле таралды,
Командадин куркубән халыкның күзен кан алды.

Урта авылның суына ике бәке уйдылар,
Өч көн дә һәм булмады, унике сыгыр суйдылар.

Урта авылның эчендә тимер башлы мәсҗед бар.
Командалар килеп кергәч, киң урамнар булды тар.

Яңа мәсҗед башында тезелеп тора кадаклар,
Җыендагы халыкны чолгап алды казаклар.

Урта авыл су буенда ялтырый балык кабыгы,
Урта авылга җыелды өч өязнең халыгы.

Иртә бардым сабакка, кич тә бардым сабакка,
Кайда гына барсам да очырыймын казакка.

Урта авылның илендә ике мәсҗед, бер мәктеп,
Мәдрәсәдин кудылар: — Ступай, марш! — дип әйтеп.

Бер су буенда өч авыл, өчесе дә зур авыл,
Халаекны [4] җибәрмәскә казаклар тора каравыл.

Безнең сулар тирәндер, тирән төше билдәндер,
Чәһәршәмбе көн таң белән губернатор килгәндер.

Кара болыт киләдер, гөлдер-гөлдер күкерәп,
Губернатор сөйләгәндә халык тора тетерәп.

Урта авылның урамы ике чите канаулы,
Командалар, килүбән, дүрт авылга таралды.

Командалар, килүбән, таганнарын астылар,
Биш ротаның яртысы Иске авылга бардылар.

Иске авылның казларын кочак-кочак җыйдылар,
Тимәгез казга, дигәчдин, камчы белән кыйныйлар.

Урта авылның сулары, каты туңган бозлары,
Көрнәле [5] авылын тутырды өч авылның казлары.

Урта авылның тавыкларын җыйганнардыр түрәгә,
Урта авылның көчекләре туйганнардыр үрәгә.

Әй уй диләр, уй диләр, уйда кибән куйдылар,
Йөз егерме шәкертне мәдрәсәдән кудылар.

Солдатларның үрәсен ашамыйдыр ач эт тә,
Унике шәкерт без ятабыз тимер башлы мәсҗедтә.

Губернатор килгәчдин баш дин алдырды бүрекне,
Өч ат белән килтерделәр пилька [6] белән пурыхны [7]

Губернатор килгәндә янында биш казагы,
Бу эшләрнең мисалы — гүя тәмуг газабы.

Шыбыр-шыбыр явадыр, ягмур микән, кар микән?
Туксан түрә җыелды, тагы да түрә бар микән?

Олуг юлның буенда тимер чыбык улыйдыр,
Губернатор килгән дигәч, барча халык еглыйдыр.

Әй Имра, Имра, Имра сөяк кимерә,
Казаклар җыйган казларны Галим каты кимерә.

Урта Тигәнә илендә йиде йөз кырык имана,
Губернатор килгән дигәч, халык булды дивана.

Губернатордин элгәре күп ратниклар [8] килделәр,
Сишәмбе көн кич белән йөз пот икмәк җыйдылар.

Дәхи дә шул кичәдә күп ярмалар җыйдылар,
Хисапсыз күп халаек Урта авылга сыйдылар.

Губернатор килүе чәһәршәнбе көннең көне иде,
Командаларның килүе чәһәршәнбе көннең төне иде.

Төнлә берлән команда фатир саен таралды,
Белер кеше белмәс булып, күңелләре каралды.

Никадәрле язсам да, мөмкин түгел бетәргә,
Имди безгә тиешле мөхтәсәр кыйлып [9] бетәргә.

Бу бәетне без чыгардык зиһен берлән сагышлап,
Бу бәетне сез әйтегез, өч авылга багышлап.

Ничә-ничә сөйләсәм, бетереп булмый әйтеп тә,
Бу бәетне без чыгардык Урта авылда мәктептә.

Казанский губерна, Спасский округ;
Әгәр барын язар булсак, мең кәгазь булыр тутырук.

Безнең авыл суы киң, колачың җәеп йөзәрсең,
Бу бәетне укыгач, егъламый ничек түзәрсең?

Мендем мәсҗед башына, карадым авыл кашына,
Ниләр килеп ниләр китми әдәмиләр башына.
Кышның фаслы җиткәндә, бурай-бурай ява кар,
Башка фетнә төшкәчдин, киң дөньялар була тар.

        48. КАДИ БӘЕТЕ

Сәнә сиксән бишендә хут [10] аенда
Бәлаләр чикте ил, языйм шуны да.
Галимнәрне галим дип белмәделәр,
Ятимнәргә тәрәххем [11] кылмадылар.
Ничәнең алды сандык, комганнарын,
Ничәнең алды түшәк, юрганнарын,
Хатын-кыздан алынды күп беләзек,
Күренсә, калмады бармакта йөзек.
Халыклардан алтын-көмеш алынды,
Бик күп кешеләр зинданга салынды.

__________________________________________________

1. Заһир булды — билгеле булды.
2. Бәдре мөхәррәм — һиҗри елының беренче ае исеме.
3. Урта авыл —Урта Тигәнәле авылы, хәзерге Алексеевен районында.
4. Халаекны — халыкны.
5. Кайбер вариантларда Шонталы авылы телгә алына.
6. Пилька — пуля.
7. Пурых (порох) — дары.
8. Ратниклар — солдатлар.
9. Мөхтәсәр к ыйлу — кыскарту.
10. Хут — февраль.
11. Тәрәххем — рәхимлелек, яхшылык.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 7 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz