42. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ
Маһи шәриф аеңда [1] бер төш күрдем сәхәрдә [2], Ул төшемне әйтгүләргә калды башым хәтәргә.
Уфа дигән каланың урамнары озындыр, Солдат алына торган йортның тышкы ягы кызылдыр.
Уфа юлы имәнлек, имәнлеккә кермәдек, Приемга кермәенчә кем китәрен белмәдек.
Приемга керттеләр, алгы чәчем алдылар, Хәмидулла исемен җуйдылар, солдат исемен куйдылар.
Өстемдәге күлмәгемне элеп куйдым кибәргә, Ходай насыйп итмәгән шул өйгә кайтып җитмәгә.
Ямьле Көтмәснең буенда үсә микән талчыбык? Әткәйләрем-әнкәйләрем көтә микән талчыгып?
Тәкъдир язды, каләм йөрде без фәкыйрьнең башына. Түзмәенчә һич чара юк бер алланың эшенә.
Хәсрәт өчен туган икән бәнем зифа буйларым, Шатлык илән күрәлмәдем язгы сабан туйларын..
Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы эридер. Кара кашым, газиз башым ят илләрдә йөридер.
Иртә торып бер карасам, нурлы кояш ялтырый, Туганнарым исемә төшсә, йөрәкләрем калтырый.
Хәмидулла абзыкаем, ятим киттең анадин, Төне-көне зарый кыйлып без телибез алладин.
Хәмидулла абзыкаем, чыгып киттең берүзең, Явыз гамәл кыйла күрмә, тыңлагайсән бу сүзем.
Ямьле Көтмәс су буенда үсә микән яшь тирәк? Шул илләремдән аерыр булсаң, үлем бәңа яхшырак.
Ярмадыр безнең ашымыз, борчактыр безнең яшебез, Аккош очып җитмәс җиргә китте безнең башыбыз.
Мендем мәчет башына, кычкырып азан әйтмәгә, Ходай безгә шулай язган илебездән аерылып китмәгә.
Бән китәрем белмәдем, хәер-догалар кыйлмадым. Бу дөньяның рәхәтлеген һичбер сәгать күрмәдем.
43. ИКЕНЧЕ БӘЕТ
Кичәләрдә йокым килми ятамын, Шигырь көйләп гариб күңелемне ачамын, Кемесе еглаер, атам-анам, дип, Кемесе еглаер, калды балам, дип. Кемесе еглаер калмыш малы өчен, Кемесе еглаер газиз җаны өчен. Кемесе аерылды җөмлә малындин, Җөда [3] улмыш мәхәббәтле ярындин. Кирәк, ул сын сәнең бәгърең кара таш. Түзеп булмый бу күздин түкмәеп яшь. Утырып һәр тарафта сөйләшәбез, Түзә алмый ахырда аглашабыз. Сәлам улсын карый калган атама, Дәхи чәчләре агарган анама. Бәнем өчен хәсрәтә куйма башыңны, Кичә-көндез акызма күз яшеңне. Сәлам улсын сиңа, Шәрфәтҗамалым, Шәрәфәтле, мәхәббәтле хәләлем, Бәнем өчен чикәрмүсән мәшәкатъ, Кичә-көндез күреп михнәт тә хәсрәт? Васыятем булыр сиңа, хәләлем, Бәнем өчен кайгырып йөрмә, һилялым [4], Исән булсак, озакламый килербез, Әүвәлгедәй дәхи гомер сөрербез. Бу ни гаҗәп, сагынмакны куя алмыйм, Сезнең нурлы йөзегезгә туя алмыйм. Әгәр ятсам, йокым килми уянам, Төшем эчрә сезне күреп куанам. Уянсам әмма, юк булып каласыз, Йөрәккә сүнми торган ут саласыз. Сагынамын сезне иртә дә кичә, Өмет итәм күрермен дип һәмишә. Ерак җирдә бу шигырь — юлдашымдыр, Сагынсам, сандугачлар Моңдашымдыр, Әгәр дус күрсәгез бәнем үземне, Кабул иткел дәхи әйткән сүземне. Дәхи хәсрәтле калмыш кыз-угланнар, Бәне даим кардәшем дип күргәнләр. Энеләрем, колак салың, сүземә, Исән кайтсам, күренерсез күземә. Дәхи мәхәллә халкына сәламем, Сәлам бәгъделәр [5] ошбудыр кәлямем [6], Сезгә әйтәм, ишеткел, аксакаллар, Бәңа ихлас илә даим бакыңлар [7], Әгәр күрсәң, бу хатларны алып куй, Аяк астыга таптамый, салып куй. Хатадыр дип хатымны сүкмәгезләр, Бәнем өчен кайгырып яшь түкмәгезләр.
44. ӨЧЕНЧЕ БӘЕТ
Бисмиллаһи дип башладым иске солдат бәетен, Шатлык белән кайтып күрсен илаһи шәриф гаетен.
Мең дә тугыз йөзләрдә, ундүртенче елларда, Июльнең унтугызында поход чыктык юлларга.
Унсигезе җомга көн хәбәр килде авылга, Шул хәбәрне китергәндә чыдап булмый давылга.
Кайсыларның өсләрендә киндер күлмәк-ыштандыр, Чакыргач шул, бармый булмый, ходай шулай кушкандыр.
Кайсы солдат уракта, кайсы солдат еракта, Кайсы, мескен, елап карый, кала алмый елап та.
Кайсы елый «атам» дип, кайсы елый «балам» дип, Хатыннары бигрәк елый «үтә ялгыз калам» дип.
Җомга көн дип, хөрмәт итеп, һәркем салган мич ашын. Сәгать биштә хәбәр килде, ул ашларны кем ашый?
Солдат поход чыгып китте, иле калды еракта, Нихәл итсен хатыны да, файда юк шул елап та.
Хатыннары солдатларның кайчан кайтасын сорый. Ул мескеннәр каян белсен, «кайтсам ярый» дип елый.
Ата-анасы, хатыннары озаталар конторга, Ходай насыйп иткән булсын шатлык белән кайтырга.
Хәбәр килгәч, җомга көнне кайсы азык әзерли. Кайсылары гамендә юк, «миңа азык әзер» ди.
Хатыннары әзерләнә, юа күлмәк-ыштанын. Бар да үлмәс, исән кайтыр, күрер ходай кушканын.
Яңа килгән яшь киленнәр озата бардылар ерак. Бәхилләшеп чыгып киткәч, исән кайт, диләр елап.
Солдат дигән бичаралар уйлап-уйлап телиләр. Урамдагы балалар да солдат хәлен сөйлиләр.
Балаларын карау өчен бар да кайтты Чарлардан [8] Фәлән көнне барып җит, дип приказны алганнар.
Ашлар тәмсез, көннәр ямьсез, көн дә саен җил-давыл, Икенче рәт чыгулары булды үлемнән авыр.
Җигеп куйган туп атлары карагайны кимерә, Бигрәк авыр заманалар, солдат мескен тилмерә.
Биек-биек агач дисәң,— алдымызда тау була, Без атышкан җирләрдә дөнья тулы кан була.
Австрия атларының кырыкканнар ялларын, Туплар килеп ярылганда калтырап тора җаннарым.
Көне-төне без китәбез патронны тутырып, Атышулар туктады исә тәгам җиям [9] утырып.
Дошманнарның җирендә талдин салган юлларын, Сухари булса, җебетергә табып булмый суларын.
Дошманнар безнең атларны тотып-тотып бәйләде, Кайда безгә яхшы тәгам, табып булмый чәйләрне.
Машинага утыргачтын алып китә ход белән, Караңгы төн якты була атышканда туп белән.
Бигрәк күркәм күренәдер Россия яклары, Каршы килеп,туп атканда кешнидер туп атлары.
Кич караңгы булды исә кыр казлары үтәдер, Әткәй-әнкәй, туган-кардәш кайтырлар дип көтәдер.
Машинадин төшеп киткәч, вокзалларда без кундык, Беребез анда, беребез монда, тумай [10] кошлар без булдык.
Карпат тавына менгәндә бик әйләнә башларым, Дәрья суы кебек булды күздин аккан яшьләрем.
Карпат тавының башлары, яшел икән ташлары, Күп михнәткә дучар булды солдат мескен башлары.
Дошманнарның күлләренең озын икән камышы, Йөрәгемә курку салды туп ярылган тавышы.
Ничә көннәр яттык без мәгарәнең эчендә, Бу бәетне бән язамын газиз атна кичендә.
Гайре атым булса иде, менмәс идем кара атка, Бән бәхетле бала булсам, китмәс идем солдатка.
Россияне чыккачтын бик күп үттек илләрне, Тар ләхеттән тар итеп, казып кердек җирләрне.
Тар шинельгә тар каеш талдырадыр билемне, Кайтып бер-бер күрсә идем туып-үскән илемне.
Машина берлән уралар Австриянең богдаен, Инде безләр тилмерәбез, мир булсын, дип, ходаем.
Унбишенче сентябрьдә кердек Австрия җиренә. Солдат мескен аумаенча, ышанмыйлар чиренә.
Дошманнарның җирендә йөреп булмый, саз гына, Солдат мескен туган илен, балаларын сагына.
Дошманнарның җирендә бар урманы карагай, Өйләр тулы ранен ята, беркем килеп карамый.
Дошманнар безгә каршы мылтык та туп аталар. Солдат мескен — кайсы аяксыз, кайсы кулсыз яталар.
Сена суының зурлыгы безнең Тол-су [11] чаклы бар, Австрия туктар иде, германлылар яклыйлар.
Австриялеләр җирендә көне, төне бер булды. Күздин аккан яшьләрем чокыр җирдә күл булды.
Киң фуражка, кара каеш инде бәнем билемдә. Күп җәфалар күреп йөрдем Австрия җирендә.
Ничә көннәр йөргәчтен, барып кердек урманга. Инде тагын безләр килдек усал дошман германга.
Агрый безнең башымыз, түгелә безнең яшемез. Йөзе кара германнардин котылыр микән башымыз?
Шатлык белән күрмәдек рамазан-шәриф айларын, Инде кайтып күрсәм иде ике гает [12] көннәрен.
Инде хәзер без килдек Венгрия буена, Инде кайтсак без кайтырбыз язгы сабан туена.
Дунай суы тирән икән, буйлаганым юк иде, Бу хәсрәтләр килер диеп уйлаганым юк иде.
Дунай суының буйлары аклы-кара яр икән, Газиз башлар бу газапны күрер көнңәр бар икән.
Дунай суының яры биек, тотынып менәр ташы юк, Солдат мескен йөгерү түгел, аяк басар хәле юк.
Висла суын чыктык без, пароходка төялеп, Күп солдатлар үлеп калды, яр буена сөялеп.
Мөнәҗәтне язган идем окопларның эчендә, Безгә бигрәк кыен булды туплар аткан кичендә. Сызылып таңнар белёнгәндә чыгып киттек походка, Дошман артка качкан дигәч, без барабыз охотно [13].
Көне-төне безләр киттек, аш ашамый, су эчми. Илебезгә кайтыр идек, падишалар килешми.
Бер зур бояр сараенда безгә бирделәр фатир, Бу сугышлардан котылып, башыбыз кайчан кайтыр?
Ике сәгать йокламадык, уяттылар безләрне, Кайчан кайтып күрербез, туган-кардәш, сезләрне?
Биек-биек карагайга ышыкланып атабыз, Юлдашларыбыз калды дип, без еглашып кайтабыз.
Бер авылга барып җитеп, казып яттык җирләрне, Туган-кардәш, бән язамын башка килгән хәлләрне.
Таң алдындин барып кердек без мескеннәр атакка, Таң алдындин башланып, сугыш барды байтакка.
Егерме сигезенче ноябрьдә плен төшереп алдылар, Безнең урыс солдатлары эчке якта калдылар.
Плен алган авылда бик каты сугыш булды, Туплар төшеп ярылгач, күп адәм авып калды.
Өч-дүрт тәүлек аш-су эчми без мескеннәр барабыз, Кайтып илне күрер идек, ерак калды арабыз.
Обед итеп безләргә бер чүмеч аш бирделәр, Ашны ашап беткәчтин, янә алып киттеләр.
Шундин ашап чыгып киттек Вена дигән калага, Төрле хәлләр очрады без мескен ир балага.
Вена дигән калалары ис китәрлек зур кала, Бу сугышның өчендә күп адәм үлеп кала.
Без Венадин чыгып киттек машинага утырып, Килгән юлга карый килдем ике күзем тутырып.
Машинага утырып ике-өч тәүлек киттек без, Машинадин төшкәчтин урныбызны белдек без.
Озын-озын баракларга безне алып килделәр, Ярты кадак икмәк белән бер чүмеч аш бирделәр.
Аста салам, өстә шинель, кереп яттык баракка, Безнең җирдә бу хәлләрне күрсәтәләр каракка.
Австрия патшасына ашаталар ак ярма, Бер ходайдин шуны телим: туган илдин аерма.
Австрия патшасы безне куйды баракка, Дүрт ягында часовойлар, җибәрмиләр еракка.
Австрия патшасы үлчәп икмәк бирәдер, Туган илләр исемә төшкәч, күземә яшь киләдер.
Австрия атлары аргамактыр ахыры, Бик яман халык икән, фиргавендер [14] мисалы.
Тәрәзәдин без карыймыз, колын йөри сәйранда [15], Безнең урын буш булгандыр шәриф рамазан бәйрәмдә.
Әй ходаем, кайчан мондин коткарасың безләрне? Көне-төне кайгы-хәсрәт саргайтадыр йөзләрне.
Көн дә төшләрдә күрәмез илемезгә кайтканны. Бер алладин башка белми безнең монда ятканны.
Сары яфрак кеби булды безнең ике битебез, Һич калмады тәнебездә кошлар чукыр итебез.
Киң прәшкә, кара каеш бумагыз билегезгә, Падишалар килешсәләр, кайтырбыз илебезгә.
Өстемездәге күлмәкне ап-ак итеп юганнар, Гомер булса, без кайтырбыз, кайгырмагыз, туганнар.
Россиянең җирендә каты суык, кыш, диләр, Көн дә «мир»не сөйлибез дә, алар бар да буш, диләр.
Кукуруз белән борчактыр безгә ашаткан өйрәләр. Плен төшкән солдатлар каты ачлык күрәләр.
Көн дә өйдә үзебез [16], саргаядыр йөзебез, Тышка чыксак, кайтыр юлда безнең ике күзебез.
Апрельдә австриләр көн дә йөри сабанга, Ахры «мир»ләр булмый калды яңа елга таба да.
Яңа елда мир булса, кайтыр идек мартларда, Без кайтканда шатлык булыр яшьләргә һәм картларга.
45. ДҮРТЕНЧЕ БӘЕТ
Бисмиллаһи вә биллаһ дип бу бәетне башладым, Бер ходайның әмре белән туган илем ташладым.
Килеп кердек без шәһәргә, күрдек шәһәр байларын, Шатлык берлән уздыралмадык бу ел корбан айларын.
Менә җитәр рамазан, һәрбер өйдә ут булыр. Җыелып сәхәр ашаганда бер балаңыз юк булыр.
Актыр бәнем беләгем, күптер хактин теләгем. Теләгән теләгем кабул булса, янмас иде йөрәгем.
Сары ат җиктем, сазга төштем, авыр булды үтүе. Җан бирүдән авыр булды туган илдин китүе.
Чыктым кырга, калдым хәйран, кырда солдатлар тулган Авызым ашлы, күзем яшьле, башымда хәсрәт булган.
Кызарып кояш чыкканда килеп кердек калага, Тагын ниләр булыр икән без бәхетсез балага?
Урдым урак, куйдым зурат, асыл кошлар ашасын, Бу бит бәет, түгел тәсбих, тулган эчләр бушасын.
Бәнем атым бар иде, арт бәкәле ак иде, Үткән җәйне бу вакытта ни хәсрәтем бар иде.
Сулар агып бетә инде, дәрьяга җитә инде, Алма кебек бала идем, хәсрәт шулай итә инде.
Кичрәк болыт киләдер, явар микән богдайга, Безнең болай зарый кыйлу мәгълүм микән ходайга?
Гает көнне без йөредек өскә шинель ябынып, Гает көнне бән егладым туган илне сагынып.
Өйдән чыгып киткәндә безне озатып калдыңыз. Кешеләр гаетдин кайтканда кемне каршы- алдыңыз?
Туган илем исемә төшкәч, яшьләр киләдер күземә, Өстемә теккән киемем язган микән үземә?
Мылтыклары бигрәк авыр, бетерә кулны талдырып, Чыгып китүе авыр булды туган илне калдырып.
Туган илләр искә төшкәч, күземездин яшь ага, Һәрбер солдат поход китә, азыгын муенга тага.
Иртә торып тышка чыксам «во-фронт» ка тезәдер, «Смирно!» — дип кычкыргачтын үзәгемне өзәдер.
«Во-фронт»ка тезелгәчтин кем дә сүз кушалмыйдыр, Службаның мисалы кыямәткә охшаулыдыр.
Илаһем, сән гафур-рәхим, үзең кичер языкны, Эткә бирсәң эт ашамас безгә биргән азыкны.
Мылтык тотып аткан чакта яңгырыйдыр кулымыз, Туган илгә кайтыр идек, бушамыйдыр юлымыз.
Кичкә керсәк без ятамыз тар шинельне ябынып, Иртә торсак без егълыймыз сәгать саен сагынып.
Безнең илдә бигрәк шатлык өйдә калучыларга, Өйдин чыгып киткән чакта иреште җан чыгарга.
Бик сагынамыз сезләрне, көн дә төштә күрәбез, Бездин хәбәр сорасаңыз, бу җавапны бирәбез.
Бу хәсрәткә сәбәп булды герман дигән каһәрләр, Сугышырга германнардин булды безгә хәбәрләр.
46. БИШЕНЧЕ БӘЕТ
Тарих мең дә тугыз йөз дә ундүртенче милади [17], Поход китеп күп егетләр канлы яшьләр елады.
Өебездән чыгып киттек егерменче июльдә, Канлы яшьләрне бик түкте казак мескен бу елда.
Кәгазь килгәч китәргә дип, флаг тотып чаптылар. Тыныч торган башыбызга бик күп бәла тактылар.
Китәргә дип кәгазь килгәч, кызыл фонарь яндырдык, Хатын-бала, ата-ананы иңерәтеп калдырдык.
Кызыл флагны күргәч тә [18] эшемезне ташладык. Кәгазь килгән китәргә дип иңрәп елый башладык.
Кызыл флаг күренгәч тә бер эшне дә тотмадык. Атка менеп чыгып киттек, бер сәгать тә тормадык.
Ашарга аш бармады, калды пешкән ашымыз, Тагын ниләр күрәбез дип, туктамады яшемез. Кайсыбызның җир башында бодайлары калды бит,
Ялгызлыкта хатын-бала, инде нихәл итәрләр? Әткәй кайчан кайта? — диеп, егълап безне көтәрләр.
Иртүк быргы уйнагач та, казаклар [19] чыгып тезелде. Бу ни эшләр булды диеп, яшь йөрәкләр өзелде.
Язмышыбыз шулай кушкач, илдән чыгып киттек без, Кая бару мәгълүм түгел, Оренбурга җиттек без.
Әллә бездән бетми микән бу патшаның ашлары, Ниләр күрми сугышларда казак-солдат башлары.
Авылымызның бәйрәмнәрен инде безләр күрмәбез, Кунак булып, бәйрәм итеп, рәхәтләнеп йөрмәбез.
И тәкъдирем, безләрне инде монда калдырма. Хатын-бала, ата-анага хәсрәт утын яндырма.
Без мескеннәр каян белик, бу көннәрнең булуын, Кызыл фонарьләр яндырып, ихтыярсыз кууын.
Безләр инде чыгып киттек, сабыр бирсен калганга. Бу бәетне язып куйдым йөрәкләрем янганга.
Бу бәетне язып куйдым, бездә ядкарь булсын дип. Бу бәетне укыганнар хәер-дога кыйлсын дип.
____________________________________________________
1. Маһи шәриф аенда — кадерле айда. 2. Сәхәр — ураза тотучыларның таң алдындагы ашы. 3. Җөда — аерылган, аерылуга дучар булган. 4. Һнлял – яңа туган ай. 5. Бәгъде — ахыры. 6. Кәлям — сүз, сөйләм. 7. Бакыңлар – карагыз. 8. Чар — хәзерге Йошкар-Ола шәһәре. 9. Җию — ашау. 10. Тумай (тума) — бертуган. 11. Тол — Уралдагы елга исеме, 12. Ике гает — рамазан һәм корбан гаетләре. 13. Охотно — теләп. 14. Фиргавен — каты күңелле, усал кеше. 15. Сәйран— күңел ачып, тамаша кылып йөрү. 16. Күңел белән, хыялда. 17. Милади — христиан эрасы (ел исәбе). 18. Кызыл флаг күргәч тә — кызыл флаг белән чыгу — казакларга сугыш хәбәрен белдерү билгесе булган. 19. Казак — хәрби сословиедагы крестьяннар. |