Среда, 18.06.2025, 20:24:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 11 » ЛӘЙЛӘ БЕЛӘН МӘҖНҮН (дәвамы)
ЛӘЙЛӘ БЕЛӘН МӘҖНҮН (дәвамы)
20:26:47
Башы ====>

Мәҗнүннең тауларга китүедер


Мәҗнүн, Нәүфәлгә хәтере калып, сахраларга киткән иде. Ләйләнең гыйшкы белән кичә-көндез йөргәндә, юлы бер аучының өстенә туры килеп, күрде кем, өч данә киек яурылары (Киек яурысы, аһу — киек баласы) тотып багламыш. Киекләрнең сөрмәле күзләреннән кеше күзеннән аккандай яшьләре агар, күргән адәмнең бәгърен ягар иде. Аучы боларны тотып, тиресен генә алып киткәнче, бугазлыйм да, икесен сатып, берсен гаиләмә алып кайтып бирим, дигәндә Мәҗнүн шул урынга килеп чыгып, яурыларның тозакка тотылып, күз яшьләрен күргәндә Ләйлә хәтеренә килде:

— Минем җананым да ата-анасы өендә буйлә тотылмыш, хәсрәт берлән күзендән яшьләр түкмәктәдер,— дип егламага башлады.

Аучы Мәҗнүннең бу хәленә хәйран булды. Соңра Мәҗнүн аучыга ялварып, шул хайваннарны җибәрүен үтенде.

Аучы аңа:

— Син бер мәрхәмәтле адәмгә охшыйсың. Ләкин боларны аулаган да мин күп мәшәкать чиктем. Бугазлап, кайсын сатып, кайсын гаиләмә азыкка алып кайтсам кирәктер. Чөнки кәсебем будыр,— диде.

Мәҗнүн:

— И, кеше! Буйлә гүзәл хайваннарны ничек бугазларсың? — диде.

— Гүзәл күзле булмаса, миңа файда бирмәс. Инде хәтерең өчен коткарам. Әмма гаиләм өйдә икмәк теләр,— диде аучы.

Мәҗнүн, өстендә калган киемнәрнең һәммәсен аучыга биреп, киекләрне коткарып җибәрүен үтенде. Аучы күрде кем, Мәҗнүннең киемнәре аһулардан артык кыйбатрактыр. Киекләрнең бауларын өзеп, иреккә җибәрде. Анлар дәхи сикерешеп киттеләр.

Мәҗнүн дә алар артыннан китеп, шул китүеннән тагы бер аучыга очрады. Ул һәм бер сәхән (Сәхән — ата поши) алмыш. Янына барып, күзеннән үбеп, әүвәлге рәвешчә бу киекне Ләйләгә охшатыш, аучыга ялварды. Бу аучы да җибәрмәскә тырышкач, Мәҗнүн диде кем:

— Сәңа мин бу кичә мөсафир улсам, син, гарәпләрнең гадәтенчә, миңа боны пешереп ашатыр идеңме?

— Лотф итеп, ашатыр идем.

— Тот шунларны, азат әйлә! Үткәндә синең кебек бер аучыга туры килеп, өстемдә булган бөтен барымны биреп, кулыннан өч данә ауны алып озаттым. Инде горьян (Горъян — ялангач) булдым, янымда сиңа бирергә бер орлык та калмады. Әгәр разый булсаң, җанымны сиңа бирәем, мине бугазла,— дигәч, аучы гаҗәпкә калып, сәхәнен ычкындырды.

Сәхән сәхрага туры качты. Мәҗнүн аның артыннан сикертеп, Ләйлә- нең гыйшкыннан фөрьяд итеп, бәетләр сөйләде:

— Җәнабе шаһи әгълага кул ирешмәс, көчем җитмәс,
(Җәнабе шаһи әгъла — алла)
Җиһанны бизәр ул айга кул ирешмәс, көчем җитмәс.

Ул ай нуры миңа ни итте, фиракыннан эшем бетте,
Ят илләргә ерак китте, кул ирешмәс, көчем җитмәс.

Каты хәлем тәбаһ (Тәбаһ — бозылу, бетү) булды, эшем фөрьяд вә аһ булды,
Билем гамьдән бөгелде инде, кул ирешмәс, көчем җитмәс.

Риҗа таулардан җанкайга: «Рәхим итче гашыйк зарга!»
Сыгынмакта ул (бер) залимгә, кул ирешмәс, көчем җитмәс.

Шушы хәлдә китеп барганда кояшның эсселегеннән гаять сусамыш иде. Күрде кем, бер биек агачның күләгәсендә бер хауз (Хауз — сулык, бассейн) эчендә ташлы суык су тулы. Судан бер кадәм эчкәч, агач өстендә кап-кара карга күрде. Аны күргәч Мәҗнүн болай диде:

— И бәнем җананымның саче төсендәге кара карга! Гаҗәп фәләк сине шаһка кол әйләмеш. Син дә минем кебек, вусләтеңне кыямәткә калдырмышсыңдыр. Гаҗәп, нинди заман афәте синең сачны ахшам итеп, җананым зөлфе кебек кара матәм киемнәр куеп яндырмыштыр. Әлбәттә, синдә бер сер бар. Әмма авызың бикле.

Шул вакыт Мәҗнүн янына бер карт адәм килде. Ул исә янында чылбыр белән бәйләнгән яшь бер адәмне җитәкләп килә. Якынрак килгәч, Мәҗнүн сорады:

— Бу адәмнең нинди кабахәтлеге бар? Син аны ни өчен чылбырга бәйләп йөртерсең? — диде.

— Мин фәкыйрь кешемен. Эштән калганмын. Тырышырга мәҗалем (Мәҗал —көч, җегәр) юк. Бу дәрдемәнд миннән дә начаррак гаҗиздер: ул әсир. Аны чылбырга тагып, кабиләдән кабиләгә йөртеп, теләнеп йөрибез. Ни тапсак та икегә бүлеп, берен мин алып, икенчесен аңа бирәм,— диде карт.

Мәҗнүн карт кешедән үтенде:

— Игелек кылып, моның урынына мине бәйлә, чөнки чылбырга иң лаек кеше — мин. Ничә еллардыр кем, гыйшыкның дәртенә әсир булып йөрим. Шушы хәлгә — муены баглы, җегәре таглы хозурына мине китер. Теләсә үлтерсен, теләсә гафу әйләсен. Тизгән җирләреңдә мине, берничә еллар һиҗран атлы зинданда торды, инде бәя өчен йөртелә, диярсең. Вә нә кадәр акча алырсән, һәммәсе үзеңә улсын,— дигәч, шул ук вакытта аңа чылбырын такты.

Шул хәлдә бер көн Ләйләнең убасына килделәр. Ләйлә Мәҗнүннең авазыннан танып бакканында Мәҗнүн үзенең хәлен аңлата башлап, диде кем:

— И бәнем назнин шивәкярем (Назнин шивәкяр — назлы, матур)! Хәлемә мәрхәмәт итеп назар әйлә (Назар әйләү — карау, күз салу) кем, зөлфеңнең сәүдасе мине бу чылбырга орды. Кулы баглы, йөрәге таглы капуга китерде. Әгәр Нәүфәлнең гаскәр белән илегезгә килүеннән авырлык күргән булсагыз, үз аягым белән килдем: үтерсәгез, һәлак итсәгез, нинди бәхеттер кем, капуынызда корбан улаем. Сезнең кылычыгыз миңа әбелхәяттыр (Әбелхәят— тереклек суы),— дип, ялкынлы, кайгылы рәҗаларын әйтеп, кулыннан, аягыннан чылбырларын җеп кебек өзде вә тауларына таба рәван улды.

Карт бу хәлне күреп:

— Ходадан курыкмас бәндә! Бән чылбырның бәясен дә бирмәгән идем вә синең белән әле зынҗырлык та бәя казана алмадым. Ахыры гомеремдә мине бурычлы итеп киттең,— дип фөрьяд иткәч, Ләйлә, егълап:

— Кайгырма! Ул бер наморад гашыйктыр, үзен тота алмыйча китте, — дип, картка чылбыр бәясен биреп, күңелен шад әйләде.

Ләйләне Ибне-Сәламгә никях итдекләредер


Ләйләнең матурлыгы шөһрәт булып, кабилә-кабилә висале (Висаль — кавышу) гөлстанында гөл максудлары дәрмәк (Дәрмәк — җыю) өчен Ләйләнең атасына маллар гарыз ителүне ишеткәч, Ибне-Сәламнең җаны башына чәчрәде. Кызны кулдан ычкындырмабызмы, дип берничә һәдияләр төзеп, сүз белер адәмнәр белән Ләйләнең, атасына күндерде. Алар дәхи кабул итеп зур табыннар кордылар. Килгән адәмнәр соңра болай диделәр:

— Элеккедән вәгъдә әйләмеш идегез. Инде хакның әмере белән кызыгызны никях әйләмәгә килдек. Хәер эшне кичектермәк ярамас. Арада бер төрле дошманлык пәйда булыр. Бере-беренә мөнасиб булган бу икене гакыд итеп (Гакыд итеп — сүз бирешеп) бер-берсенә бирик тә, сафа әйләсеннәр.

Ләйләнең әтисе дәхи «мөнасиб» дигәч, шул вакытта ук Ләйләне мең алтын мәһәр илә Ибне-Сәламгә гакыд әйләп, догалар улынды. Кайчан Ләйлә үзене Ибне-Сәламгә никях итдекләреннән хәбәрдар улгач:

— Ваһ, пәдәрем! Ни явызлыклар итеп көтмәгәндә мине бер ят хәрифкә (Хәриф — түбән, яраксыз) биреп, гашыйк садыйкым булган Мәҗнүнемнән аердың? — дип матәмнәр әйләде.

Бәс, туй булып, кабилә хатыннары вә кызлары килеп: «Котлы вә мөбарәк булсын!» — дисәләр, Ләйлә күңеленнән: «Авызыңыз корысын!» — дияр вә җиңгиләренең уйнавына асла карамый иде.

Шушы хәл белән берничә көн туй булгач, Ләйләне, җәүһәрләргә чумдырып, бер көмешле мөхфәгә мендереп, күп җарияләр илән Ибне-Сәламнең ханәсенә күндерделәр. Сөенеччеләр китеп, Ләйләнең якынлашлыгыннан хәбәр биреп, Ибне-Сәлам сөенеччеләргә ингам вә ихсан (Ингам вә ихсан — яхшылык һәм ярдәм) итеп, ничә табак җәүһәр вә алтын сачып, халык йигма иттеләр (Йигма итү — җыю).

Зыяфәтләр тәмам булып, бер мөбарәк вакытта Ибне Сәлам эч- кәре керә вә Ләйләнең җәмалене күрдекдә гакылы башыннан китеп егылды. Җарияләр йөзенә гөл сулары сибеп, көчкә гакылы башына килгәч, Ләйлә янына килеп, вусләт эстәде (Вусләт эстәү — кавышу теләү). Ләйлә ачуланып, һичбер риза бирмәгәнлегеннән тәгърифе (Тәгъриф — аңлату) мөмкин булмаган бер мәртәбә тәкъдир әйләде. Ибне-Сәлам, мәет вә һушсыз булып, бу кадәр ачу вә тиргәүнең сәбәбен сорады.

Ләйлә җавап биреп:

— Синең гөнаһың шулдыр кем, миңа ирешү сәүдасына төшеп кул озайттың. Миңа ирешү арзысында булма! Чөнки мин сиңа бер рәвештә дә баш июче булмам, һичбер нәрсәгә көчем җитмәгән тәкъдирдә үземне агулап һәлак итәрмен,— дип, олуг ант эчте.

Бәс, Ибне-Сәлам Ләйләнең ачу ялкынын күрдекдә вә яминләрен (Ямин — ант итү) ишетдекдә начар булып, бары аның йөзен күреп, җәмален сәер итмәгә канәгать хасил итте. Ләйлә аның авызына кашык булмаганын белсә дә, башка кешегә күңел бирә алмый, Ләйләне олылау белән яши иде. һаман сабыр итеп, Ләйләнең уз кулы астында булуын да -зур дәүләт санап чигенде. Ләйләнең көннән-көн аһ-фәганлары өстәлә бар-
ганын күреп вә ул һәм Мәҗнүннең, диванасе улдыгын белеп, гарь-намусын калдырды вә мәхәббәт мәйданына керде.

Ләйлә һәр көнне Мәҗнүн тарафыннан искән җилгә:

— Минем җананым Мәҗнүнем саумыдыр? Минем хәлемнән вә бу кайгымнан хәбәре бармыдыр? Күңелен юатып, тәсәлла бирүче бармыдыр? — дия иде.

Бичара Ибне-Сәлам бу хәлләрне күреп сабыр итә иде. Зира (Зира — чөнки) ул да Ләйләнең гашыйкы иде. Дуслары аны гаепләп:

— Бер кызны бу хәтле зәхмәтләр (Зәхмәт — борчу, мәшәкать) илә кулга китергәннән соң ни өчен васыл сәүдасында (Васыл сәүдасы — кушылу хыялы) булмыйсың? Бер ябанчы хәрифкә аһ-ваһ итәр. Моңа ничек сабыр итәргә? Мондый кызны бушатып, атасының өенә күндер,— диләр иде.

Әмма гашыйкка тел тидермәк булмас, мөбтәлядер (Мөбтәля — дучар булучы), нишләсен. Адәмгә миһри (Миһри — ярату, дуслык) мәхәббәт бер бәладер, дигән сүзләр мәгънәсеннән хәбәрләре юк иде. Болар шул хәлдә икесе бер йиргә килмичә, бер-беренә ерактан мәрхаба (Мәрхаба итү — килүгә шатлану) итәрләр иде.

Мәҗнүн исә, бу хәлдән хәбәре булмыйча, сәхраларда гизеп егла- макта иде. Көннәрдән бер көнне Ибне-Сәлам кабиләсе халкыннан бер кеше бер мәслихәт өчен китеп барганында көтмәгәндә колагына Мәҗнүн авазы килде. Янына барып күрсә, берәү тормыйчан Ләйлә хакында бәетләр сөйләп агламакта. Хәриф Мәҗнүнгә әйтте кем:

— И бичара Мәҗнүн! Бу кадәр еллардан бирле җан атып, гыйшыктан сахрага төшеп, вафадар ярым дигән кешеңнең үлгәне артыктыр. Синең берлән вәгъдәләшеп, «синнән башка кешегә яр булмам, мәхәббәтем бары сиңадыр», дигән сүзләр һәммәсе ялган булып, сине сахраларга салып сәер итмәк имеш. Хәлбуки, атасы үзенең ризасы белән Ибне-Сәламгә биреп, туйлар булып, икесе бер йиргә килеп, кичә- көндез зәвыкы-сафа итәләр. Синең бу хәлдән хәбәрең юк. Шашынып, сәхра гизеп, фөрьяд итмәктәсең. Сиңа булган золым дөньяда бер, кешегә дә булмагандыр. Гомереңне юкка сәхраларда кичердең,— диде.

Мәҗнүн бу агулы сүзләрне ишеткәч, кычкырып, үзен йирдән йиргә орып, күзләреннән канлы яшьләр агызып фөрьяд итте. Хәриф, сөйләгән сүзенә пошиман булып, үкенеп, тәсәлла бирде:

— Мин сиңа ялган сөйләдем. Сочымны гафу ит. Миңа хәтерең калмасын. Теләгем имтихан иде: нә сөйләр, дию. Үзенең ризасы булмастай Ибне-Сәламгә бирделәр. Әмма һич янына китергәне юк. Вә синнән гайре кемсәгә мәйле юктыр. Даимә синең дәрдеңдә еглап, яс-матәм (Яс-матәм — кеше үлеменә елау-сыктау) әйләмәктәдер,— дип сөйләсә дә, Мәҗнүн фөрьядын туктатмады. Ике төрле сүз сөйләвеннән ялганчы булганын гына аңлады. Ләкин әүвәлге сүзе артыграк тәэсир итте.

Бәс, Мәҗнүннең диваналеге артып, Ләйләне хәтеренә китереп, әйтә иде кем:

— Элек мин синең белән күрешкәндә миңа вәгъдәләр итеп, гаһед- ләр әйләдең. Әгәр зурлыкка очрасам, үземне һәлак итәрем дигән сүзеңне онытып, бер наданны үз ихтыярың белән васылың багыннан. бәхетле иттең. Димәк, миннән мәхәббәт куеп, вәгъдәләрең ялган җиргәме иде? Башыма сахраларны тар итеп, башкалар белән яр булдың. Хуш инде син, бивафа бул! Бән сәрви кеби даимә вафада бер карарда булаем, — дип фөрьяд-фәганләр әйләр иде.

Атасы Мәҗнүнне табып, нәсихәт итдекедер


Мәҗнүннең атасы, улының сахраларда айларча гизеп кайтмаганына хәсрәтләр сарыф итеп бер файда күрмәгәч, бер күшәгә утырып, Мәҗнүннең бу хәлен уйлап, һаман еглый, бу дәрт илә хаста булып иңри иде.

Бер көн фикер итте кем:

— Инде гомерем ахырына иреште. Ахирәткә киткәнемдә малларым башка адәмнәргә калып, йирем буш калыр. Ни хәл булса да, янә» бер тапкыр барып, нәсихәт итәем, бәлки, тәэсир итәр,— дип китте. Күп йөргәннән соң тауда бер .мәгарәгә кереп, Мәҗнүнне күрде кем, бары сөякләре белән тиресе калмыш. Егламактан күзләре эчкә батып, үзе- тузан вә туфрак эчендә ятмыш. Бу хәлне күргәч, атасының йөрәге парә-парә булып, күзләреннән канлы яшьләр агып, улының башын тезенә алып, шәфкать илә сыйпамага башлады. Мәҗнүн күзен ачып күрде кем, бер адәм башыннан сыйпар. Атасы икәнен абайламыйчан:

— Кем син, миңа бу кадәр яхшылык теләүче? Кайдан килеп, кайда китәсең? Лотф итеп, мине үз хәлемә куй, йокымны очырма. Вә хыялымнан җананымны өркетеп качырма,— дидекдә атасы:

— И бичара Кайсым! Курыкма,; япанчы түгел, атаңдырмын,— диде.

Мәҗнүн атасын таныгач, гозерләр теләп, аягына егылды. Атасы- дәхи аны кочаклап, ике күзеннән үбеп, еглаша башладылар. Бер заманнан соң атасы Мәҗнүнгә карап күрде кем, улы һаман ялангач. Үзе белән бер кат кием алып килгән иде, аларны кидереп вә нәсихәт итеп диде кем:

— И минем җегәр итем! Инсан белән хайванның мөнәсәбәте нидер- кем, даимә алар белән дус булып, адәмнән качасың. Гомереңне заигъ итеп, аның урынына ни аласың? Гомер исә су кебек агып китәр. Син бихәбәр булып, аны югалтасың. Ничә еллар япанда гизеп, фөрьяд итәсең. Ни файда? Фөрьяд белән максудына кем ирешә? Мөнасиб булган акылыңны башыңа алып, яныма утыр. Бәлки, морадыңа да ирешерсең.. Бәнем гомерем узды. Синнән гайре бер балам юктыр. Син кайтм астан ахирәткә китсәм, урыным буш калыр. Малымны япанчылар басар, җиремә утырырлар. Бу кадәр заманлык ата учагын сүндермәк килешәмедер? Кайтыйк, урыныма утыр. Бөтен малымны терек вакытымда сиңа тапшырыйм. Соңыннан пошиман булырсың, Мине кайгыртма,—дип^ күп нәсихәтләр әйләде.

Мәҗнүнгә дәхи тәэсир итсә дә, гыйшкыннан аерылу фикере көчлерәк булды.

— И минем шәфкатьле атам! Нәсихәтләреңнең барысы да дөрестер. Мең җан белән кабул итәргә телим. Әмма сәүда мине үзенә кол әйләмештер. Бер төрле уй да кабул иттермәс. Бары аның боерыгына баш игәнмен. Бәс, гыйшык сәүдасына төшкән кеше янында мал туфрак кебидер. Җиһанның падишасы булмак — җанан ишегенең тузан вә туфрагына тормыйдыр. Миңа буйлә вәхши хайваннар белән бергә булу артыграктыр. Сездән шуны үтенәм, мине үз Хәлемә куеп, гөстахлы- гым (Гөстахлык — әдәпсезлек) гафу итәсез. Ата булу хакына хәлал итеп, мине юк санап, дәүләт белән китәсең вә җиһан торганча гомер итеп, , рәхәттә булгайсыз,— дип, сүзен тәмам әйләде.

Атасы бичара Мәҗнүннән бу җавапны ишеткәч, бу — сәүдадан ваз кичмәс, дип мәэюс (Мәэюс — өметсез) булып диде кем:

— И атаңның җаны! Сүземне кабул итмәсәң, һаман сау бул! Ләкин сиңа васыятем будыр кем, гомерем бетеп, ахирәткә кичкәнемне ишеткәч, мине күмгәндә син дә бер уч туфрак атып, фөрьяд ит. Рухым өчен бер фатиха укып, шад итәрсең,— дип, күзләреннән үбеп, ви- дагъ итеп, еглап кайтты.

Берничә заман хаста булып, җанын бахакка тәслим итеп, дөньядан китте. Бу тарафтан Мәҗнүн атасының үлгәненнән хәбәре булмастай, Ләйләнең бивафалыгы турында гашыйканә бәетләр сөйләп йөрер аде:

— И гүзәл! Хәнҗәр белән селтәнмә арыслан өстенә.
Күкрәгемдә сызлану җитәр, кан сыкма каным өстенә.

Бозды гыйшкымның бинасын чибәрлегең агуы,
Бер угырлаучы иреште, кунды вәйран өстенә.

Зифалыгың сакла күздән пәрдә әйләп чәчкәең.
Капла кояшны, караңгыда кала бирсен кояш.

Йөзкәеңнең үзәрендә миңкәеңнең саны юк,
Һинд шаһы тирмәләр коргандыр ул тауның өстенә.

Бу гашыйк Мәҗнүн җанын исерек иткән җан түгел.
Ул ләгыль иреннәреннән эчкәнем зәмзәм түгел.

Угырына баштан кичәрсең, миңа үлмәк гамь түгел,
Корбан улмак юлыңа бер рәхәт җан өстенә.

Мәҗнүннең атасы вафатыннан хәбәрдар булып, аның кабренә килеп еглавы


Бер көн аучының бере тауда Мәҗнүнгә туры килеп:

— И намуссыз! Син монда Ләйлә дип фөрьяд итеп йөрисең. Атаң синең дәрдеңнән ахирәткә китеп, туганнарың бары да матәм фөрьяд итәләр. Синең кебек бала һич булмаса яхшырак,— диде.

Мәҗнүн бу сүзне ишеткәч, дәрде бер икән, ике булып, каннар чәчеп, суккаланырга башлады. Вә атасының мәзарын сорап, табып, биһуш булып, гакылына килгәч, фөрьядка башлап диде кем:

— И минем шәфкатьле әткәем! Минем хәсрәтем, берлә җаныңны хакка тапшырып, бәни гариб калдырдың. Нишлим? Саулыгыңда хезмәтеңдә була алмадым. Миңа рәнҗеп киттең. Ни кадәр хәсрәт кем, сине рәхәт йоклатмадым,— дип, сахраларга кире китте.

Мәҗнүн вәхши хайваннар белән дуслыкта булып, даимә яннарында торуыдыр


Юлда бер адәмнең кулында кәгазь күреп, анда Ләйлә белән Мәҗнүннең сурәтләре ясалган имеш. Моны күреп, карарын югалтып, Ләйләнең сурәтен бозды вә үз сурәтен калдырды. Гариб бу хәлгә хәйран булып:

— И дивана! Җананың сурәтен ничек боздың,— дидекдә Мәҗнүн:

— Мин җананым илә бер булдым. Арабыздан синлек вә минлек китмештер,— диде.

— Алай булгач, үз сурәтеңне бетерү лаземдер.

— Сүз аңламас бер бәндә икәнсең! Минем җананым, бөтен вөҗүде (Вөҗүде — барлыгы) белән минем кальбемә (Кальбе — күңеле) кереп, аңа хәфтан (Хәфтан — кием, кафтан) кеби улмыштыр, димәк эстәрем. Аңламассың! — дип китте.

Тауларда ничә заман хайваннар илә . дуслыкта булып, җөмләсе Мәҗнүнгә буйсынганнар. Кайда китсә, аның белән бергә баралар. Болар арасында бер киек бар иде, гаять гүзәл иде. Сикереп җөнмешләр (Җөнмеш — хәрәкәт ясау) әйләде. Мәҗнүн дә аны бик ярата иде. Бәгъзеләре ашамлык китереп, Мәҗнүн бер локмә (Локмә — бер кабым) капкач калганын хайваннарга бирә. Алар дәхи моны вәли нигъмәт (Вәли нигъмәт — ашарга бирүче) белеп, аерылмаслар иде.

Хикәят.

Риваять улыныр кем, бер патшаның берничә ач, усал арысланнары бар иде. Берәүне һәлак итәргә теләсә, чишендереп арыслан алдына ата, арысланнар аны өзгәләп ашыйлар иде. Патшаның гакыллы һәм һөнәрле бер егете бар иде. Патша аны ярата иде. Бу яшь кеше бер көнне фикер итеп: «Әгәр патша ачуланып, мине арысланнарга атса, хәлем ничек булыр?» — дип, арысланнар караучыга бүләкләр биреп, арысланнарга берничә куй бирде вә үзе карап торды. Арысланнар вәли нигъмәт дип белеп, тәмәллыклар (Тәмәллык — ялагайлану) итә иде. Егет аларны сыйпаштырып сыйлый иде.

Патша бер көн егеткә ачуланып, арысланнарның алдына ташлады. Арысланнар, койрыкларын җиргә орып, йөзләрен аякларына сөрделәр. Соңыннан патша үкенеп:

— Барыгыз, сөякләрен булса да җирләгез! — дип боерды.

Килгән кешеләр:

— Әфәндемнең бер төгенә дә зарар булмаган, саулар,— диделәр. Гаҗәпсенеп, егетне китерделәр. Егет җир үбеп догалар укыды.

Шаһ:

— Сихер кыйлдыңмы яисә бер дога укыдыңмы? — дидекдә егет сөйләп бирде.

Бу хикәядән максуд: ерткыч хайваннар, нигъмәт хакын белеп, Мәҗнүн белән дус булалар, аның яныннан аерылмыйлар иде.

Шул рәвештә Мәҗнүн Сәхраларда гыйшык белән еглап йөрде. Бер кичә хакка нияз итеп, дивана булганына бер шифа бирер, дидекә йокыга китеп күрде кем, йирдән бер агач шытып, ботак һәм яфрак салды. Бер гүзәл кош килеп, авызыннан бер җәүһәр бырагып (Бырагу — ташлау) китте. Уянып, бу бер яхшы төш, дип шат булды. Җананы тарафыннан искән җилләргә бу бәетне сөйләде:

— Киләсең бик тиз исеп, җанкам ягыннан, и саба,
(Саба — көнчыгыштан искән йомшак жил)
Бер хәбәрең бар кебек синең миңа, әйтче, саба.

Каршыдан бер атлы заһир булып, бу адәмдә бер хәерле хәбәр бардыр, дип күрде кем, бер нурлы адәмдер. Мәҗнүн:

— И мөбарәк Хозыр! Бәхет белән тәшрифеңез (Тәшриф — олылау) нинди хастага сиххәт китерәдер? — диде.

Пир (Пир — изге карт) дәхи инеп, Мәҗнүнне сыйпаштырып, диде кем:

— Фәлән йирдә күрдем кем, бер нйгяр сылу бәдән туктаусыз ег- лый. «Кызым, нигә җылыйсың? Сәбәбе нидер, сөйлә»,— дидекемдә боердылар кем: «Бәлки ишетмешсездер, Мәҗнүннең сөйгәне Ләйлә дир- ләр, бер кыз бардыр. Менә ул Ләйлә — миң. Мәҗнүннән башка әле бер яктан Ибне-Сәламнән җәфа, икенче яктан атамның хәвефеннән гамь чигәрмен. Дәрдемә мәрхәм (Мәрхәм — яхшылык), әсрарыма (Әсрар — серләр) мәхрәм (Мәхрәм— лаек кеше) юк.

Ашымнан үзгә аһларыма дәрман табылмады.
Күләгәмнән үзгә серләремне белүче булмады.

Мәҗнүн исә яшьле башына теләгән җирдә йөри, ә минем бер җиргә бармага кодрәтем юк. Зира ата-анамның бәддогасыннан (Бәддога — яман сүз, каргау) куркам. Беләсем килә, ул бичара ни хәлдәдер?» — дигәч, мин: «Ул бичара һаман сәхраларда җанварлар илә синең гыйшкыңнан җылап йөри»,— дидем. Бер генә аһ итеп, һушсыз егылды. Соңра һушына килеп: «Миңа җана- нымнан хәбәр бирең. Лотф итеп, ышанычлы ярыма язу язам, анарга илтеп бирәсез»,— диде. Мин дә, баш өсте, дип ашыгып, бире килдем. Язуны кулыгызга бирәм.

Мәҗнүн дәхи намәне алды.

— И күңел! Ябык язу җаныкаемнан килде,
Әле ачылмаган бер гончәдер, гөлзардан килде.

«Әүвәлендә ходай өчен хәмед (Хәмед — мактау) вә сәнадан (Сәна — мактап әйтелгән сүз) соңра и минем ярым! Гыйшкым белән тауларны торак иткән әфәндем! Хозур шәрифеңезгә сәлам вә догалардан соңра ишеттем кем, сәхраларда гизеп, шул хәлдә торасыз. Аһ, минем дә кулымнан килтә, синең кебек Сәхраларга чыгар идем. Ни чара! Әхвалемнән сорау улыныр исә даимә сәүдагыз зынҗырына вә йөрәгемне хәсрәт утына дагламыштыр. Әмма хәзер сезнең белән вәгъдәләшкән рәвештәмен. Хәрифне һич яныма якынлаштырмадым. Әйтерлек тә түгел, и бер кара көндер! Бу якыннарда атагыз вафатын ишеттекемдә матәмнәр итәрем. Хода Сезләргә гомерләр бирсен. Сабырдан гайре чара юктыр. Хактан риҗам будыр кем, бу чигелгән зәхмәтләргә мөкяфәт (Мөкяфәт — бүләк) буларак сафалар сөрәмез»,— дип, сүзен тәмам әйләмештер.

Мәҗнүн хатны укыганнан соң, ирнең йөзен үбеп, догалар әйләде.

— Бәни мәсрүр (Мәсрүр — шат) иттең, шатландырдың. Әгәр яныгызда кәгазь булса, җавабыны язаем.

Карт, һәм каләм биреп, язуны алып, юлга рәван улды. Ләйләгә барып, хатны бирдектә үбеп, йөзенә сөреп укыды. Мәҗнүннең хатыдыр:

«Әүвәлендә хәмде сәнадән соңра и Күркәмлек гөлстанның гөле вә сөмбеле! Дәртле күңелемнең дәрманы булган кәрамыңнан яд итеп, хак тәгалә гомереңезне вә гөл җәмалыңызны җиһан багында тәрү (Тәрү — таза )-таза әйләсен! Әгәр әхвалемнән сөаль улыныр ирсә, хакка йөз мең шөкерләр була кем, әле гыйшкыңыз көндән-көнгә артып торадыр. Даимә җанварлар белән дуслык кылып, әүвәлгедән артыграк пәришан булып, башымны таштан ташка чалып, мәхәббәт дәрьясына талдым, һаман җәнабе хак (Җанәбе хак — алла) саягезне (Сая — күләгә) үзәремдә бәр карар әйләя (Бәр карар әйләя — даими сакласын)»,— дип, сүзене тәмам әйләмештер.

Мәҗнүнгә Сәлим Гамиринең килүе


Риваять улыныр ки, Мәҗнүн атасының карендәше ихтыяр адәм, атын Сәлим диләр, гүзәл вә кәрам иясе иде. Мәҗнүннең бу хәлгә килүенә им-том эзли иде. Ләкин бер чара таба алмады. Мәҗнүн кайда гына булса да, аны табып, ашамлык һәм кием китерә иде. Бер көн эзләп килеп, Мәҗнүнне бер тау итәгендә күрде. Хәвефләнеп, Мәҗнүнне чакырды, Мәҗнүн дә, Гамирине танып, торып каршылады. Янына алып, мөсахабәт иттеләр. Сәлим, Мәҗнүннең өстендә кием күрмәгәч, киендерергә теләде. Мәҗнүн:

— Синең хәтерең өчен кисәм дә, күңелемдә сәүда кайнаган вакытта парә-парә итәрмен,— дип җавап бирде.

Сәлим каты кыстагач, Мәҗнүн дә чарасыз киенде. Сәлим бер кадәр хәлвә һәм бер ничаклы майлы юка китергән иде. Мәҗнүннең алдына куйгач, ул аларны хайваннарга ата башлады. Сәлим, хәйран булып:

— Үзең нәрсә ашарсың? — дидекдә Мәҗнүн:

— Ләйлә тарафыннан искән җилләрдән башка миңа бернәрсә дә азык булмас,— диде.

Сәлим, җаена карап, дөньяда канәгатьтән яхшы бернәрсә юктыр дип, бер хикәят сөйләде.

Хикәят.

Заманында ау һәм сунар яратучы бер падиша булып, бер көн сәхрада гизгәндә тау төбендә мәгарәдә бер кеше ихтыяр итеп утырыр. Падиша үзенең юлдашларының беренә:

— Бар, шул адәмнең хәлене сора, максуды ни икән? — дип әмер итте. Берсе китеп:

— Сезне падиша эстәр. Сез тауларда ни эшлисез? —дип сөаль итте.

Шәех:

— Сезгә, халыкка кыенлык бирмәсен дип, монда торабыз. Вә бер кадәр коры үлән ашап яшим,— диде.

Ул адәм хәйран булгач, шәех, көлеп:

— Ул сиңа гына корыган ут (Ут — үлән) булып күренер. Әмма безгә — гөлаб (Гөлаб — гөл суы), шикәрдер,— диде.— Канәгать табыныннан бер локмә ашасаң, ләззәтеннән аерылмас идең,— дип, падишага килде.

Шәехнең хәлене сөйләгәч, падишаһ, каршы барып, кулын үбеп, догасын алып китте.

Сәлим хикәяне тәмам иткәч, Мәҗнүн, тиешле өлешен алып, соңра Әхбабларын (Әхбаб — дуслар) сорап, аһ итеп агламага башлады:

— Гаҗәбә анам инде хәсрәтемнән ни хәлдәдер, күптән күрә алганым юк,— дигәч, Сәлим, йөгереп китеп, Мәҗнүннең анасын дәвәгә мендереп, улы янына китерде.

Мәҗнүн анасын күргәч, кочаклашып, бик озак еглаштылар. Соңыннан анасы:

— Угылым! Сине алып кайтып, атаңның урынына утыртыйм,— дию үтенде. Сүзене үткәрә алмастан, ахыры еглап кайтты. Күп кичмәстән, угылының хәсрәтендән ул да ахирәткә китте.

Бу бүлек Ләйләне күрмәгә бер чара булыр


Ләйлә Ибне-Сәлам янында мәхбүс (Мәхбүс — тоткын) булып, даимә Мәҗнүннең дәртеннән пәришан булып, бер йиргә чыга алмыйчан, әлхасыйль, гыйшык уты сәүдасы белән бер йиргә килеп, күктәге айга карап аһлар итеп, гашыйкы Мәҗнүннең һилал кеби кашын яд итеп, күзләреннән энҗе данәсе кеби яшьләр агызып, күкрәген тамгалар иде. Буйлә ай белән әңгәмә кылып, кояш кеби күкрәген гыйшык уты белән даглады. Ахыры һич сабыр итә алмыйчан, беркемнең хәбәре юк вакытта тышка чыгып, күзе күргән йиргә китте. Көтмәгәндә юлда бер карт кеше очрап:

— Бабам, Мәҗнүн гаҗәп дигән бер гашыйк бардыр. Аның хәленнән хәбәрең бармы? — дип сорады. Кеше:

— Әйе, фәлән йирдә очраттым. Ләйләнең дәрте белән пәришан,— дидектә, Ләйлә:

— Ул бичара, Ләйлә — мин, вә мин дә аңа үтә гашыйкмын. Менә бу кичә форсат табып, һичкем күрмәгәндә чыгып килдем. Синнән шуны үтенәм кем, дәрдемәндне фәлән йиргә китереп, миңа яшерен хәбәр бир,— дип, колагындагы күпәдән (Күпә — алка) беркадәр энҗе биреп җибәрде.

Ул кеше дәхи килеп Мәҗнүнне табып, сөенеч итеп, әйткән сүзләрен тапшырды. Мәҗнүнне һәм алып килде. Ләйләнең убасы тирәсендә әйләнеп, бер уңаен табып, Ләйлә хәбәр алгач шад булып, яшерен рәвештә килде. Башта беркадәр еракта торды. Карт, бу хәлне күргәч, Ләйләгә әйтте кем:

— Мәҗнүн бу кадәр заман хәсрәт чигә, янына бар,— дип, Ләйләне янына китерде.

Мәҗнүн җананын күргәч тә исерде. Соңыннан акылы башына килеп, күңеле шаукы дилдар (Шаукы дилдар — күңел шаукымы, гүзәл дәрте) белән ошбу бәетләрне сөйләде.

Гыйшык җамын эчәр берлән аерма юк исеректән.
Очып шәмгы чырагыңа янып төшкән күбәләктән.

Даим кылмактадыр дуст угырына җаным фида,
Җанны кызганмый гашыйклар җан сөйгән ярларыннан.

Белмимен, нидер сочем, каршыңда и күзем нуры,
Әйләрем гыйшкың лә былбылдай фәган сәхәр шаһы.

Ни рәхәт таба яныңда ничә мең ят кешеләр,
Күркеңә багар өчен нәүбәтне бар әһалидән (Әһали — халык).

Раслык илә чын күңелдән сиңа булдым мөбтәля,
(Мөбтәля — бәлагә калу, дучар булу)
Сөйләдем чын сүзләремне, тыңла, кил, и ашинам (Ашина — әшнә, дус).

Илтифатың кисмә бу Мәҗнүн кеби диванадән.
Күңелем интизарда хуш лотфыңа, ихсаныңа.

Ләйлә бу бәетне ишеткәч еглый башлап, Мәҗнүн дә аның елавын ишеткәч сабыр итә алмыйча фөрьяд итеп кире китте. Ләйлә дә кайтып килде.

Бу урында Зәет исемле бер кешенең гамисе кызына гашыйк булып, Ләйлә Зәетне янына китердегедер


Риваять улыныр ки, Зәет исемле бер егет үз гамисе (Гамисе — әтисе белән бертуган) кызына гашыйк булган иде. Ни кадәр кешеләр арага кереп, гамисеннән сорасалар да, фәкыйрьдер дип, бирмәде кызын, илтифат итмәде. Бичара Зәет, гыйшык уты белән күңеле янып, Мәҗнүн кебек улмыш иде. Шулай халык кай заман Мәҗнүннең әхвален сөйләсә, шул вакыт Зәетне дә яд итәләр иде. Ахыр кызны бер бай кешегә биреп, Зәетнең бәгърене хәсрәт уты белән кәбаб әйләделәр. Зәет фөрьяд итеп, Мәҗнүн кебек үз хәленә мөнасиб бәетләр сөйли иде.

Әфәндем, килче, яз булды, вафалар вакытыдыр инде,
Әнә, гөлшанда былбыллар, сафалар вакытыдыр инде.

Килеп шатлык, китеп хәсрәт, бетерде тилмерүләрне,
Уйналсын саз вә курайлар, уен-җыр вакыты инде.

Кил, и сәрви зифа назлым, сиңа бик тилмерә җаным,
Бәхет килсен хәзер миңа, аңар ирешер вакыт инде.

Аерылу хәнҗәрең канга тутырды эчне, инсаф ит,

Кавышсак иде, бу дәртне дәвалар вакыттыр инде.

Әя, сакла бу Зәетне, кавышудан ерак итмә,
Күмәк ярдәмләшеп бергә, бүләкләшер вакыт инде.

Көннәрдә бер көн берничә хатын, Ләйлә янына килеп, бер мөнәсәбәт белән Зәет сөйләгән газәлләрдән берничә бәет сөйләделәр. Ләйлә,, кызыксынып, нинди адәм икән ул дигәч, хатыннар Зәет хәлен бермә- бер бәян иттеләр. Ләйлә дәхи күр мәгә теләп адәм күндерде. Зәетне чакырып китерделәр. Ләйлә аның маҗарасын үз авызыннан ишеткәндә дәхи еглап тыңлар иде. Әлхасыйл, Ләйлә, Зәетне үзенең серләре белән таныштырып, Мәҗнүнгә хәбәр китерә иде. Зәет бер көн Мәҗнүнгә барып әйтте кем:

— И Мәҗнүн! Әгәр максудың гыйшык җәүһәрләренә ия булуны эстәсәң, үзеңә кайт. Әдәпле бул. Болай сәхраларда хайваннар белән дуслашып йөрүдән ни файда булыр? Әлхәмделиллаһ, мин дә гашыйкмын. Ләкин кешеләр белән бергә ашап-эчеп, тату яшәмәктәмен. Шулай да гыйшкым кимеми, киткән саен артып бара,— дип байтак Мәҗнүнне азарлады (Азарлау — шелтәләү). Мәҗнүн:

— И Зәет! Мондый сүзләр күптер. Бу сүзләрне сөйли торган кеше син түгелсең. Әгәр җананымнан хәбәр илә килгән булсаң, мине үз хәлемдә калдыр. Чөнки синең аңлавың кыйсса түгелдер. Ашау-эчү кайгысында булган кеше гашыйк була алмас. Бер һома гына, күләгәсен бер адәм башына төшереп, бөтен сәүдадан кул селтәтеп мәс итәр кем, та кыямәткә кадәр мондый гашыйк даирәсен төшеңдә дә күрмәдең,— диде.

Шундый бәхәсләрдә үзе күп кенә үгетләр бирде. Зәет сүздән туктап китте һәм ишеткән сүзләрен бермә-бер Ләйләгә сөйләде.

Бу урында Ибне-Сәламнең вафатыдыр


Риваять улыныр кем, Ләйлә ничә заман Ибне-Сәлам никяхында булып, алланың хикмәте белән бер көн Ибне-Сәлам хәлсез булып, даруласалар да чара табылмады, ахирәткә китте. Халык килеп фөрьяд әйләделәр. Ләйлә дә, гадәт таләбенчә, сачен йолкып, Ибне-Сәламгә матәмнәр әйләде. Ләкин уенда һаман Мәҗнүн иде. Әлкыйсса, Ибне- Сәламне җирләделәр. Гарәптә шундый гадәт бар кем, бер хатынның хуҗасы вафатыннан соң, хатын; ике ел хуҗасы өендә калып, берәүгә дә күренмичә яши, матәмнәр әйли. Ләйлә дә буйлә ханәсендә калып, Мәҗнүнне Ибне-Сәлам ядына фөрьяд итәр иде.

Зәет Ибне-Сәламнең ахирәткә китдеген ишетте. Шад улып, килеп Мәҗнүнгә әйтте кем:

— И борадәр (Борадәр – ага-эне)! Хакка шөкерләр улсын! Ул өмидеңнең гөлстанына тигәнәк улып арагызга үскән адәм ахирәткә китте. Син сау бул, эшеңне тәмам ит,— диде.

Мәҗнүн дә бу җавапны ишетеп бер нәгърә орды (Нәгърә ору — ачы тавыш бирү, чаң кагу) кем, җир тетрәде. Кая шатлыгыннан, кая: «бүген аңа булса, иртәгә миңа да бу хәл килүе аныктыр», дип фөрьяд итәр иде. Зәеткә әйтте кем:

— И кадимге дустым! Бу кадәр заман зәхмәт чигеп, мине шад әйләдең. һичбер вакыт синең әйләгән яхшылыгыңны онытмам. Бу хәлне миңа китерүең гәрчә сөенеч булса да, хитаб (Хитаб итү — сүзне юнәлтү, сөйләү) итеп, җанны сиңа бирде, дидең. «Ләйләгә бирде», дию лаек. Зирра аның кебек мин дә җанымны җанан юлына фида әйләсәм кирәк,— дигәч, Зәет:

— И борадәр! Син җаныңны ул заманда фида әйләдең кем, юлда бер тәсвирлы (Тәсвирлы — рәсем тоткан кеше) килеп, Ләйләнең нәкышен (Нәкыш — рәсем, портрет) бозып, үз нәкышеңне бозмадың. Вә җанан илә безнең арабызда синлек вә минлек беткән, дидең. Бу кадәр заман юлында барлыгын югалткан икән, һаман фида ула- чаксыңмы? — диде.

Мәҗнүн:

— Ләйләне хәсрәтендә чагында, гаҗәбә атасы өенә китмәс борын күрсәм иде,— дигәненә каршы, Зәет:

— Хәзер инде курмәк мөшкелдер, зира тышка чыкмый. Мин дә байтак заман инде күрмәдем, Күңелеңез булсын өчен барып морады- ңызны әйтәем. Нәрсә боерырлар исә, сезгә килеп белдерәем,— дип китте вә, Ләйләгә килеп, Мәҗнүннең хәлен аңлатты, бер көн йөзен күрәсе килгәнен әйтте. Ләйлә дәхи:

— Минем дә күрәсем килде. Ләкин ни чара, мөмкин түгелдер. Фәкать фәлән көн Ибне-Сәлам рухы өчен фәкыйрьләргә аш пешереп, үз кулым белән өләшсәм кирәк. Ул көй кулына бер касә алып килсен,— диде.

Зәет дәхи Мәҗнүнгә килеп әйтте. Мәҗнүн шад булды. Әлкыйсса, вәгъдә булган көн Зәет килеп, Мәҗнүнгә:

— Борадәр, әйдә барыйк. Ләкин болай ялангач барырга ярамас,— диде.

Бер иске кием биреп, бер җеп белән аркасына капчык асып вә башына бер баш кием кисәге кидереп, кырык еллык теләнче кыяфәтенә куеп, киттеләр. Шундый бер вакытта килделәр кем, Ләйлә дә биленә бер бәрабәр яулык буып, казанны уртага куеп, кулына тустыган алып, килгән фәкыйрьләргә өләшәдер. Шул чакта Зәет бер ягы китек чынаякны Мәҗнүннең кулына тоттырды.

— Борадәр, шул хәрифләр арасына кер, җананыңны күр,— диде.

Мәҗнүн чынаякны кулына тотып якынлашты һәм Ләйләне күрүгә гакылы башыннан китеп егылды. Бераздан үз хәленә кайтып, Ләйлә яныңа якынрак килде. Ләйлә дә аны бу хәлендә күргәч, кашыгы кулыннан төшеп, бер чынаякны ватты. Мәҗнүн, шатлыгыннан биеп, бөтен дөньяны үзенеке дип хис итте. Әмма, күп тамаша кыла алмас- тан, бер көн тагы күрермен әле дип, тауларга китте.

Бер көнне, күрмәмме дип шул тирәгә килсә, Ләйлә дәхи матәмен тәмам итеп, байлыгын дәвәләргә төяп китеп бара икән. Мәҗнүн балалардан сорап белде кем, Ләйлә атасының өенә китеп бара. Йөзен бер күрсәтмәс микән дип, берничә бәет укыды. Ләйлә мөхфәдән Мәҗнүннең авазын ишеткәч, йөзен ачып:

— Кабиләмә кайткач, иншаллаһ, бер көн чакыртырмын,— дип китте.

Мәҗнүн Ләйләне күрүгә хәйран булды. Хәтта өстенә кошлар кунып, башына оялар ясап, бәбкәләр очырган имеш.

Бу тарафта Ләйлә, атасы һәм анасы белән күрешеп, ничә заманнан бирле Мәҗнүнне чакырып күрешергә форсат таба алмады.

Вакыт-вакыт Мәҗнүн янына Зәет килеп, күп заманнар буе:

— Әле күрешә алмадым. Иншаллаһ, күрешерсез,— дия иде.

Мәҗнүн янә тауларга китте һәм бер кичә җәнабе хакка нияз итеп:

— Ярабби, гыйшык дәрте белән хәлем пәришан улмыштыр. Риҗам будыр кем, тереклегем шәмгы сүнмәстән әүвәл бер кәррә җананымны күрсәм иде,— дию нияз итеп, күзләреннән канлы яшьләр түкте.

Ахыр бер иртәдә Зәет Ләйлә тарафыннан килеп сәлам бирде:

— Җананың, сәламен ирештереп, сездән аерылганнан бирле ул дәхи хәсрәт уты чигәрәк, бәгырен кәбаб итеп янар иде. Менә бүген ялгыз калып, мине чакыртып, сезне дәгъвәт итәргә күндерде,— диде.

Мәҗнүн, шатлыгыннан:

— Хәзер үк китик! Кайда соң җанан? — диярәк мосахабә итә-итә вә хәйваннарын дәхи ияртеп чаба башлады.

Зәет, алдан барып, Ләйләдән сөенеч алдыкта Ләйлә дәхи чәчрәп тышка чыкты. Мәҗнүнне күрдегеннән исерде. Мәҗнүн дәхи бер нәгърә орып егылды. Соңра һушына килеп, Ләйлә Мәҗнүннең әленә (Әл —кул) ябышып, икесе бер йиргә килеп, Зәет дәхи араларында хезмәт итә иде. Мәҗнүн белән бергә килгән арысланнар вә башка хайваннар, убаның тирәсен коргап, кош та очырмыйлар иде. Бәс, Ләйлә белән Мәҗнүн бер йирдә сөхбәт итәләр иде. Ләкин, сүзләрен әйтә алмыйча, гүя авызлары мөһерләнеп, бер-беренә багалар гына иде. Гакыйбәт (Гакыйбәт — ахыр, нәтиҗә) Ләйлә диде кем:

— И минем җан күңелдән гашыйкым! Бу кадәр заманнан бирле гыйшык белән налән (Налән — елаучы) вә хәсрәт уты белән пәришан булып, фөрьяд, фиган күккә ирешеп, күзләреннән айкан канлы яшьләр түгелеп, бер сәгать күрешергә мең җан белән моштак (Моштак — көчле теләк) икән! Шөкер, морадың хасил булып, күркәмлегем гөлзарына ирешмеш икән! Кирәктер кем, былбыллар кеби фөрьяд итеп, тутый кеби сүзгә килдек. Гаҗәптер ки, бер сүз сөйләшмәеб, хәйрәт (Хәйрәт — аптырау, хәйран булу) диңгезенә талып калдык.

Мәҗнүн, җавап биреп:

— И минем вафадарым! Хак тәгалә гөл җәмалыгызны сулдырмасын! Аяк баскан җирегезгә килеп күрдекем кеби барлыгымда улан һәрбер төк сүәрә китереп (Сүәрә китерү — кайгы китерү), мең күңел белән хәлемне аңлатмак идем. Ләкин ул сөрмәле күзләрең нәфсемне тотып, табе туан (Табе туан — кайгыга тыю ) куймады. Вә сүзгә кадыйр булсам да, гашыйкның беленмәгән нәрсәсе бар?

Үз хәленнән булыр һаман гашыйк сүзе,
Булмас әйтергә торырлык җитди сүзе.

Вә җөмлә сүздән максуд: мөбарәк җәмалыгызны күрмәк идем. Хакка шөкерләр кем, ул дәүләткә ирештем вә сине күрдем. Морадым улды. Башка сүзем калмады, эшем бетте. Яныңда утырдым, әмма хакыйкатьтә үземдә җан әсәре калмады, һаман бер җансыз сурәт кеби минем бар морадым — аяк астыңа таралып вә аннан да хәлас булам (Хәлас булу — котылу),— дип, гыйшык ялкыны белән' сөйләп, ахырда Ләйләгә вәдагъ итеп (Вәдагъ итү — саубуллашу) Мәҗнүн китте. Үзе белән бергә килгән хәйваннары дәхи киттеләр. Мәҗнүн Ләйлә белән бу ризалашканнан соңра башка бер-беренә юлыкмадылар.

Бу урында Ләйләнең гыйшык утыннан хаста булып, ахирәткә китдекедер


Нитәккем риваять улыныр ки, Ләйлә илә Мәҗнүн моннан соңра 'бер-бере белән очрашмадыгыннан кавышу-аерылу турында күктәге болытлар белән генә сөйләшә алалар иде. Вә дәртләре хакында: «Аның да дәрте минем дәртем кебек даимә хәсрәт уты белән йөрәген яндыра микән?» — дип уйлыйлар. Вә кавышу теләге белән күзләреннән ягмыр данәсе кеби яшьләр агызып, галәмне силләргә (Сил — көчле агым, ташу) батырыр дәрәҗәдә иделәр.

Бер көнне Ләйләнең хәле нәхуш (Нәхуш —хуш түгел, ямьсез) булып, вөҗүде куркуга дүнеп, гөл җәмалы сулып, күләгә кебек түшәккә егылды. Анасының гакылы башыннан китеп:

— Күзем нуры, ни булды? Гөл җәмалың ник саргаеп сулды? — дидектә Ләйлә дә аһ итеп:

— И сөекле анам! Хәятым багына көзге җил исте. Мондан соңра миңа гыйлаҗ (Гыйлаҗ — дару, чара) әйләмәң. Дәрдем гыйлаҗ кабул итмәс. Сырхавым дару кабул итми. Миннән өметеңне әзең. Мине хакка тапшырың. Вә ахирәт хакына хәлаль әйлә,— диде вә анасының маңгаеннан үбеп әйтте:

— Анам, синнән рәҗам будыр кем, мин үлгәч табутымның өстен гөлләр вә сөмбелләр илә бизәп, кәфенемне кан белән буя. Гашыйк юлында шәһит улдыгым билгесе .булыр. Бу хәл илә дәфен итәсез. Гыйшкы белән сәргәрдан (Сәргәрдан — башы әйләнгән) булган Мәҗнүнем кайчан кем минем вафа- тымны ишетеп килсә, мәзарым өстенә утырып, бәне эзләп, туфрагымнан башка билге табалмас. Вә дәрдемнән якасын чәк вә фөрьяд итәр. Вә бер васыятем дәхи: Мәҗнүнем, миннән сиңа ядкяр улып, тәңре әманәте булсын. Хәкарәт (Хәкарәт — хурлау, кимсетү) күзе белән бакмыйча, яхшылыкта тотыгыз, – диде.

Ләйлә, васыятен тәмам итеп, бер тапкыр «я аллаһ!» дип рухын тәслим әйләде. Анасы һәм башка туганнары фөрьяд итәрәк васыятен җиренә җиткереп, табутка куеп, кабилә халкы белән алып барып дәфен иттеләр.

Зәет, Ләйләнең вафатыннан агяһ булып килеп, Мәҗнүнгә хәбәр бирдекедер


Качан кем Зәет Ләйләнең вафатыннан хәбәрдар улып, якасын парәләп һәм кара матәм киемнәре киеп, күзләреннән канлы яшьләр түгеп, Ләйләнең каберенә барды һәм фөрьяд вә фәганләр әйләде. Соңра сәхрага барып, аһ-ваһ илә Мәҗнүннең янына килде. Мәҗнүн, Зәетнең бу хәлен күрдектә, монда бер мосыйбәт (Мосыйбәт — бәхетсезлек, кайгы) бар дип, җаны башына чәчрәде:

— И ышанычлы дустым! Ни бәлагә очрап, мондый матәм киемнәре киеп фөрьяд итәрсең? — диде.

Зәет, бер тапкыр аһ итеп, елавын башлап:

— Өметебез багына көзге җилләр исеп, харап әйләде. һәм язмыш ул назнинны кара туфракка салды,— дигәч, Мәҗнүн бер нәгърә орып егылды вә ничә вакыт мәет кебек яткач, фөрьяд итеп, ташлар белән суккалана башлады.

Соңра Зәет белән мәзарга килделәр. Мәзар өстенә егылып һушсыз булды. Бер вакыттан соң калкып утырды да ничә көннәр җанаңы мәзары янында калды. Соңра янә тауларга китте. Хәле пәришан, вә аны күргән һәр кем ачынуыннан мәрхәмәт итеп еглыйдыр иде.

Ахыр аерылышу кайгысыннан күзләреннән канлы яшьләр агызып,, сабыр һәм түземлеге калмыйчан, бер вакыт җананы төрбәсендә (Төрбә — кабер өстен ә корылган бина) калып, кулларын күтәреп, бер тапкыр мөнәҗәт итеп: «я аллаһ», диде һәм җаныны хакка тәслим итте. Бер ел буе ул тарафка кем дә килүче булмады. Хәйваннар күрделәр кем, Мәҗнүннең вөҗүде югалып, бары сөякләре калмыш. Мәҗнүннең якыннары сөякләрен Ләйләнең мәзары янына дәфен итеп (Дәфен итү – җирләү) ике гашыйкны бер йиргә китерделәр. Вә инде чын кавышуга ирештеләр.
Риваять улыныр кем, Мәҗнүн дари бәкага кичеп (Дари бәкага кичү — мәңгелек дөньясына күчү), рухының кошы кавышу галәменә очканнан соң Зәет килеп, рухларына дога итеп, ике гашыйк хәлләренә даир (Даир — турысында) назым, әйтеп, җиһан халкына дастан әйләде.

Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz