Среда, 18.06.2025, 09:22:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 02 » 5. АЛЫПМӘМШӘН
5. АЛЫПМӘМШӘН
18:56:43
Алыпмәмшәннең атасы Айтүби хан булган. Әнисе Көнәрсылу булган. Сеңлесе Карлыгачсылу, хатыны Мәрҗенсылу булган икән.

Бер вакытларда Алыпмәмшән алып сугышка чыга икән. Инде пәһлеван булгач, көчле.

Чыгып киткән. Моның кайда икәнен дә белмәгәннәр.

Язның көне хатыны Мәрҗенсылу белән сеңлесе Карлыгачсылу су алырга чыкканнар. Күпер башында казлар утырган. Алар бер дә китми икән. Сеңлесе Карлыгачсылу, сугып карыйм әле моны, дигән. Көянтәсен күтәреп, сугам, дигәндә казлар күчеп, яңгарырак (Яңгары — янга, читкә) утырганнар. Берсенең каурые төшеп калган. Ул каурыйны, эргәре (Эргәре — ерак) җирнең каурые, дип суга төшеп алган. Алып караса, чын алтын белән язылган хат булган каурыйда. «Зинданда ятам»,— дип язган Алыпмәмшән. Хатны укып, елашып, өйгә кайтып киткәннәр.

Шуннан китә хатыны Мәрҗенсылу ирен эзләргә. Ирен тапкан. Иренә барса, зиндан итәгендә ике кыз аяк уены уйныйлар (Аяк уены уйнау — бию) икән. Моның хатынының чәче кырык колач булган. Шул чәченә тарттырып алырга барган икән ирен. Кызлардан көнләшеп, алмый кайтып киткән. Бу, бахыр, инде зарланып калган:

— Лөп-лөп басканда
Аюмы идең, әй,
Шул зинданнарга
Килгәнме идең, әй,
Мәрҗенсылуым,
Мәрҗенсылуым?
Ай-һай көннәр, әй,
Үтте төннәр, әй.

Казлар очып бара икән.

— Куга (Куга — камыш, җикән камышы) чуклардин
Күлләр килсә, әй,
Сыңар күзле дә
Тозаклар булса, әй.
Болытны йөкләп тә
Очарсың ук, әй.
Каңгыл казым, әй,
Кунгыл кашыма.

Моның торган җире Көростан шәһәр булган, Төркмән диләр.

— Төркмән дигән дә, әй,
Шәһәрләр килсә, әй,
Күз яздырмастай
Мәргәннәр булса, әй,
Болытны йөкләп тә,
Очарсың ук, әй,
Каңгыл казым, әй,
Кунгыл кашыма.

Казлар, хуш бул, дип очып киткәннәр.

Алыпмәмшәннең әти-әнисе, өйдә калып кайгыра-кайгыра, ике күзсез булган җылаудан. Аларның тагы бер уллары туган. Бер көндә бер яшәр (Бер яшәр — бер яшьлек), ике көндә ике яшәр булган икән. Өч көндә өч яшьлек, унике көндә унике яшьлек булган.

Ата-анасы аны сынамак ечен:

— Улым, шундый җирдә мәрәй атышалар. Бар шунда, берәүдән мылтык, ук алып ат,— диләр.

Исеме Ирнәк. Китә бу.

— Кая, абый, ук-җәяңне миңа бир, мин дә атып карыйм әле,— дигән.

Бер егет биргән. Җәяне тартыйм дисә, сындыра тарткан. Ул егет инде моны сүгеп-орышып кайтарып җибәргән.

Кайта бу ата-анасына.

— Нәрсә, улым, аттыңмы?

— Юк, үземне орышып кайтарып җибәрделәр,— дигән.

Инде моны унсигез яшенә җиткерәләр. Унсигез көн торгач, унсигез яшьлек егет булган.

Моны унсигез яшьлекләр янына җибәрәләр.

— Бар, улым, шундый-шундый җирдә мәрәй атышалар. Бар шунда.

Теге китә. Җәя сорап атса, шул сындыра тарта икән. Берәү аны ачулана:

— Күзең тарсаеп, Алыпмәмшәнгә охшаган, бу кем улысың! — ди.

Тагы җылап кайта бу:

— Әллә минем берәр җирдә Алыпмәмшән атлы агам бармы? —ди.

Инде ата-анасы сөйләп биргәннәр:

— Шундый-шундый җирдә, зинданда ята ул агаң,— дигәннәр.

— Мин аны алырга барам!

Атасы әйткән:

— Шундый-шундый сарайда Тилкөрән дигән ат бар, шуны ал,— ди.

Атны тотып алып чыккан, иярләгән. Шуңа менеп китәргә була агасын алырга. Өстенә менеп утыра. Ат кузгалмый да. Алланың фәрманы белән хайванга тел бирелә.

— Егет, бара торган җирең ерак. Мин җилгән вакытта өстемдә утыра алырсыңмы? — ди.— Сук камчың белән, итемнән үтеп, сөягемә җитсен, мин шул вакытта җилермен. Өстемдә утыра алырсыңмы? — ди Тилкөрән.

Ирнәк алып атның өртенә менеп суккан, итеннән үтеп сөягенә җиткән. Ат шул вакыт җилгән, агачлар төбе-тамыры белән каерылып, тузан булып күккә ашкан.

Озак та бармый, агасы янына барып туктаган. Бераз дим алыйм (Дим алу — ял итү), дип яткан. Сулавына агачлар тирбәлә икән. Шәһәр халкы күрә моны. Курка калалар. Аңа каршы җибәрер өчен Алыпмәмшәнне чыгаралар зинданнан. Алыпмәмшәнне алганнар да әлеге зинданга энесен екканнар. Инде Алыпмәмшәнгә мунча ягалар, кырык куй суялар. Кырык куйның тиресеннән түләйкә тектерәләр. Кырык аршыннан күлмәк кигән. Мунчадан чыккан, күлмәген кисә, тезенә төшкән күлмәге. Әүвәле тезеннән югары булган икән. Кырык куйның тиресеннән бүрек тектерсә, ул баш очында гына утырган икән. Хәзер колагын каплаган. Ябыккан инде Алыпмәмшән.

Ике култыгына берәр тирмәнташ кыстыра да, китә тегене үтерергә. Энесе икәнен белми. Бу инде болай карап тора икән. Буена караса, атасына охшата, йөзенә караса — әнисенә. Кашына караса — сеңлесе Карлыгачсылуга, күзенә караса, хатыны Мәрҗенсылуга охшый икән.

Бу җырлый зиндандагы алыпка:

— Буй гынаңа да, әй,
Карап исәм (Карап исәм — карадым исә), әй,
Әткәм Айтүбигә
Охшыйсың ук, әй.
Торгын, егет, әй,
Торгын, егет, әй,
Әгәр тормасаң,
Үлдең, егет, әй.

Бер тирмәнташ белән атып җибәрә ике күзенең арасына. Тузан-җаң булып күккә сорлана (Сорлану — өермә кебек очу) тирмәнташ. Алып үлми.

— Йөз генәңә дә, әй,
Карап исәм, әй,
Әнкәм Көнәрсылуга
Охшыйсың ук, әй,
Торгын, егет, әй,
Торгын, егет, әй,
Әгәр тормасаң,
Үлдең егет, әй.

— Ай-һай, агай, җырыңны тагын әйтеп кара әле,— ди энесе.

Моны әйтә дә тагын, алыпны тартып чыгара. Ул зинданнан чыгуга көрәш башлана. Тездән җир төрелә (Төрелү – куптарылу). Шәһәр халкы карап тора, безнең пәһлеван җиңсә иде, дип тели.

Икесенең көче көчкә төшеп, берсен-берсе ега алмыйлар. Шуннан бер-берсен танып, белеп, үз авылларына таба китәләр.

Авылга кайтсалар, Мәрҗенсылуның туе икән. Болар агалы-энеле керәләр туйга. Мәрҗенсылу чыбылдык эчендә, аның янында бер кыз утырган.

Алыпмәмшән думбра чиртә икән.

— Кая, агай миңа биреп кара әле,— дигән энесе.

Чиртергә алган икән, думбра кылларын өзә тарткан.

— Юкмы,— дигән,— сезнең борын замандагы Алыпмәмшән дигән кешегезнең думбрасы? Алып килегез әле миңа шуны,— дигән.

Дүрт кешеме, әллә алты кешеме китә алырга. Алып киләләр.

— Менә, миңа яраганы шушы икән,— дигән дә уйнап караган. : Мәрҗенсылу шунда ук сизгән кем уйнаганны.

— Бар әле,— дигән сеңлесенә,— биеп ал. Бер әйләнгәндә башындагы бүреген сугып төшер. Алыпмәмшән булса, маңгаенда алтын айдар булыр,— дигән.

Карлыгачсылу биеп әйләнгәндә моның бүреген сугып төшерергә уйлаган. Ялгыш суккан. Танып булмаган.

— Кызый! Бии белмәгәч биемиләр аны,— дигән алып.

Шуннан соң мәрәй атышырга киткәннәр. Мәрҗенсылуның яңа кияве белән Алыпмәмшән аталар.

Бу тагы берсеннән ук-җәя алып мәрәй аткан икән, тагы сындыра тарткан.

— Юкмы сездә Алыпмәмшәннең борынгы ук-җәясе? Китерегез шуны,— дигән.

Бишме, алтымы кеше китергәннәр күтәреп. Тарткан бу җәяне.

— Төзәт, кияү, мәрәйне,— дигән.

Яңа кияү мәрәй төзәтеп торган. Бу атып җибәргән. Кияү какбалык (Какбалык— урталай ярып каклаган балык) шикелле ярылып барып төшкән.

Шуннан киткән шау-шу! Таныганнар Алыпмәмшәнне. Мәрҗенсылу килгән иренә. Никях яңартып, икесе, яши башлаганнар.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 16 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz