Четверг, 13.11.2025, 08:00:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 02 » 3. КАДЫШ МӘРГӘН
3. КАДЫШ МӘРГӘН
09:24:03
Бер җирдә бер амычка (Амычка, абышка — карт) булган, аның өч улы булган. Аның кече улының аты Кадыш Мәргән иде, алып кеше иде. Аларның өч өер малы бар иде. Көннәрдән бер көнне олы улы барып малын күрде. Күрсә, бер өер мал юк. Йилбегән килеп малын урлап киткән. Ул көнне кунды, иртә белән уртанчы улы китте янә малны күрергә. Янә бер өерен Йилбегән урлап сөреп киткән. Ул көнне кундылар, иртә тордылар. Иртәсе белән торып кече улы Кадыш Мәргән калган малны күрергә китте. Торып килсә, калган өерен Йилбегән тагын урлап киткән. Инде аларга мал калмады.

Кадыш Мәргән өенә кайтып килде. Агаларына әйтте:

— Йөрең (Йөрең — әйдәгез), куыйк. Безгә инде мал калмаган.

Куып китте өч ага-ул. Кунак килсә кундылар юлда, төшем килсә төштеләр юлда. Бер ярым айлык юл киттеләр. Агаларының көче бетте, азык бетте, чагы (Чагы — көче) калмады алырга.

Кадыш Мәргән агаларына әйтте:

— Сез монда калыгыз!

Утыз богылдан алтмыш богыл, йке кибән печән чалды, агалары калды анда. Үзе чыгып китте, яңгыз кеше. Ул китте, кочкач ак (Кочкачак — чыпчык) очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Ул китеп утырды юл белән, китте, барды. Бер сәхрә чүлнең уртасына чыкты, көз башында еракта бер таш өйнең башы күренде. Килә-килә килде ул таш өйгә, суырында (Суыр — тыш, тирә) бер бала уйнап йөри иде. Әйтте бала Кадыш Мәргәнгә:

— Минем әнием бүген, башым төште, дигән иде, бүгенге көндә Кадыш Мәргән агам килергә төшкән икән.

Кадыш Мәргән әйтеп ята:

— Яхшы авызлы бала икәнсең.

Муенына салган бер турга урамалны (Турга урамал — ефәк яулык, я сөлге) чишеп алып, ертып бирде балага.

Өйгә керде. Бер хатын утыра түрдә. Бер тун тегеп утырыр иде. Кунак килде дип, ул хатын торды. Алты колаклы айман (Айман — аңлашылмады) чуен, аның эчендә кара байталның ите кайнап утыра. Ике колаклы киршәнгә (Киршән — тагарак) итен казаннан чыгарды. Дәстерхан (Дәстерхан – ашъяулык, гомумән табын) җәйде, утыртты, ашатты.

Итләрен борып ашады, сөякләрен бер ягында авызыннан бөркеп чыгарды. Бер конаҗын (Конаҗын — өч яшьлек ана мал) бияне бөтене белән ашап куйды. Шурпасын коеп китерде, утыртты, аны киршәи белән күтәреп эчеп куйды. Аннан соң бер чиләк аракы китерде, аны тотып утырып эчте. Кадыш Мәргән әйтте:

— Ирең Йилбегән кая киткән?

Хатын әйтте:

— Ирем ауга чыгып китте,— диде.

Аның юлы белән Кадыш Мәргән китте. Барып анда очраштылар. Йилбегән әйтте:

— Ук атыштанмы, көрәштәнме? Амышканың өч улы өч өер малын алдырган безгә. Килсә-килмәсә, аның кече улы Кадыш Мәргән килгән булыр,— ди.

Кадыш Мәргән әйтте җиде башлы Йилбегәнгә:

— Кадыш Мәргәндә ни үчең бар иде? Ук атыштан да булсын! Көрәштән дә булсын! — ди.

Көрәшеп киттеләр. Көрәштеләр, агач тамыры ачылып калды, үлән тамыры өзелеп калды. Ахырында Кадыш Мәргән Йилбегәнне җиргә сукты, башы җирдән чыгып калды. Кадыш Мәргән аның җиде башын чабып чыргады (Чыргау — селтәп ату), аның өстенә ат күксүенчә (Күксүенчә — гәүдәсе хәтле) таш йылдырып куйды.

Аннан кайтып килде Йилбегәннең Хатынына. Аш ашады, су эчте, кунды. Иртән торды, тагы юлга чыгып китте, кочкачак очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Чүл уртасында бер таш өйнең башын күрде. Килде аңа. Ул таш өйнең янында тагы бер ир бала уйнады. Кадыш Мәргән килде балага.

Бала әйтте:

— Әниемнең башы төште,— диде.— Кадыш Мәргән агам килергә булган икән,— диде.

Кадыш Мәргән әйтте:

— Яхшы авызлы бала икәнсең.

Муеныннан турга урамалыннан балага ертып тоттырды. Өйгә керде, бер хатын түрдә тун тегеп утыра. Кунак килде, диде ул хатын, казандагы бөтен кайнап торган конаҗын итен чыгарып киршәнгә утыртты, Кадыш Мәргәнне сыйлады. Ул итне ашап бетерде, аннан шурпасын китерде, шурпасын эчте, Кадыш Мәргән:

— Ирең кая китте? — диде.

Хатын әйтте:

— Ирем көн төшлегенә ауга чыгып китте,— диде.

Аннан Кадыш Мәргән чыкты, юлына төшеп. Барды, Йилбегәнгә очрады.

Йилбегән әйтте:

— Монда кем килгән икән? Картның өч улы өч өер малын алдырган безгә. Иң кече улы Кадыш Мәргән үзе килгән булыр,— диде.— Ук атыштанмы? Көрәштәнме?

Кадыш Мәргән белән көрәштеләр, кабыштылар (Кабышу – тотынышу). Агач тамыры казылып калды, үлән тамыры өзелеп калды. Кадыш Мәргән көрәшеп-көрәшеп, Йилбегәнне җиргә сукты. Җиде башын кылыч белән кисте, өстенә ат күксүенчә таш елдырып куйды. Кайтып килде Йилбегәннең өенә. Йилбегәннең хатыны ашатты, туйдырды. Анда кунды.

Иртән торды, аш йидерде. Инде сорады:

— Йилбегәннең кече улының өе моннан еракмы?

Хатын әйтте:

— Бер ярым айлык юл.

Кадыш Мәргән китте эзләп юл белән. Кочкачак очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Ул китте, бер чүлнең уртасында бер таш өй күренде. Суырда бер бала уйнады. Аңа килде. Бала әйтте:

— Инәм бүген, башым төште, дип әйткән иде, Кадыш Мәргән агам килергә икән.

Калган арчуылны (Арчуыл— яулык, сөлге) балага бирде. Өйгә керде. Бер яхшы хатын түрдә кара тун тегеп утыра иде.

— Инде кунак килде миңа,— диде.

Казандагы конаҗын бияне киршәндә бирде, аны Кадыш Мәргән ашады, бетерде итне, шурпасын коеп эчте. Әлеге хатын ике чиләк ара- жан эчерде. Анда йоклап калды. Иртән торды, аш ашады. Иртә белән торып, кече Йилбегәнне эзләп китте. Кече Йилбегән агасыннан артык батыр булган. Юлына төшеп китте. Бер чүл уртасында кече Йилбегән- гә юлыкты. Йилбегәннең этләре бар иде, Кадыш Мәргәннән куркып, өреп-өреп Йилбегәннең артына төште. Йилбегәннең уң иңендә шоңкар бар иде, ул шаңрып-шаңрып, куркып сул иңенә кунды. Йилбегән әйтте:

— Минем этләремне куркытып монда кем булган? — диде.— Картның өч улы өч өер малын алдырган, кече улы Кадыш Мәргән килгәндер,— диде.

Кадыш Мәргән әйтте:

— Кадыш Мәргәнгә ни үчең бар? Ук атыштанмы, көч көрәштәнме?

Аннан ике кабыштылар, агач (тамыры ачылды, үлән тамыры өзелде. Кадыш Мәргән янә җиргә сукты Йилбегәнне, җиде башын кисә чабып чыргады, өстенә таш йылдырып куйды, Йилбегәннең акбүз атына менде, өенә кайтып килде. Йилбегәннең хатыны аш шайлап (Шайлау — әзерләү), Кадыш Мәргәнне асрады. Кадыш Мәргән аны алды, бер елга якын анда торды. Күп тордымы, аз тордымы: «Җирле җирсәде, сулы сусады,— диде,— бу йорттан үз йортыма кайтмак кирәк»,— диде.

Аннан соң хатыны, малы-мөлке белән кайтып барды. Уртанчы Йилбегәннең хатынына барды, бер атна тордылар анда. Аннан ул хатынны янә малы белән, мөлке белән алып китте. Олы Йилбегәннең хатынына барды. Олы Йилбегәннең хатынын малы белән, мөлке белән алып китте атасының йортына. Юлда калган агаларына барды. Агаларына яхшы тун кидерде, аш ашатты, суга йөздерде тазартты. Ике агасына Кадыш Мәргән инде ике олы Йилбегәннең хатыннарын бирде хатын итеп.

Аннан кайттылар амычканың йортына. Аталарына, аналарына килделәр. Ата-аналары картаеп калган. Өч өй ясадылар, һәрберсе бай булдылар, тордылар берничә еллар. Аталары үлде, аналары үлде, тирән казыдылар, түбә күмделәр. Үзләре йорт тотып калдылар.

Инде агалары әйтте:

— Бу Кадыш Мәргән карындашыбызны үтерик!

Араҗан-кораҗан ясадылар, Кадыш Мәргәнне чакырып, араҗан- кораҗан эчертеп исерттеләр. Кадыш Мәргән исергәч, ике агасы килеп, Кадыш Мәргәннең кылычын алып, ишеккә кынадылар (Кынау — кадау, якын кую). Атка атланып, кыйгырып(Кыйгыру —кычкыру), тәрәзәсенә суктылар:

— Я, Кадыш Мәргән, тор елдам, яу җитеп килә! — дип әйттеләр.

Кадыш Мәргән, исереп яткан кеше, очып торды, ишектән йөгереп чыкты, ике аягы кылыч белән киселеп төште. Кадыш Мәргәннең малын ике агасы басып, сөреп киттеләр.

Кадыш Мәргән бер вакытта әйләнеп утырды, һич нәрсә калмаган, мал да юк, аш та юк, ике аяк юк, өенең бүрәнәсенә йүләнеп (Йүләнү — сөялү) утырды.

Тычканнар җыелды. Кадыш Мәргәннең киселгән аягын тычканнар ашап утырдылар. Кадыш Мәргән бер тычканны тотып, бер аягын сындырып куйды. «Мин аксак булганда сиң дә аксак бул!» — диде. Аксак тычканга сау тычканнар җыелдылар, чыелдаштылар. Сау тычканнар бер үләннең тамырын казыдылар, бер кечкенә ак тамыр казып алдылар, шул аксак тычканга бу тамырны ашаттылар. Ул тычкан аны ашады, ашаганына күп тә булмады, аз да булмады, аягы савыкты, йөри бирде.

Кадыш Мәргән аны күреп утырды, әйтте:

— Бу тычкан тамырдан терелде. Мин дә тамыр алып ашыйм! — диде.

Кадыш Мәргән тырнак белән казып тамыр ашады. Күп тә булмады, аз да булмады, кискән аяк савыкты, уңалды (Уңалу — уңлану, төзәлү), ярасы юк.

Алай утыргач, Кадыш Мәргән карап утырса, бер ярты кеше йөреп тора, бер яны юк, киселгән. Кадыш Мәргән кычкырган:

— Ә, алыш, бире кил! — дип.

Ул ярты кеше килде Кадыш Мәргәнгә.

— Я дус, кая барасың син моннан ары?

Ярты кеше әйтте:

— Мин барамын, бер имче кеше бар ул якта, мин октым (Огу – ишетү) аңа барамын.

Кадыш Мәргән әйтте:

— Бергә китәрбез, миңа да имләнергә кирәк.

Алар барып утыргач, янә бер ярты кеше йөгереп килде. Аны кычкырып, янә алып килделәр. Инде өчәү булдылар, имче-даручыга киттеләр. Бер ярты кеше Кадыш Мәргәнне бер ягыннан тотты, бер ярты кеше бер ягыннан тотты, шулай киттеләр.

Ул имче бер күкшүнәк (Күкшүнәк — карчык) икән. Күкшүнәкнең өенә керделәр. Күкшүнәк зур кеше икән, корсагы зур, тамаклары зур.

— Я, балаларым, кая барасыз? — диде.

Өч кеше әйтте:

— Аксакны, аяксызны, кулсызны бөтәштереп, егерме бер яшәр (Яшәр — яшьлек) егеттәй иттергән имче дип огып килдек.

Күкшүнәк әйтте:

— Яхшы булыр, балаларым. Бүген куныгыз монда ятып, иртәгә имләрмен берәвегезне.

Анда кундылар. Иртән торды күкшүнәк, бер яртыкны йотып иде (Яртыкны йотып иде — ярты кешене йотып җибәрде), иртәдән кичкәчә утырды. Кич булгач, косты күкшүнәк, ул егерме биш яшәр егет булып авызыннан төште. Шул көнне кундылар тагы.

Иртән торды, бер яртыкны йотып иде. Кичкәчә утырды, кич булгач косты, ярты кеше бөтен булды, егерме биш яшәр егеттәй булды, авызыннан төшеп. Шул көнне кундылар. Өченче көндә торды, Кадыш Мәргәнне йотып иде. Кич булгач, тагы косты Кадыш Мәргәнне. Кадыш Мәргән егерме биш яшәр егет булды.

Ул алыплар уй (Уй — уйсу җир) киеген уйда кырды, кыр киеген кырда кырды, китерделәр күкшүнәккә азык булсын дип. Күкшүнәкнең янында бер-ике җомга тордылар, ни нәрсәне беләндәделәр (Беләндәделәр — зурладылар). Үзләре өчесе әйтешәләр:

— Бу кеше анабыз шикелле булды, анабыздан артык ук булды бу.

Кадыш Мәргән күкшүнәктән сорады:

— Җирле кеше җирсәде, сулы кеше сусады, безне кайтарып җибәрерсеңме?

Күкшүнәк әйтте:

— Җирле җирсәмәсме, сулы сусамасмы? Кайтыгыз! — дип, рөхсәт бирде.

Кайттылар өчәүләп. Өч юлның әйресенә (Әйресе — аерылган җире) бардылар, сөйләштеләр утырып. Кадыш Мәргән әйтте: «Урта юл минем юлым», дип. Кадыш Мәргән шул юл белән китте. Агаларының йортына барды, борынгы киткән хатынына барып беректе. Йорт тоттылар, көн күреп тордылар. Агаларын куып китте. Барды, барды, хан шәһәренең яланында кешеләр җыелышып ята, ук атышып уен кылдылар. Кадыш Мәргән атышкан җиргә килде. Ике агасы анда торалар иде хатыннары белән, алар бу җирдә хан булып тордылар. Кадыш Мәргән алар белән юлыкты.

— Я, агаларым,— диде,— һавага ук атыйклар!

Алдына бер ак табак утырттылар. Ук атты өч ага-ул. Ике агасы аткан уклар килеп үз башларына төште, аягыннан үтә чыкты. Ике агасы үлеп калды, борын карындашларына яман кылган өчен. Кадыш Мәргәннең угы ак табакка төште. Инде Кадыш Мәргән үзе шул шәһәргә хан булып калды, үзе илен биләде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 18 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz