Среда, 18.06.2025, 09:02:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 13 » 26. ШАҺСӘНӘМ ҺӘМ ГАРИБ
26. ШАҺСӘНӘМ ҺӘМ ГАРИБ
10:26:22
Рәваяне әхбар вә накыйлане асар андаг риваят кылыбдырлар кем, заман әүвәлдә Бәкрабад диб бер шәһәр бар ирде. Аның бер падишаһы бар ирде, Габбас хан атлыг. Багдад шәһәредин бер гакыйлдан кешене үзегә вәзир кылды. Ул вәзирнең аты Хәсән ирде. Әмма падишаһ (ның) дөньяда баласы юк ирде. һәмишә хак сөбханә вә тәгаләнең дәргяһыда (Дәргяһ — алла яши торган җир) еглап фәрзәнд (Фәрзәнд — бала) таләп кылыр ирде.

Көнләрдә бер көн падишаһ берлә вәзир ауга чыктылар. Падишаһ әйде ки:

— Әй вәзир, һәр икемезнең хатыны хәмләдардыр. Кайсымызның хатыны кыз я угыл тугса, бер-беремезгә бирещкәймез. Әгәр дә бер дә беремез үлсәк, терек калганымыз сәвабына кылгаймыз,— диб, үз теле- дин хат-мөһер туктаттылар.

Шәһәргә ике фәрсәң юл калыб иде, алдыга хуш хәбәргә кеше килде. Әйдә ки:

— Әй падишаһы галәм, сүенче сезләргә! — диде. Падишаһ әйде:

— Хәбәрең нәдер? — диде. Ул кеше әйде:

— Хәзрәтләренең мәзлүмәләре (Мәзлүмә — юаш, тыйнак. Биредә: хатын) кыз фәрзанд табты, Ак вәзирнең хатыны угыл тапты,— диде.

Әмма ул кешегә падишаһ берлә вәзир хәддедин (Хәддедин — чигеннән) артык ингамлар (Ингам — нигъмәт, яхшылык) кылды. Ак вәзир атыдин екылыб, хөкме иляһи берлә, җан бахак тәслим кылды (Җан бахак тәслим кылу — җанын аллага тапшыру).

Әлкыйсса, Ак вәзирне падишаһ алыб килеб, юыб, йиргә дәфен кылды. Вәзирнең бала-фәрзандларыны үз янында туктатты. Вәзирнең урныга энесе Айдын дигәнне вәзир кылды. Падишаһ үз кызыга Шаһсәнәм ат куйды. Ак вәзирнең баласыга Гариб ат куйдылар. Болар укыб йөрер ирделәр. Әмма Гарибне үз фәрзандыдин бәһрак (Бәһрак — яхшырак) күрер ирде.

Көйләрдә бер көн бер бала Гарибгә әйде:

— Әй, Гариб, сәнең атаң шаһ Габбас имәсдер. Ак вәзир дигән синең атаң иде. Әмма атаң падишаһ берлә дәгъвалашыб хат-мөһер туктаткан икән, кайсымызның хатыны кыз я угыл тугыб, бер-беремезгә бирешгәймез, диб икән. Имди сән чүң (Чүң — зур, көчле) булганда, бу Шаһсәнәмне сәңа бирмәйдер,— диде ирсә, Гариб бу сүзне ишетеб тәфәккердә калды.

Замандин соң мәктәпкә килде, Шаһсәнәмгә бакты, чөн гөзари гөлдик (Гөзари гөл — чәчәклек гөле) ачылыбдыр. Шул заман гыйшык тыйре гөман (Тыйре гөман — шөбһә) Гарибнең нишанә (Нишанә — билге, мишень) күңелләрегә тикде. Әмма бу тыйрә гыйшык бер янә тигеб, бер янә тигмәй калмады, һәр икесе сухтә һиҗран (Һиҗран — яну, көенеч) берлә мөбтәла (Мөбтәла — дучар булу) булды. Би- ихтияр күзләредин яшь рәван булды. Көн дин көнгә дәрде гыйшык ахыр- дун, дәрде гыйшык юлыда мәҗнүн (Мәҗнүн — җенле, тиле) булдылар, мәктәбдә булса һәм бер-берләредин аерылмас ирде. Әгәрчә азат булсалар, балалардин калыб дәрде хәле гыйшык әйтешер ирделәр. Сәгать ба сәгать бер-берләредин аерылмас ирделәр.

Бу сүзләр дуст-дошманга җәелде. Һәм падишаһ ишетеб бисьяр дәргазаб (Бисьяр дәргазаб — бик газаплы) булып әйде ки:

— Бу нә дигән эшдер? Бер ятим берлә мәнемдик падишаһның кызы бәднам (Бәднам — яман ат) булган? — диб намус берлә, берничә көн Шаһсәнәмне мәктәпкә йибәрмәде, газаб кылыб, үз урдасыга (Урда — патша тора торган урын) бер мулланы килтереб, кызыны аңа тапшырды, Гарибне әүвәлге мулласыга тапшырды, әйде ки:

— Моны һәргиз азад кылмагыл,—диде ирсә, боларны мондаг сәргәрдан (Сәргәрдан — каңгырулы) кылдылар. Әмма Гариб азад калмас ирде.

Көнләрдә бер көн Шаһсәнәмнең мулласы шөб көнлек (Шөб көнлек — кичә-көндез) азад кылды. Шаһсәнәм мулласыга бу бәетне укыды. Бәете Шаһсәнәм:

— Муллам, сезгә дад итәй,
Гарибемне азад кыл,
Күңлеңне андаг шадтәй,
Гарибемне азад кыл.
Ләйлә берлә ул Ширин,
Фәрһад берлә ул Мәҗнүн,
Бу, сүз сәңа, рәһнамун (юл күрсәтүче)
Шул гашыйклар хөрмәте,
Кылгыл безгә шәфкате,—

дип еглаб иде, мулласы биихтияр булыб, еглаб, Гарибне азад кылдылар.

Әлкыйсса, болар янә үз хәлләрегә мөяссәр (Мөяссәр булу — ирешү) булыб йөрер ирде. Янә дошманлары падишаһга чаку (Чаку — чагу, әләкләү) кылыб ирде, боларны янә җода (Җода — аерылу ) кылыб Гарибне шәһәрдин кугалый торды. Ул вакытынча Гариб унике яшькә керде ирсә, падишаһ Гарибне кугаламакта торды.

Әлкыйсса, Гарибнең анасы еглап, Гарибкә нәсихәт кылыб әйде ки:

— Әй углым, атаң үлмәсә иде, сәне максудыңа йиткерер ирде. Нитәй кем, минем падишаһка сүзем йитмәс. Әй, углым! Үзгә йирдин кемнең кызын хаһләсәң (Xаһләү — ярату, күңел кую), алыб бирәй,— диб ирде.

Гариб анасыга бер бәет укыды. Бәет Гариб будыр:

— Күңлемдә бардыр дәрт-гамь,
Бармы дәвасы, әй анам,
Бәгъремне мең парә кылыр
Һиҗран (Һиҗран — аерылу, әрнетү) бәласе, әй анам.

Иштәшемдер Шаһсәнәм,
Күңлемдәдер, күземдә анам,
Мәңа тикеб гыйшкы Сәнәм,
Йөз мең ярасы, әй анам.

Гашыйк Гариб дирләр атым,
Дәрд, гамьдер өлфәтем (татулык, килешү),
Тарткан җәфа-михнәтем,
Бусын күрсә, әй анам.

Анасы күрде кем, гыйшкы мәхкәм икән диб, нәчар (Нәчар — чарасыз) булыб торыб иде. Падишаһ Гарибнең анасыны чарлаб әйде ки:

— Углыңны бep тарафка йибәргел, булмаса үлтерермен,— диде. Гарибнең анасы хәйран булыб әйде ки:

— Инде нитәрмен? — дип, өегә еглаб янды. Гариб анасыга карады. Анасы баласыга караб, бу бәетне укыды. Бәет анасы будыр:

— Әй Гариб, сәнең өчен башымга
Йөз мең гамьләр төште, имди нәйләен?
Зәһәр зәкъкум (зәһәр, агу) булыр йигән ашымыз,
Башым алыб каю тараф китәен?
Янә бер сүз, балам, әйтмәсәм булмас,
Балам, сәнең билә китмәсәм булмас,
Үлтерермен, дидер, углыңны, Габбас,
Мондаг сүзләр, дидер, углым, нитәен? —

диб әйде.

Гариб анасыдин бу сүзләрне ишетеб әйде ки:

— И, мадәри җан (Мадәр — ана), үлемдән курыккан гашыйкка ярамас. Гашыйкның ярыдин җода булганы — үлгәне шулдыр, — диб еглаб чыкыб китде.

Анасы берлә сеңлесе еглаб ултырыб калды. Шул чыкканча Шаһсәнәмнең багыга керде. Бер тарафдыйн Шаһсәнәм һәм килде. Кызлар һәр тарафга сәйре кылыр ирде. Бу ике гашыйк мәет ля ягъкыйль (Ля ягъкыйль — акылын җуйган) ултырыб ирделәр, шаһ Габбас зинданбәндләрене (Зиндан бәнд — зинданга бәйләүче) йибәрде.

— Нә йирдә Гариб булса, табып килтереңләр,— диде.

Болар эстәп йөрер ирделәр, бер кыз килеб боларга, хәбәр бирде. Шаһсәнәм кубып кызларга кушылды. Гариб шул йирдә ултырыб калды. Шул заман зинданбәндләр килеб баглаб Гарибне падишаһга алыб килде. Бичара Гарибне шаһ Габбас үлтерүгә сәгый күшиш кылды (Сәгый күшиш кылу — тырышу) ирсә, Гарибнең кечек атасы (Кечек ата — әтисенең энесе) Иран падишаһга вәзир иде, Гарибне те- ләб алды. Падишаһ әйде:

— Үлтерердин үтдем. Хәләф шәһрегә йибәргел. Мабәдә (Мабәдә — булмасын, зинһар), бул йирдә Гарибне бар диб ишетсәм, әлбәттә үлтерермен, — диб чыкарды.

Иран вәзир Гарибкә бер моңча нәсихәт кылыб, Хәләф шәһрегә йибәрмәк булды ирәс, Гариб, анасы вә сеңлесе берлә әлвидаглашыб, юлга чыктылар. Гариб берлә укыган һәм сабак балалар Гарибне оза- тыб, бер фәрсәң юлга барыб янды. Гариб бичара, еглаб-әлвидаглашыб, бәет әйтәдер, Гариб сабак балаларына әлвидаглашыб бәет укыды:

— Әлвидаг, әй дуслар, бу көн кылгым газме сәфәр,
((Газме кылу — теләү, булдыру))
Үзлекемдин мән әгәр бираһ имәс мәйле сәфәр.
(Бираһ имәс мәйле сәфәр — теләгән юлда түгелмен)
Дустлар, бу хәлемдин әйтеңләр ярымга хәбәр,
Бу җодалык яхшыдыр, бардыр үлем, диб бер хәтәр,
Үлмәсәм, ахыр килермен, Шаһсәнәм кылса хәбәр.
Бу җодалцкдин таки әҗәл күб яхшырак,
Ничә еллык көн күрәрдин бер мәҗал (җегәр, көч, түземлек) күб яхшырак,
Мең риялык ул хәмелдин (күтәрү, йөк) бер хәмел күб яхшырак,
Гыйшыксыз йөз мең җәдәл (тартышу, бәхәс ) дин бу җәдәл күб яхшырак,
Мин анамдин, йортымдин Сәнәм өчен кылдым гозар.
(Гозар — үтәчәк юл, «юлга чыктым» мәгънәсендә)
Мин гариб булмай нитәй, атым «Гариб» куйган өчен,
Саргаеб үлмәй нитәй, ярдин аерылган өчен.
Баш алыб китмәй нитәй, бу йирдә хар (хур) улган өчен,
Күз яшем түкмәй нитәй, йортымдин аерылган өчен —
Һәм анам, сеңелне монда ташлабән кылдым гозар,—

дип, Гариб бичара яранлары берлә әлвидаглашыб, юлга рәван булдылар. Кәрваннарга кушылыб, бәчәнд (ничаклы) замандай Хәләф шәһрегә йитделәр. Вә һәм кешене белмәйдер, вә һәм кеше моның хәлене белмәй, сәргәрдан (аптыраган) еглаб йөреп ирде.

Әмма Баба Шаһкадир дигән баба бар ирде, аның һич фәрзанды юк ирде. Ул баба Гарибне алыб өенә китерде. Яхшы сәрпайларны (Сәрпай — кием) кидерде. Үзе фәрзандым диб, җандин газиз күрер ирде. Әмма Гариб мәх- бубсыны яд әйләб, фикре төхәйл (Фикре төхәйл — хыял итеп, уйлап) билә кешегә сүзләмәс ирде. Бабашаһ хәйран булып, ничә табибларны килтереб күрсәтте, һич гыйлаҗыны белмәде. Бабашаһ мал-дөньядин сүз әйтде. Гариб һич нимә димәде. Хәүфе кыямәтдин сүз әйтде. Гариб һич нимә димәде. Мәгәр гыйшык якдин сүз әйтде, Гариб әхвале үзгәчә булыр ирде. Әгәр гыйшык тараф- дин сүз сүзләсә, гөлстан былбыл (ы) вә шәкәрстан тутыедик сүзләр ирде. Мондаг хәлне Хәләфнең падишаһы ишетеб, өегә алыб барыб сүзләтер ирде. Гариб былбылдик сүзләр ирде. Әмма ишеткәннәр мәст-мөстәгарык (Мәст-мөстәгарык — исереклеккә чуму) булыр ирде.

Көнләрдә бер көн Сәнәмнең фиракы Гарибне үртәде. Әмма анасы Гарибкә бер ханты (савыт, тартма) мәрвәрит биреб ирде, лазим булыр диб. Гариб шул мәрвәритдин бер монча алыб рәммаль (фалчы) мулланың өегә барды. Әйтде:

— Әй меллам, минем талигымга (Талигъ — бәхет, өлеш) бер рәмәл күрсәгез,— диб, мэр- вәритләрене мулланың алдына куйды. Ул мулла коргаларыны (Корга — шобага) салыб әйде ки:

— Әй балам, яман дәрдкә грифтар (дучар) икәнсең. Бер мәхбубе пәри пәйкярга гашыйке нигяран (Гашыйке нигяран — матурларга гашыйк) икәнсең, гаһи-гаһи (вакыт-вакыт) аның висаледин (Висаль — теләгеңә ирешү) нуш кылыр (Нуш кылу — эчү, авыз итү) икәнсен. Әлхәл сәңа җодалык тыйгыдан хәвалә (Хәвалә кылу — йөкләтү) кылыб, сәне сәргәрдан кылыбдыр. Яз булса гөлләр ачылыб, хуш рәң хуш булса, шунда күрәсең,— диде.

Гөлләр ачылды, бәһар хуш рәң (Хуш рәң — матур төсле) булды. Гариб янә бер мәрвәрилә- рене алыб, мелланың алдыга куеб, бу бәетне укыды. Бәете Гариб будыр:

— Бәһар булды, гөл ачылды,
Минем гөлем ачылмасму?
Чәмәнләр галә (өлгерү) булды,
(Чәмән — чәчәкләр, үлән; биредә: букет)
Күздә яшем сачылмасму?

Гөл ярым бәһам булса,
Гөман ибра каләм булса,
(Ибра каләм — дәрттән, бәладән коткару)
Аты Шаһсәнәм булса,
Бу дәүләт яр имәсмү?

Дәүләт кошы кулдыйн очыб,
Барып гайре йиргә төшсә,
Кеше ярдин җөда булса,
Ширин җаныдин кичмәсмү?

Бәһар булды, ники (яхшылык) йитте,
Гариб күңеле Сәнәм итде,
Фирак уты мине тотты,
Гаме һиҗран сачылмасму? —

дип еглаб әйде. Мелла китаб күреб әйде ки:

— Имди барсаң булыр,— диб ирде, шад-хөррәм булыб, юлга рәван булды. Әмма Гариб шул әхвальдә ирде: сачләре кәмәрегә (Кәмәр — пута, кушак) төшкән, мисале Мәҗнүн ирде. Ничә вакыт юл йөреб, дияр (Дияр — йорт, җир, ил) Бәкерабадга улан- ды, падишаһ Габбасханның багыга керде. Күрде ки, бер баба кулыга себерке алыб, багларны таза кылыб йөрер. Гариб ул бабаның кашыга барыб сәлам кылды. Баба галәйкә алды, әйде:

— Әй балам, монда нимә кылыб йөрерсән? Бу баг падишаһ Габбасханныңдыр. Шаһсәнәм атлык бер кыз бар. Бер елгы һәр кыйсме (Кыйсем — бүлек, төр) өлләрдин егыб (җыеп) чәмән баглаб алыб барырман. Андыйн улар, тамаша кылыр вакыт булыбдыр, диб, бу баг дилкәшәдә (Баг дилкәш — күңел ачу бакчасы) кырык кичә-көндез мәҗлес кылыб уйнайдыр,— диб ирде. Гариб әйде:
— Әй баба, минем атам юк, анам юк. Мән сәңа бала булсам,— диб иде, баба хушхәл булыб кабул кылды. Баба әйде:

— Әй фәрзанд! Һәр кыйсме гөлләрдин алыб килгел. Мән ултырыб чәмән баглаен,— диде.

Гариб гөлләрне җәмыгы кылыб бирер ирде, баба чәмән баглар ирде. Бер көн Гариб әйде:

— Мән һәм бер чәмән багласам ничек? — диде.

Баба әйде:

— Белмәссән,— диде.

Гариб һәр кыйсме гөлләрдин егыб, җәмыгләб, бер чәмән баглады. Аңа күз яшене түгеб, гөлләрдин Шаһсәнәмгә догаи сәлам әйтеб, бу бәетне укыды. Бәете Гариб будыр:

— Әй, гөл, сәне егыб чәмән баглармын,
Бер гөлемгә сән һәм сәлам дигәйсән.
Дәрт хәлемне түкеб сәңа еглаен,
Сән һәм халең түгеп, сәлам дигәйсән.

Ул гөлемдер һәммә гөлдин зиядә (артык),
Аны күрсә, гөлләр калыр фиядә (җәяү).
Мондаг гөлнең былбылымән дөньяда,
Фәрваз (күбәләк) иткән былбыл килде, дигәйсән.

Кызыл гөлем сулыбдырмы дөньяда
Былбыл һәнүз гөл ядыда әрманда.
Гөл тор(ма)са, былбыл тормас дөньяда,
Гөлшанга былбыл кунды, дигәйсән.

Бер ятим бар, багың эчрә керебдер,
Чырае саргаеб, хәле китебдер.
Болай дисен: «Аның аты Гарибдер,
Шундаг мәхбүбең килде»,— дигәйсән,—

диб, бабаның чәмәнләрегә аралаштырыб куйды. Ул бабай чәмәйләрне алыб падишаһга күрсәтте. Падишаһ күреб кызыга йибәрде. Баба чәмәйләрне Шаһсәнәмнең каршыга алып керде. Шаһсәнәм чәмәйләрне бер-бер алыб күреб, Гариб баглаган чәмәнне кулыга алыб, буйлә әйтде:

— Баба, моны кем баглады? Моныңдин Гарибнең буе (Буй — ис) киләдер,— диде.

Баба кузене кысыб куйды. Шаһсәнәм хәйран булыб, бабага бу бәхетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Әй, багбан, сәндин сөаль сораен,
Растын айтгыл, сәңа Гариб килдемү?
Бу чәмәннең мәгънәсене беләен,
Растын айгыл, сәңа Гариб килдемү?

Гөлядыда Гарибнең буе бар,
Бу чәмәннең бер үзгәчә хойе бар,
(Xой — холык, табигать)
Гарибемнең күз яшенең суе бар,
(Суе — «суы» мәгънәсендә)
Еглаб сөаль кылай: Гариб килдемү?

Баба, чыкыб янә чәмән баглаб кил,
Элгәредин яман, ерәк даглаб кил,
(Ерәк даглау — билгеләү, тамгалау)
Кем сән? Миңа охшаш булыб еглаб кил,
Таза белеб килгел! Гариб, килдемү?

Әя багбан, сәне атам беләен;
Та үлгәнчә сәңа хезмәт кылаен,
Дөнья билә разый-рагиб кылаен,
Яшермәгел, сәңа Гариб килдемү?—

дип әйде.

Баба әйтде:

— Ары — бер хода биргән балам бардыр,— диде.

Шаһсәнәм дәрхәл Акчане йибәрде:

— Атамдин баг сәерегә рөхсәт алгыл,—диб. Акча рөхсәт алыб килде. Баба әүвәл килеб Гарибгә әйтде:

— Әй, Гариб, үзеңне ниһан (Ниһан — яшерен, серле) кыл, мабадә дошманлар падишаһга белдермәсен,— диде.

Гариб гашыйк бер чинарның яфрагының арасыга яшеренде ирсә, шул заман мәликә Шаһсәнәм йитеб килде. Бер соффә (урын, скәмья) үзрә ултырды, караб, Гарибне күрмәде. «Ая, Гариб китде булгай» диб, биарам (күңелсез) булыб, бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм будыр:

— Валә, куңлем, имди югыл кулыңны,
Мән нитәрмен, ул Гарибем китебдер.
Бер вә барым (Бер вә бар — алла) заег кылды юлыңны,
(3аиг кылды — бушка үткәрде)
Мәхрүм булыб ул Гарибем китебдер!
Кеше мондаг бивафалык кылырму?
Минем дәрдем Гариб һәргиз белермү?
Фөрьяд кылсам, Гариб яныб килермү?
Миңа ачыг (ачу) кылыб, Гариб китебдер.
Әя, дуслар, аны эзләп чыкыңлар,
Гөлзарлыкны ара куймай бакыңлар,
Пәри булыб күккә канат кагыңлар,
Белмәм, Гариб үзе очыб китебдер.
Мән Шаһсәнәм, үзем эзләп бакаен,
Шоңкар булып күккә канат какаен,
Бисмиллаһ диб күлгә кереб бакаен,
Ихтималы үзен пинһан (яшерен) кылыбдыр,—

диб, Шаһсәнәм үзене күлгә ташламакга торыб иде, Гариб үзене ашкяра (ачык) кылды, әйде ки:

— Әй, Сәнәм, сәнең өчен нәләр күрдем. Имди һәр киз сәндин җөда булмасман. Мәне гыйшык базарыда рисва кылдың вә гыйшык эчрә һувәйда (ачык, күренекле) кылдың,— диб, ике гашыйк күрештеләр, висал-мәй диб мәст- мөстәгарык булышыб, андан баг дилкәшәдә мәҗлес боньяд (Боньяд кылу — ясау, кору) кылдылар.

Бер көн Сөчүк диб бер кәнизәк Гарибкә гашыйк ирде. Аркасыдин мораб (яшеренеп) килеб, Гарибнең битен тотыб, ләбегә (Ләб — ирен) буса (Буса кылу —үбү) кылды. Гариб, ачыглаб, кулы берлә бер сукты. Шаһсәнәм моны күреб, бер егачны кулыга алыб, Сөчүкгә атды. Ботыга тикеб, Сөчүкнең боты сынды. Бу нә инсаф, ачыгыда кереб, падишаһга мәгълүм кылды. Гариб килгәнене, мондаг уйнаганларыны бәян кылды. Падишаһ дәрхәл мөнәҗҗимләрне (Мөнәҗҗим — астроном) килтереб:

— Корга күреңләр! — диде.

Ул вакыт Шаһсәнәм әйде:

— Әй, Гариб, имди эш яман булды,— дип, Гарибне бер пирәзәнгә (Пирәзән — карчык) тапшырды. Ул пирәзән Гарибне бер-ике сандыкка салыб алыб куйды. Падишаһ Габбас хан корга салдырды. Корга салучы әйтде:

— Гариб бар икән. Сандыкка салыб куебдыр.

Падишаһ Габбас хан зинданбәндләргә боерды:

— Багның әтрафындагы кешеләрнең сандыкларыны сындырыб килеңләр,— диде. Мама (әби) дәрхәл сандыкдан алыб, бер күл тишегегә кеше сыярлык иде, анда куйды. Болар табалмай яныб китделәр, юк диб мәгълүм кылдылар. Коргандәзләр (Корган дәз — фал ачучы) янә корга салды: «Кяңда» (Кяң (кян) — рудник) — диде. Янә болар табалмай мәгълүм кылды. Янә корга салдылар:

— Кяңдин алыб, сандыкга салыб, ширә (Ширә — япма, эскәтер) берлән каплаб, күлнең тигегә (Тиге— төбе) күмеб, әчегә су тултырыб куебдыр,— диде.

Шул заман падишаһның газабы килеб әйтде:

— Әй, бишәрем, бихая (Бишәрем, бихая — оятсыз) муллалар! Суның тигедә үлмәй торган адәм булырмы? — диб, боларны дарга асыб үлтерделәр. Андыйн һәм Сөчүкне, мәнем кызымны бәднам кылырсың, диб ялганы өчен үлтерде. Падишаһның әмере җәмыг булып ултырды. Андыйн бу мама Гарибне күлдин алыб Шаһсәнәмгә тапшырды. Бу мамага Шаһсәнәм хәддин артык ингямнар кылды.

Көйләрдә бер көн шаһ Габбас, зинданбәндләрдин:

— Нә йирдә Гариб булса, тотыб алыб килеңләр! — диб чыкарды.

Боларның эчендә Гали дигән чүңе ирде, зинданбәндләрне һәр та- рафга боерды. Үзе багга килде, кереб күрде: Гариб берлә Шаһсәнәм, кул тотышыб уйнаб ултырыр ирде. Болар Гали зинданбәндне күреб, куркыб, хәйран-сәрасимә (Сәрасимә — башы әйләнгән) булыб һич гыйлаҗ табалмай, Шаһсәнәм Галигә ялварыб бер бәет әйтәдер. Бәет Шаһсәнәм будыр:

— Әй кадердән кадерданым, безне бәдгөман (яман уйлы) кылма.
Дошманга таба әйләб (бетертү), дустларга яман кылма.
Бу серне ниһан кыл, гайре кешегә гаян (ачык) кылма,
Атамга кылыб мәгълүм, рисваи җиһан кылма.
Безләргә тәрәхим сал, дошманга тоба кылма.
Үлтерсәң, үзең үлтер, без разый сәңа, әй җан, "
Гыйшык эчрә төшебдербез кулыңга сәнең горьян (шәрә, ялангач)
Үлтерсәң, үзең үлтер, кешегә бәян кылма.
Бу гыйшык бер бәладер, кем башыга килмәйдер,
Бикадер (кадерсез) йөргән адәм гыйшык кадерен белмәйдер.
Бигашыйк халаеклар гашыйкларны сүзләйдер,
Гашыйк кадерене белгәннәр яхшылыкны күзләйдер.
Гариб белән Сәнәмне мәхшәр көне тапкайсың,
Рәхим кыл бу көн безгә, максудыңа йиткәйсен,—

диб еглаб иде.

Гариб белә Сәнәмгә Галинең рәхме килеб, нә өчен бу һәм сухтә һиҗран булыб ирде ки:

— Әй, бичаралар, курыкмаңлар, мән сезләрне күрмәдем,— диб чыкыб китде ирсә, мондаг уйнаб йөреб ирде, кырык көн тәмам булды.

Әмма Шаһсәнәм хыял кылды ки: «Гарибне, киткел, дисәм, күңлегә яман килер. Әгәр китмә, дисәм, атам белсә, безләрне үлтерер. һәр нә булса, Гарибнең күңелене агырткаймын. Та янә алдаб алгырга булыр, үлтерсә терелдерергә булмас»,— диб, әйтде ки:

— Әй Гариб, кичтем сәндин, сәңа гакыйдәм (Гакый дә — ышаныч) заег икән, күземдин киткел,— диде.

Гариб бу сүзне ишедеб, зар-зар еглаб, бу бәетне укыды. Гариб бәет бу торыр:

— Ничекдин, әй Сәнәм, әүвәл үзеңә ашнә (таныш) кылдың?
Мине бу сүз белә «киткел» димәкне мәддага (дәгъва кылу, теләү) кылдың? Мәңа бу эшне кылдың, әй Сәнәм, белдем хыялыңны,
Ничекдин сән мәне әүвәл үзеңә ашнә кылдың?

Минем күңелемдә юк ирде, Сәнәм бу эшне кылгай, диб.
Атаң кылганны кыла, диб, аның кылганыны кылдың.
Гариб еглаб китәр, өзде өмидене, Сәнәм сәндин,
Анамдин һәм үзеңдин, дуст ярымдин җөда кылдың.

Әлкыйсса, Гариб урныдин купты, итәкене какты, күзедин яшь рә- ван кылды. Якасыны чәк кылыб (Чәк кылу —ерту), юлга рәван булды. Шаһсәнәм һәм еглаб, һушыдин китеб, янә һушыга килеб, атасының урдасыга янып төштеләр. Килеб, һөҗрәсегә (Һөжрә —бүлмә) кереб, мәет булган кешедик ятар ирде. Ничә көнләр мондаг булыб, көндин-көнгә Сәнәм Гарибнең дәрдедә таза биәндазә (Таза биәндәз булу — тәмам хәлсезләнү) булыб, һич кешегә сүзләмәй, мисале хәзан (Хәзан —көз) яфрагыдик булыб, һич мәҗале калмады. Атасы бу халедин хәйран булыб, хөкяман тыйбларны егыб күрсәтте. Хөкямаллар нә белсен? Әмма Шаһсәнәм хәле көндин-көнгә зәбун (Зәбун — начар, куәтсез) булыб, бер көн Шаһсәнәм Акчага әйтде:

— Әй гөлниһан, мән Гарибнең дәрдедә үлгедик булдым. Гарибне миңа күрсәткел,— диб, Акчага бу бәетне еглаб әйтде. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Әй гөлбәһар, ул Гарибне таб,
Аның дәрдедә булды хәлем хараб,
Аның дәрде белә хараб булыб,
Мәңа калмады һич сабри таб.
(Сабри таб — сабыр көче, түзем)

һәмишә аның гыйшкыда биһушмән,
Мәне хушьяр әйләгел, әй гөлаб (гөл суы),
Барыб, Гарибемне килтер мәңа,
Гәр сән килгүнчә, ултырырмын караб.

Әгәр килмәсә, юк бу галәмдә мән,
Мәне дәфен кыйлсын ул, диеб тораб,
Сәнәмдйн Гарибгә дигел бәндәлек,
Мәңа килгүседер әҗәлдин шәраб,—

диб еглаб иде, Акча әйтде:

— Әй Сәнәм, гамь йимәгел, мән барыб Гарибне килтерәй,—диб, ирчә либас (Либас — кием) киде, бер атны менде, җөббәи җүш (Җөббәи җүш —көбә, металл боҗралардан ясалган кием) үзегә тартыб, мисале падишаһзададин булыб, бер айлык миһләт берлә Гарибне алыб килмәк булыб, юлга рәван булды.

Акча шул йөргәнечә, кичә-көндез юл йөреб ничә көнләрдин Хәләф шәһрегә йитди. Эзләб-сораб бер дөкәнгә (кибеткә) килеб иде, ул Бабашаһ Надирнең дөкәне ирде. Акча Гарибне сораб иде, баба: «Падишаһ алыб китде»,— диб әйтде ирсә, Акча атны анда куеб, падишаһның урдасыга барды. Ишег алдыга килеб күрде ки, Гариб, уртада ултырыб сүздәйдер, үзгәләр башыны салыб, мәст-мөстәгърак булыбдырлар. Акча әһаситә (әкрен) үзен белдерде. Гариб шундаг карамакы берлә Акчаны күреб, падишаһдан иҗазәт теләб, тышкары чыкты. Акча берлә күреште. Зар-зар еглашты ирсә, бер хилвәт җай табышыб кямдил хасил алды (Кямдил хасил алу – күңел тулу). Янә Гариб белә сүзләб, Шаһсәнәмнең сәламене йиткерде. Янә Гариб белә мәслихәтләшеб, Акча Гарибне әзмаиш (Әзмаиш кылу – сынау) кылыб сынамаклыкга үз нәфсе тарафыга өндәб, бу бәетне укыды. Бәет Акча кыз бу торыр:

— Кил, әй Гариб, монда гөлләр ачылмыш,
Ике гашыйк уйнап көләр җай икән.
Күңелеңдәге мәхбүб монда табылмыш,
Ике гашыйк гыйшрәт кылар җай икән.

Мин йөрермән кичә-көндез саргаеб,
Һиҗран уты кылды мәне мозтариб (аптырау)
Бу көн табдым сәне хилвәт, әй Гариб,
Хуш, фәрагать (тыныч), гыйшрәт кылыр җай икән.

Бу көн сәңа дәрд хәлене әйтәен,
Буеның тотыб, мәхкәм (нык) кочыб ятаен,
Мә гөлниһал күңелемдәке дәрдне әйтәен,
Кил, икемез гыйшрәт кылыр җай икән.

Гариб бу сүзне ишетеб, Акчадин йөз чөереб ятды. Әйтде:

— Әй, Акча, мәне сән үзең өчен килтереб икәнсен. Сәңа имди ышанмаймын,— диб бу бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр:

— Сәнең күңелең бер башка,
Ышанмаймын, ышанмаймын,
Күзем тулды кара яшькә,
Ышанмаймын, ышанмаймын.

Мән китәрмен Хәләф рәван,
Сәнәм өчен җаным корбан,
Нигә мондаг итдең, надан,
Ышанмаймын, ышанмаймын.

Мәнең атым Гариб ирде,
Сәнәм мәңа хәбиб (дус) ирде
Һәм дәрдемгә табиб ирде,
Ышанмаймын, ышанмаймын.

Акча Гарибгә әйтде:

— Әй Гариб, мән сәне әзмаиш өчен сынамакга диб идем, сәнең күңелең раст Сәнәмдә икән. Әй Гариб, мән уйнаб шундаг диб идем,— диб, Акча бу бәетне укыды:

— Әй, Гариб, сәңа әйтәен,
Ышандым имди, ышандым.
Хәлеңгә андаг йитәен,
Ышандым имди, ышандым.

Имди белдем игътикадың,
(Игътикад — иман, инану)
Сәнәм өчен игътимадың,
(Игътимад — ышаныч, таяныч)
Сәнәмдә һәм сәнең ядың,
Ышандым имди, ышандым.

Сәнәм хәйран сәнең өчен,
Мән килебмән аның өчен,
Бозма күңлең мәнем өчен,
Ышандым имди, ышандым.

Сәнәм улды хәзин (кайгылы) яңлыг,
(Янлыг — төсле, шикелле)
Кайнаб торган казан яңлыг,
Җиһан аңа зиндан яңлыг,
Ышандым имди, ышандым.

Гөлниһал сәне сынаб бакган,
Аның өчен мондаг әйткән,
Бу сүзләрне уйнаб әйткән.
Ышандым имди, ышандым.

Гариб яныб ышаныб:

— Әгәр Сәнәмне мәңа насыйб кылмаса, мән һәргиз терек имәс- термән,— диб бер бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр:

— Гыйшык дәштедә (дала) бәлага мөбтәла булган башым,
Һәр заман йөз мең җәфага ашнә булган башым.
Кемгә дәрдем әйтәен, Һәмдәм (чын дус )-рәфигым (дус, иптәш) юк мәнем,
Серем әйтеп сүзләшер бер игътимадым юк мәнем,
Я йөрер, я ултырырга ихтыярым юк мәнем,
Гыйшк ара ләб ташнәмән (ирене көйгән) су бирәрем юк мәнем,
Күрсәтеб бер Ләйләне, Мәҗнүн-шәйда (акылсыз) кылды гыйшык,
Һәҗр (аеру) ара ташлап мәне, бер тамаша кылды гыйшык.
Ялдыйн аерылсын кеше, җананындин (җанашы) аерылмасын,
Собхы (иртә) килгәч, шәмгы (шәм) һәм фәрванәдин (күбәләк) аерылмасын,
Һич кеше мин, Гарибдик, ярыдин аерылмасын,
Тутыйдик, шәкәрстаныдин аерылмасын.

Гариб берлән Акча икесене яхшылашыб юлга рәван булдылар, Дияр Бәкерабадка килделәр. Гарибне Шаһсәнәмнең багыда куеб, үзе килеб Шаһсәнәм белән күреште, хәл-әхваль сорашыб:

— Гарибне килтердеңме? — диде.

Акча әйтде:

— Ары багда куеб килдем,— диде.

Шаһсәнәм хушхаль, хөррәм (шатлыклы) булыб, атасыдин баг сәерегә рөхсәт алды. Андыйн чыкыб багка килделәр. Әмма, килгүнчә, Акча әйтде:

— Әй Сәнәм, мән Гарибне бермонча әзмаиш кылыб, сүз берлә үз тарафымга өндәб идем. Гариб вадин-вафадин (кайгы-вәгъдәләрдән) гыйшкы сафадин дәм орадыр (Дәм ора — сөйли). Имди һәргиз Гарибне агрытмагайсын,— диде.

Шаһсәнәм әйтде:

— Мән һәм бермонча сынаб бакай,— диде ирсә, Гариб берлә күрешеб, хәл-әхваль сорашты.

Андыйн Шаһсәнәм Гарибга бу бәет укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Нәчә вакытдин йөрдем сәне яр, диб,
Үзгә ярың бар икәнен белмәдем,
Моның мәндин үзгә кеме бар, диб,
Башкаларга зар икәнең белмәдем.

Бу сүзләрең куйды мәне үлемгә,
Былбыл китеб, заглар (карга) кунды гөлемгә,
Какыльләрем (чәч) чормашыбдыр билемгә,
Адәм чакар мар (елан) икәнең белмәдем.

Бу нә иде, агу куштың ашыма?
Рәхмең килмәс күздин аккан яшемә.
Гөл булыр диб чәнчеб идем башыма,
Корык төкән-хар (тигәнәк) икәнең белмәдем.

Шаһсәнәм дир: хәбәр алмадың мәндин,
Ширин җаным чыкар гамь берлә тәндин.
Өмидем риштәсен (җеп, бау) өзебмен сәндин,
Акча берлә яр икәнең белмәдем.

Гариб бу сүзне ишетеб, ачыгы килеб әйтде:

— Мән сәндин үзгәне димәсем. Сәне диб нәләр күрмәдем. Сән дә мәңа бу сүзләрне әйтерсән,—диб бу бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр:

— Мәңа мондаг ялган төһмәт (яла ягу) кылгунча,
Кылыр булсаң, төзек төһмәт кыл, Сәнәм.
Көндә йөз мең сүзләб, җаным алгунча,
Алыр булсаң, төзек җаным ал, Сәнәм.

Сәнең мондаг һәзел (шаярту, мәзәк) сүзең белебмән,
Мәңа, кирәк, сәнең өчен килебмән,
Җандыйн кичеб, үлмәс борын үлебмән,
Мәне дисәң, сән һәм бу көн үл, Сәнәм.

Көндә йөз мең кайтарырсән йөзеңне,
Һәр хыялда һәр ян ташлаб үзеңне,
Бу көн мәңа айгыл тугры сүзеңне,
Булыр булсаң, мәнең берлә бул, Сәнәм.

Шаһсәнәм әйтде:

— Әй, Гариб, мән сәне сынамаклыгка диб әйтеб идем, һәркәз күңелеңә мәлаллык (Мәлал— кайгы-сагыш) килтермә. Сәнең шундаг сүзләреңне аңламага диб идем,— диб, икесе яхшылашыб, гыйш-гашрәткә мәшгуль булдылар. Көнләрдә бер көн Шаһсәнәм әйтде:

— Әй Гариб, без бу йирдә дуст-дошманның агзыда бәднам булдык. Әгәр дә бер дә бер кеше барыб атамга белдерсә, һәр икемез бу дөньядин юк кылыр. Имди, әй Гариб, сән барган шәһәргә мәне һәм алыб баргыл,— диб, бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Кил, Гарибем, сәңа бер сүз әйтәен,
Күңелеңә гобар (тузан) килтермә.
Наләш (елау) кылмай коба фәләк илкедин,
(Коба фәләк —кара кайгы; Илкедин — элек мәгънәсендә)
Тормакча күңелеңә карар килтермә.

Монда торсак, рәкыйб (көнчелек) бозадыр сәне,
Заглар килеб бозар таза гөлшанны (чәчәклек),
Бер ят йиргә башлаб алыб кит мәне,
Бу йирдә хаҗәтең бирәр килтермә,—

диб әйде.

Акча боларның китәрене белеб:

— Хәләфдәке Әзбәрхуҗа ярымга догаи сәлам,— диб әйде.

Шаһсәнәм:

— Әй, Акчаҗан, сәнең яхшылыгыңны һәргиз онытмасман. Та без; китеб, кырык көнгәчә һич кемгә белдермәгәйсән,— диб, әлвидаглашыб, кичә берлә чарбагыдин (Чарбак — бакча) чыкыб, Хәләф шәһрегә кадәм чикде (Кадәм чигү — адым ясау).

Әлкыйсса, Акча үзгә кәнизәкләргә белдермәде. Болар шул чыккайларыча өч кичә-көндез юл йөреб, Динар тагыга йиттеләр. Әмма Шаһсәнәм пиадә (җәяү) юл йөреб, аяклары кабарды, юл йөрергә мәҗале калмады, екылыб ятты. Нә гыйлаҗ булыб, Гариб гашыйк бер көн күтәрде. Булмады һәм екылды. Тагның түбәсендә бер булак бар ирде, аңа йиттеләр. Нә боларда азык бар, нә боларда ат бар менәргә — һич нәрсә юк. Ахрыләмер, Шаһсәнәм әйтде:

— Әй, Гариб, мәндин сәңа золым йитте. Монда торсак, һәр икемез- үләмез, сән имди Хәләф шәһрегә баргыл, мән бу йирдин я янай (кайтыйм). Әлбәттә, Гөлниһалнең Хуҗасыга сәлам дигел,— дип, һәр икесе бер-берегә чармашыб еглаштылар. Нә гыйлаҗ булыб, әлвидаглашыб, Шаһсәнәм бер бәет әйтәдер. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Мондыйн китәр булсаң Хәләф шәһрегә,
Бар, Гарибем, аман-исән килгәйсән.
Сәне тапшырдым кадир рахманә (алла).
Бар, Гарибем, аман-исән килгәйсән.

Гариб әйтәдер бәет:

— Кадир аллаһ, гаиблыкка салмаса,
Еглама, Сәнәм, янә килермән,
Әҗәл йитеб, пәйманәмез тулмаса,
(Пәйманә — савыт; билгеләнгән вакыт)
Еглама, Сәнәмҗан, янә килермән.

Шаһсәнәм әйтәдер бәет:

— Егламай нәйләй? — Күңелем бозылды,
Сәнең берлә кылган гаһдем (ант, вәгъдә) бозылды.
Башымга төмән даглар (төрле кайгылар) тезелде,
Бар, Гарибем, аман-исән килгәйсән.

Гариб әйтәдер бәет:

— Мәне китте, дип чикмә кашыңны,
Нәркәс күздин түкмә яшеңне,
Илаһем йиткерсә мәнем эшемне,
Еглама, Сәнәмҗан, янә килермән,—

диб хушлашыб, Гариб еглаб юлга рәван булды.

Шаһсәнәм аркасыдин караб, еглаб хыял кылды:

— Мәне монда кыз сурәтедә кеше күрсә касдлык итәдер,— диб, чәчене ике бүлеб, алтын манә (тарак) берлә тараб ултырыр иде. Әмма шул көн падишаһ Габбас хан шикярга (Шикяр — ау) чыкыб иде. Кош очыб килеб Шаһсәнәмнең кашыда бер тирәккә кунды. Шаһсәнәм боны күреб, таныб әйтде:

— Имди нйтәрмән? Атам кошны эзләб килеб, мәне бу Йирдә күрсә, ни диб җаваб итәрмен? — диб, сурәтенә тәгаер өчен (Тәгаер өчен —- башка итәр өчен) аллаһ тәгаләгә ялбарыб мөнәҗәт әйтәдер. Мөнәҗәт Шаһсәнәм бу торыр:

— Кадир аллаһ, дәргяһыңа сыгындым,
Мән бу йирдә хиҗаб (пәрдә) әйләен,
Очыб качай, дисәм, юктыр канатым,
Мәне сорса, ничек җавап әйләен?

Йөземне охшатгыл Вамик йөзегә,
Телемне охшаткыл Гозра сүзегә,
Күземне охшаткыл Ләйли күзегә,
Күргәннең бәгърене кәбаб (куырма) әйләен.

Күрсә белер гашыйклыкның шаныны,
Бу көн кидер мәңа Мәҗнүн туныны,
Җолуһ (күренү) берлә алгай атам җаныны,
Бу көн мәрддик (ирләрчә) аңа хилаф (кире, тискәре) әйләен,—

дип еглаб, башыны тараб ултырыб торыр ирде, бәнагяһ (көтмәгәндә) атасы йитеб килде. Күрде ки, чәшмә ләбидә (Чәшмә ләбидә – чишмә янында) бер назнин (назлы) алтын тарак белә чачыны тараб ултырадыр. Шул заман Шаһсәнәм урныдин торыб, күксегә (Күксе — күкрәк) кулыны куеб, бөкелеб тәгъзим кыйлды. Шаһ Габбас хан биһуш булыб атыдин екылыб калды: дәрхаль Шаһсәнәм атасының атына ме- неб бүләк юл берлә яныб килеб, үз кызларыга кушылды ирсә, Акча кыз Шаһсәнәмдин Гарибне сораб бу бәетне әйтәдер. Бәет Акча кыз бу торыр:

— Мән сәңа әйтәен, гөл йөзлек Сәнәм,
Билгә (таулар арты) киткән Гарибҗанны теләдең,
Нә сәүдаләр төште аның башыга?
Гамьдә калган Гарибҗанны нәйләдең?

Теләке булмады, китте хурбадың,
Имде киселебдер багы морадың,
Ширин өчен кайда китте Фәрһадең,
Сүзлә, хәле пәришанны (һәлак булган) нәйләдең?

Ничек күңлең булды андыйн калгалы?
Ничек таб килтердең җөда булгалы?
Курыкмадың тәңредин, кайтыб янгалы?
Кыш ачылган гөлстанны нәйләдең?

Шаһсәнәм башыга килгәнлэрене Акчага бәян кыйлыб, гарыз әхвалене белендерде.

Әлкыйсса. Падишаһ Габбас ханны екылган йирдин нәүкяры (Нәукяр — нүгәр, биредә: юлдаш, ярдәмче) алыб килде. Ул көн һушыга килде ирсә, вәзирләрегә күргән вакыйгаларыны гаян кылыб әйтәдер. Бәет Шаһ Габбас бу:

— Әй, яранлар, Диярбәкер йирендә
Гакылым алды кара күзле бер пәри,
Инде үлсәм кирәк аның дәрдедин,
Каным түкде кара күзле бер пәри.

Хыяли сурәте китмәс күземдин,
Висале (кавышу) китмәс минем сүземдин,
Аны күргән заман китдем үземдин,
Гаклым алды кара күзле бер пәри.

Чишмәнең ләбидә күрдем лалыны (телсез)
Теллә (алтын) тарак берлә тарар чачыны,
Кемгә әйтәй, дустлар, күңел әшене,
Каным түкде кара күзле бер пәри.

Хурлар анча булмас җәннәт эчендә,
Күргәч, мәне куйды хәсрәт эчендә,
Тәгъзим кылды, ике кулы күкседә,
Гаклым алды кара күзле бер пәри.

Әйтде:

— Әй вәзирләрем, имди Гарибне табыңлар, аның кадрене имди белдем. Та аны кызым берлә кушкайман,— диде.

Әмма Гарибнең анасы ишетеб, падишаһ кашыга килде. Падишаһ Гарибнең анасыга бу бәетне укыды. Бәет падишаһ Габбасхан бу торыр:

— Йорт кадерен шаһлар белмәс,
Башка йортка бармагунча,
Яхшы ярның кадерен белмәс
Бер яманны күрмәгүнчә.

Кул озатсам ярга йитмәс,
Ярсыз минем гомрем кичмәс,
Яхшы яманны фәркъ (аеру) итмәс
Үз башыга килмәгүнчә.

Шаһ Габбас дир: һич көймәдем,
Әувәлдин Мәҗнүн булмадым,
Гашыйкның кадрен белмәдем
Үз башыма килмәгүнчә.

Әлкыйсса, Шаһ Габбас бу сүзләрне дигәндин Гарибнең анасы хуш- жәл булыб, үз өегә янды. Андыйн вәзир әйтде:

— Әй падишаһым! Ул сезгә күренгән пәри имәсдер. Ходай тәгаләнең сезгә күрсәткән бер кодрәтнамәлегедер. Нә өчен кем Хәсән углы Гарибкә кызыгызны бирәмән диб, хат тукташыб, бирмәй, йортыңыздин кугладылар. Аның өчен күрсәткән сангы (сәнгате),— диб әйтде.

Падишаһ янә еглаб әйтде бәет. Газәл шаһ Габбасхан бу торыр:

— Җүш (кайнау) орыб, җүш кайнаб ташлаб,
Гыйшык уты яман икән, дустларым,
Гариб булса Шаһсәнәмне кушаен,
Гыйшык уты яман икән, дустларым.

Барыб, казый белә мөфти килтерең,
Вәзир вәкил, шаһид булың, ултырың,
Гашыйкларны морадыга йиткерең,
Гыйшык уты яман икән, дустларым.

Шаһ Габбас дир: инде җанны нәйләен,
Инде гашыйклыкның юлын тотаен,
Та үлгәнчә яр васлыга (кавышу) йитәен,
Гыйшык уты яман икән, дустларым.

Айдын вәзир Гарибнең хәле өчен падишаһга бу бәетне укыды:

— Кеше михнәт белә юкны эзләгән,
Мондаг килгән дәүләт — пәяны (ахыр, оч) булмас,
Вәгъдә берлә сүзләб сүзен белмәгән,
Котылыр тапмак имкяны (мөмкинлек) булмас.

Биһүдә (бушка, юкка) зиядә кайгы йигәннең,
Иитәр-йитмәскә буен игәннең,
Күреб-белеб, сүзне ялган дигәннең
Дине-иманы да әрманы булмас.

Шаһмәрдән Айдын колның йиредер,
. , Мән сәңа дигәнем — күңел кередер,
Гариб Сәнәм өчен җәүлан (йөрү) йөридер,
Монда килсә, аның дәүраны (бәхет) булмас.

Габбасхан андаг пошайман булды, имкяны булмас.

Әлкыйсса. Имди сүзне Гарибдин ишетмәк кирәк. Гариб Динар тагыдин Сәнәм берлә хушлашыб, Хәләф шәһренә китеб барыр ирде, бермонча кәрванларга юлыкты. Улар белә кушылыб, Хәләф шәһренә йитделәр. Күрделәр, тәмам дуст-яранлар Гарибгә караб һәм бакмады, һич кайсыдин миһербанчылык күрмәде. Үз гариблегегә әйтәдер. Бәет Гариб бу торыр:

— Коба фәләк салды мәне бу дәрдә,
Мән нәйләен, бер сердәшем булмаса.
«Яр-яр» диеб үтәр булдым бу йирдә,
Очай дисәм, бале-пәрем (хыял канаты) булмаса.

Мәнем монда Һәмдәмем юк, хушым юк,
Карендәшем, янә тиң-түшем юк,
Елы язым, баһарым юк, кышым юк,
Мөшкел булды миһербаным булмаса.

Җөдалык дәрдегә түзә белмәймән,
Яр, яр диеб, өмид өзә белмәймән,
Йите ел бу йирдә кизә белмәймен,
Хәраҗ (чыгым) итәргә сим (көмеш) вә зәрем (алтын) булмаса.

Баба Нияз Харасан дигән юлыгыб, Гариб аңа дәрдене әйтеб бер бәет әйтәдер. Бәет Гариб бу торыр:

— Бәкри — дияр йортыдин Хәләф шәһрегә килмешем,
Коба фәләк илкедин мәй эчеб, мәстанә килмешем,
Егар фәләкәт ләшкәрен төзеб (язмыш гаскәрен җыю), яраглык (корал) мәхзәнин (кибет),
Ярымга күңел дәфтәрен олуг диванә кылмышым.
Җәфа чикеб былбыл өчен, сакый сияһ (кара матур) сөнбел өчен,
Былбыл булыб бер гөл өчен аһ-фәган килмешем.
Бармы мәнеңдик гаклы киткән, бу дөньяны талак иткән.
Гайре йирдә ватан тоткан? Сәүда зиянә килмешем,
Бу җодалык җандин сөче (гөнаһ), бу ватандин үткәргүче,
Актарыб кадрем белгүче бер кадирдан килмешем,—

диб, боларны әйтеб Гариб еглай ирде, Баба Ниязның йөрәкегә утлар тоташты. Нә өчен ки, бу һәм шәһри Багдад падишаһның углы иде. Бер кызга гашыйк бикарар булыб, аның дәрдендән фиракыда сәргәрдан булыб, үз шәһредин кичеб, бу Диярларга килеб калыб иде. Гарибнең хәлегә еглаб, өегә башлаб барды.

Чәмән яй диб, бер яхшы аты бар иде, аны Гарибга бирде:

— Күңелеңә хилагән җиргә барыб уйнаб килгел,— диде. Гарибгә атны тотыб мендереб куйды. Гариб андаг мәҗнүн булды ки, аны кайсы тарафга китсә китәр ирде. Ат хаһ (теләсә) суга, хаһ дәрьяга барса белмәс ирде.

Әлкыйсса, Гариб йите еллык вәгъдә белә чыкыб иде. Монда биш ел үтте. Әмма Сәнәмдин һич хәбәр юк. Гариб гашыйк Сәнәмне яд кыйлыб, төшемдә күрмәнме диб, төшендә күрәлмәй зар-зар еглайдыр. Әмма Гариб бу хәле берлә гомер кичерде.

Имди сүзне Шаһсәнәмдин ишетмәк кирәк. Шаһсәнәм һәм Гарибнең фиракыда еглаб, һич мәҗале йитеб, йокласам, Гарибне күрәрмен микән диб һәм күрәлмады. Дәрд-фиган берлә бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Гамьдин котылмаган михнәтлек башым,
Янә башдыйн гамь өстендә, яр улдым,
Гариб ирде кичә-көндез юлдашым,
Имди йөзен бер күрмәккә зар булдым.
Берничә вакыт висаледә шат ирдем,
Ярдыйн үзгә гайре белән ят ирдем,
Хәсрәтем бар, гыйшк юлыда дад ирдем,
Көйгәле үземгә сәбәбкәр улдым.

Сәнәм, имди сәңа зәвык-сафа юк,
Ярың озак китде, имди вафа юк,
Гашыйкмын диясен, сәнда җәфа юк,
Гыйшыкның солтаныдин карздар (бурычлы) улдым,—

диб, Шаһсәнәм һушыдин китеб, янә һушыга килү әйтде:

— Әй рәгналарым (Рәгъна — гүзәл, матур), мән имди нитәрмән? — диде.

Акча кыз әйтде:

— Әй Сәнәм! Монча һиҗран белә үлтермә, һәр эшкә сабыр кирәк. Әй, Сәнәм, баг сәерегә тамаша кылале, күңелләр ачылсын, һәм бу көн гаед корбан көнедер, фаслы баһардыр. Гөл ачылыбдыр. һәм якын арадин Гарибне сорашале. Мондаг еглаб гомер кичмәс,— диб.

Шаһсәнәм хушхәл булыб, атасыдин рөхсәт алыб, кызлар берлә баг сәерегә бардылар. Әмма Хәләф тарафыга бара торган юлда Тын дәрьясы диб бер дәрья бар ирде. Шаһсәнәм кызлар берлә ул дәрьяның ләбегә килде. Дәрьяның мәүҗегә (Мәүҗ —дулкын) караб, күзедин яшьләр раван кылды: «Судыйн Гариб үткәндер»,— диб, бу бәетне еглаб әйтде. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Алты айлык һиҗран (аерылышу) юлдин адашыб,
Әй, Тын дәрьясы, сәндин Гариб үттеме?
Мәнең өчен һәҗр утыга тоташыб,
Хунхур (залим, начар, кан эчүче) дәрья, сәндин Гариб үттеме?
Мәнең монда ярсыз юкдыр карарым,
Һичкем берлә булмас сөхбәт-бәрарым (аралашу),
Тереклегем, гыйш-хушым, мәдарым (әйләнү орбитасы),
Әй Тын дәрьясы, сәндин Гариб үттеме?

Әлкыйсса. Шаһсәнәм атыны борыб, үзене ул дәрьяга ташлагалы торыб иде, Акча кыз килеб әйтде:

— Әй Шаһсәнәм, һәр кемнең башыда бардыр, бисабырлык кылма. Бисабырлык яманның эшедер,— диб, тәсәлла (юату) хәтер өчен бу бәетне укыды. Бәет Акча кыз бу торыр:

— Яралыг дәрдедер тәңре кыйсмәте (язмыш, өлеш)
Ничек мондаг бисабырлык, әй Сәнәм,
Тукыз елдыр, мән һәм чикдем михнәте,
Ничек мондаг мөбтәлалык, әй Сәнәм.
Комры дигән бер гаҗәеб кош булыр,
Пәррен (Пәр — канат) тартып, үзе килер буш булыр,
Терек булса, бер-берегә түш булыр.
Ничек мондаг битакатьлек, әй Сәнәм,
Мәне — Акча дир, атым Гелниһал,
Бу дөньяның пәяны юк, бимисал,
Уйнаб-көлеб биш көн, Гариб күңелен ал,
Ничек мондаг истимгярлык (көчләү), әй Сәнәм? —

диб иде, Шаһсәнәм атдин төшеб ултырды. һаман бикләрнең кызларыга һич тәкәллем (сөйләшү) кыйлмады. Әмма һәр кайсы кызлар, тәсәлла хәтер өчен, үз башыга килгәнләрене, дәрде фирак тартканларыны бәян кыйлды исә, кызлар берлә Шаһсәнәм дәрьяның бу ләбедин яныб шәһәргә килделәр.

Әлкыйсса. Имди сүзне Гариб гашыйкдин ишетмәк кирәк. Гарибнең, Шаһсәнәм фиракыда еглаб күзләре набина (сукыр) булыб калды. Нә таг, нә дәрьяны белмәде, сәргәрдан булып: «Аһ Сәнәм! Аһ Сәнәм!» диб шәһәр бәябаныны (буш, чит җир) катгъ (кичү) кылыр ирде. Гариб ушбу әхваль берлә Казак дигән шәһәргә килде, бер вәйран ханәгә кереб ятыб йоклады. Ятыб, төшдә Шаһсәнәмне күрде ирсә, еглаб уйганыб бу бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр:

— Еглаб, ходага дад идеб: «Әй Сәнәм!»,— дисәм микән?
Шам-сәхәр (кич-таң) фөрьяд идеб: «Әй Сәнәм!» — дисәм микән? Төшемдә күрдем мән сәне, яд итмәдең бердәм мәне,
«Яр тотыбсын Гарибне, әй Сәнәм»,— дисәм микән?
Екерме дүрт яшьдә идем, үлгәнче гамеңне йидем,
«Яхшы анамны күрмәдем, әй Сәнәм»,— дисәм микән?
Яшем екерме дүртедин китдем атамның йортыдин,
Еглаб Сәнәмнең утыдин: «Әй Сәнәм!» — дисәм микән?
Атым мәнең Гариб, калдым дәрдеңдә саргаеб,
«Калдым, күземдин аерылыб, әй Сәнәм»,— дисәм микән? —

диб, һиҗран төкәнләре Гарибгә санчылды. Гариб гашыйк, гамь тагла- рының астында калыб, бу газәлне укыды. Газәл Гариб:

— Бу таглар — яман таглар:
Гариб юлыны баглар,
Гариб үлсә, кем еглар,
Гарибгә гариб еглар,—

диб гыйшкы хуш орды. Бер аһ орды.

Әмма ул вәйранадә бер кодык (кое) бар иде. Гариб: «Аһ, Сәнәм! Аһ, Сәнәм!» — диб, ул кодыкга төшеб китде. «Аһ, Сәнәм!» — диб, Шаһсәнәм яды илә җан бахак тәслим кылды. Калу иннә иләйһи рәҗигун.

Әмма Гарибгә балалар иргәшеб йөрер ирде. Гарибнең кодыкка төшкәнене күреб, барча балалар еглашыб янды ирсә. Гарибнең үлгәне барчага мәгълүм булды.

Имди сүзне Шаһсәнәмдин ишетмәк кирәк. Әмма Гариб үлгән көне иртәсе гаед көне ирде. Шул кичә Шаһсәнәм ятыб төш күрде. Асмандин бер кош килеб, Сәнәмнең кулындагы әңгәштәрене (Әнгәштәр— балдак) алып китде. Сәнәм куркып уйганды. Шул заман Акча кызны чарлаб әйтде:

— Әй Акча! Эш кулдыйн китде. Дәрхәл кәрвансарайга баргыл. Кәрван килгән булса, Гарибдин хәбәр сорагыл,— диде.

Акча кыз барыб хәбәр алды, һич кайсы кәрван белмәделәр. Әмма Тансык диб бер кәнизәк бар ирде, аның агасы Хәләф тарафыга сәүдәгә китеб иде. Ул Гарибнең үлгән йирендә бар иде. Ул кәнизәк агасы- дин ишетеб килеб, Шаһсәнәмгә хәбәр кылды. Шаһсәнәм ишедеб, биһуш булыб, янә һушыга килеб әйтде:

— Әй Акча! Барыб Гарибнең анасы илә сеңлесен башлаб кил- гел,— диде.

Акча барыб алыб килде. Шаһсәнәм боларны күреб, үпкәсе өрелеб еглаб, бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Хәзан орыб (Хәзан орыб — көз җитеп), таза күңлең сулыбдыр,
Бер гөлеңдин, гөлзарыңдин аерылдың,
Гариб углың үлеб, дәфен булыбдыр,
Сәвенечлек морадындин аерылдың.
Йите ел кизде Хәләф шәһрендә,
Мәне куйды хәсрәт белә әрманда.
Йосыф кеби әсир булдым зинданда,
Мисыр илендә Кәнгандан аерылдың.
Шаһсәнәм дир: мәндә күп калды әрман,
Әйтсәм, әда булмас бу дагы һиҗран,
Үлгәнене күреб килебдер кәрван,
Мән — ярым дин, сән углыңдин аерылдың,—

диб иде, Гарибнең анасы ишетеб биһуш булыб калды. Андыйн Гарибнең сеңлесе ишедеб, фөрьяд кылыб еглаб, агасы өчен битакать булыб, Гөлҗамал бу бәетне укыды. Бәет Гөлҗамал бу торыр:

— Иите елдыр, шоңкар кошым качырдым,
Барып төште Хәләф шәһре сарыга (Сары — тараф, як),
Еглай-еглай йөреб гомерем кичердем,
Күз яшем кушылды гамьмән сарыга.
Агам, дидем, дүрт тарафка бакмадым,
Җәфа тартыб, гөл башымга такмадым,
Мәҗнүн кеби башым алыб чыкмадым,
Ләйлә сорагыда һиҗран сарыга.
Дуст-дошман эчендә, кызыл йөзем юк,
Борынгыдик имди әйтер сүзем юк,
Егламакдин гайре башка эшем юк,
Эстәб чыкай Хәләф шәһре сарыга.
Карендәшем, димән Шаһсәнәм сезне,
Үлебдер, диб хәбәр килде агамны,
Гөлҗамал дир: тәңре алса җанымны,
Букөн әҗәл йитсә мәнең сарыга,—

диб андаг еглаштылар, имкяны булмадылар ирсә, Акча кыз боларга тәсәлла хәтер биреб әйтде:

— Сабыр кыйлыңлар кем, бу дөньяда үлмәй торган кеше бармы? — диб, Акча кыз бәет укыды. Бәет Акча кыз бу:
— Ялганчы фани дөньяда
Һич кемсә үлмәй калмады,
Яхшы китте нәүбәтедә,
Яман үлмәй калмады.

Үлем өчен йимәгел гамь,
Үлмәй калмас һичбер адәм,
Килгән җанлар — үләр, бу дәм
Сүд (файда) илә зыян калмады.

Дөньяны бер күздә күргән,
Гадел булыб йортны сөргән,
Дию-фәри дадын биргән
Шаһ Сөләйман калмады.

Искәндәр дөньядин кичте,
Җәмшид әҗәл мәен эчте,
Нә шаһбазлар (батыр, кыю) бондыйн кичте?
Рөстәм, Дастан калмады.

Боларга тәсәлла хәтер биреб, Гарибнең анасы берлә сеңлесене өегә яндырды. Өйләрегә барыб, Гарибнең матәмедә булдылар. Әмма Шаһсәнәм әйтте:

— Әй Акча! Ул мәнең җәфакәш (Җәфакәш — җәфа чигүче) Гарибем мәне диб йөреб үлебдер. Мән һәм, ихлас, та бакайгы җанымны алыб, аның юлыга нисар (Нисар — чәчү, сибү, тарату) кыйлмай булмас. Әй Акча! Имди мәслихәт шул ки, мән һәм барыб аның мазарыны күрмәсәм булмас,— диб.

Бабахан Шатыр диб бер кем ирсә бар ирде. Ул баба Шаһсәнәмне күтәреб йөреб чүңк кылган иде. Шаһсәнәм аны чарлаб әйтде:

— Әй баба! Хәләф шәһрене сән белерсән. Мәне сән Хәләф шәһренә тикерсәң, та мән барыб, Гарибнең мазарыны зиярәт кылыб килгәй- мән,— диб еглаб, Бабахан' Шатырга бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм:

— Кечеклекдин, мәне бакыб күтәргән
Сәндин үзгә гамь, госсарым (кайгылы, хәсрәтле) юк мәнең.
Мәнең өчен җәфа тартып үстергән
Сәндин үзгә игътибарым юк мәнең.

Сән мәне алыб кит Хәләф шәһрегә,
Монда күзем төшәр яхшы-яманга,
Гомрем гөлен бирдем бади хәзана (көз җиленә),
Күңелем эстәр яр-дустым юк мәнең.

Ярымның мәзарын кочыб ятаен,
Кайтыб чыкмас йолдыз кеби мотмаин (тынычланган)...
Бу ватанда һич карарым юк мәнең...—

диб иде, Бабахан Шатыр һәм мәгъкуль диб, алыб бармакчы булды. Шаһсәнәм Акчага әйтде:

— Әй Акча! Атамдин рөхсәт алыб: килсәң,— диб иде, Акча барыб Шаһ Габбасдин миһләт алыб килде.

Булар берлә әлвидаглашыб бер бәет әйтәдер Шаһсәнәм. Бәет Шаһсәнәм бу торыр:

— Китәрмен Хәләф шәһренә,
Кыз карендәшләр, хуш кал имди,
Килер-килмәсәм гөмана,
Сердәшләрем, хуш кал имди.

Тукыз ай ун көн күтәргән,
Кәмалегә тикезгән,
Ак сөтен биреб имезгән
Җаныем анам, хуш кал имди.

Безнең белә хәлвәт (аулак) тоткан,
Әһле халык дадын биргән,
(Халык зарын тыңлаган)
Мәгәр янә төнгә кергән
Җаным атам, хуш кал имди.

Бакчаны күздә күргән,
Михнәт чикеб, рәхәт күргән,
Акча диеб ат күтәргән
Гөлниһал җан, хуш кал имди.

Әлкыйсса. Бабахан Шатыр берлән Шаһсәнәм багдин чыкыб юлга рәван булдылар ирсә, нәчә көн юлларыны тый (Тый кылу — тыелу, бетерү) кылыб бер гөлстанга йитде. Бабахан Шатыр үз күңледә хыял кылды: моны Хәләф шәһренә алыб барай диб йөреб, үз шәһремгә алыб барыб, үзем алсам, диб. Үз йорты Казак шәһредә иде, шул тарафга Шаһсәнәмне алыб йөрде. Әмма Шаһсәнәм карады ки, бер манара күренде. Сорды:

— Әй, Шатыр, бу ни манарасыдыр? — диде. Бабахан Шатыр әйтде:

— Хәләф шәһренең манарасыдыр,— диде. Шаһсәнәм әйтде:

— Әлхәмделиллаһ шөкер, Гарибем үлгән йиргә килеб йитебдер- мән,—диб, хуш вакыт булыб әйтәдер. Газәл Шаһсәнәм:

— Шөкер имди, килдем Хәләф шәһренә,
Ярым үлгән йирләргә килебмән.
Ярым белә башда вәгъдә әйләшеб,
Гариб дустым килгән йиргә килебмән.

Үзене гыйшык базарыга салыбдыр,
Мәнең өчен әрман белә үлебдер.
Йите елдин бире шунда булыбдыр,
Ярым туфрак булган йиргә килебмән.

Гариб ярым күрсәм икән гайбанә (читтән торып),
Мәнең өчен үзен салып һиҗранә.
Мөсяфирлар белә булыб һәмханә (өйдәш, күрше),
Әрман берлә үлгән йиргә килебмән.

Шаһсәнәм кыз янды һиҗран утыга,
Каилмән (таң калып) Гарибнең игътикадыга (иман).
Яр-яр диеб, көеб һиҗран утыга,
Җеназасын кыйлган йиргә килебмән,— диб иде.

Баба Шатыр әйтде:

— Әй Сәнәм, бу Хәләф шәһре имәс. Мән сәне үз шәһремгә алыб килдем. Әй Сәнәм, һәмишә Гарибне яд кылыб йөргәнчә, үзеңне мәңа кабул кыл,— диде.

Шаһсәнәм бу сүзне ишедеб: «Аһ дарига!» — диб еглаб бу бәетне укыды: Бәет Шаһсәнәм:
— Әй күңел, имди кич бу фани дөньядин,
Баш алыб бер яна китмәсәм, булмас.
Ярны күрмәк тәңре тәкъдир итмәсә,
Күз йомыб дөньядин китмәсәм, булмас.

Әмма бу йирдә Гариб төшкән кодык бар ирде, моңа төшеб китде. Шаһсәнәм кодыкга төшкәнегә бер бәет әйтә. Бәет Шаһсәнәм:

— Зөләйхадик Йосыф кеби
Мәнзилгяһым (төшкән урын) зиндан булды,
Гариб дустым, сәнең өчен
Яхшы көнем яман булды.
Шаһсәнәмдир: мискин башым,
Тынмай акар күздә яшем,
Кодык эчендә юлдашым
Бәлен (карчыга) белә чиян (чаян) булды,—

диб Шаһсәнәм кодыкка бакыб, Гариб яды киләдер. Бакса, Гариб шул йирдә кодыкда ятадыр. Моны күреб, Шаһсәнәм ходай тәгаләгә мөнәҗәт кылыб, Гарибнең буйнын кочыб, җан бахак тәслим кылды. Калу: инна лилаһи вә инна иләйһи раҗигун.

Әмма күргән-белгәнләр икесене дәфен кылдылар.

Иляһи, гашыйк бәндәләреңне, Иосыф-Зөләйхадик морадларыга йиткергәйсен. Амин.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz