Башы ====>
* * *
Әлкыйсса, Зөһрә солтан ул кичә апасы берлә сарайда яткан иделәр. Зөһрә төшендә күрде кем, Таһир илә бер җирдә утырырлар, гаять хозурыннан уянып китеп, колагына сорнай тавышы керде. Зөһрә, түшәгеннән торып, гаҗәп, бу сазны уйнаучы кем икән дип, тәрәзәнең канатларын ачып, түбән карап Таһирне күрде вә кем икәнен белмәде. Аның өчен җиде ел зинданда ятканда, сачләре иңенә төшеп, төсләр үзгәрмеш иде. Дәрхаль күзләрене текәләп карап, Таһирне таныды. Шул заман түбән мең алтын атып, Таһиргә әйтте: «И минем гашыйкым, бу алтыннарны алып, өс вә башларыңызны төзәтеп вә хәммамга (Хәммам — мунча ) барып юынасыз. Дәхи сезнең фәлән җирдә фәлән исемле апаңыз илән бер тугма даяңез бардыр. Аңа барып торасыз. Күрәлек, җиһан көзгесе ниләр күрсәтер»,— дип. Хәтеренә килде кем, бәлки, безнең болай сөйләш- кәнемезне нагяһ бер дошман күреп, атама хәбәр бирсә, Таһиремә бербер хәтәр вә кыенлык төшәр, диде вә тәрәзәнең канатларын ябып, гүяки тәне җаныннан аерылгандай булды.
Әлкыйсса, Таһир алтынны алып, даясенең өен эзләп табып ишек какты. Апасы торып: «Кем сән вә ни хаҗәтең бардыр?» — диде. Шул заман Таһир үзенең кем икәнен белгертеп, апасы ишек ачты, Таһирне тегәлеп карап таныды. Дәрхаль өенә кертеп, кочаклап күп еглашты- лар. Апасы әйтте: «И минем җан энем, бу ни хәлгә төшепсен, адәм күргүсез»,— дип, башларыны тараш кыйлып вә киемнәрен салдырып, асыл киемнәр киертте. Бераздан соң хәммамханәгә барып пакьләнеп килеп керделәр. Таһир башыннан кичкән әхвальне апасына бер-бер бәян кылды. Апасы моны ишетеп бик җаны ачыды. Аннан соң Таһиргә төрлү-төрлү тәгам китереп, йиеп-эчеп туйдылар.
Әлкыйсса, Зөһрә солтан, бер намә язып, мөһерләп апасына әйтте: «И апа, ушбу намәмезне гашыйкым Таһиргә тапшырыңыз»,— диде. Апасы дәхи намәне алып, тугры даянең өенә килеп, намәне Таһиргә тапшырды. Таһир ачып укыды. Мазмуны (Мазмун — эчтәлек) бу иде: «И минем гашыйкым Таһирем, бүген кичкә уеныңызны алып сарай алдына киләсез, вәссәлам»,— димеш. Таһир Зөһрәнең апасына әйтте: «Зөһрә солтанга безләрдән сәлам вә догалар әйткәйсез. Инша аллаһе тәгалә хак җәллә вә гала хәзрәтләре әҗәлдән әман биреп монафыйклар шәреннән (Монафыйклар шәре — икейөзле кешеләр явызлыгы) сакласа, бу кич галәм аягы басылып сил булганында (Сил булу —тыну) барсам кирәктер»,— диде. Даяне күндереп, үзе ахшам вакытыны көтеп ултырды.
Ул көн Таһиргә бер ел шикелле булды. Чөн ахшам вакыты җиткәндә Таһир, уеннар төзәтеп, йорт аягы сил булганда сарай тарафына рәван улды. Зөһрә солтан, тәрәзәдән карап, Таһирне көтеп торыр иде. Таһир сарайның янына җиткәндә, Зөһрә, моны күреп, тәрәзәнең канатларын ачып, Таһиргә җәмал (Җәмал — матурлык) күрсәтте. Бу ике ай бер-берсенең йөзләрен күрделәр. Зөһрәнең күркәмлегенә тамаша кылып, Таһир бер назым әйтте.
Назмы Таһир:
— Зөһрә, минем шаһым син, зөлфе сияһ (кара бөдрә чәчле) ярым син; Нурга гарык (нурга чумырып) кылганың, кояшым син, маһым син.
Зөһрә каршы әйтте:
— Таһир, йөзең ай икән, кара кашың яй икән; Йөреп үскән сачләрең кара нурга җай икән.
Аннан соң Таһир сарайга кереп, күрешеп, бер-беренең хәлләрен сорашып, күп еглаштылар. Чөн болар таң вакытынача бер-беренә шигырьләр вә назымнар әйтешеп ултырдылар. Таң аткан вакытта Таһир Зөһрә илә әманлашып. сарайдан чыгып, апасының өенә юнәлде. Апасы бикләмеш иде, Таһир килеп ишек какты, дәрхаль апасы торып, ишек ачып кертеп, Таһирдән хәл сорашты. Таһир Зөһрә илән бәетләр һәм шигырьләр әйтешкәнен бер-бер бәян кылды.
Әлкыйсса, биш-алты көн үтеп, җиденче көн Зөһрә солтан янә бер намә язып апасы артыннан Таһиргә күндерде. Намәсенең мазмуны бу иде: «И минем хакыйкать гашыйкым Таһир, бүген кич янә сарайның алдына уеннарыңызны алып киләсез, вәссәлам», — дип язмыштыр. Таһир ахшам вакыты булганда, уеннарын кулына алып, сарайның каршысына килде. Зөһрә Таһирне көтеп торыр икән, шул сәгать тәрәзәнең канатларын ачып куя бирде. Таһир, Зөһрәне күреп, бер назым айганы:
— Мәелем бар гөл йөзеңә, аһу нәркис күзеңә; Үлмәй торып йөз куйсам, Зөһрә солтан, тезеңә.
Зөһрә каршы бер назым айганы:
— Башта гыйшык җилләрең, яйдай нечкә билләрең; Тезем түгел, күкрәгем — йөзең куяр җирләрең.
Аннан соң Таһир сарайга кереп, бер-берсенә назымнар вә шигырьләр әйтешә башладылар. Әүвәле Зөһрә Таһирдән бер сүз сорап, назым айганы:
— Колак тотып чиш мәган, һәрнәрсәгә иш булган; Кайдан сәмруг кошына бу дөньяда иш булган.
Гашыйк Таһир җавап бирде:
— Сәмруг кошы җефетеннән унсигез мең галәмнән Эзләй, карай йөргәндә аерылган ишеңнән.
Андыйн соң, үз хәлләренә муафыйк назымнар әйтешеп, таң вакытынача кәеф вә сафа корып ултырдылар. Таң җиткәндә бер-беренә әманлашып, еглашып аерылыштылар. Хасыйле кәлам кызлар душасы, сүзнең кыскасы, бонлар бу хәл үзләренә кырык көнгәчә килеп-китеп йөрделәр.
Әлкыйсса, Таһир янә бер көн уеннарын алып Зөһрә сараеның янына килде. Әмма Зөһрә солтан көндездән бер ефәк аркан хәзерләп куйган иде. Зөһрә, Таһирне күреп, югарыдан ул арканны төшереп, Таһирне юкары тартып чыгарды. Таһир илә Зөһрә бер-беренә сарылышып вә кочаклашып биһуш булдылар. Шул заман Зөһрәнең апасы боларның йөзләренә гөл сулары сибеп, гакылларын башларына китерде. Апа, дәрхаль мәҗлесләр хәзерләп, төрле-төрле тәгамнәр вә гөл чәчәгеннән ясалмыш шәраплар хәзерләде. Апа ул нәфис шәраплардан алтын кәсәләргә тултырып әүвәлән Таһиргә сонды, Таһир дәхи нуш әйләп (Нуш әйләү — тату, ашау), үз кулы берлә тултырып, Зөһрә солтанга сонды. Ул дәхи нуш әйләде. Чөн болардан пәрдә күтәрелеп, бер-бери илә сүзләр сөйләшеп, бүсәләр вә шәфталулар алышып, таң вакытынача кәеф вә сафа кылып ултырдылар. Таң аткан вакытта Таһирне ефәк кәмәнд (Кәмәнд — бау, аркан) илә җиргә индерделәр. Таһир юлга кереп, тиз заман апасының өенә килеп керде. Апасы Таһирдән хәл сорашып, Таһир ни күргәнен вә ни кылганын апасына сөйләде. Апасы, моны ишетеп, Таһиргә нәсыйхәт вә үгет тарафыннан әйтте ки:
— И минем ике күзем нуры, Таһирем, сезләргә бу эш мәгъкуль вә лаек түгелдер. Аның өчен дошманыңыз күптер. Әгәр дә мондыйн соң сарайга барсаңыз, юкары чыкмаңыз һәм таң вакытынача калмаңыз,— дип күп нәсыйхәтләр кылды.
Әмма гашыйкка нәсыйхәт зәррә кяр (Зәррә кяр — аз гына файда) кылырмы, апаның мең нәсыйхәте— Таһиргә бер тиен. Әлкыйсса, Таһир берничә мәртәбә дәхи Зөһрә илә күрешеп килде. Көннәрдә бер көн Таһир уйкусында бер куркулы төш күрде. Төшендә күрде кем, Таһирнең дүрт ягын кара этләр килеп камалап, Таһиргә касд кылдылар. Таһир никадәр җан куәте илән качарга ян-янына омтылып карады, һич чара булмады. Гаять куркуыннан сискәнеп, уянып китте. Бераз заман фикер кылып уйлап, үз-үзенә әйтте: мин фәләнчә елда бу төшне күреп, җиде ел сәргәрдан булдым. Инде һәм куркамын, бәлки безләрне дошман күргән чагар дип, ике көн кич өеннән чыкмады.
Равилар андаг риваять кылыр ки, ул йөзе кара мәлгун кол, бер көн Таһирнең шәһәргә килгәненнән хәбәр алып, Зөһрәнең бакчасына кереп, бер аулак җирдә яшеренеп торды. Иттифакый (Иттифакый — очраклы гына), ул кичә Таһир Зөһрәнең сараена килеп кәмәнд илән юкары чыгып, таң вакытында янә өенә китте. Ул мәлгун гарәп кол моны күреп, ханның алдына килеп, бер-бер гарыз кылганы:
— Тәкъсыйр хан, җиһан башы солтанымыз, Күп елга әман булсын мал, җаныңыз. Кермәсен шәһәргә дип җаулык кылган, Килепди, янә кайтып дошманыңыз. Җәза биреп дошманның талаена (күбесенә), Карадыңыз Таһирнең булаена. Югаргы айнәгеннән (Айнәк— тәрәзә, пыяла) аркан ташлап, Кызыңыз тартып алды сараена. Мин бер колың бу хәлне күреп идем, Чәнчәен дип гайрәтемә килеп идем. Шул заман төшә калып исемезгә, Ярлыгы ханымызның юкди, дидем. Шул җирдә бер хаталык кыла яздым, Тышкары фәрманыңнан чыга яздым. Чыкканын кинә (яшерен) сарайга күргәннән соң, Оялып намусымнан үлә яздым. Булганда без фәкыйрьгә фәрманыңыз, Калмайди, торып әйтүгә дәрманымыз. Бер катар (бер мәртәбә) ярлыгыңыз төшкән адәм, Килепди буем булмай фәрманыңыз.
Әлкыйсса, мәлгун кол падишаһка, хыянәтче бала ачуыңыздан курыкмай килепди дип, күп сүзләр әйтте. Падишаһ гарәп колдан мондый сүзләрне ишетеп, кәмал мәртәбә ачуланып, күп адәмнәр хәзерләтеп: «һәркайчан сарайның алдына Таһир килсә, әман бирмәй тотып минем хозурыма килтереңез»,— дәю әмер кылды. Гаскәрләр, дәхи тиз заман барып, Зөһрәнең сараеның тирәсендә аулак җирләргә яшеренеп тордылар. Без киләек, Таһир бичара Зөһрәнең гыйшкыннан тәкате вә сабыры калмады. Ул, күргән төшләрене онытып, кулына уеннар алып, Зөһрәнең сарае тарафына рәвана улды. Әмма апасы Таһиргә никадәр нәсыйхәт кылса да, чара булмады. Зөһрә дәхи тәрәзәдән карап көтеп торыр иде. Таһирне күргәннән соң, кәмәнд илә югары чыгармак булды. Әмма Таһирнең күңеленә апасының нәсыйхәте төшеп, Зөһрә солтан никадәр иҗтиһат кылса да, югары чыкмады. Шул заман югарыдан-түбәннән назымнар сөйләшә башладылар. Әмма Таһир бичара дәрдемәнд башына ни килереннән хәбәре юк. Зөһрә бу хәлне күреп, Таһир югары чыкмаган соң бер назым айганы.
Назмы Зөһрә:
— Күңел зарга батканди, кайгың җанга батканди, Таһир җаным, гашыйкым, нидән күңелең кайтканди?
Таһир Зөһрәгә каршы бер назым айганы:
— Шатлык көнем үткәндер, кайгу көне җиткәндер; Мин егламай нитәен, аерылыр көн җиткәндер.
Әлкыйсса, Зөһрә солтан, Таһирдән бу сүзләрне ишеткәч, зар-зар егламага башлады, янә Таһир гашыйкка бер хәл булуын белде. Таһир, дәхи Зөһрәмнән аерыламын дип, күргән төше исенә төшеп еглый башлады. Болар бу хәлдә икән, падишаһның күзәтчегә куйган гаскәрләре Таһирне күреп, дәрхаль дүрт ягын камалап уртага алдылар. Зөһрә моны күреп, җаны башка сачрады. Гаскәрләр Таһирне тотмак булдылар. Таһир аны күреп белде ки, төше алдына килде. Әмма Таһир зиадә пәһлеван вә батыр егет иде, янында бер хәнҗәре бар иде. Янына килгән адәмнәрне, берене куймай, кайсын муеныннан, кайсын күкрәгеннән яралап, бер сәгатьтә кырык-илле адәмне һәлак кылды. Вә янә гаскәрнең эченә арслан шикелле атылып, кемен ботыннан вә кемен җилкәсеннән олактырыр иде. Бу гаскәрләр, Таһирнең ирлеген күреп, күзләре куркып базалмадылар. Гаскәр башы падишаһка адәм күндерде. Ул адәм килеп падишаһка Таһирнең ирлеген сөйләде вә күп гаскәр сорады. Падишаһ, бу сүзләрне ишетеп, зур башлыкның янына биш йөз адәм кушып җибәрде. Бу гаскәр барып җиткән соң, гаскәр башы, гаскәрен уйнатып:
— Шул хыянәтче егетне тотыңыз,— дип тамак төбе берлән кычкырды. Гаскәрләр килеп, Таһирне уртага алып тотамыз дигәндә, Таһир бу хәлне күреп, хәнҗәрен янә сурып, каһарман мисале, гаскәр эченә атылып, дәрхаль җитмеш-сиксән адәмне һәлак кылды вә күзләрен куркытты. Гаскәр башы куркып падишаһка гаскәр соратып янә адәм күндерде. Ул адәм падишаһка бер-бер бәян кылып, гаскәр теләде. Падишаһ моны ишетеп, тәмам ачуланып, мең гаскәр белән үзе атланып килде. Таһирне күреп, гаскәрен кычкырып фәрман кылды кем:
— Тотыңыз шул ахмак, хыянәтче баланы, мин аңа аш-су урынына күрсәткән хыянәтен күрсәтәен,— диде. Таһир бу хәлне күреп, мәгъшукасы Зөһрә һәм тәрәзәдән карап торыр иде. Шул заман гайрәтен җыеп, гаскәр арасына шундаен керде кем, гүяки бер коры сазлыкка ут кергәнди булды. Холасаи кәлам, Таһир бер көн, бер кич орыш-сугыш кылып, сигез йөз адәмне һәлак кылды. Бер заманда хәл җыймак өчен сарайның янына килеп ултырды. Зөһрә, моны күреп, Таһиргә ниаз кылып әйтте:
— И минем гашыйкым Таһир, әгәр син мине теләсәң, атам падишаһка буйсын, хәтеренә бер төрле әләм (авырту, хәсрәт) вә тәшвиш (шик, борчылу) килтермә. Мин сине инша аллаһе тәгалә, атамнан сорап алсам кирәк,— дип, Таһиргә күп сүзләр әйтеп ялынды. Таһир гашыйк ни кылсын, Зөһрәгә әйтте:
— И минем гашыйкым, бу юлда башымны бирсәм хәлал булыр. Хуш инде, мин синең хәтерең өчен атаңа буйсынсам — сонаем, ләкин хатыннарда вафалык (вәгъдәсендә тору, сүзендә тору) юк, — дип, Зөһрәгә карап, бер назым айганы:
— Юлдашым җәфа булганда, дәрдемә шифа булырмы? Тузан корлы (чак, хәтле) әйәлдә (әйлә – хатын) миһер-вафа булырмы?
Зөһрә әйтте: — Кыз-хатында вафалык юктыр димә, Таһирем, Җаным фида кылганмын, хәсрәт йима, Таһирем.
Андыйн соң Таһир хәнҗәрен кынысына тыгып куйды. Падишаһ Таһирнең сугыштан кул тартканын күргән соң, Таһирнең алдына килеп әйтте:
— И, аш вә тоз хакын белмәс хыянәтче бала, бу гаскәрне нахак җиргә нигә кырдың? Мин сине үз балам шикелле сөеп үстергәнем каршысына кылган яхшылыгың шулмы? Мине йортның теленә төшереп, кимчелек күрсәттең. Бераз гына сабыр кылсаң, Зөһрәне бирер идем. Тиз кулыңны яз, бәйлән, — диде.
Таһир бичара ни кылсын, тоз вә нан хаклап, ике кулын артына салып торды, Дәрхаль падишаһ, атыннан төшеп, үз кулы берлә Таһирнең кулларын артына бәйләде. Үзе сараена килеп, тәхеткә чыгып утырды. Голәмасе, вәзирләре — барчасы җыелып ханның янына утырдылар. Хан, Таһирне килтертеп, җәлладка әмер кылып, тиз шул хыянәтче баланың башын кисеп, калганнарга гыйбрәт булсын, диде. Шул заман Таһир, падишаһка карап, бер назым айганы:
— Гадел икән ханнарың, сүздә тормас булырмы, Бичаралар сүзенә колак салмас булырмы? Күп эчендә бер гарип сүзен кылмас булырмы? Муен сонып килгәндә, канын коймас булырмы? Үлсәм инде, үлгәймен, хак язганын күргәймен. Әман бирсәң, бераз көн дәүран сөреп йөргәймен. (Дәүран сөрү — әйләнү, кәеф-сафа кылып рәхәтләнү) Фәрман кылсаң җәлладка, дәрманым юк, торсам да. Ярым йөзен күргәндә, әрманым (үкенечем) юк, үлсәм дә. Алмас кылыч, корыч сап ак муйныма салсаң да, Галәм халкы җыелып, тамашама килсен дә. Мең зарымны әйтәен, килеп тыңлап торсын да, Бичараның үлгәнен күреп гыйбрәт алсын да.
Әлкыйсса, ханның «башын кис» дигән сүзен ишеткән соң, барча галимнәре, вәзирләре, аяк үзрә тора килеп:
— И падишаһым, дәүләтеңезгә лаек булганы моның канын коеп үлтермәй, хибес кылмакыңыздыр. Бәнагяһ, бер җирдән бер дошман пәйда булса, кирәк, көне булыр,— дип, падишаһтан берьюлы теләделәр.
Андыйн соң падишаһ, теләкләрен кабул кылып, бер кимә ясамага боерды. Ул шәһәрдәге осталар җыелып, бер сал кимә ясап, өстенә бер сандык урнаттылар. Падишаһ, Таһирнең аягына авыр богаулар салдыртып, кулларын артына куйдыртып янә богаулаттырды, вә ул сал кимәнең эчендәге сандыкка салып, Шат суына агызып куя бирделәр. Суның агуы бичара Таһирне бер яктан бер якка агызыр иде, һәм Таһир гашыйк кай җиргә киткәнен белмәс, һәм дүрт әтрафын күрә алмас иде. Ләкин ул сандыкның авызы ачык иде. Күккә карый-карый вә кыймылдарга вә тормага һич тәкате булмай, кичә вә көндез агып барыр иде. Вә әлхасыйл, Таһир бичара ач вә сусыз өч көн, өч төн агып китте.
Әлкыйсса, рави әйтер, Шат суының түбәнге ягында Гөл падишаһы дигән бер падишаһ бар иде. Ул падишаһ Шат суының өстенә бер сарай бина кылдырмыш иде. Янә Шат суының бер-бер тармагы ул сарайның яныннан үтәр иде. Зөһрә солтан боларны барчасын белер иде. Атасы Таһирне суга салдырганын ишеткән соң, Зөһрә Гөл падишаһының кызына бер намә язды. Намәсендә бу иде: «Дустым, сәламдин соң сүземездер, гашыйкым Таһирне атамыз хан Шат суына агызды. Әлбәттә, тараф хәтеремез өчен күзәтчеләр куеп, кимә килгәнендә чыгарып, бер җиргә саклап, юлыкканыннан янә хәбәр язасыз, вәссәлам». Зөһрә намәне мөһерләп апасына әйтте: «Зинһар, апа, ушбу намәне тиз йөрүче буш илче артыннан җибәрсәңезче»,— дип күп ниаз кылды. Апасы хуп күреп, намәне алып тышкары чыгып китте. Дәрхаль бер хат йөртүче илчене табып әйтте:
— И илче, ушбу намәне тугры Гөл падишаһының кызына аулакта гына тапшырып, моңа каршы янә безләргә намә алып киләсез. Вә зинһар бу серләрне кешегә сөйләмәясез,— дип, илчегә йөз алтын чыгарып биреп: — Килгәндә йөз алтын янә бирермен,— диде.
Илче намәне алып, тау-таш дими, берничә көндә Гөл падишаһының шәһәренә барып җитте вә бер җиргә төшеп ултырды. Әмма ул Гөл падишаһының шәһәр тышында бер гөл бакчасы бар иде, гаҗәеп бакча иде. Падишаһ кызының, күңеле тарыгып, як-ягында хадимә кызлар вә җарияләр илән ул илче ултырган җирдән тугры бакчага сәйран кылырга үтеп барыр иде. Илче, боларның үткәнен карап, падишаһ кызыны таныды. Әмма боларның иң артларыннан йөрүче бер хатын бар иде. Илче, ул хатынның янына акрын гына килеп, хәлне бер-бер бәян кылды вә, Зөһрә солтаннан намә барлыгыны белгертеп, падишаһ кызына белгертсәңезче дип, хатынга бераз алтын чыгарып бирде. Әмма ул хатын падишаһ кызының андый-мондый эшләренә вә йомышларына йөри торган кешесе ирде. Ул хатын, илчедән бу сүзләрне ишетеп, кызлар артыннан бакчага керде. Падишаһ кызының аулак вә ялгыз вакытын тугры килтереп, илчедән ишеткәнен ханчага бер-бер бәян кылды. Ханча, ул хатынга биш-уй алтын чыгарып биреп:
— Бар, Зөһрә солтанның намәсен килтер,— дәю әмер кылды.
Хатын дәрхаль илчегә килеп, ханчамыз хат сорады дип, илчедән алып килеп тапшырды. Падишаһ кызы хатны ачып укып мәфһүмен (Мәфһүм — мәгънә, эчтәлек) тәмам белде. Ул бакча Шат суының өстендә иде. Берничә кызларга суны күзәтмәгә кушып, бу судан бер сал кимә акканын күрсәңез, миңа хәбәр биреңез, диде. Кызлар суны күзәтеп бер-ике көн үтте. Өченче көндә күрделәр ки, юкаргы яктан бер сал шикелле нәрсә агып киләдер. Кызлар тиз заман ханча солтанга барып хәбәр бирделәр. Ханча, тпз торып, Шат суының якасына килде вә күрде кем, юкарыдан бер сал кимә агып киләдер. Әмма эчендә һич адәм юк. Падишаһ кызы гаҗәпләнеп, кызларына, бу Таһир менгән кимәме-юкмы дип, аңа таң калып торганда, сал кимә сарай тугрысыннан үтеп килде. Әмма кызлар әйттеләр:
— Сезләрдән рөхсәт булса, безләр бер назым әйтер идек. Әгәр дә бу кимәнең эчендә Таһир булса, безләргә каршы бер назым әйтми калмас. Аннан соң Таһирнең барын-югын белермез,— диделәр.
Хан кызы әйтте:
— Кызлар, бик яхшы иттеңез, аның өчен Таһир шигырь вә назымга оста икәнлеге мәшһүрдер. Тиз заман бер назым әйтеңез,— диде. Ул кызларның арасыннан бер кыз назымны әйтте. Назмы кыз:
— Килең, кызлар, үшәлек, Шат суына төшәлек, Дәртле Таһир киләдер, мәдәденә ирешәлек.
Ул салның эченнән Таһир кызларга каршы бер җавап назым айганы:
— Менгәнем такта парәсе, киткәнем Шат арасы; Бер иманлы кол юкмы, мине тиз коткарасы?
Аннан соң кызлар, бу сүзне ишеткәч, һәммәсе ябырылып, салны аркан илә як-яктан тартып, суның читенә чыгардылар. Таһирне сандыктан чыгарып, гүзәллегенә хәйран калып тордылар. Падишаһ кызы, Таһирне сараена алып кереп, мәҗлес ясамага боерды. Кызлар бер сәгатьтә мәҗлес ясап, мәҗлес башына падишаһ кызы илән Таһир килеп ултырып, янә ул кызлар арасыннан сәрви къәд (буй) зифа буйлы ике кыз килеп, Таһирнең янына ултырып, сим (көмеш) нәзек кулларын сыйпап, ул гөлдин ясалмыш мөбарәк шәраблардин алтын вә көмеш касәләргә тултырып, берсе Таһиргә вә берсе солтан кызына сондылар. Болар икесе һәм нуш әйләделәр. Әмма падишаһ кызы Таһирнең гүзәллеген күреп, таманга кылып, җан күңелдән гашыйк булып, Таһиргә бер назым айганы:
— Таһир, затың пәриме, фәрештәме, хуримы? Яратылган җисмеңез яшел гәүһәр нурымы?
Бер дәхи касәне тутырып, падишаһ кызына сонып әйткәне:
— Мин Зөһрәнең ярымын, кара зөлфидарымын, Синең гүзәл хөснеңә (Хөсн — матурлык) хәйран булып карыймын.
Моннан соң падишаһ кызы касәне алып нуш әйләде, кагып салды. Әлкыйсса, Гөл падишаһының кызы, Таһирне чыгарып алган соң, Зөһрә, солтанга намә язып, ул хатынга биш-ун алтын биреп, намәне Зөһрәдән хат алып килгән илчегә тапшырмага боерды. Хатын намәне алып, илчене эзләп-тавып, биш-ун алтынны биреп:
— Зөһрә солтанга ушбу намәне тапшырасыз,— дип чыгарып бирде.
Илче, һичнәрсәгә карамый, тугры Зөһрә солтан шәһәренә рәван улды. Берничә көндә саг-сәламәтлек илә килеп шәһәргә керде. Әмма Зөһрә солтан, Таһирдән илчемез сәламәт хәбәре китерсәче дип, сараеннан карап ултырыр иде. Апасы һәм янында иде. Илче, сарайның яныннан үтеп барганда, тәрәзәдән боларны күреп, куйныннан хатны чыгарып чарлакга каршы күрсәтеп, янә тыгып куйды. Апасы моны күреп:
— Зөһрәҗан, җибәргән илчемез ушбудыр, кулында бер кәгазе һәм бардыр,— диде.
Зөһрәҗан, моны ишетеп, апасына:
— Тиз чыгып алыңыз индәчә,— диде.
Апасы, дәхи тиз заман киемен алыштырып, аягы җиргә тими сарайдан чыгып, илчедән хатны алып Зөһрә солтанга тапшырды. Зөһрәҗан ачып укыды. Мазмуны бу иде: «Дустым хан кызы, сәламнән соң, әлхәмделилла, Таһир саг-сәламәт килеп җитте, кимәдән чыгарып, янымызда биек җиргә саклап куйдык. Тараф хатиреңез өчен тәрбиядә кимчелек булмас, вәссәлам»,— дип сүзне тәмам кылмыш.
Чөн Зөһрә, Таһирнең сәламәт хәбәрен ишеткәч, сәҗдәгә барып шөкер кылды. Әлбәттә, исән-аман булсак, беркөн күрешеп кавышырмыз дип, үз-үзенә бу назымны әйтте. Назмы Зөһрә:
— Күз яшем кан улгандыр, бәгырем бәрьян улгандыр, Ашыкма, күңел, һәр эшкә сабырлык баш улгандыр.
Аннан соң кяин (гүя) үз-үзене үгетләп, буңа сабырдан башка чара юк дип, күп еглады. Зөһрә кичә-көндез Таһирнең гыйшкында грифтар (дучар булу, тотылу) булып еглый торсын.
Әлкыйсса, бу тарафта Таһир падишаһ кызы илә кырык көн әүвәлгечә гыйш-гошрәт вә зәвык сафада улдылар. Таһир, гәрчә падишаһ кызлары илә һәр көн сохбәттә (Сохбәт — сөйләшеп утыру, әңгәмә) улса да, гакылы вә фикере Зөһрә солтанда иде. Ул Гөл падишаһының өч кызы бар иде. Өчесе дә шигырь вә назымга маһир иделәр. Бу өчесе Таһиргә җан күңелдән гашыйк булдылар. Беркөн олуг кыз мәҗлес арасында Зөһрә тарафыннан Таһиргә бер назым айганы.
Назмы олуг кыз:
— Кашың кара булганди, аһ-зарларың булганди, Зөһрәдән күңел алсана, гайре ярлар булганди.
Таһир җавап бирде:
— Гашыйк булдым әзәли (мәңге), сулды биңзем газәли Күрмәдем мин галәмдә Зөһрәдәен гүзәли.
Аннан соң уртанчы кыз Таһиргә бер назым әйтте:
— Нечкә кашым кара икән, рухым гончәдар икән, (Гончәдар — ачылып җитмәгән чәчәк иясе) Бер хуп назар кылсана (Назар кылу — карау), Зөһрә миндәй бар микән.
Таһир җавап бирде:
— Сәрвиназым, моңың юк, хөснеңә һич сүзем юк, Гакылым Зөһрә алгандыр, сине күрер күзем юк.
Аннан соң кече кыз Таһиргә бер назым әйтте:
— Нәзек зифа һәр җирем, гончә зифа һәр җирем, Ләбем (Л ә б — ирен) шифа хәстәгә, дәрткә дәрман һәр җирем.
Таһир җавап бирде: — Хурилар булса мең Һәзар (мең), берен кылмай ихтыяр: Зөһрә илән вәгъдәм бар, һич сөймәсмен бүтән яр.
Әлкыйсса, кызлар, Таһиргә назым әйтеп, Зөһрә тарафыннан таш атарлар иде. Һәр сөйләшкән сүзләрендә, Зөһрәдән күңелеңезне алыңыз, дигәндәй аңлатып куяр иделәр. Бу өч кызның күңеле Таһиргә бик төшкән иде. Әмма Таһирнең аннан һич хәбәре юк, гакылы вә фикере Зөһрәдә иде. Көннәрдә бер көн бу өч кыз Таһирне бер-берсендин кызганып, араларында бераз гауга пәйда булды. Олуг кыз сеңелләренә әйтте:
— Кызлар, килеңез, сезнең илән бер мәслихәтем бардыр, мәгъкуль күрсәңез, әйтәмен,— диде.
Сеңелләре:
— Апа, сезләр мәгъкуль күрсәңез, булади,— диделәр.
Апалары әйтте:
— Безләрнең һәркаюмыз Таһир илән өчәр көн шигырь әйтешик, каюмыз Таһирне җиңеп өстен булса, шул сөйсен вә Таһир янында ул булсын,— диде.
Кызлар бу сүзгә разый булдылар. Әүвәл олуг кыз Таһир илән өч көн, өч төн шигырь әйтешеп, ахырыл-әмер Таһир өстен булды. Андыйн соң уртанчы кыз янә өч көн, өч төн шигырь әйтешеп, Таһир аны һәм мат әйләде (екты). Андыйн соң кече кыз янә өч көн, өч төн назым әйтеште. Ахырыл-әмер Таһир аны һәм җиңде. Шаһзадә кызларга бу мәслихәтләре килешмәде. Көннәрдә бер көн бу кызлар арасында янә низаг булып, олуг кыз:
— Юл миңадыр, чөнки мин барчаңыздан олугмын,— диде.
Уртанчы кыз:
— Таһирне су эчендә әүвәл мин күрдем,— диде.
Кечкенә кыз:
— Таһиргә үземне гарыз кыламын (Гарыз кылу – тәкъдим итү) әгәр дә миңе кабул кылмаса, бер көнне башын кисәрмен,— диде.
Аннан соң уртанчы кыз янә әйтте:
— Алай булса, мин үземне гарыз кыламын, әгәр дә кабул кылмаса, агу биреп үтерермен,— диде.
Аннан соң, моны ишетеп, олуг кыз әйтте:
— Алай булса, мин һәм Таһирнең аяк-кулын бәйләп Шат суына олактырырмын,— диде.
Шулай итеп бу кызлар арасында гәдавәт пәйда булды (гәдавәт пәйда булды — дошманлык килеп чыкты). Инде Таһир бичара кая барсын? Шат суыннан котылды, хан кызларына тотылды. Әлкыйсса, Таһир хан кызларының дәгъвалашканын читтән карап тыңлап йөрер иде. Кызлар арасында кыран галәмәт (Кыран галәмәт — каршылык) булганын күргән соң белде кем, бу кызлар бер-береннән кызганып һәлак кылмаклары мөкаррәрдер (Мөкаррәр — билгеле). Беркөн иртә берлән торып, таң караңгылыгында бакчадан чыгып, тәвәккәл тәгалә аллаһи дип, бер юлны тотып, уңга-сулга карамый, курка-курка Зөһрә солтан шәһәре тарафына рәван улды. Ул көнне вә кич китеп, таң вакытында бер чишмәгә килеп җитте. Зирә ки (Зирә ки — чөнки), артымнан гаскәр килмәсен, дип куркар иде. Әүвәл чишмәдә тәһарәт алып, таң намазыны укып, бераз зикер вә тәсбихтә утырды. Аннан соң янә ике рәкәгать хаҗәт намазы укып, йөзен туфракка сөреп, ул казый әлхаҗәт (Казый әлхаҗәт— кирәкләрне үтәүче) улан хак тәбарәкә вә тәгаләдән, Зөһрә мәгъшукама юлыктыр дип, мәдәт теләп зар-зар еглады. Шул заман Таһиргә уйку галәбә кылып (Галәбә кылу —җиңү), үзе һәм бик армыш иде. Уйку арасында колагына ат тавышы килеп, уйганып китте. Як-ягына караса, ак атласлар кимеш, кара атка менмеш бер адәм ул чишмәгә тугры ашыгып киләдер. Таһир, моны күреп, аяк үзрә торып, каршысына барды. Ул атлы дәхи Таһирнең янына килеп сәлам бирде. Таһир тәгъзыйм берлә галәйкә алды (Галәйкә алу — сәлам кайтару). Мәгәр ул атлы Хозыр галәйһиссәлам иде. Таһирне атка менгезеп, күзеңне йом, диде. Таһир күзен йомды. Ач, диде — ачты, үзен үзе Зөһрә сараеның янында күрде. Бер адәм дә юк. Үз-үзенә әйтте ки: «Мин хәзер генә Гөл падишаһының мәмләкәтендә идем, имди ул мәмләкәт бу җирдән кырык көнлек юлдыр. Минем бу күргәнем төшемме, я булмаса өнемме, я бул- маса хыялыммы?» — дип, тугры апасының өен эзләп табып ишек какты. Апасы ишек ачып, Таһирне кертеп, күзләрен үбеп, шатланып, башыннан үткән әхвәлне сорап утырды. Таһир һәм башына ниләр килгәнен вә күргәнен бер-бер бәян кылды. Апасы дәрхаль мәҗлес хәзерләтеп, тәгамнәр килтереп йиеп-эчеп туйдылар. Дәстерхан күтәрелде. Таһир бер-ике көн Зөһрә тарафындин авыз ачмады.
Әлкыйсса, өченче көн Таһир, Зөһрә илән күрешмәкне морат әйләп, фикер кылып утырганда, колагына сорнай вә гөрнай, вә табел-мебел (Табел-мебел — барабан), вә гайре уен тавышлары керде. Дәрхаль гаҗәпләнеп апасына әйтте:
— И апа, бу табел вә сорнай тавышлары нидер? — диде. Апасы эченнән аһ орып әйтте:
— И күзем нуры җан энем Таһир, падишаһ сине Шат суына атканнан соң, фәлән падишаһтан яучы килеп, Зөһрәне атасы ул падишаһ улына никяхландырып бирмештер. Хәзер дә бер җомгадан бирле уен уйнатып, пәһлеван сайлатып, ерактан ат чаптырып, якыннан тай чаптырып, падишаһымыз зур туй кыладыр һәм кияү килер көн ерак имәстер,— диде.
Таһир, апасыннан бу сүзләрне ишетеп, биһуш булып егылды. Даясе, моны күреп, әхваль сөйләгәненә бик пошиман улды (Пошиман — пошыну, сагышлану, үкенү). Дәрхаль Таһирнең йөзенә гөл суы китереп сипте, Таһирнең гакылы башына килеп, күкрәкләрен-йөрәкләрен суга башлады. Берничә сәгатьтән соң апасына ялварып:
— И җан апам, миңа бер карт хатыннар киемен бирсәңез, Зөһрәнең туена килер идем,— диде. Апасы Таһиргә:
— И җан энем, зинһар, бу уйдан кайтыңыз, Зөһрәдән инде сезләр- гә файда юктыр. Боермаган кыз инде китсә китсен. Мин сезгә Зөһрәдән артык гүзәлне тавып бирәен. Әгәр дә сезләрне тотсалар, һәлак кылырлар,— дип, куп нәсыйхәт кылды, һичбер чара булмады. Ахырыл-әмер апасы бер кат хатыннар киеме китереп Таһиргә бирде. Шул заман Таһир, хатын-кызда вафа булмас дип, уз-узенә бер назым айганы:
— Кыз-хатыннан вафасыз бу дөньяда булырмы? Буен сонган хатынга сәрә (яхшы сыйфатлы) адәм булырмы? Эзләп тапкан хәсрәтең, елама, Таһир, елама. Шундый кылган хәзрәтең, елама, Таһир, елама.
Андыйн соң Таһирнең ул кичә күзенә аслан (Аслан — бер дә, һич) уйку кермәде. Таң вакытыны көтеп ултырды. Чөн таң вакыты булганда, Таһир, үзене хатыннар кыяфәтенә кертеп, апасының өеннән чыгып, тугры падишаһның сараена рәван улды. Сарайга җитеп, хатыннар җыелган җиргә барып, хатыннар арасында бер биек урындыкка менеп ултырды. Вә һәм як- ягына караса, юлында башын фида кылып күкрәге кан булган мәгъшукасы Зөһрә биек тәхеткә менеп ултырмыш. Түгәрәгендә төрле асыл киемнәр вә биюм, вә җәүһәрләр-гәүһәрләргә күмелеп утырыр. Каршы- сында төрле-төрле уенчылар бер юлата (Бер юлата — бердән) уйнарлар. Таһиргә бу туй фирак уты берлән бик зур тавыштыр кем, һич васфы (Васф — сыйфатлау) мөмкин имәстер. Таһир Зөһрәне ул хәлдә күреп, ул гәүһәр илән бизәлмеш сарайлар әүвәлге яткан зинданыннан яман күренде. Таһирнең исе ава язып, үз-үзене заһир кыла (Заһир кылу — ачу) язды. Ни хәл булса да, гакылын башына җыеп тик ултырды. Ләкин күзләреннән канлы яшьләр рәван улды. Әмма Таһирнең егет икәнен һичбер адәм белмәде. Зира ки, Таһир гаять гүзәл һәм кызлар низамынча бигаять (Бигаять — чиксез) нәфис вә зифа сурәттә иде. Шул сәбәптән кызлардан аера алмаслар иде һәм йөзене бер мәртәбә күргән кеше: «Аһ, бер мәртәбә дәхи күрсәм икән»,— дип тәкать тота алмас иде. Чөн Таһир Зөһрәне күрде кем, уенчыларга һич илтифат итми, яшерен-яше- рен еглыйдыр. Мәҗлестәге кызлар бер-беренә шигырьләр вә назымнар, вә табышмаклар әйтешәләр. Зөһрә солтан назымнарын әйтеп, нәркис күзләреннән гөл яңагына энҗү-энҗү яшьләр агып төшәр, һич көлмәс, вә уенчыларга илтифат итмәс, вә һич сөйләшмәс иде. Ләкин бик оста назымчы кызларны алдына 'чакыртып бераз шигырь вә назымнар әйтешеп күңелене юатыр иде. Таһир күрде кем, җыелган кызларның барчасы бер-беренә назым әйтешерләр. Зира ки, ул вилаятьтә шигырь әйтешмәк мәшһүр гореф иде. Шул заман Таһирнең кулына бер сорнай төшеп, туйга карап бер назым әйтте:
— Нинди гаҗәп туй икән, адәм белмәс уй икән? Ярым күрер көнемдә, кыямәттәй туй икән? Килер дигән әманәт хыянәткә охшайды, Күп җыелган җәмәгать кыямәткә охшайды.
Андан соң кызлар, бу назымны ишетеп, барчасы Таһирнең янына җыелдылар, һәр тарафтан Таһир илән шигырьләр әйтешеп сөйләшә башладылар. Ахырыл-әмер Таһир, һәммәсен җиңеп, өстен булды. Берничә кыз, Зөһрәгә барып:
— Солтаным, сарайга бер хатын килеп, күп кызлар илән шигырьләр әйтешеп, барчасын екып, өстен булды,— дип хәбәр бирделәр. Зөһрә солтан Таһирнең гыйшкыннан грифтар улып, фикергә киткән вакыты иде. Тиз заман хатынны монда китереңез, дип әмер кылды. Ул кызлар, барып, Таһирне җитәкләп, аягын җиргә тидерми Зөһрә солтанның янына алып килделәр. Дәрдемәнд Таһир, Зөһрәнең җәмалын күреп, каршысында тез чүгеп ултырып, кулына сазын алып, Зөһрәгә бер назым әйтте:
— Ул дәстанә (алданган) күңелләр, гөл мәстанә (исергән) күңелләр, Кайгу китеп шат булмас, гамь бәстана күңелләр. (Гамь бәстана — кайгыга бәйле)
Аннан соң Зөһрә Таһиргә каршы бер назым әйтте:
— Баг-бостаннар ясатып, кызыл гөлләр салдырдым; Ефәк түшәү түшәтеп, сонкарымны (С о н к а р — ау кошы, шонкар) алдырдым. Алдырганым кулыма әле дә булса килмәйде, Килгән адәм хәл сорап күңелемдәген белмәйде.
Таһир әйтте:
— Шәһәрен иген салдырган, кулындагын алдырган, Белмәйме сән күңелемне, җан каршымда утырган?
Алды Зөһрә:
— Сөйгәнем бер хан икән, садәфтәге (энҗе кабыгындагы) данә икән: Гыйшык дәрья төбеннән алганым бер дан икән.
Алды Таһир:
— Патша Бәгъдад китәди, тиз заманда җитәди. Патша кызын сөйгәннең газабы бушка китәди.
Зөһрә әйтте:
— Шәһәремезнең багы күп, салкымнарның агы күп. (Салкымнарның — агачтагы җимеш бәйләменең) Ханкяр кызын сөйгәннең йөрәгендә мае күп.
Аннан соң Таһир әйтер:
— Атам әйтер, я гани (Гани — бай, мохтаҗ түгел), морадым бир, я гани, Диңгездәге мәсжетнең кемнәр икән имамы?
Зөһрә җавап бирде:
— Атаң әйтер, я гани, вир морадым, я гани, Диңгездәге мәсҗетнең хәзрәт Юныс имамы.
Таһир янә әйтте:
— Атам әйтер, я гани, вир морадым, я гани, Дүртенче күктә мәсҗетнең кемнәр икән имамы?
Зөһрәҗан җавап бирде:
— Атаң әйтер, я гани, морадым бир, я гани, Дүртенче күктә мәсҗетнең хәзрәте Гайса имамы.
Гашыйк Таһир янә әйтте:
— Кайнар казан ташмаймы, каршыдан җан ашмаймы? Кавышмаса даглылар (күңелләре яралы кешеләр) хәсрәтләре кавышмаймы?
Зөһрә янә җавап бирде:
— Кайнар казан ташканы, каршыдан җан ашканы; Кавышыр булса хәсрәтләр, гашыйкым кавышканы.
Әлкыйсса, Зөһрә бу назымны әйтеп, гаҗәпләнеп тегәләп караса, бу шигырьләрне әйтүче Таһир икән. Аннан соң Таһирнең сөйләмәгә тәкате калмады, тик ултырды. Ул мәҗлестәге хатыннар вә кызлар барчасы Таһиргә тәхсин кылып хушнуд булдылар. Шул заман Зөһрә Таһиргә ишарәт кылып, Таһир торып бүтән җиргә барып ултырды. Аннан соң Зөһрә апасына назым кылып әйтте:
— И апа, бу көн кичкә Таһирне бер аулак җиргә саклап куйсаңызчы,— диде.
Апасының уен белгәндәй, бер уч тулы алтын чыгарып бирде. Апасы Таһирне аулак өйгә кертеп яшереп куйды. Аннан соң Зөһрәҗан гайре бер назымчы кызларны чакыртып, бераз шигырь әйтешеп, көн урталыгы булды. Ахшам булганда, дая Таһирне янә бер аулак өюгә кертеп куйды. Зөһрә дәхи кереп, Таһир аяк үзрә торып, Зөһрә илә кочаклашып күп еглаштылар. Аннан соң бераз кәеф-сафа корып, Зөһрә, янә хатыннар янына чыгып бераз сәер кылып, Таһирнең янына кереп ултырды. Бер-берсенә мәхәббәт гарыз кылып зәвыкләнделәр. Зөһрә Таһиргә күп нияз кылып әйтте ки:
— И минем хакыйкать ярым, гашыйкым Таһирҗан, безнең хөкемебез вә иркемез үз кулымызда имәстер. Атамыз падишаһ мине фәлән падишаһ углына никях кылып, олуг туй кылмыштыр. Ләкин безнең кү- ңелемез сездән башкага имәстер. Мин һәнүз сез ярым илә кылган вәгъдәдә. Мин, һәрбер тарафымызны телем кылып торсалар да, сездән бүтәнгә мотыйг булып (Мотыйг булып — буйсынып, баш иеп) буй бирмәсмен, һәм уемызда бу иде кем, әгәр дә безләрне шаһзадә илән үңәчә өйгә япсалар, бер сәгать торгызмай шаһзадәне агулап, үземезне һәлак кылмак иде. Хәзердә, әлхәмделиллаһи тәгалә, сез гашыйкым илән күрешмәкне мөяссәр әйләде. Имде хакыйкать ярым, иртәгә көн таң вакытында безләрне хәммамга чакырырлар. Хәммам бу сарайга ике сәгатьлек, ягъни ун чакрым җирдер. Безләр күп юлдаш кызлар алмасмыз, безнең апа һәм сезнең апаңыз, дәхи өч җарья алып, сез гашыйкым илән вилаятькә китеп, башымызны коткарырмыз,— диде.
Таһир бу сүзне ишетеп, бик хуп улыр дип, һәр икәвесе вәгъдәләрне берек кылып куйдылар. Әлкыйсса, иртәгүсе көн мәгъкуль булыр дип, җиде данә ак дөя хәзерләтте. Берсенә Зөһрә вә беренә Таһир менеп, икесенә ике апа вә өчесенә өч җарья менеп, хәммам сарай тарафына рәван улдылар. Мәгәр ул йөзе кара гарәп Кол мәлгун, боларның киткәнен күреп, араларында Таһирнең кызлар кыяфәтендә киткәнен таныды. Дәрхаль шөбһәләнеп, боларның үтеп барганында бер назым әйтте:
Назмы гарәп кол:
— Катар-катар дөяләр җыелып-җыелып китәди, Таһирдәен хуш егет кыз исмендә китәди.
Таһир, моны ишетеп, гаҗәпләнеп, артына каерылып карады. Бу назым әйтүче кем икән, мин каршысына бер назым әйтәенче, дигәндә, Зөһрә Таһиргә ишарәт кылды, Таһир моны күреп кул тартты. Әмма мәлгун кол белде ки, хатыннар кыяфәтендә киткән, шиксез, Таһирдер. Чөн болар хәммам тарафына рәван улдылар. Ләкин Зөһрәнең күңеленә зур хәвеф төшеп, Таһиргә белдермәде. Болар хәммам сарайга барып төштеләр. Хәммам сарайның ишегеннән кермәк булып торганда, Зөһрә Таһиргә куп нияз кылып әйтте:
— И минем хакыйкать ярым, сезләргә бер җавабым бар, ләкин сезләр миһербанчылык кылып сүземне кайтармасаңыз икән,— дип, күз- ләрендин яшьләр рәван улды. Бу хәлне күреп, Таһир Зөһрәгә әйтте:
— И солтаным, егламакка сәбәп нидер? Күкрәгемезне кан кылып, куңелемезне даг кылды (даг кылу – җәрәхәтләү) — диде.
Зөһрә:
— И хакыйкать ярымыз, еглаганымызга сәбәп шулдыр, ул әбәди (Әбәди — мәңге бетмәс) мәлгун гарәп сезләрнең ни кыяфәттә киткәнеңезне белде. Әгәр дә барып атамызга гарыз кылса, куп гаскәрләр җибәреп, безләр хәммам сарай эчендә вакытта килеп камап тотсалар, эшемез мөшкел булыр, кырылган баш бостанда үсмәс, анаңыз икенче мәртәбә сезләрне дәхи тудырмас. Ләкин аллаһе тәгалә хәзрәтләре ул көнне күрсәтмәсен, вә әгәр дә сезләргә бер зарар килгәнен күрсәк, үземезне һәлак кылырмыз, и гашыйкым,— диде.
Ул заман Таһир:
— Гарәп мәлгун безләрне белгәндер, белсә белсен инде, я раб- бым,— дип тәвәккәл кылып, ишектән эчкәре керделәр. Зөһрә Таһирнең янына янә барып, күп ниаз кылып:
— И минем җаным, зинһар бу сүземезне тотыңыз, шул дөяләрнең берен менеп бер тарафка барып торыңыз,— дип, тәкрар-тәкрар ялбарды. Әмма һичбер чара булмады, Таһир, каршысына һичбер җавап өндәми, шигырь әйтте:
— Гакыл хәйлә корсаң да, булыр эшләр булыр ул; Күңелеңне киң тотсаң да, булыр эшләр булыр ул.
Бәс бонлар хәммамга тугры керделәр. Дәрдемәнд Таһирнең җиһан нөктәсеннән (Җиһан нөктәсе — дөнья эшләре, серләре) хәбәре юк, үз-үзенә фикер кылып әйтер ки, гаҗәп, бу Зөһрә ярымны ничек алып качармын, дип фикердә тора торсын.
Әлкыйсса, ул гарәп мәлгун, падишаһ хозурына барып, җир үбеп:
— Тәкъсыйр хан, Таһир хатың сурәтендә кызыңыз белән хәммам сарайга китте,— диде. Хан, моны ишетеп, җирендә басып тора алмады.
— Тиз биш мең гаскәр әзерләңез! — дип фәрман кылды. Сәргаскәрләр (Сәргаскәр — гаскәр башлыгы) бер сәгатьтә бищ мең адәмне тәйяр кылып куйдылар. Патша, боларны күреп:
— Тиз хәммам сарайга барып, Таһирне сәясәт кылып, тотып хозурыма китереңез,— дип күндерде. Зира ки, гаскәрнең Таһирдән күзләре курыкмыш иде. Тиз заманда барып хәммам сарайның түгәрәген коршап алдылар. Таһир гашыйк һәр заманда тышкарыдагы гаскәрдән һич хәбәре юк иде. Ул җарьяның берсе хәммам сарайдан тышкары чыкмыш иде. Ул, гаскәрне күреп, дәрхаль Зөһрә илән Таһиргә хәбәр бирде. Болар бу сүзләрне ишетеп, җаннары башларына сачрады, Таһир Зөһрәгә, Зөһрә Таһиргә карашып тордылар. Әмма Таһирнең, өстендә хатыннар киеме улган сәбәпле, һичбер сугыш коралы юк иде. Зөһрәгә каерылып карап:
— И хакыйкать ярым, синең сүзеңне тотмадым,— дип бик үкенде. Әмма ни файда. Аннан соң Таһир, үзенең җанындыйн өмет өзеп, Зөһрәнең гөл йөзенә карап, зар-зар еглап бер назым әйтте:
— Миһербаным, хуш инде, шәһри ярым, хуш инде; Язган эшләр булади, әдвидагым, хуш инде. (Әлвидагым — аерылышу вакытында эндәшә торган сүз) Безгә китәр көн җитте, сезгә калыр көн җитте; Гашыйк ярың артыннан дога кыйлыр көн җитте. Җиде еллык хәсрәтең, җиде еллык михнәтең Китәр көне җитте инде, миһербаным, хуш инде. Аерылыр көн җитте инде, миһербаным, хуш инде; Алдырыр көн җитте инде, шәһри ярым, хуш инде. Канлы башым күрсәңез, гәүһәр тәнем күрсәңез, Кара җирдә хур итмәй, алып күмеп куйсаңыз! Җыелып килгән күп гаскәр көнне йөзен коршайди (Коршау—әйләндереп, каплап алу), Китәр көне гарипнең тиз җиткәнгә охшайди. Алла мәдәд кылмаса, котылмакым кыендыр; Алла мәдәд бирмәсә, тиз үтмәкем кыендыр. Гарип ярлар күренсә, безне искә алыңыз; Хәсрәтлеләр күренсә, безне искә алыңыз. Вафадарым (Вафадар— вәгъдәсендә торучы) хан кызы, дога кылып торыңыз; Гашыйк ярым, хан кызы, әман-исән булыңыз. Артта елар кешем юк, рәхим кылыр кешем юк. Кара йөрәк атаңнан теләп алыр кешем юк. Миһербаным, әлфирак, дилбәр (күңелне үзенә тартучы) җаным, әлфирак, Фида булган юлында хан җиһаным, әлфирак.
Әлкыйсса, Таһир Зөһрәгә, безне догаңыздан онытмаңыз дип, хәм- мам сарайдан еглый-еглый чыгып, ул гаскәрнең эченә арслан шикелле атылып кереп, кемне чукмар илән вә кемне .йомрык илән түнпәчләп йөргәндә, берәүнең кылычы Таһирнең кулына тиде. Таһир, кылычны тартып, йолып алып, яңадан гаскәрнең эченә бер кереш белән керде кем, каһәрман мисалы хәмлә кылып (Хәмлә кылу — һөҗүм итү), бер сәгатьнең эчендә йөз кадәр адәмне җиргә салды. Гаскәр халкы, моны күреп хәйран калып, күзләре куркып, гәүдәләре калтырап, Таһиргә база алмадылар. Тиз заман падишаһка барып ирлеген игълан кылдылар. Падишаһ, тәмам мәртәбә ачуланып, янә биш мең гаскәр күндерде. Гаскәрләр килеп Таһирне уртага алдылар. Таһир, моны күреп, куәт җыеп нәгърә орып (Нәгърә ору — каты тавыш белән кычкыру), бу гаскәр эченә кереп, каһәрман шикелле сугышып, ахырыл-әмер биш-алты йөз адәмне һәлак кылды. Аннан соң гаскәр башлыклары, сугыш белән җиңеп булмас, кылыч үтмәгән соң дигәндәй, бер йөк аркан китереп, ул арканнарны боҗра шикелле дүнгәләп, түгәрәк итеп бәйләп, як-яктан арканны Таһирнең өстенә ташладылар. Ул кәмәндләрнең (Кәмәндләр — баулар) кайсы Таһирнең биленә вә кайсы бугазына төшеп, Таһир бичараны як-яктан тартып ектылар. Дәрхалы кулларын артына бәйләп, як-ягыннан орып-сугып сәргәрдан гиздереп, падишаһның хозурына килтерделәр. Падишаһ, ул хәлдә күреп, җәлладка әмер кылып:
— Тиз шул хыянәтче баланың башын кис, җиһанда нам-нишаны (исеме, билгесе, эзе) калганнарга гыйбрәт булсын,— диде. Шул заман падишаһның санатлары, вәзирләре вә галимнәре, вә мөфти вә гайре утагасилар (Утагасы — олы кеше, түрә (ут агасы — учак хуҗасы)) берьюлы аякларына торып, барчасы Таһирне теләп әйттеләр:
— И падишаһ солтанымыз, Таһирне сезләрдән теләймез, каныны безләргә багышлаңыз, дәүләтеңезгә лаек булганы моны хибес кылмакыңыздыр. Бәлки бер җирдән дошман пәйда булса, күп гаскәргә баш кылырмыз, кулыннан ни дисәңез дә киләди, мондый баһадир ир егетне бикяр заег (Бикяр заег— бушка, әрәм) кылу дәүләтеңезгә лаек имәстер. Хосусан, солтанымыз, әүвәлән Зөһрәне Таһиргә бирмәккә вәгъдәңез бар иде, и падишаһымыз, барчамыз нияз кылып теләймез,— диделәр.
Ул заман падишаһ әйтте:
— Таһир ушбу мәҗлестә өч назым әйтсә, аны азат кылаен,— диде. Ләкин ул өч назымында: мине һәм әйтмәсен, Зөһрәне һәм әйтмәсен. Әгәр дә беремезне әйтсә, ант кылып, башыны кисәрмен һәм каныны җиргә агызырмын,— дип вәгъдә кылды.
Таһирнең кул-аягы бәйләүле, күкрәге даглы мәйдан уртасында торып, өч назым айганы.
Әүвәлге назым:
— Гөл дип былбыл аглайди, дәртлесенә даглайди; Мәҗнүндәен Таһирнең урыны даглар улгайды.
Икенче назым:
— Тигәнәк былбыл еглатыр, гашыйкны кем еглатыр; Бер көймәгә менгәнмен, мине һәр көн еглатыр.
Бу тарафыннан Зөһрә хәммам сарайдан килмеш иде. Тиз барып, падишаһ алдында Таһир назым әйтер дип, Зөһрәгә хәбәр бирделәр. Зөһрә моны ишетеп, җан атын, Таһирнең падишаһ алдында назым әйткәнен күрәенче дип, тәрәзәнең канатларын ачып, Таһир гашыйкка җәмалын күрсәтте. Әмма белмәстер кем, Таһирнең үлеменә сәбәп булыр. Таһир гашыйк, Зөһрә солтанның гөл йөзен күреп, ихтыяры кулыннан китте, үз-үзен, сөйләгән сүзен белмәде. Әҗәл касәсе дәхи тулмыш иде.
Ул хәлдә өченче назымны, әйтте:
— Гашыйк булып җан биргән ушбу йөзгә охшайди, Бер ай туган каршымда Зөһрәм хурга охшайди.
Падишаһ, Таһирдан бу сүзне ишеткән соң, җәлладка әмер кылып:
— Тиз шул баланың муенын ор,—диде. Җәллад чарасыз, әмер падишаһныңдыр дип, Таһирне якасыннан тотып сәясәт мәйданына утыртты. Таһир, үзенең үләрен белеп, ике назым әйтте:
— Әмерең кылыч сирмәйди, кузый әман теләйди, Кара күзле җан Зөһрәм, каршы чыгып килгәнди.
Янә назым:
— Җәллад муеным орса икән, каным җиргә акса икән, Кайгу чигеп гүзәлләр, Зөһрәм өмит киссә икән.
Бәс, Таһирнең күңеленә үлем төшеп, аллаһе тәбарәкә вә тәгалә хәзрәтләренә тапшырып, Зөһрә тарафына каерылып мәлил-мәлил күзләреннән яшьләр агып һәм голәмалар вә вәзирләргә тилмереп нәркис күзләре мөлдерәп, гүяки падишаһтан, тагын бер теләсәңезче, дигәндәй, бәлки, сәбәп булмассызмы, дип түгәрәгенә каерылып карар иде. Әмма галимнәр вә вәзирләрнең сөйләмәгә һич тәкатьләре калмады, тик тордылар. Падишаһ, җәлладка кычкырып:
— И ахмак! Ни нәрсә карап торасың, тиз муенын ор! — дигән соң, җәллад Таһиргә карап, әмер падишаһныңдыр дип, Таһирнең күзләрене пәрдә илән бәйләде. Вә кылычын кыныйдан чыгарып, Таһирне өч мәртәбә әйләнеп әйтте:
— И падишаһым, киселгән баш янә җиренә килмәс,— дип, кылычын иңенә салып торды. Падишаһ, ор, дип ишарә итте. Җәллад, хөкем падишаһныңдыр, дип кылычын юкары күтәргәндә, Таһир бичара үләчәген белеп, фөрьят кылып (Фөрьят кылу — зар елау) зар-зар еглап, падишаһтан әман теләгәне:
— Падишаһым, әләман, хан солтаным, әләман; Рәхим кылсаң кузыйңа олуг ханым, әләман. Атасы юк бер гарип, пәнаһсы (сыеныр урыны) юк бер гарип, Гөнаһсы юк бер гарип җаным кыйсаң, әләман. Ханнар рәхим кылмасмы, гарип сүзен кылмасмы? Мәҗлесе киң ханнарга гарип сүзе сыймасмы? Сездән галиб (җиңүче) хан булса, вәгъдәсендә тормасмы? Теләп килгән дәрвишнең әҗәл канын коймасмы? Әүвәл безне яраткан бер алладан теләймен, Сәбәп булган үлемгә икенче сездән теләймен. Ятим кузый каныны багышласаң, әләман, Гарип мескен каныны багышласаң, әләман. Сездән бүтән бу җирдә мәдәт теләр кешем юк; Сездән мәдәт булмаса, рәхим кылыр кешем юк.
Падишаһ бу сүзләрне ишетеп, асла рәхим кылмый, җәлладка, ор, дип әмер кылды. Җәллад, әмер падишаһныңдыр, дигәндә Таһир җәлладка әйтте:
— Миңа биш дәкыйка (Дәкыйка — минут) миһләт бирегез. Тәһарәтләнеп ике рикәгать намаз кылаен,— Диде. Җәллад миһләт бирде. Таһир торып тәһарәтләнеп, ике рикәгать намаз укып, кул күтәреп, ул казый әлхаҗәт улан хак тәбарәкә вә тәгаләгә дога вә мөнәҗәт кылып, җан күңеленнән: «Ярабби ушбу сәгатьтә рухымны кабыз әйлә» (Кабыз әйлә — ал),— диде. Хикмәти хода, Таһир кулыны йөзенә сыйпаганда җан тәслим кылды (Тәслим кылу — тапшыру).
Каүлеһү тәгалә: инна лиләйһи вә инна иләйһи рәҗигун (Коръәндә бер аять: «Без алланыкы һәм аллага кайтабыз» дигән сүз).
Ул җәллад кылычын күтәреп калды. Әлкыйсса, Зөһрә солтан, бу хәлне күреп, бераз заман бигакыл ятып, гакылы гяһ китеп, гяһ килер (Гакылы, аңы бер китеп, бер килер иде) иде. Кулына ташлар алып, пычак вә кылычлар алып, як-ягына ата башлады. Тиз заман падишаһка барып, кызыңыз биһуш булды, дип хәбәр бирделәр. Падишаһ, моны ишетеп, һушы китеп бераз егылып ятты. Гакылы башына килгән соң, хәкимнәр вә хуҗалар, вә табиплар җыйдырып, Зөһрәгә дәва кылдырды. Әмма никадәр гыйлаҗ кылса да (Гыйлаҗ кылса да — чара күрсә дә), бер файда булмый, торганынча арта. Монафикълардан (Монафикъ — икейөзле, усал) берсе әйтте:
— И падишам, моңа дәва будыр, әгәр дә Таһирнең итеннән бер парча кисеп Зөһрәгә йидерсәңез, гакылы килер вә илла накыйс (Накыйс — ким) улыр,— диде.
Падишаһ дәхи бер колына Таһирнең тәненнән кисеп китермәгә боерды. Кол дәхи тиз заман кисеп китерде. Падишаһ кәбаб кылып (Кәбаб — куырма) Зөһрәгә йидермәгә боерды. Әмма Зөһрәнең апасы моны белмеш иде. Дәрхаль Зөһрәгә хәлне белдерде. Зөһрәнең гакылы башына килеп, бу назымны әйтте:
— И татар сез, татар сез, бер-береңезгә ук атарсыз; Базарда ит беткәнме? Таһир итен сатарсыз.
Зөһрәнең бу назымыны һич кеше колагына алмады. Аннан соң Зөһрә, тугры атасының янына барып, бер назым әйтте: — Хан затына биргүсез ханның кадерен белмәдең; Бу дөньяга биргүсез ханның кадерен белмәдең. Теләп алган алладан, егет кадерен белмәдең, Солтанәте камилди, шаһзадәдәй асылди, Пәһлеванди нәселди егет кадерен белмәдең. Күп илеңнең эчендә таңдап (Таңд ау —сайлау) алган дошманың, Ничә көннәр күзәтеп, аңдып (А ң д у — аулау, эзәрләү) алган дошманың. Инде башын чавып сән, рәхәт тыныч тавып сән, Дошман иде күптәннән, инде дадың (Дад —үч) алып сән. Ул илеңдә бар булса, аерырмыйди үзеңне, Дошман җавың килгәндә бирермиди үзеңне? Зур туеңны кыл инде, күп уеңны кыл инде; Дүрт ягыңа яр итеп, зур уенны кыл инде. Кызың телене алмадың, колагыңны салмадың; Таһир ярым, дигәндә каерылып күз салмадың. Инде кәеф корырсың, рәхәтләнеп торырсың, Мин дә артыннан китәен, тынычланып торырсың. Таһирдәен ир егет эзләсәң дә табылмас, Таһирдәен хуш егет нә кылсаң да табылмас. Гадел ханнар юлына төшмәдең ич, и ата, Бу җалганда безләрне кушмадың ич, и ата! Кыямәт көн ходаем безне кушса кирәкте, Һәр яралган бәндәгә хөкем кылса кирәкте. Миңа салган сарайның эченә ут сал инде; Ялкынлатып яндырып, бер кызынып кал инде.
Әлкыйсса, барча галимнәр вә вәзирләр Зөһрәнең бу хәлен күреп белеп еглаштылар. Зөһрә сарайдан чыгып Таһир наморатның (Наморат — максатына ирешә алмаган) янына жилен караса, юлында фида булган Таһир тузан-туфракка буялып ятыр. Зөһрә Таһирне ул хәлдә күреп бер мәртәбә аһ итеп, нәркис күзләреннән гөлрөхләренә кан илән аралаш яшьләр рәван улып бер назым әйтте:
— Ак гөл берлән кызыл гөл мондаг хәрап булганы, Былбыл берлән тутый кош — ханның карап торганы.
Андыйн соң Зөһрә Таһиргә карап, еглап әйтте:
— Гыйшкым илән, Таһирҗан, бу хәлләргә төшеп сән, Гөл юлымда, Таһирҗан, ни хәлләргә төшеп сән. Син гашыйкым киткән соң, кемең берлән йөргәймен; Син исемә төшкәндә, кемне күреп йөргәймен; һич яр булыр кешем юк, күңел аулар кешем юк; Синнән калып, кайтаен күңел салыр кешем юк. Әйтсәм, сүзем бетмәстер, .кайгың истән китмәстер; Гомерем буе зар кылсам, моңлы зарың бетмәстер. Синнән калып йөргәнче, хәсрәт-ваем йигәнче; Буең кочып ятаен, кайгуларың күргәнче.
Әлкыйсса, Зөһрә солтан зарыйлык кылып, Таһирнең гәүдәсен кочаклап үбеп: «Илаһи, ушбу сәгатьтә минем рухымны кабыз әйлә»,— дип, өч мәртәбә гөл искәр кеби искәп, рухыны тәслим кылды вә шәһит булды. Болар барчасы падишаһның вәгъдәсендә тормаган сәбәпле булды. Гакыйль (Гакыйль — акыллы) улган адәмнәргә зур гыйбрәттер.
Әлкыйсса, ул гарәп мәлгун; Таһирнең үлгәнен ишеткән соң, Таһирне барып караенчы, ни кыяфәттә ятар икән, дип килеп караса, Зөһрә Таһирнең күкрәген кочаклап җан бирмештер. Моны күреп, гарәп үз-үзене хәнҗәр илән санчеп һәлак кылды. Моның сәбәбе — бу сурлы (Сурлы — юньсез) сабаз (Сабаз — егет) кол эченнән Зөһрәгә гашыйк булып йөрер ирмеш. Һәркем үзенә лаек булмаган дәрәҗәне тамгы кылса (Тамгы кылу— эстәү, алырга теләү), җәзасын табар, димешләр. Хадимнәр моны күреп падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһның гакылы китеп егылды.
Андыйн соң барып ханымга хәбәр бирделәр. Ханым, сарайдан чыгып, падишаһның гакылын башына китереп, Зөһрә яткан җиргә барып карасалар, Зөһрәҗан Таһирне кочаклап җан тәслим кылмыштыр. Икесе берди балкып ятырлар. Хан берлә ханым сачләрен вә сакалларын йолкып зар-зар егладылар. Кыямәт көннәреннән бер көн булды. Барча шәһәр халкы, боларны күреп, зарилык кылып еглаштылар. Падишаһ Зөһрәне бирмәгәнлегенә бик үкенде. Әмма ни файда, чүлмәк, ватылгач булган эш булды. Үлгәннәр дәхи терелерме? Падишаһ ул гарәпне күрмәгән иде. Тиз әмер кылды:
— Шул гарәп мәлгунне китереңез! Башыны кисәмен, барчасы аның вәсвәсәсеннәндер,— диде.
Хезмәткәрләр:
— Падишаһым, ул гарәп үз-үзене хәнҗәр илән санчеп һәлак кылмыштыр,— диделәр.
Барча галимнәр вә вәзирләр:
— И падишаһымыз, сезләр саг-сәламәт булыңызлар, егламакның файдасы юктыр,— диделәр.— Боларның тәкфин вә тәҗһизен (Тәкфин вә тәҗһиз — кәфенләү һәм җиһазлау) кылып, бер яхшы урынга дәфен кылыйк (Дәфен кылу — күмү),— диделәр.
Яхшы җиргә мәзар (Мәзар — кабер) казымага боерып, тәҗһиз кылып, икесене янәшә дәфен кылдылар. Ул мәлгун гарәпне башлары очына күмделәр. Зөһрәнең кабере өстенә ак гөл үсеп, Таһирның өстенә кызыл гөл үсте, вә ул гарәп мәлгуннең кабере өстенә кара тигәнәк үсте, һәркайчан ул ике нәфис гөлләр бер-беренә кавышмак теләсәләр, кара тигәнәк араларына төшеп, кавыштырмас иде. Гашыйклар вә күкрәкләре янган адәмнәр һәр елны ул мәзарлыкка килеп зиярәт кылып, ул кара тигәнәкне үткен балталар вә кылычлар илән чабып бетерерләр иде. Янә үсәр иде. Бик зур зиярәтгяһ булгандыр, гашыйклар вә гарипләр һәрвакытны зиярәт кылырлар. Мәшһүрдер: Таһир илән Зөһрә, Фәрһат илән Ширин, Ләйлә белән Мәҗнүн, Арзу илән Канбәр, Варика илән Гөлшаһ — бонлар бер-беренә хакыйкать гашыйклардыр. Ахырыл-әмер, һәркаюсы моратларына җитә алмый китмешләрдер. Бу фани дөньяда гаҗәеп кыйссаларны гыйбрәт өчен вә укучылар дога кылмак өчен калдырмышлардыр. |