Равиани асар вә накыйляни дөр нисарь (Төрле әсәрләр турында хикәят итүчеләр) шундаг риваять вә мун- даг хикәят кылырлар кем, заманы әүвәлдә бер олуг вә мәшһүр падишаһ бар иде. Малы вә хәзинәсе, вә гаскәре бик күп иде, бунча солта- нәтлек илә дөньяда һичнәрсәгә ихтыяҗы юк иде. Ләкин дөньяда угыл- кыздан фәрзәнде (Фәрзәнд — бала) юк иде. Шул сәбәптән һәрвакыт күңеленә бераз кай- гу вә тарлык килер иде. Кайсы вилаятьтә вә кайсы шәһәрдә бер хәким хазикъ вә табип камил (Хәким хазикъ вә табип камил — тәҗрибәле, оста врач) ишетсә, илчеләр вә сансыз алтыннар, вә көмешләр күндереп алдырыр иде. Төрле-төрле мәгъҗүннәр (Мәгъҗүн —дару) вә дәвалар ясатып ашар иде. Ахырыл-әмер (Ахырыл-әмер — ахыр чиктә), һичбер файда тапмагач, хәким вә табиплардан күңеле суынып, аллаһе тәгалә үзе бирмәсә, мәхлук ни кылсын. Бераз заман бу фикер илән калды.
Рави әйтер: бу падишаһның шәһәрдән тышра бер бакчасы бар иде, шундаен дилкәшад (Дилкәшад — күңел ача торган) бакча иде кем, әгәр дә эченә күңеле сынык вә кайгылы адәм керсә, шул заман шадман улып, кайгулары куанычка алмашыныр иде. Бу падишаһның һәркайчан күңеленә кайгу вә тарлык килсә, ул бакчага килеп, сәер вә тамаша кылып, күңелен ачып китәр иде. Көннәрдә бер көн падишаның. күңеленә бала сәүдасе (Сәүдасе — теләге) килеп, утырмага вә торырга тәкате калмады. Шул заман киемнәрен алмаштырып, вәзирен янына алып, күчәләрне (Күчә — урам) акрынлап сәер кылып килгәндә күрделәр кем, бер дәрвиш хуш аваз илән кычкырып әйтер ки:
— Һәркем миңа мең алтын сәдака ихсан кылса, ходай тәбарәкә вә тәгалә ул кемсәнең күңелендә ни максуды булса да бирер,— дип.
Падишаһ вәзиренә карап әйтте:
— Бу кадәр хәкимнәргә (Хәким — белекле, акыллы кеше) вә табипларга сансыз алтын сарыф кылып, бер файдасыны тапмадым. Әлбәттә, бу дәрвишләр арасында сахибе нәфәс әүлияләр (Сахибе нәфәс әүлияләр — сулышлары файда итә торган изгеләр) күп булыр. Бу дәрвишкә мең алтын биреп, до- гасыны алыйм, бәлки, догасы кабул була торган кемсәдер. Аллаһе тәбарәкә вә тәгалә миңа бер фәрзәнд рузи кылса (Бер фәрзәнд рузи кылса — бала бирсә), мең алтын түгел, бәлки бөтен Солтанәтем бирсәм кирәктер,— диде, һәм мең алтын чыгарып дәрвишкә бирде. Дәрвиш, алып:
— Ходай тәгалә морадыңны бирсен,— диде.
Аннан китеп, бакча тарафына бераз сәер кылып, бакчага керделәр. Бакча эчендә сәйран кылып йөреп, бер агачның янына килделәр. Күрделәр кем, агач каршысында пакь киемнәр кимеш, янына берничә китап вә кара савытлар куймыш бер дәрвиш утырыр, һичкемгә карамый язу язар. Падишаһ, ул дәрвишне күргәч, дәрхаль (Дәрхаль — шунда ук) ат сикертеп, янына барып әйтте:
— И дәрвиш, кем син? Вә бу китапларың нидер? Ни һөнәрең бардыр? Миңа хәбәр бир гел,— диде.
Дәрвиш сүзгә килеп әйтте:
— Мин румаллар остазымын, гыйльме рәмелне (румал, гыйльме рәмел — багучылык) яхшы беләмен вә һәртөрле нәрсәләрдән хәбәр бирәмен, бүтән - һөнәрләрем күптер,— диде.
Падишаһ әйтте:
— Минем күңелемдә бер ниятем бардыр. Әгәр дә шул ниятемне белсәң, гыйлемлектә камил икәнең рас булыр,—диде.
Дәрвиш кулындагы каләмен падишаһка сонып әйтте:
— И адәм, ушбу каләмне тотып, күңелеңдәге сереңне уйла. Гыйлемлекнең теләве буенча ниләр заһир булыр (Заһир булу — билгеле булу, күренү),— диде.
Падишаһ, каләмне кулына алып, минем һич балам булырмы я юкмы, дип күңеленә китерде. Вәзирнең һәм фәрзәнде юк иде. Ул һәм ушбуның кеби уйлады. Каләмне дәрвишкә бирделәр. Дәрвиш, каләмне алып, нокталар сугып, рәмел кагыйдәсенчә әздаде әрбаганың (Әздаде әрбага — гыйльме рәмелнең бер алымы) берсен берсенә сугып, ниятләрен чыгарды, Күрде кем, бу ният ияләренең берсе падишаһ вә берсе вәзир имеш, һәр икесе бала өчен ният кылмышлар. Дәрвиш әйтте:
— Белдем ки, береңез падишаһ вә береңез вәзир, һәр икеңез бала өчен ният кылмышсыз,— диде.— Әмма, и падишаһ, синең бер кыз балаң булып, вәзирнең ир баласы булыр (әлгыйльме гыйнде аллаһе тәгалә — белү алланыкы),— диде.
Күңеленнән әйтте кем, бу дәрвиш бикяр (Бикяр —буш) кеше түгелдер, моның кулын үбим дип, дәрвишнең кулларын үпте, дәрвишкә әйтте:
— Сәбәп булса иңде, сездән булыр,— диде.
Дәрвиш, куеныннан бер алма чыгарып, догалар укып өрде һәм, тырнак берлән алманың тап уртасыннан бүлеп, ярымын падишаһка, ярымын вәзиргә биреп, әйтте:
— И падишаһым, бер балаң улыр. Әгәр кыз бала булса, исемен Зөһрә куярсыз.
Аннан соң вәзиргә әйтте:
— Син һәм ушбу тарыйка... кыласың, инша аллаһе тәгалә, бер балаң булыр. Әгәр ир булса, исемен Таһир куясың, һәм, боларны бербереннән аермый, икесен бер җирдә тәрбияләп үстерәсез, һәм болар үсеп балигъ булганнарында аллаһе тәгаләнең фәрманы берлә кызыңны Таһиргә бирәсең, — диде. — Әгәр дә бер-береннән аерсаңыз, башларына Фәрһад илән Ширин, Ләйли илән Мәҗнүн, Арзу илән Канбәр, Вамикъ илән Гарәр, Вака илән Гөлшаһ башларына килгән хәлләр, шикелле гаҗәп хәлләр килеп, кыямәткәчә телләрдә хикәят улып сөйләнер, — диде.
Аннан соң падиша, вәзиренә карап, тәфәккердә (Тәфәккер — уйлану, фикерләү) калды. Шул сәгать куенына кулын тыгып, дәрвишкә мең алтын бирмәкче булып торганда, күрделәр: дәрвиш гаиб булган (Гаиб булу — юкка чыгу), җирләреннән җилләр исәр. Дәрвиш качмыш дип, вәзир белән бакчаны берничә мәртәбә әйләнеп актарып эзләделәр. Дәрвишнең әсәре дә юк, таң гаҗәепкә калып, бакчадан чыгып тугры падишаның сараена килделәр.
Ахшам җиткәч, падиша илән вәзир ул алмаларны ашап... иртәгесе көн падишаның хатыны илән вәзир хатыны хамилә (Xамилә — йөкле) булып, тугыз ай ун көн тәмам булганда падишаның кыз баласы дөньяга килде, исеме- не Зөһрә кушты.
Вакыт җитеп, вәзирнең бер ир баласы дөньяга килде, исемене Таһир койдылар. Боларга пакизә җарияләр (Пакизә җарияләр — таза һәм чиста хезмәтче кол кызлар) тәгаен кылып, бер җирдә тәрбияләп үстерделәр. Чөн болар икешәр яшьләренә керделәр, бер-бер- сен күрмәсәләр, тәгәрәп еглар ирделәр. Бер җирдә уйнап юаныр иделәр. Болар биш-алты яшьләренә, кергәч, падишаһ бу икесене меллага биреп укыта башлады. Бер-берсен карендәш дип белер иделәр, һәр көн өч мәртәбә меллага барып, укып килеп йөрделәр. Болар шундаен гакыллы вә фирасәтле (Фирасәтле — зирәк, зиһенле) иделәр, гакылларыннан хәзрәт һәм гаҗиз булыр иде. Бу тарыйка (Тарыйка — шул рәвешчә) йөреп, болар унар яшьләренә керделәр. Әүвәл Зөһрәнең мәхәббәте Таһирга төште. Әгәр гүзәллекләрен бәян кылсак, бу китап кадәре дәхи бер китапны галәхидә (Галәхидә — аерым) язсак кирәк.
Әлкыйсса, Зөһрәнең гыйшкы көннән-көн зиадә улып (арта барып) сабыр кыла алмады. Беркөн Таһир уйкуда ятыр икән, Зөһрә, моны күреп, имде форсад (Форсад — уңай) вакыт таптым дип, Таһирның агызыннан үбеп, бүсәләр (Бүсәләр алу — үбү) алды. Ул сәгать Таһир уйганып күрде ки, Зөһрә үзенең гүзәллек бостаныннан мивә (Бостаныннан мивә — бакчасыннан җимеш) вә чәчәкләр өзмәгә вә тиермәгә килеп тормыш. Аннан Зөһрәгә карап әйтте:
— И оятсыз кыз, мин синең кардәшеңмен, бу кылган эшләрең оят түгелме? — дип, Зөһрәне шелтәләп, каты сүзләр әйтте.
Зөһрә, берничә көн үпкәләп, меллага ялгыз барып укый башлады. Әлкыйсса, Зөһрәнең шулкадәр мәхәббәте артты кем, намус, вә ихтыяр кулыннан китте вә көндез Таһиргә тынычлык бирмәс булды. Никадәр улса да, асла йөзенә карамас иде, бу минем карендәшемдер дип белер иде. Янә бер көн Таһир йоклар иде, Зөһрә янә килеп агызыннан бүсәләр алды. Уйганып:
— И әдәпсез кыз, синең әдәпсезлегең,— дип ачыйгланып, Зөһрәгә кул озатты. Зөһрә ул кичә-көндезуйку алмай, аш эчмәй хак тәгаләгә зарилык кылып (Зарилык кылып — зарланып) айганы:
— Пәрвәрдикяр рәхима, кодрәтең киң, ходая, (Пәрвәрдикяр — барча тереклекне тәрбия итүче алла) Мин бичара колыңа рәхим кылсаң, ходая. Таһирҗанның хәсрәтен бар кылып сән, ходая; Ачык йөзен күрмәгә зар кылып сән, ходая. Мәхәббәтем ярасын бирсәң икән, ходая, Гыйшык утын Таһир һәм күрсә икән, ходая. Гыйшкым чигеп күрмәеә, ул кадеремне белмәстер; Гашыйкларның сүзене колагына, элмәстер.
Андыйн соң хак тәгалә Зөһрәнең догасыны кабул кылып, Таһирда гыйшык уты заһир булды, Зөһрәгә көндин-көнгә сүзләр әйтмәгә башлады. Зөһрә моны белгәч Таһиргә наз кылып каты сүзләр әйтә башлады. Егетләргә мәгълүмдер, әгәр дә хатын-кыз җәмәгате егетләр тарафыннан зәррәчә мәхәббәт сизмеш улсалар, кәнделәрене (Кәнделәрене— үзләрен) назга чигеп, дәрдемәнд (Дәрдемәнд — кайгылы) егетләрне харап итәрләр. Әлкыйсса, Таһир, гыйшкы- ның катылыгыннан, йөргән-утырган җирен белмәс иде. Бу хәл үзәренә бераз көн үтте.
Рави (Рави — сөйләүче) шундаг риваять кылыр ки, Зөһрәнең шәһәре тышында бер чишмә бар иде. Вә ул чишмәнең янында бер бакчасы бар иде — телләр васфында (Васфында — сыйфатлауда) гаҗиз иде, вә ул бакчаның эчендә бер сарай бар иде — карарга күзләр камашыр иде, рум вә һинд осталары бина кылмыш иде. Бер көн Зөһрәнең җаны тарыгып, ул бакчадагы сарайның чарлагына менеп, суга каршы утырды. Әмма Таһир моны тоймыш иде. Ул дәхи артыннан килеп Зөһрәнең каршысына утырды. Әмма Таһир ул көн үзе вәзир углы икәнлегеннән хәбәр алмыш иде, Зөһрәнең һәм падишаһ кызы икәнлеген белгән иде. Зөһрә күңеленнән әйтте, бу Таһир минем карендәш түгел икәнемне белдеме, белмәдеме дип, сынамак өчен Таһирга бер бәет айганы:
— Серем илән сердәш сән, юлым илән юлдаш сән; Кулың миннән ал, Таһир, син миңа карендәш сән.
Таһир каршы җавап айганы:
— Сер илән сердәшем син, юл илән юлдашым син. Мин вәзирнең угылымын, син нинди кардәшем син?
Андыйн соң Зөһрә бер шигырь әйтте:
— Тәкъдир җитеп, сөепмен, күп бәетләр сөйләпмен, Хур кызыннан гүзәлне сукканыңа көепмен.
Таһир җавап бирде:
— Күп гөнаһны кылыпмып, инде алдыңа килепмен, Җаным сөйгән Зөһрәҗан, кич, дип өмет кылыпмын.
Зөһрә янә әйтте:
— Гашыйкым син, Таһирем, мәгъшукым син, Таһирем, Җисмем эчендә — җаным, кил, үбешәлем, Таһирем.
Андыйн соң Таһир, торып, Зөһрәнең муенына сарылып, агызларындыйн бүсәләр алды. Зөһрә дәхи Таһирнең гөлрөхләреннән (Гөлрөх — алсу бит), ләгыльләбләреннән (Ләгыльләб — якут кызыл ирен) сулы шәфталулар алды (Сулы шәфталулар алды — суырып үпте). Андыйн соң торып, янә әүвәлге сарайларына килделәр вә, әүвәлге кебек, меллага китеп укый башладылар. Әмма форсат вә буш вакытларында бүсәләр алышып, бер-берләренә шигырьләр әйтешерләр иде. Чөн (Чөн — кайчан) болар уникешәр яшьләренә керделәр. Боларны күргән кеше егермешәр яшендә дип хыял кылыр иде. Болар ул кадәр гүзәл иде кем, бер кәррә (Кәррә — тапкыр) йөзләрен күргән адәм, аһ, дәхи бер мәртәбә күрсәм иде, дип зар чигәр иде. Көннәрдә бер көн Таһир илә Зөһрә икесе ул чишмә янындагы бакчага килеп сәйран кылып, бер агачның күләгәсендә утырдылар. Үзләренең хәлләренә мөнасип (Мөнасип — туры килә торган) шигырьләр сөйләштеләр. Әувәл Таһир Зөһрәгә бер шигырь айганы:
— Зөһрә, минем ханым син, җисем (тән, бәдән) эзендә җаным син, Башым белән җаннарым корбан булган ярым син.
Зөһрә каршы җавап бирде:
— Таһирҗан, син имәсме? Мин бер колың имәсме? Җандыйн татлы булган соң, һич җан сине сөймәсме?
Андыйн соң Таһир Зөһрәгә әйтте:
— И минем Зөһрәм, әгәр дә мин дөньяда сездән гайре яр сөйсәм, өемә җитмәен, әгәр дә сез дә бездән бүтән яр сөйсәнез, хак тәбарәкә вә тәгаләдән теләймен ки, сез шул сәгатьтә һәлак буласыз,— диде.
Зөһрә, Таһирдән бу сүзләрне ишетеп, Таһиргә әйтте:
— И минем җан ярым, әгәр синнән бүтән яр сөйсәм вә гайрегә күңел бирсәм, морадыма җитмәем,— диде.— Әгәр атам мине гайре кешегә касд кылса (Касд кылу —теләү), үземне һәлак кылырмын,—дип, кауле карар (Кауле карар — сүз бирешү) вә видаг (Видаг кылу — аерылу) кылыштылар, вә антлар итеп бер-берсен ышандырдылар. Аннан соң бер-берсенә сарылышып бүсә алыштылар вә бер-берсенә вәгъдәгә мөнасип вә муафикъ шигырьләр әйтештеләр.
Зөһрә бу шигырьне әйтте: — Таһир, кара кашыңны, бичара кылдың башымны, Кайтасым юк вәгъдәдән, дарга асканда башымны.
Таһир җавап бирде:
— Таһир дигән исмем бар, пакь көмештәй җисмем бар, Башым киссәң, вәгъдәдән кайтмый торган эшем бар.
Андыйн соң ул бакчадан торып, әүвәлге сарайга килеп, янә әүвәлгедәй язарга башладылар. Берничә көн бу хәл илән калдылар. Әлкыйсса, Таһирнең гыйшкы көннән көнгә артып, бер көн күрде кем, бер остад вә уенчы адәм саз вә сорнай уйный. Таһир, бу авазны ишетеп, гыйшыклары яңарып, бик әсәрләнде. Бу остаддан саз вә сорнай тарт- макны өйрәнмәгә касд кылды. Таһир, бу уенчыдан берничә ай өйрәнеп, уенга бик оста булды. Зөһрә, Таһирнең өйрәнгәнен күреп, шәһәрдән бик оста уенчы хатын алдырып, ул һәм берничә айда өйрәнеп җитте. Болар бер-берсенә каршыга каршы бәетләр вә шигырьләр сөйләшер ирделәр. Бу икесе саз вә сорнай чалмакта шулкадәр маһир улдылар, хәтта ул заманда алардан оста уенчы булмады. Бу икесе бер көн каршылашып сорнай уйнап утырганда, Таһирнең гыйшкы куәтләнеп Зөһрәгә гыйшык тарафыннан шигырь әйтте:
— Хакыйкать яр син, Зөһрәҗан, зөлфидар син, Зөһрәҗан; (Зөлфидар — бөдрә чәчле, бөдрә чәч иясе) Сабырым белән карарым син алыпсың, Зөһрәҗан.
Зөһрә каршы җавап бирде:
— Сорнай тотып уйнавын, гакылларым алыптыр; Күзләрең тегеп каравың сүнмәс утлар салыптыр.
Таһир каршы сөйләде:
— Гыйшкыңнан шәрап эчепмен, җан сөрмәдән кичепмен; Күрсәм йөзең, кан белән яшь аралаш сачепмен.
Алды Зөһрә:
— Рөхләре гөл Таһир сән, ләгыльдәй мәел Таһир сән; (Ләгыльдәй мәел — якутка охшаш) Күздән аккан яшьләрем миһербан кыл, Таһир сән.
Алды Таһир:
— Зөһрә, рөхләрең гөлдәй, Таһир аңа былбылдай, Кара зөлфең, Зөһрәҗан, кар өстендә сөнбелдәй.
Алды Зөһрә:
— Сән кардәшсең яшемдә, гыйшкың уты башымда, Көндез уем син идең, кичтә күрдем төшемдә.
Алды Таһир:
— Аһу нәркис күзем син, «җан-җан» дигән сүзем син, (Аһу нәркис күз — кыр кәҗәсенеке кебек матур күз) Җиһан эчрә мислең (охшашың) юк, фирдәвестә (оҗмахта) хурым син.
Алды Зөһрә:
— Кайгыдан дәрья тавыпмын, кимә ясап салыпмын, Рәхим кылсаң, Таһирем, чарасыздай калыпмын.
Алды Таһир:
— Шаһзадәдәй тугандыр, гакылым тәмам алгандыр, Син мең яшә дөньяда, Таһир сиңа корбандыр.
Алды Зөһрә:
— Син хупларга (яхшыларга ) солтан син, хурлар илә гыйльман (яшь егет) син, Фиракыңда (Фирак — аерылышу) Зөһрәне үлтермә; мөселман син.
Алды Таһир:
— Миңа бер юл иттең син, күз яшем күл иттең син, Булмас идем сиңа кол, бераз сабыр иттең син.
Алды Зөһрә:
— Мең наз илән маһир син, кара күзем, Таһир син, Якма фиркать утына, аһу (болан) күзем, Таһир син.
Алды Таһир:
— Күңелемә яра иткәнең, кайда чара иткәнең, Мәһрең килеп хәлемә кайда чара иткәнең?
Алды Зөһрә: — Таһир җаным, солтаным, җаным кылсам корбаным, Үлсәм гыйшкың юлында, шулдыр сиңа дәрманым.
Әлкыйсса, мондыйн соң Зөһрә берлә Таһир, бер-беренә сарылып, кочаклашып еглаштылар. Бонларның мәхәббәтләрендә һич кимчелек юк иде. Андыйн соң аерылышып, нәркис (Нәркис — чәчәк исеме, нарцисс) күзләреннән гөл йөзләренә яшьләр агып, гакыл китә язып, Таһиргә Зөһрә бу шигырьне әйтте:
— Ал киткән сән буеңча, сәйран кылыйк туйганча, Гакылым хәйран улгандыр, фирак сүзен тойганча.
Каршысына Таһир әйтте:
— Фиркать уттан тау икән, ул тау мине зар иткән, Һәр кушылмак соңында бер аерылмак бар икән.
Андыйн соң болар бер-берсенә дәхи сарылышып вә кочаклашып еглаштылар. Әмма нидән еглаганнарын үзләре һәм белмәс иделәр. Хасыйле кәлам (Хасыйле кәлам — сүзнең кыскасы), сүзне кыска кылыйк, бераз кәеф корыйк. Болар унбишәр яшьләренә керделәр. Яшьләре артканынча, мәхәббәтләре һәм артты. Әмма сезләр кыйссаны бу тарафтан тыңлаңыз.
Әлкыйсса, равиләр андаг риваять кылырлар ки, ул падишаһның бер гарәп кол хезмәткәре бар иде, бозыклыкка гаять мәел, кылгучы хәрыйс мәлгун (Хәрыйс мәлгун — комсыз, әшәке) иде. Таһир илә Зөһрәнең бер-беренә мәхәббәт итеп каршулык шигырь әйткәннәрен бераз тоймыш иде. Шул заман хәсуд (Хәсуд — көнчелек) тамырлары кузгалып, күңеленнән әйтте ки, бонларны яхшылап күзәтеп хан берлә ханымга гарыз кыламын (Гарыз кылу — әйтеп, сөйләп бирү), диде.
Әмма беркөн Таһир илә Зөһрә бакчага китмәкче булдылар. Гарәп; боларны күреп, тиз заман яшеренеп, болардан әүвәл бакчага кереп, бер куе яфраклы агачның башына менеп посып утырды. Бер заманнан соң Таһир илә Зөһрә, бакчага кереп, хикмәте хода, ул гарәп поскан агачның төбенә килеп ултырдылар вә, бер-беренә мәхәббәтләрен гарыз кыйлып, күп шигырьләр сөйләшеп, бәгъдә (Бәгъдә — соңыннан, ахырдан) торып сарайга килделәр. Бу мәлгун гарәп, бу хәлләрне күргәч, иренен тешләп ханымга йөгереп барып, Таһир илә Зөһрәнең бер-беренә әйткән мәхәббәтләренә бәян кылып гарыз кыйлды:
— Тәкъсыйр ханым, сезләргә мин бер сүзем әйтәем, (Тәкъсыйр — олы кешеләргә эндәшкәндә әйтелә торган сүз) Бер серемне сезләрдән аяп саклап кайтаен. Ялган кеби сүземез, колак салып торыңыз, Таһир белән бакчада уйнап калды кызыңыз. Кызганам мин үзеңне, җандай күргән кызыңны, Хөрмәтләгән Таһирең аздырыпди кызыңны, Тәкъсыйр, кызың азыпди, тугры юлдан языпди, Тугры дигән Таһирең яман уйлар салып ди, Күңелегезгә якса да, Алтын сарай бакчада, Күп азгынлык бар икән Таһир белән ханчада. Кочаклашты икәве, муенл ашты икәве, Авызлашып үбешеп, күп уйнашты икәве. Сездән ханым кызыма күзен салмас булырмы? Хыянәтче колына җәза кыйлмас булырмы?
Әлкыйсса, ханым, гарәптән мондый сүзләрне ишеткәч бик ачыйгланып, шул заман ханга барып, гарәптән ишеткәнен бер-бер нәкыйль әйләде (’Нәкыйль әйләү — сөйләү). Ышанмасаңыз, гарәпне хозурыңызга чакыртып сораңыз, диде. Хан шул заман гарәп мәлгунне чакыртып:
— Тиз күргәнеңне әйт,— диде. Гарәп мәлгун күргәнен бер-бер ханга гаян вә бәян әйләде (Гаян вә бәян әйләү — ачыклау, белдерү). Аннан соң хан, фикергә төшеп, кызымны Таһиргә бирсәм кирәк дип, туй ярагын белгертеп, ханымга карап әйтте:
— Бер уй кылсам кирәктер, йортым җыйсам кирәктер. Кызым кушып Таһиргә, туен кылсам кирәктер. Алтын сарай төзетеп, гәүһәр белән бизәтеп, Уенчылар уйнатып, туен кылсам кирәктер. Алтын өйләр салдырып, йортым җыйсам кирәктер, Торгын (ефәк) атлас җәйдереп, туен кылсам кирәктер. Араб-шәраб (эчемлек) кайнатып, гәүһәр белән бизәтеп, Пәһлеваннар сыйлатып, туен кылсам кирәктер. Мең аргамак җаратып, шаһзадәләр алдырып, Уенчылар соратып, туен кылсам кирәктер. Алтын тирәк җундырый, асыл кошлар кундырып, Гәүһәр касә сондырып, туен кылсам кирәктер. Хәзинәмне ачтырып, энҗе-мәрҗән сачтырып, Иөк-йөк биюм арттырып, инде кушсам кирәктер. Вәгъдәм көне җиткәндер, бирер көнем җиткәндер, Җан кызымның туены күрер көнем җиткәндер.
Әлкыйсса, ханым, ханнан бу сүзләрне ишетеп, сүзенә разый бул- май, ханга карап әйткәне:
— Уеңа күңелем салмасмын, сүзеңә колак салмасмын, Мондай туйлар кылганга һич тә разый булмасмын. Ханлар башы булсаң да, кызның җаен белмисең, Олуг солтан булсаң да, кыз ваемын җыймыйсың. Борынгы үткән ханлардан, талай (күп, байтак) гашыйк баллардан (балалардан, егетләрдән), Кияү булган бар микән Таһирдаен җаннардан. Ардаклаган (Ардаклау — кадерләү, иркәләү) ялгызын, күз өстендә бер кызын, Вәзир затка бирерме карап торган бер кызын? Ханзадәләр килмиме? Шаһзадәләр килмиме? Җиде оҗмах хурыдай нур егетләр килмиме? Ишеткән җан колактан, бар да гыйшык тота, ди; Гайрәтеңнән куркып ул серен эчтә тота, ди. Бу кызыңның гыйшкыннан бары да кан йота, ди; Бу ни дигән хурлыктыр, бу ни дигән зурлыктыр, Вәзир затка кыз биргән, бу ни дигән хурлыктыр. Вәзир затка кыз биргән ишетмәдем, күрмәдем, Кызым биреп Таһиргә, ханым булып йөргәнем.
Әлкыйсса, хан, ханымнан мондаг сүзләрне ишетеп, ханымның күңеле юклыгын белде вә ханымга карап әйтте: «Мин, үз күзем берлә күрмәенчә, бу гарәпнең сүзенә инанмасмын»,— дип. Гарәпкә әйтте: «Болар бакчага киткән вакытларында миңа килеп хәбәр бирәсең, үз күзем берлә күрим»,— диде. Берничә көн кичкәннән соң, Таһир илә Зөһрә ул бакчага сазларын вә сорнайларын алып килделәр вә бер агачның каршысында мосахәбәт итеп (Мосахәбәт итеп — сөйләшеп, серләшеп) еглаштылар. Әмма ул гарәп мәлгун боларның киткәнен күрмеш иде. Форсат табып (мәшһүр сүздер: су тынар, дошман тынмас), дәрхаль барып, падишаһка гарыз кыйлды. Падишаһ, җиреннән торып, һичнәрсәгә карамый тугры ул бакчага барып, ерак җирдән боларны сәер вә тамаша кылып карап торды. Әмма боларның дөньядан һичбер хәбәрләре юк. Хан күрде кем (Кем — ки), болар бер-беренә гаҗәеп шигырьләр әйтешерләр. Әмма, хикмәти хода, ул көнне болар һичбер бүсә алышмадылар.
Җан сүзе илә Таһир Зөһрәгә әйткәне:
— Атаң падишаһ булгандыр, бак, дәүләте тулгандыр, Сезне безгә бирмәгә шаһым вәгъдә кылгандыр. Вәгъдә кылган көннәрне күрер микән күземез, Хәсрәт белән, булмаса, үтәр микән көнемез. Бу хәсрәтем бетәрме, вәгъдә көне җитәрме? Аһ-фәганым (Аһ-фәган — кайгы-хәсрәт) булмаса, гомерем буе китәрме?
Зөһрә Таһиргә каршы бу шигырьне әйтте:
— Ханнар гакыл кора, ди, сүзендә рас тора, ди, Тәхтем бирәм, дисә дә, вәгъдәсендә тора, ди.
Әлкыйсса, бонлар бер-берсенә вәгъдәгә муафыйк бәетләр вә шигырьләр әйтештеләр. Мәгәр Таһир ул кичтә бер төш күрмеш иде. Ул төш бу иде кем, Таһир Зөһрәгә барыр иде, Зөһрә һәм Таһиргә каршы килер икән. Нагяһ (Нагяһ — кинәт) күрде кем, Зөһрә яныннан бер кара эт, Таһиргә каршы килеп, Таһирнең юлын камалап торды. Әмма Таһир элгәре бар- мага шул кадәр җан көч илән омтылып карады, һичбер дәрман булмады. Таһир бу эшкә хәйран булып торганда, бер оргачы (Оргачы — теше), ана эт дәхи пәйда булып, бу икесе Таһиргә хәмлә кылдылар (Хәмлә кылу — һөҗүм итү). Таһир, ахырыләмер чарасыз булып, каерылып качты. Анлар артыннан кудылар. Таһир бу хәлне күреп уйганып китте. Төшне юрап белде кем, аерылачак күренер. Шул төшенә муафыйк кыйлып, Зөһрәгә бер шигырь әйтте.
Назмы Таһир:
— Бүген бер төш күрепмен, хәйран булып торыпмын, Алтын сарай эчендә, зар-сәргәрдан (каңгыру, баш әйләнү) йөрепмен. Зөһрәҗанга барам дип, юлга кадәм салыпмын (адым ясау, атлау), Этләр килеп камалап, гаҗиз булып калыпмын. Этләр килеп кашыма, кайгу салды башыма; Як-ягымнан камалап, касд кылдылар башыма. Канча омтылып карасам, бара алмадым һәр якка; Ике эт хәмлә кылади бер ягымнан бер якка.
Әлкыйсса, Зөһрә солтан, Таһирнең төшен юрап, бер назым айганы:
— Таһир, төшең кара икән, мөшкел эшең бар икән. Гарип башың кыенлык күрер.көне бар икән. Күргән этең дошман ул, арамызга төшкән ул, Икемезне күзәтеп, күп серләрне чишкән ул. Сине миннән аерыр ул, канатымнан каерыр ул, Моңлы башлы гарипкә күп золымнар кылыр ул.
Каршысына Таһир бер назым әйтте: — Фиркать сүзе артади, тәннәрем ут тартади, Гыйшык җиле, белмәймен, кай җирләргә атади.
Зөһрә янә әйтте:
— Күңелем гирьян (елаучы) улгандыр, җегәрем (бәгырь) бәрьян (яну ) улгандыр, — Ялган дөнья, Таһирем, синсез харам улгандыр.
Аннан соң болар торып сарайларына рәван улдылар, әмма падишаһ боларны карап торыр иде. Боларның бер-берсенә раст мәхәббәтләре булганын белеп, әүвәлге вәгъдәсе буенча:
— Зөһрәне Таһиргә бирсәм кирәктер,— диде һәм, сараена килеп, туй-муй әсбабын хәзерләтмәгә башлады. Әмма Зөһрәнең анасы ханым, падишаһның уен белеп, моның хилафына (Хилафына — киресенә) хәйлә эзли башлады. Мәгәр ул шәһәрдә бер сихербаз остад җадугир (Җадугир — сихерче) кортка бар иде. Тиз заман ханым ул кортканы чакыртып китертте вә Таһир берлә Зөһрә арасында булган мәхәббәтләрен бер-бер сөйләде. Дәхи падишаһның сәер кылып боларны күргәннәрен, дәхи Зөһрәне Таһиргә бирмәк булганын бер-бер сөйләде вә әйтте ки:
— И кортка, минем Зөһрәне Таһиргә бирергә һич күңелем юктыр. Аның өчен минем кызым падишаһ кызыдыр, шаһзадәләргә лаектыр, вә бу Таһир —вәзир углы. Әлбәттә, син бер гыйлаҗ (Гыйлаҗ — дару, им) кыл, падишаһның Таһирдән күңеле суынып, бирмәстәй булсын,— дип, карчыкка күп нияз кылып (Нияз кылу — ялвару), йөз алтын чыгарып бирде.— Әгәр бу мәслихәтне кылсаң, мең алтын дәхи,бирермен,— диде.
Аннан соң ул җалмавыз җадугир сарайдан чыгып тугры өенә килеп, сихер торбасын янына алып, падишаһны суытмак өчен бераз сихер әйтте. Аннан соң бер яңа мәзардан (Мәзар— каберлек, зиярәт) туфрак алып, бер әфсүн укып өф-теф кылып, Зөһрәнең анасына китереп тапшырды вә әйтте ки:
— И ханым, бу туфракны ширбәт эчеңә салып, падишаһка эчерсәң, күп гаҗәепләр күрерсең, — диде. Ханым дәхи ул туфракны алып, ярар, кимперем (Кимпер — карчык), дип, бераз заман саклап куйды. Беркөн падишаһ ширбәт эстәде. Ханым дәхи тиз заман мәзкүр туфракны катыштырып, падишаһка китереп сонды. Ханның дәхи бик сусаган вакыты иде, алай-болай карамыйча ширбәтне эчте. Шул заманда падишаһның күңелендә нәфрәт вә салкынлык пәйда булды. Дәрхаль, Таһир сарайдан чыксын дип, Таһирне Зөһрәдән аерып, икенче өйгә куйдырып, вәгъдәсен сындырды. Аннан соң Таһир илә Зөһрә, берен бере күрә алмый, хәсрәт вә кайтуда калдылар. Киң дөнья һәр икесенең башына тар булды. Таһир гашыйк кичә-көндез тәкать тота алмады. Зөһрәнең гөл җәмалыннан (Җәмал — матурлык) мәхрүм булганга, һәрвакытны еглар иде. һәрвакытта гыйшкы куәтләнеп, өеннән чарасыз чыгып, баг-бостаннар гизеп, сорнай вә сазлар уйнап, күңел аулар иде. Баг-бостан эчендә Таһир гашыйкның әйткән бәетедер:
— Яшем баскан күземне, хәсрәт алган үземне, Гаеп итмәгез, дусларым, аһ-зар әйткән сүземне, Шатлык көнем үткәндер, аһ-зар көне җиткәндер, Зөһрә ярдан аерылып, күп заманнар үткәндер.
Таһир гашыйк, ушбу тарыйка (Тарыйка — рәвешчә) күңелене аулап, төрле-төрле шигырьләр вә назымнар язып, бәгъзы җирләргә ташлар иде, Бәгъзы гашыйклар табып, мәҗмугаләренә (Мәҗмуга — җыентык) вә китапларына язып теркәп куяр иделәр. Боларның бер-берсенә гашыйк булып вә бер-берендин аерылганнары бөтен галәмгә шаигъ булды (Галәмгә шаигъ булу — дөньяга билгеле булу), Таһир, бәгъзы вакытта нәфис вә моңлы шигырьләр вә назымнар язып, хатыннар аркылы Зөһрә солтанга күндерер иде. Бераз заман бу хәл илән калдылар, Әлкыйсса, Зөһрәнең гыйшкы көндин көнгә зиадә улып, бикарар (Бикарар — карарсыз, тынычсыз) улып ул сарайда һәргиз тормас булды. Беркөн атасы ханга күп нияз кылды, әйтте:
— И ата, миңа фәлән җирдә олуг кәрван юлына каршы бер сарай бина кыйлдырсаңыз, килгән вә киткәннәрне сәер вә тамаша кылыр идем,—диде. Хан дәхи: «Хуп, кызым»,— дип, шәһәрдәге осталарны җыеп, Зөһрә теләгән җиргә бер сарай бина кылмага боерды. Осталар җыелып, шунда ук биек чарлаклы сарай салдылар ки, түбәсенә кара- саңыз, бүркеңез төшәр иде. Эчен алтын-көмеш берлән бизәтеп, торгын (Торгын — кытай ефәге) атлас җәйдерде. Зөһрә солтан ул сарайга ялгыз килеп тора торган булды. Янында анасы илән бер тугма апасыннан бүтән кеше юк иде. Беркөн Зөһрәҗан кулына саз вә сорнай алып уйнап утырганда әйтте ки:
— И апа, синнән бер сөалем бардыр, зинһар, бездән яшермәй тугры әйтәсез,— дип күп ниаз кылды. Апасы:
— Сөалеңне әйтеңез, сездән яшермәймен,— диде. Зөһрә атасының холыкларыннан гафил иде.
— Таһирне сарайдан ни өчен чыгарып бүтән җиргә куйдылар, сәбәбе ни икән? — диде. Апасы әйтте:
— И солтаным, сезнең Таһир илән бер-береңезгә мәхәббәтләреңез- не гарәп кол сизеп анаңыз ханымга барып чакмыштыр. Аннан соң ханым ханга әйтеп, хан сезләрне бәет, шигырьләр сөйләшкәннәреңезне аңлап, үз күзе белән күргән соң, Таһирне сарайга кермәсен дип әмер кылды,— диде,— һәм алай булса да падишаһның сезләрне Таһиргә бирмәккә ниятләре бар иде, анаңыз разый булмады, хәтта хан туй әсбабының берничәсен хәзерләтеп куйган иде, анаңыз, бу хәлне күреп, шәһәрдән бер сихербаз карчык китертеп, падишаһның күңелене Таһирдән суытмак өчен бер хәйлә кыл дип, ул карчык җалмавызга күп мал бирмештер. Аннан соң ул карчык, алай булса ярар дип, бер нәрсә кылып, падишаһның күңелене суыткандыр. Падишаһ хәзер дә сезләрне күзәтмәгә каравылчылар вә һәр ягыңызга күзәтчеләр куеп, кичә-көндез сезләрне тикшереп йөрерләр,— диде.
Зөһрәҗан апасыннан бу сүзләрне ишеткәч, урыныннан кузгалырга тәкате калмаенча, гакылы башыннан китеп, биһуш (Биһуш — һушсыз) булды. Апасы, бу хәлләрне күргәч, сөйләгәнлегенә бик үкенде. Әмма ни чара? Зөһрәнең йөзенә гөл сулары сибеп, аяк-кулларын сыйпады. Зөһрә бер заманнан соң күзләрен ачып, аһ итеп күкрәкләрен уып, нәркис күзләреннән гөл йөзләре өсләренә энҗү яшьләр сил (Сил — көчле агым, ташкын) булып агып төште. Аннан соң Зөһрә бу серләрне һичкемгә белдерми күңелендә саклады.
Беркөн Зөһрә солтанның җаны тарыгып, сарай чарлагыннан килгән вә киткән адәмнәрне сәер вә тамаша кылып утырганда күрде кем, бер кемсә Таһир гашыйкның шигырь вә назымнарын хуш аваз илә ерлап үтеп барыр. Зөһрә моннан бу шигырьләрне ишеткәч, гыйшкы куәтләнеп, киемнәрене вә якаларыны парә-парә әйләде. Әлкыйсса, бу тарафтан Таһирнең гыйшкы һәм кузгалып, кулына сорнайларын алып, баг-бостан эчендә сәер кылып, шигырьләр әйтеп йөрер иде. Күңеленә килде кем, Зөһрәҗанның сарае каршысына барып, гөл йөзене күрәен дәю. Тугры сарайның каршысына килеп, чарлак тәрәзәсенә карап бер назым әйтте:
— Бирик дигән вәгъдәңне онытыпсың, Зөһрәҗан; Камил биргән күңелене суытыпсың, Зөһрәҗан. Җан юлыңда гашыйктан хәбәрең юк, Зөһрәҗан, Зар-сәргәрдан, гариптән хәбәрең юк, Зөһрәҗан. Гашыйк ярлар мәгъшукка хәбәр, салмас булырмы? Чын хакыйкать яр булса, хәбәр алмас булырмы?
Әлкыйсса, Зөһрә, Таһирнең хуп авазларын ишетеп, дәрхаль тәрәзәнең канатларын ачты. Әмма апасы, Зөһрәнең бу хәлләрен күреп:
— И солтаным, бераз сабыр кылып, ачмай торсаңыз ни булыр? Чөнки сезләрне күзәтчеләр күзәтерләр. Бәнагяһ безләрне күрсәләр, яхшы булмас,— диде.
Әмма Зөһрә бу сүзләрне колагына алмады, оят, намусны куеп, Таһиргә җәмал күрсәтеп, бер шигырь әйтте:
— Кайгы булган юлдашым, мәхбүс булган гөл башым, Таһир, күңелем калдырма, гыйшкың — минем моңдашым.
Таһир әйтте:
— Шаһзадә кыз булсаң да, тормадың син вәгъдәдә; Чын гашыйкым булсаң да, тормадың син вәгъдәдә.
* * *
Андыйн соң Таһирнең җәмалын күреп, гакылы башыннан китә язып калды. Әмма Таһир никадәр бәет әйтсә, һәммәсендә: «Вәгъдәсез Зөһрә»,— диде. Андыйн соң Таһир Зөһрәгә әйтте:
— И җан Зөһрә, безнең аерылуыбызга сәбәп нидер? — диде.
Зөһрә:
— Гарәп кол илән сихербаз карчык сәбәп булгандыр,— диде.
Әлкыйсса, боларның бер-беренә шигырьләр әйтешкәннәрен күреп, дәрхаль ул гарәп мәлгунга хәбәр бирделәр. Ул тиз заман падишаһка барып хәбәр бирде. Падишаһ, ул мәлгуннән бундый сүзләр ишетеп, тәмам ачыйгланды һәм Таһиргә күп гаскәрләр күндерде. Гаскәрләр килеп күрделәр кем, Таһир илән Зөһрә бер-береннән аерылмага муафыйк шигырьләр әйтешерләр. Таһирнең янында корал юк иде. Гаскәрләр Таһирне камап тотып падишаһ хозурына килтерделәр. Падишаһ зиадә ачуыннан, әүвәлге вәгъдәсең оңытып, җәлладка кычкырып:
— Тиз шул хыянәтче баланың башын кис, җиһанда исеме вә җисме калмасын, вә калганнарга гыйбрәт булып, икенче мәртәбә һичбер кеше падишаһның сараена рөхсәтсез касыд кылмас,— дип әмер кылды. Шул заман вәзирләре, аяк үзрә торып, һәммәсе Таһирне падишаһтан теләделәр. Боларның теләген кабул кылып:
— Канын сезгә багышладым, ләкин бу шәһәрдә тормасын, Мәрдин шәһәренә җибәрелеп, хибес (Хибес — тоткын) кылынсын,— диде.— Вә әгәр дә бу шәһәргә килгәнене ишетсәм, әман бирми үлтерермен,— дип вәгъдә кылды.
Вәзирләр җәллад кулыннан Таһирне алып сарайларына китерделәр. Аннан соң Таһирне аргымакка меңгезеп, кашына биш-ун адәм кушып, Мәрдин шәһәренә озаттылар. Әмма Таһир юлы Зөһрә солтанның сараена очрады. Дәрхаль Таһир үтеп барганда, сарай тәрәзәсенә карап, Зөһрә солтанга бер назым әйтте.
Назмы Таһир гашыйк:
— Ир егетләр ирлеген кылмаенча куярма? Шир (арыслан) егетләр сүзләрен үлмәенчә куярма? Гашыйк булган ярыннан егет күңеле суынарма? Күңел куйган яр булса, үлмәй күңеле суынарма? Мәгъшук ярын күрмәен, егет күңеле тынарма? Аерылырга ярыннан үлмәй муен сонарма? Рәнҗү-михнәт күрмәен, егет күңеле булырма? Яр юлында үлмәен, егет күңеле булырма? Атаң кулга алыпди, фиркать утын салыпди, Тәмам илне аралап, бик зур дошман табыпди.
* * *
Андыйн соң Зөһрә, тәрәзәнең канатларың ачып, күзләрен яшь илә тултырып, Таһиргә бер назым әйтте:
— Аргымакка менәрсең, күп җирләрне үтәрсең, Гашыйк ярың Зөһрәне кемгә куеп китәрсең? Атлы гаскәр уңыңда, алтын сорнай кулыңда, Кызыл гөлләр ачылсын, Таһир, йөргән юлыңда. Бәхет булсын кулдашың, Хозыр-Ильяс — юлдашың, Сагынганда, Таһирем, былбыл булсын моңдашың. Ерак җирдән мәгъшукым, тыныч хәбәр ишетелсен, Алыс (ерак) җирдән мәгъшукым, сөенеч хәбәр ишетелсен. Әман булсын башыңыз, озак булсын яшеңез, Бүтән ярлар сөйсәңез, тиз киселсен башыңыз.
* * *
Әлкыйсса, Таһир бичара тәкать тота алмады, Мәрдиң шәһәренә тугры юнәлделәр. Бераз җир барып, Таһир гашыйк Зөһрә тарафына каерылып караса, мәгъшукасы Зөһрә, сараеның тәрәзәсеннән башыны биленә чаклы чыгарып, Таһирне карап торыр, Таһир аны күреп еглый- еглый бер назым әйтте.
Назмы Таһир:
— Карай-карай калдың син, күп кыеннар салдың син. Сөйгәнеңнән аерылып, еглай-еглай калдың син. Бутасыннан аерылган дөядәй буздай калдың син, (Бута — дөя баласы; Буздау, бузнау — дөя кешнәве) Күп тубыннан аерылган коштай моңдай (моңланып) калдың син. Ботагыннан каерылган гөлдәй сулып калдың син, Анасыннан аерылган баладай еглап калдың син. Канатыннан каерылган, ялгызыннан аерылган, Балачыгын алдырган коштай чулай (сайрап) калдың син. Инде хуш-сау булыңыз, әман-йсән булыңыз, Җан гашыйкың Таһиргә дога кылып торыңыз. Кайда безнең сүземез, бергә йөргән көнемез, Баг-бостаннар эчендә сәйран кылган көнемез? Инде кайчан йөргәймез, сезне кемнән сургаймыз, Борынгыдай бер булып инде кайчан йөргәймез? Гашыйк ярым, әлфирак, мәгъшук ярым, әлфирак, Бергә туып, бергә үскән шәһри ярым, әлфирак, Чын вәгъдәләр куешкан, аерылмаек диешкән, Гамь шәрабын бергә эчкән миһербаным, әлфирак! Күрсәм, күзем җитмәстер, әйтсәм, сүзем бетмәстер, Кайгың истән китмәстер, Зөһрә җаным, әлфирак! Гашыйкым дип уйнаган, дидарыма (йөземне күреп мәгънәсендә) туймаган, Кайгым җыеп куймаган шәһри ярым, әлфирак! Күңелем — кош канаты, ханзадәләр санаты, Ике дөнья дәүләте, Зөһрә җаным, әлфирак! Баг гөлзарым, әлфирак, сәрви назым, әлфирак! Рух рәваным (җан китүе) куәте дил нәвазым (күңел назы), әлфирак! Җан кордашым, онытма, җан юлдашым, онытма! Бергә йөреп, бергә үскән яр моңдашым, онытма! Бар серләрне белгүче, яр юлларын төзгүче, Тапшырыпмын аллага, онытма, җаным, онытма!
* * *
Әлкыйсса, Таһирнең күзләреннән канлы яшьләр рәван улды (Рәван улу — китү, агу). Бу хәлне күреп, янындагы кешеләр еглаштылар. Таһирнең гыйшкы куәт- лелегеннән астында аргымагы бер җирдә тормай, Таһирнең авазына уйнар иде. Күңеле ташдыйн каты кешеләрнең күңеле балавыздай йомшак булыр иде. Юлда гяһ вакытны Зөһрәнең гыйшкы кузгалып, назымнар әйтеп, кашындагы адәмнәр һәм бергә еглар иделәр. Хасыйле кәлам, сүзне кыска кылаек, безләр кәеф кораек. Бонлар җиденче көнне Мәрдин шәһәренә керделәр. Таһирне зиндан башчысына тапшырып, тапшырганнарына намә (Намә — язу) алдылар. Бонлар Таһир илә исәнләшеп-вә- даглашып юлга кермәк булдылар. Ул заман Таһир әйтте:
— Дусларым, барыңыз, Зөһрәгә әйтеңез, вәгъдәсен онытмасын, безләргә кылганы алла дин кайтсын,— дип.
Болар юлга рәван улдылар. Җиденче көндә килеп зиндан башчысының кәгазен падишаһка бирделәр.
* * *
Әлкыйсса, Таһир гашыйк, Зөһрәнең гыйшкыннан төн-көн зар-зар еглап, шигырьләр вә назымнар язып, зинданның тәрәзәсеннән түбән атар иде. Бәгъзы дәрдемәнд (Дәрдемәнд — моңлы, сагышлы) гашыйклар тавып, вилаятьтән вилаятькә йөртер иделәр, һәркем Таһирнең назымнарын укыса, әлбәттә, күңелендә бер гыйшык пәйда булыр иде. Шигырь вә назымда шундаг маһир иде кем, шәһәр Мәрдиндә вә гайре шәһәрләрдә минме дигән шагыйрьләр вә акыннар Таһирнең язган шигырьләренә бәрабәр кыла алмас вә шигыренә җавап бирә алмас иделәр. Әлкыйсса, рави шундаг риваять кылыр ки, Таһир дәрдемәнд кичә вә көндез Зөһрәнең гыйшкы илән грифтар улып (Грифтар улу — дучар булу), зиндан эчендә җиде ел калды. Гашыйк, Зөһрә солтанны сагынып, зар еглап бер назым әйткәне:
— Гашыйк булган ярымны күрер көнем будырма? Чын хакыйкать ярымны күрер көнем булырма? Карагайлы кара урман үтәр көнем булырма? Кара болыт башымнан китәр көне булырма? Кайгыларың башымнан китәр көне булырма? Михнәт китеп, рәхәтләр җитәр көне булырма? Җиде елдыр булды зар, дидарыңа интизар, (Дидарыңа интизар – йөзеңне күрергә зарыгучы) Миһербаным, вафадар (вәгъдәсендә торучы), күрер көнем булырма? Кара нәркис күзләрең, ширин данә сүзләрең, Кызыл гөлдәй йөзләрең күрер көнем булырма? Кызыл алма иягең, саф көмештәй сөягең, Гәүһәр-якут беләгең күрер көнем булырма? Синсез йигән ашларым кызыл канга охшайды, Якты көндә йөргәнем кара төнгә охшайды.
* * *
Әлкыйсса, Таһир бичара, күңелен юатып, зарилык кылып әйткәне:
— Еглама, күңлем, еглама, төннәр үтәр, көн булыр, Михнәт үтеп, гарипкә рәхәт җитәр көн булыр. Кайгу биргән алламыз алса кирәк, иншалла; Аера белгән алламыз кушса кирәк, иншалла. Михнәт биргән иямез рәхәт бирер, иншалла. Хәсрәт биргән иямез шатлык бирер, иншалла. Һәр михнәткә бер рәхәт булса кирәк, иншалла; Гыйшык биргән алламыз кушса кирәк, иншалла.
* * *
Әлкыйсса, равилар шундаг риваять кылыр ки, бу тарафтан Зөһрә солтан Таһирнең гыйшкы илә янып, бер-ике сәгать гөл йөзләренә яшьләр агып биһуш булды. Апасы, бу хәлне күреп, Зөһрәнең башын тезе өстенә салып бераз нәсыйхәт кылды. Гашыйк булган адәмгә үгет вә нәсыйхәт кяр (Кяр — файда, табыш) кылырмы? Әмма, ңи кылса да, Зөһрәне күтәреп исен җыйдырды. Бераз замандыйн соң ул, сарай чарлагына менеп, Таһирнең фиракы илән юанып утырды.
Әлкыйсса, көннәрдә бер көн Зөһрә ул сарайда утырганда, исенә Таһир төшеп, күзләреннән яшьләре рәванә улып, килгән вә киткән адәмнәрне карап утырыр икән. Нагяһ күрде кем, каршыдан бик зур кәрван киләдер. Кәрван килә-килә сарайның янына җитеп үтә башладылар. Шул заман кулына уенын алып, тәрәзәнең канатларын ачып, кәрванга карап бер назым әйтте:
— Күч (күчеп килә торган ил) микән, кәрван микән, дәрдемә дәрман микән? Мин Таһирем алдырдым, бер хәбәреңез бар микән?
Әлкыйсса, ул кәрванның арасында бер яшь бала бар иде. Гаять шигырьгә оста иде. Ул бала, Зөһрәнең назымыны ишетеп, дәрхаль кулына сазын алып, Зөһрәгә каршы бер шигырь әйтте.
Яшь углан шигыре:
— Күч тә без, кәрван да без, дәртлегә дәрман да без; Син Таһирең алдырсаң, Таһирдән арманда (Арман — кайгы) без.
Әлкыйсса, бу кәрваннар тугры Мәрдин шәһәренә рәванә улдылар. Күчә-куна җиде көннәр булганда, Мәрдин шәһәренә килеп җиттеләр. Хикмәти хода, Таһир яткан зинданның алдында бер хуп сәйранлык вә болынлык бар иде. Ул кәрваннарның юлы шул болынлыкка тугры килеп, ни хуп кыр икән дип кундылар вә, чатырлар тегеп, кайсы ут ягып, кайсы су китереп, кайсы утын китереп, кайсы думбра чиертеп эшләре илә мәшгуль улдылар. Әмма кәрван башының чатыры Таһир яткан зинданның тәрәзәсенә каршы тегелмеш иде. Кәрван башы, чатырында утырганда, бер хуп аваз ишетте. Базаргяннар (Базаргян — сәүдәгәр) колак салып тыңладылар. Таһир бичара бу чатырларны күреп бер назым әйтте:
— Күп кәрваннар килепди, күп чатырлар тегепди. Мин Зөһрәмнән аерылып, моңдашым саз улыпди.
Андыйн соң ул яшь бала, Таһирнең назымын ишетеп, Таһиргә каршы бер назым әйтте:
— Сазың күп моң кылади, ишеткән таң калади, Гарип гашыйк якын кил, исемеңез кем булади?
Таһир каршы җавап бирде:
— Исемем ah-зур улсын да, алла мәдәт (ярдәм) кылсын да. Нинди яхшы адәм сез, яр исе бар кашыңда.
Моның Таһир икәнен белеп, яшь бала бер шигырь әйтте:
— Егет, аһ-зар итмәңез, сөенчеләр бирсәңез, Юлым очрап күрепмен, сәлам диде Зөһрәңез.
* * *
Әлкыйсса, Таһир, Зөһрәнең сәламен ишеткән соң, бераз заман аһ чигеп биһуш булды. Янә исенә килеп, янә биһуш булды. Кәрван халкы ул җирдән күчеп киттеләр. Бер заманнан соң, Таһир исен җыеп, үз-үзенә әйтте: «Шул сәүдәгәрләрдән бераз сөалем сораен»,— дип тәрәзә- дин караса, ул кәрваннарның урыннарыннан җилләр исәр. Таһир, бу хәлне күреп, зар-зар еглады. Күз яшеннән зиндан эче су булды. Дәрхаль торып, тәһарәт алып, хак тәбарәкә вә тәгаләгә зарыйлык кылып, мөнәҗәт кылып (Мөнәҗәт кылу — ялвару, көйле шигырьләр әйтү) әйтте:
— Ходавәндә, кадирсән (көчле, кодрәтле), пәрвардикяр үзең сән, (Пәрвардикяр — барча тереклекне тәрбия итүче, тәңре) Барча яшерен серләрне син әшкяра (ап-ачык) белер сән, Кодратең күп, ходая, һәр ни кылсаң кылыр сән, Гарипләрнең хәлене син белерсең, ходая. Һәр ни кыйлсаң бәндәгә, син кылыр сән, ходая, Мин бичара колыңа рәхим кылсаң, ходая. Бу зинданнан коткарып хәлас кылсаң (коткарсаң), ходая. Йөргән колың тимерәп, инде килгән яр теләп, Яшь күзеннән мөлдерәп мәдәт кылсаң, ходая. Җиде елдыр кунганым, таш зинданда калганым, Зар-сәргәрдан булганым, хәлас кылсаң, ходая. Еглап килгән колыңны кайтармасаң кулыны, Аһ-зар иткән сүзене кабул кылсаң, ходая. Пигамбәрләр хөрмәте, әүлиялар хөрмәте, Гарип җаннар хөрмәте хәлас кылсаң, ходая. Җиде ел зиндан эчендә, аһ-фәган эчендә. Пигамбәрең Йосыфны коткарыпсың, ходая. Пигамбәрең Юнысны, балык эчендә Юнысны, Кырык көннәр булганда, коткарыпсың, ходая. Сәндин мәдәт булмаса, кемдин дәрман теләрмен? Син теләгем кайтарсаң, кемдин фәрман теләрмен? Баг-бостаннар юлыма ачар дип теләймен, Җиде еллык зарыма кушарма дип теләймен.
* * *
Әлкыйсса, хак тәбарәкә вә тәгалә Таһирнең догасын кабул кылып, ястү вакытында зиндан ишеге ачылып, хәзрәте Хозыр Ильяс галәйһис- сәлам ишектән эчкәре кереп сәлам бирде. Таһир аягы үзрә тәгъзыйм (Тәгъзыйм — олылау) берлә сәламен алды, әмма кем икәнен белмәде. Хозыр галәйһиссәлам: «Углым, еглама вә гамь чикмә. Ходай тәбарәкә вә тәгалә синең догаңны кабул кылып, бу зинданнан коткарып, мәгъшукаң илә күреш- мәкне мөяссәр кылды (Мөяссәр кылу — ирештерү)»,— диде. Әмма Хозыр галәйһиссәламнең җитәгендә бер кара аты бар иде. Таһиргә: «Торгыл вә шул атка менгел, мин сине мәгъшукаңа юлыктырырмын»,— диде. Таһир бу җавапны ишетеп, ходай тәбарәкә вә тәгаләгә куп шөкерләр кылып, Хозыр галәйһиссәламнең кулларын үпте. Аннан соң ул атның янына килеп, Хозыр галәйһиссәлам Таһирнең богауларын чиште вә ул атка менгезеп, үзе алдан юлга кереп рәван улдылар. Чөн таң вакыты булганда, Таһирне уйку басмыш иде. Күзләре алынып, бер заманда күзен ачып күрде кем, Зөһрә солтанның сарае каршысына килмешләр. Шул заман Хозыр галәйһиссәлам, Таһирне аттыйн төшереп, Таһирнең яныннан гаип булды. Таһир бичара, сәҗдәи шөкер кылып, йөзләрен туфракка сөртте вә Зөһрә солтан сараена күтәрелеп карады вә күрде кем, сарайның тәрәзәләре ябылмыш. Дәрхаль кулына сазын алып, сарайга карап бер назым айганы.
Назмы Таһир гашыйк:
— Каты уйкуга китеп сән, уян, Зөһрә солтаным; Татлы уйкуга китеп сән, уян, Зөһрә солтаным. Җан түшәккә ятып сән, җан йокыга ятып сән, Гашыйк ярың килгәндә, һәнүз гафил (сизми) ятып сән. Ярың килгән күргәли, йөзгә йөзең сүргәли, Уйнап-көлеп йөргәли, уян, Зөһрә солтаным. Зиндан чиккән җиде ел, михнәт чиккән җиде ел Таһир ярың килгәйдә, уян, Зөһрә солтаным. Гашыйк ярың килепди, гарип ярың килепди, Гөл йөзеңне күрмәгә гашыйк ярың килепди. Шәһри ярым, торсана, миһербаным, торсана, Зар сәргәрдан гарипне бер генә йөзен күрсәнә. Гашыйк ярың күргәле, разый булган үлгәле, Таһир ярың килгәне, тор, җанашым, торсана. Хәсрәтеңдә зар булган, тумышыннан яр булган, Моңлы Таһир килгәнди, уян, Зөһрә солтаным.
Дәвамы ====>
|