Бачман хан берлән Чачдар хан дигән ханлар бар ирмеш. Әүвәл заманлар Җайык сулаган икән.
Бачман хан дигән — бер хан угылы ирде; халкы, нигъмәте, полы (Пол — акча) күп, йорты киң иде. Алтмыш егет хезмәтче-нүкәре бар иде, һәрберсен балатик (Балатик — баладай, бала шикелле) бизәп йөртер иде. Алтмыш беренче Миркасык би угылы Түләк атлыг иде. Түләкне хан үз катына алды. Түләк бер ялгыз угыл иде.
Бачман хан даимән кош чөяр иде (Кош чөю — кош белән киек аулау). Һәр каю егетләрнең үз-үзенә кошлары бар иде. Түләкнең кошы Ак ябалак иде.
Егетләр кош атмакдин (Кош ату — кош чөю, киек өстенә кош очыру) хәйран һәмкяр ирделәр. Ул егетләр, кошлары һәрни алса, Бачман ханга килтерер ирделәр.
Көнләрдә бер көн Бачман хан ауга чыкды. Һәрни кош очса, качса, Түләкнең ябалагы алды. Ул юлда ханның (башка егетләре һич ни) алмас (ирде). Түләк алды — ханга бирде. Алтмыш егет, Түләкне гөстах күреп (Гөстах күрү — әрсез, әдәпсез дип уйлау; бу очракта: көнләшү), пычакка эләккүтик (Пычакка эләккүтик — (көнчелектән) чәнчелеп үләрдәй) булдылар.
Һәрдаим Түләк хак коллыгындан хали булмас иде (Җөмләнең мәгънәсе: һәрвакыт Түләк аллага коллык итүдән бушамас иде), күңеле пакь иде.
Түләкнең менгән атын Акбүзчә Йилйитмәз дирләр иде. Ул кич, хас кылып (Хас кылу — туры китерү; бу очракта дошманлык итү) алтмыш егет Түләк атының дүрт аягының йөрәк итенә үткен тимер кадак сукдылар, йөрергә дәрманы булмасын дип. Түләк бу эшне һәргиз белмәде, үзе ойкыда (Ойкы — йокы; нугайча: уйкы) иде. Төш эчендә Хызыр Галәйһиссәлам кәлде, Түләккә Исме әгъзам догасын үгрәтде:
— Әй, угылым, алтмыш егет, сәңа дошманлык кылып, атың тоягына үткен тимер кадак сукдылар. Ошбу Исме әгъзам догасын укып дәм бирер исәң (Дәм бирер исән — өшкергән чакта өф иттереп, тын белән өрү (дәм – сулыш)), кадаклары төшеп, атың аяклары car булгай, тиде. Янә: — Әй угылым Түләк, һәркайчак сәңа мөшкел эш төшсә, (бу доганы) укытыл! — диде.
Түләк иртә уйганды, Исме әгъзам догасын укып дәм бирде исә, ат аякларындан кадаклар төшде, аяклары уңалды, car булды, һичкем ирсәгә боларны әйтмәде.
Иртә булды, атландылар. Түләк бер күлгә карарга кәтде. Алтмыш егет таң калып:
— Түләкне үлтермәсәк, безгә нә булмагай?! — диделәр. Анда әйтделәр: — Безләр өч егет баралым, икемез Акбүзчәнең җөгәнен алып, беремез Акбүзчәне камчылалым. Ул сәгать Акбүзчә Йилйитмәз алып очкай, агачка я ташка сугып үлтергәй, аның хурлыгындин котылгаймыз!— тиделәр.
Өч егет хас килеп, икесе (атның) җөгәнен суеп (Суеп – салдырып, чишендереп), берсе камчылады. Акбүзчә йола алып качты. Алты көн туктамады, йитенче көн иртә көн чыкарда бер олуг дәрьяның янына кәлде, туктады. Түләк һич кая кәтмешен белмәде, аның кандә (Кандә — кая) кәткәнен (янә) һич кеше белмәде.
Ул сәгать Түләк аты туктаган йирдә бер кыз күрде: гаять сахибе җәмалдыр (Сахибе җәмал — матур чырай иясе, ягъни гүзәл кеше), кем күрсә гыйшкындин җан бирердәй булыр иде. Ул су пәрисе Чачдар хан дигән падишаһның кызы иде. Түләк аты туктаган йиргә кәлеп, һәр иртә сачын тарар иде. Ул кыз сачын тарап ултырган вакыт Түләк атындин инде (Инү — төшү (мәсәлән, күктән инү)), кызның янына кәлде. Кыз тоймады. Сачының озынлыкы алтмыш карыш бар иде; сачын ике яңакына салып, тарап ултырыр вакыты (иде). Түләк килеп кызга сәлам бирде. Кыз, сачын йөзендин китәреп, әйләнеп карады, Түләкне күрде, аһ кылып әйде:
— Әгәр аркан (Аркан — биредә: арка белән) ултырган вакытым булмаса, йөземне качан сәңа күргәзгәй идем! — тиде. Түләкнең йөзенә карады: гаять зифа егет торыр. Түләккә кыз анда гашыйк булды, һич сүз әйтер хәле һәм ул йирдән китәр дәрманы булмады. Күңелендин әйтде:
— Бу егетне бер заман алдаламасам, шаять кешегә катылып киткәймән (Катылып китү — кушылып, ияреп китү) тиде. Кызның ул сәгать барча тәне калтырады, торырга һич дәрманы калмады. Түләк кызга кушаг (Кушаг — җыр, такмак) әйтде: — Инеп килдем атымдан, Имде күрәсең үзеңә, Сәлам бирдем бән сәңа, Айтик күрекле йөзеңә. Гашыйк булдым бән сәңа — Нәзек зифа буеңа, Сүзең әйтче, Сусылу!
Кыз янә Түләккә әйтде:
— Мән усалның үзенә Гашыйк булма, бай углы; Безнең йирләр каты йир, Түзалмассың, бай углы; Хәстә булып үләрсең, Кайтып киткел, бай углы!
Андан Түләк кызга әйтде:
— Сәфәр кылдык йөз кеше, Җөгән суйды өч кеше; Атым кәлде ярышып, Кулым кәлде карышып; Атың-юлың белмәймән,— Атың әйтче, Сусылу!
Андан кыз әйтде:
— Атың кәлер ярышып, Кулың кәлер карышып; Атың-юлың белмәсәң; Атың әйтеп бирәем, Атың үзең беләсең: Сары би Миркасык углы Түләк атлы егет сән! Атың-юлың белмәйче Кайда азып йөрерсән, Зифа Түләк, яшь угыл?!
Андан соң Түләк әйтде:
— Бер дигәндә бил алган, Билән саен сан алган, Канат какмай каз алган, Агызы канлы бүре алган, Аһагы силбәк төлке алган, (Аһагы силбәк (сәлбәк)—селкенеп тора торган, ягъни җитез, хәрәкәтчән) Муены озын торна алган, Кош очырмый кош алган, Ак шоңкарымдин бизәен, Суның кызы Сусылу!
Андан кыз әйтде:
— Атым сорап нидәрсән? Хуш хәмаил (Хәмаил — хәситә), хуш йөзек — Мона сәңа бүләгем! Безнең йирләр катыдыр, Торалмассың, Түләгем, Хәстә булып үләрсең! Мән дә сәнлек түгелмән, Кайтып киткел, Түләгем!
Андан Түләк әйтде:
— Артык кошны ашырмас Шоңкарымдин бизәен; Айлык йирне бер баскан, Еллык юлны бер баскан, Койрыгы-ялы таралган, Дүрт аягын бер алган (Мәгънәсе: дүрт аягын бер юлы җирдән алган, ягъни очкан) Аргымакымдан бизәен!
Андан кыз әйтде:
— Күрекле сачым тараткан, Туным-буем сылаткан, Алтын тарак, ал көзге — Мона сәңа бүләгем! Шуны ал да юлың ал, Кайтып киткел, Түләгем; Мән дә сәнлек түгелмән, Ышанмагыл, Түләгем!
Андан Түләк әйтде:
— Ун ай төгәл күтәргән, Уңгурткадин (Уңгуртка – умыртка) бөгелгән, Хәлал кулы талчыккан, Тун тезелгән ултырткан Төн йокысын өч бүлгән, Төнләр торып имезгән, Аякдин (А я к — савыт) каймак йидергән Анамдин һәм бизәем! Алтын тезегә 4 ултырган, (Тезегә — тезенә; бу сүзнең «тәхеткә» булуы да ихтимал) Аеры сакал үстергән Атамдин һәм бизәем! Суның кызы Сусылу, Сәнең берлән булаем, Атың әйтче, Сусылу!
Андан кыз әйтде: — Хуш хәмаил, хуш йөзек Алмадың син, Түләгем, Алтын сыргам, ал йөзек — Янә бирдем — бүләгем. Бүләк биреп алмайсән, Нидер сәнең теләгең, Сүзең әйтче, Түләгем?
Андан Түләк әйтде:
— Хуш хәмаил, хуш йөзек — Зифа йөзең бизәгел!
Алтын тарак, ал көзгене Мән нитәен, Сусылу? Йөзек-бүләк кирәкмәс,— Зифа буең теләгем! Сүзем шулдыр, Сусылу.
Андан кыз әйтде:
— Аптырапсың, бай углы, Тинтерәпсең, бай углы, Әнә аргы ягыңа Килә торыр биш кеше,— Күрмәймүсән, бай углы?! —
тип, Түләкне каратып, үзе суга чумды. Алтмыш карыш сачының алты карышы суга кермәгән иде — Түләк кызның сачындан беләгенә урап алды. Шулай барып, кыз судан чыкканчы, беләгеннән йибәрмәде.
Бер заман көн, ай күренмәс йиргә чыкды. Бер пулат-сарай торыр. Алды-янындин бердәй (дәрьялар) акып барыр: (янында) балдин, янә алдында сөт дәрьясы акып барыр. Түләк күрде. Кыз(ның) сачын йибәрмәс булды. Анда Түләккә кыз әйтде: — Инде сән бәңасен, бән сәңамен, сачымны йибәргел, мән сарайга инәен, түшәк салаен, андан соң сәне чыкып алаен. Анда Түләк кызга әйде:
— Алты көн дә йите көн Атым алып килепдер; Алдамачы, Сусылу, Ай йөзеңдин бер үпмәй, Һич йибәрмәм, Сусылу!
Анда кыз әйтде: — Алты көн дә йите көн Атың алып килепдер; Ашыкмачы, бай углы, Җөмлә буем сәнеңдер, Сабыр итче, бай углы! —
тип, кыз әйткәч, Түләк кызның сачындин йибәрде.
Кыз сарайга менде, ишекенә керү (илә) сарайның ишекен беркетде (Беркетү — бикләү). Ул сәгать пулат-сарайиың биеклеке һавага чыкды. Кыз һәргиз чыкмады. Өч көн-төн Түләк анда калды; һич дәрманы булмады. Дүртенче көн иртә намазын кылгандин соң ике рәкәгать намаз кылды, Исеме әгъзам догасын укыды, дәм килтерде, башын сәҗдәгә куйды, анда әйтде:
— Илаһи, бу кызны, кауме-халкы, малы-тәүарыны — барчасыны көн эсселеке берлә дәрмансыз кылгайсән! — (тип) әйтде.
Ул сәгать догасы мөстәҗаб булып (Мөстәҗаб булу — кабул булу (алла тарафыннан)), өч көн-төн һава эсселеке кайнар булды, ул сарайның янындин аккан бал дәрьясы, сөт дәрьясы, дүрт тарафыдай аккан су дәрьясы тәмам корыдылар, һичбер эчем су калмады, такатьсез булдылар — барчасы ятып үлгүтик (Үлгүтик — үләрдәй). Ул кызның сарае тигрәсендә ултурган кырык ивле (Биредә: «илле», я «әүле» (ишек алды) булырга мөмкин) хезмәтче пүкәре бар иде, барчасы зифа йөзлек пәриләр иде; барчасы йыйылышып кыз сараена килделәр, чарлашдылар (Чарлашу — шаулашу, кычкырышу (ризасызлык белән)). Кыз һәргиз ишекен, тәрәзәсен ачмады һәм аваз бирмәде. Бу халаеклар анда Түләкне күрделәр, гаять сахибе җәмал егет торыр. Вә:
— Кыз бу егетдин качып бикләнмеш, бу эш бу егетдин торыр! — тиделәр.— Имде(нә) кылмак кәрәк, тиз катыла-йыйыла (Катыла-йыйыла — кушылып-җыелып) килең, бу кызның атасы Чачдар ханга барып әйтмәк кәрәк!
Андин Чачдар ханга барып әйделәр. Чачдар хан, падишаһ, катыг ачу берлә берәгүне йибәрде, әйтде:
— Нә өчен андаг кылып халкын һәлак кыла торыр? Әүвәлендә ул егетне үзе кабул кылмаса ирде, адәмнең бу йиргә килергә нә хале бар? — тиде.— Үзе алып килеп торыр, имде нә өчен халкыны һәлак кыла торыр? Әлбәт, ул адәмнең догасы мөстәҗаб охшайдыр. Барып кызыма әйтеңез: сарайның ишек-тәрәзәсен ачсын, ул егетне үз катыйга алсын, гозерләр теләсен, дога үтенсен! — тип, бер кемсәнәне иза йибәрде (Иза йибәрү – юнәлтеп җибәрү).
Ул кем ирсә атасының сүзен әйткәч, кыз сарайның ишекен, тәрәзәсен ачды. Ул заман кызның тәнегә көн төшде (Көн төшү – кояш яктысы төшү), күкрәгендин кереп, аркасындин чыкды — кыз янып үлгүтик булды. Пулат-сарай ут кебек булды. Шул заман Түләк сарайга керде, кызны күрде, сачындин (беләкенә) урап алды, пулат-(сарай) ның ишекенә сукды — кызның гакылы кәтде. Бер замандин соң кыз исен җыйды, күзен ачып карады, Түләкне күрде, әйтде:
— Әй, егет, мән сәне сәүмәзлекемдин мондаг эш кылган дәгелмән. Мән йир асты падишаһының кызымән. Ошбу эшем атамга фаш булсын дип, мондаг эш кылганмән,— тип егетнең күңелен бу сүз илә алды. Янә әйде:
— Әй, егет, мончага тигрү (Мончага тигрү — моңа тикле, моңа чаклы) эшемез хәтәр ирде, имде хак тәгаләгә шөкер, эшемсез күни (Күни — дөрес, яхшы; изге) булды! — тип, гаҗәп илә Түләкнең муеныга кыз кулын салды.— Атамдин дәстүр (Дәстүр — рөхсәт, күрсәтмә) булды, хәбәр кәлде: сәне җефетлеккә алмага! — тиде.
Түләк кызның бу сүзен ишетеп, кызның гыйшкына яшь җанын корбан кылур тик андаг бөек мәхәббәт илә кыз муеныга кул салды, мәгәр дигәйсән: күктән инеп бер-берегә, кушылган, тип! Андаг мәхәббәтләре якын булды, алладин гайре кемсәнә белмәс.
Андан кыз Түләккә әйтде:
— Имде мәнем гаебемне кичер гел! — тип гозерләр теләде. Әйде: Әй, егет, ошбу эсселекдән хәлемез мөшкел булды, имде хак тәгаләдин үтенеп, сез дога кылсаңыз, амин дисәк, хак тәгалә шаять гафу кылып, бу михнәтне китәргәй! — тип, кыз Түләкнең аягына төшде, үтенде. Түләк анда кызга әйтде:
— Әй, җаным мәхәббәте, бер рәгать сән сабыр кылып ултыргыл, мән хәлвәт йиргә (Хәлвәт йир — аулак җир) барып, хак тәгаләдин хаҗәт теләен (Хаҗәт теләү — ихтыяҗны теләү), сән һәм теләкдә булгайсән,— тиде.
Сарайдан чыкып, бер хәлвәт йиргә барды, тәйәммем кылды, ике рәкәгать хаҗәт намазы кылды, Исме әгъзам догасына мәхкәм килтерде (Мәхкәм килтерү — нык ышану), башыны сәҗдәгә куйды, әйде:
— Илаһи, барча мөшкел эшем сәңа асан (Асан — асат, ансат, җиңел) торыр,— тип, хак тәгаләгә мөнаҗәт кылып әйде.— Бу кавемдин, (рәхмәт) кылып, көн эсселекене китәреп, мәхәббәт бирмәк сәңа асан торыр! — тип ялбарды исә, шул ук заман куңгыр салкын (Куңгыр салкын — ягымлы салкын, салкынча) йил исеп, бал дәрьясы, сөт дәрьясы, су дәрьялары ака башлады. Тәмам халкы иссез булып, өч көндез-кичә йокладылар. Өч көндән соң тордылар, мал-тәуарларын карадылар: өч өлеше һәлак булган көн эсселекедин.
Андин соң Түләк берлә кызның көндин-көн мәхәббәтләре артыграк булды. Кыз Түләккә әйтде:
— Әй, егет, сән мәңа дәстүр бирсәң, һәр иртә чыкып, сачым тарап, йөзем бизәп килер идем,— тиде. Түләк кызга дәстүр бирде, һәр иртә хәлвәт чыкып, сачын тарап, йөзен бизәп килер иде. Бер көн Түләк кызга әйтде:
— Нә йиргә чыкып сачың тарарсән? — тиде.
Кыз Түләккә әйтде:
— Нә йирдә сән сачымдин тотдын, шул йирдә тарармән,— тиде.
Анда Түләк әйтде:
— Әй җан мәхәббәте, андаг ирсә, бәнем атым берлә кошымны күрмәзмүсән?
Кыз Түләккә әйтде:
— Мәңа гашыйк булмадыңмы? Әйтмәдеңме, атымдин һәм кошымдин бизәен, дип?
Анда Түләк кызга:
— Ул көн аның кебек иде, бу көн янә үзгә булды, күргән булсаң айгыл (Айгыл — әйт)! — тиде.
Кыз Түләккә әйтде:
— Атың аты Иилйитмәз, Аңа йитәр йир кайда! Атың торыр ябыгып, Кошың торыр боегып, Үзең салып (Салу — ташлау) киткән соң Тәкый нәгә сорарсән?
Анда Түләк кызга әйтде:
— Атым торыр ул янда Бәнем өчен зарыгып, Айлык йирне бер баскан, Ирене-күзе калыгып; Атым алып килергә Дәрман әйтче, Сусылу, Халеңдән килер (булса), Алып килче, Сусылу!
Андан Түләккә кыз әйтде:
— Атың, кошың бу йиргә Кәлеп йитмәс, бай углы, Бу хезмәтне итмәгә Халем йитмәс, бай углы. Теләче хакдин (теләгең), Ашыкмачы, бай углы, Ул теләкне хак бирер, Кайгырмачы, бай углы! —
тип, кыз әйтде.
Түләк торды, йәсигъ намазын (Йәсигъ намазы — ястү (кичке) намазы) кылды, мәхкәм килтерде, башын сәҗдәгә куйды, әйде:
— Илаһи, барча агырлар сәңа асан торыр: атымны, кошымны ошбу йиргә килтерсәң, кодрәтең бар! Мән бичаранең хәлен кем белмәй,— тиде.— Рахманым (Рахман — рәхимле (алланың эпитеты)) сәнсең, ярабби — тип, ул кичә кыз берлә ятдылар ирсә, таң намазы булды ирде. Намазга тордыгы вакытда Йилйитмәз кешнәп ирде, кошы шоңылдап (Шоңылдау (шоңкылдау) — чыңгылдау) аваз кылды. Ул сәгать Түләк сарайның тәрәзәсендин карады: Акбүзчә кәлеп торыр, алтын ияре өстендә, ябалак ияр кашында (Ияр кашы — ияр башы, ияр очы) күренде. Ул сәгать хак тәгаләгә шөкерләр кылып, башын сәҗдәгә куеп әйде:
— Әй, әмире мәмләкәт (Әмире мәмләкәт — «дөнья хуҗасы» дигән мәгънәдә), бу гыйнаять (Гыйнаять – кайгыртучанлык, ярдәм; бу очракта: яхшы тормыш) сәндин торыр! Атының кашына (Кашы — яны (ияр кашы түгел!)) барды. Аты, кошы Түләкне күрделәр ирсә, аты селкенде, кошы кагынды — борынгытик булдылар. Ул сәгать хак тәгалә ул пулат-сарайның кашына ут-үлән яратты—(ат) һәр кичә таң (га) тик йияр иде.
Янә Түләк кыз мәхәббәте берлә хәстә булды, сап-сарыг булды — йөзенә чыкды. Үзе белмәз иде. Кыз иртә сачын тарап бизәнмәгә чыкса, ал көзгесен түшәк өстенә куеп чыкар иде, бу егет үзен үзе күрсен, нитәк (Нитәк —ничек) булмыш(ын) белсен дип. Кыз сачын тарамага чыкып китде. Анда Түләк кызның ал көзгесен түшәк өстендә күреп ачып карады, үзенең йөзен күрде: сап-сарыг булмыш, (нуры) коелмыш, гаять усал (Усал — бу очракта: көчсез, хәлсез, зәгыйфь) булмыш.
— Аһ, дәрига (Дәригъ — үкенеч, аяныч; дәрига — ни аяныч! (пошыну ымлыгы)), хәстә булды, үлем хәлегә килепмән! — тиде.
Торды, бер гөлстан дигән уен ясады, янә бер домбра, янә кыл кубызы, янә үртәкә ясады. Ул үртәкәнең мөезен (М ө е з — мөгез) алтындин, аякларын көмешдин, ике күзен данәдин ясады. Ул үртәкәне бу җиһан бизәге берлән бизәде.
Торып таһарәт төзеде (Таһарәт төзү – таһарәт төзәтү, ягъни яңарту) ике рәкәгать хаҗәт намазын укыды. Исме әгъзам догасын укып, мәхкәм килтерде, башын сәҗдәгә куйды:
— Илаһи, хаҗәтемне сән рәва кылгыл (Рәва кылу — бу очракта: яраклы, кабул ителерлек дип тану), ошбу төн мәңа уен сәнгатене сона биргел (Сона бирү —бу очракта: индереп (күктән төшереп, бүләк итеп) бирү)! Янә ошбу үртәкәгә җан биргел! Әй, бер ходай, ошбу йиргә сәнең хөкемең берлә грифтар булдым (Грифтар булу — дучар булу), шаять ни уен кылсам, күңелем мәлүл (Мәлүл—кайгылы, күңелсез) булмагай,— тип, хак тәгаләгә ялварды.
Шул сәгать (хак тәгалә) хаҗәтен кабул кылды, егеткә уен сәнгате биреп, үртәкәгә җан бирде. Хак тәгаләгә шөкер кылып, уен уйнарга кул биреп, гөлстанын-думбрасын, кыл кубызын, кондакыны бер кылып, өчесен бергә уйнар ирде. Үртәкәсенә боерды, ...әйде.
Барча (пәри) халкы җыелды, сарай эченә сыймаз булдылар, һәр кем («һәр кеше» дип түгел, бәлки «һәр ки» мәгънәсендә булырга охшый) кичә-көндез Түләк катыңдан китмәс булдылар. Сарайның эчендә торыр йир булмады, тышкары чыгып, мәҗлес кырда булды. Түләкнең уеныга гашыйк булып, ашамакдин, эчмәкдин бизделәр. Иртә торсалар, кичә булганын белмәс кеби булдылар. Түләкнең уеныга гашыйк булды һавадагы кошлар, япандагы киекләр — барчасы җыелып, кичә-көндез китмәз булдылар.
Көнләрдә бер көн Түләк күңелендин зарилык кылды:
— Әй, кәриме рәхим (Кәриме рәхим – олуг рәхим (иясе)) монча пәриләр, кошлар, киекләр, хәйван-хәшарәтләр берлән шад булып тора торсам, йил кузса (Йил кузу — җил кубу), аның тузаны басып, сурәтем азып (Сурәт азу — кыяфәт бозылу, начар якка үзгәрү), җенләр, пәриләр сурәтендә авырмышмын! — дип зар-зар еглады.
Ул кичә кыз катына ятды, тәкый кызга әйде:
— Аһ дәрига! Сәнең зифа сурәтеңә алданып, адәмләрдин аерылып нәсәбсез булдым, үләр булдым. Атам-анам кайда? Ыругым бәнем — адәм! — тиде.
Кыз әйде:
— Әй егет, гакылың китдеме? Бу гыйнаять, бу дәүләт нәдин торыр, белмәймүсән? Бу дәүләтне тигергән падишаһлар падишаһы тәңре тәгаләне онытдыңмы? — тиде.— Аерылганларны кушмак аңа асан торыр.
Бу сүз берлә егетнең күңелен ауытды (Ауыту — юату). Ятдылар. Иртә намазга тордылар ирсә, күрделәр: алтын тәхет сарайның алдында корыл мыш, сәкез кырыны, дүрт тарафыны тимер берлә коршаган (бер таг) тәхетдән юкары калкып сайә (Сайә — күләгә, ышык) кылып торыр. Ул тагны алтын берлә коршаган, башыны ак мәрвәр (Мәрвәр (мәрвәрид) — энҗе) берлә япкан, Түләк яны агач үскән һәм җыклык (Җыклык — калын, куе) урман булган. Барча боланлар, коланлар, аюлар, төлкеләр, кош-кортлар, бүреләр анда урнашмышлар. Бу эшләрне күреп, кыз берлә Түләк хак тәгаләгә шөкерләр кылып, Түләк килеп ул тәхет үзә (Тәхет үзә — тәхеткә, тәхет өстенә) ултырды. Уенларыны кулына алып, бизәп-сарнап (Бизәп-сарнап — төрләндереп, сарын белән (сарын — җыр юлларын тулгап, ягъни бер-бер артлы тезеп, күтәренке тавыш һәм кызу темп белән әйтү)) уйнай башлады:
— Гөлстаным көйләсен, Думбрам бәнем сөйләсен,
Үртәкә хуш уйнасын, Күрмәгә килгән халаек Үзен-үзе белмәсен! Уйнай биргел, үртәкәм! Алтын тәхет урнаткан, Тәхет-бәхет түрәткән (Түрәтү — ярату, барлыкка китерү) Хак тәгалә кодрәте,— Шөкер кирәк, Сусылу!
Андин җыелган халаеклар әйделәр:
— Бу кем тавы торыр? Бу ни тау торыр? — тиделәр.
Түләк әйде:
— Бәнем тавым — Балкан тау, Башы һавага чыккан тау! — тип әйтде.
Ишеткән киек, җылан-хәшәрәтләр җыелып килеп, башларын түбән салып тыңлар иделәр. Түләк анларны күреп дыбсап әйтде (Дыбсап әйтү — гадәттә; әкрен тавыш белән әйтү; бу очракта: тавышланып әйтү): — Утлар уты май татыр,— (Юлның мәгънәсе: утлый (ашый) торган уты (үләне)нән май тәме килер) Болан сәүгән Балкан тау; Эчәр суы бал татыр,— Колан сәүгән Балкан тау! Кырлары киң, йире тау,— (Монда «тау» урынына башка сүз булырга тиеш иде) Төлке сәүгән Балкан тау; Иийәр йимеше төгәнмәс,— Аю сәүгән Балкан тау! Колаклары кабырчык Карсагы (төлке) күп Балкан тау; Күл-кыюсы (күл-кое) камышлык,— Кабан сәүгән Балкан тау! Тау йире җийе гөл, Йимеше күп Балкан тау! (Оя ясар йире күп) — Кошлар сәүгән Балкан тау! Су-дәрьясы су алмас — (Су алу — кибү, кору, бетү (сыеклыкка карата)) Суыр сәүгән Балкан тау; (Суыр — серкә; байбак (җәнлек)) Башымызның өстенә Сайә булган Балкан тау! —
тип әйтеп уйнар ирде.
Ул хәбәрләр, ул эшләр кыз атасы Чачдар ханга ишетелде. Чачдар хан падишаһ кызындин ераклыгы йиде көн-төнлек юлда иде. Түләкне һәм уенларыны күрмәгә андаг гашыйк булды: йимәкдин, эчмәкдин бизде— диюләрене, пәриләрене алмага йибәрде. Түләкне пәриләр алып китәр булдылар. Кыз Түләккә айды:
— Әй, егет, ошбу үртәкәңне алып бармагыл, ошбу газиз сурәтне хак тәгалә җанлыг (кылып), сәңа биреп торыр, нәгяһ (Нәгяһ — көтмәгәндә, кинәт) атам алып калмасын. Мондаг нәрсә падишаһга тансык торыр, ул йиргә бер үртәкә сурәтен алып баргыл,— тиде.
Түләк аның сүзен хуш күрде, үртәкә сурәтене ясады, ул җанлыг үртәкәсен кыз янына куеп китде.
Чачдар хан падишаһга якын йитә, (Түләк) дыбсап уйнай башлады. (Хан) Түләк уйнаган авазын ишетеп гашыйк булды. Шәһәр халкы барчасы каршы чыкдылар. Чачдар хан үзе уенга гашыйк булып, сабыр итә алмады: бер таз кодасы бар иде, аны үз урнына тәхеткә ултыртып, үзе каршы килеп тыңлар иде. Кыз атасының хәйләсен тәгаен Түләккә әйткән иде, Түләк анда, Чачдар ханны танып, уйнай башлады:
— Гөлстаным көйләйдер, Думбрам бәнем сөйләйдер, Кыл кубызым сайр айдыр, Үртәкә хуш уйкайдыр! Тәхетендә ултырып, Тәхетдин төшеп килгәйдер; Ишекдәге таз чура (Чура — хезмәткәр (вассал)) Тәхетдә ултырып тыңлайдыр!
Андин соң Чачдар хан әйде:
— Валлаһ, бу Түләк бер дәррәк (Дәррәк (дөресе: дәрракъ) — сизгер, аңлы, күрәзә) кеше булмага кәрәк, мәне мондаг белде! — тиде, тәхетенә ултырды.
Түләк килеп йитде падишаһ сараена. Кырык көн йимәк-эчмәкдин тәмамы бергә калдылар.
Андин соң Түләк кызны, Балкан тауны, урыныны, йирене гаять сагынды. Чачдар ханга купсап (Купсау — җырлау; купсап әйтү — җыр белән әйтү) әйде:
— Балкан тавым монда юк, Ак киекем монда юк, Ултырып (уен) уйнарга Алтын тәхетем монда юк! Җөмлә буем җофары, Зифа ярым монда юк,—
тип, Түләк Балкан тауны әйтде ирсә, Чачдар хан падишаһ диюләргә, пәриләргә боерды:
— Барыңлар, Түләкнең тавыны килтереңләр! — тиде.
Диюләр, пәриләр бардылар. Хак тәгалә Балкан тауны анларга күргәзмәен, йир (берлә) бәрабәр кылды. Диюләр, пәриләр ул пулат-сарай катында андаг тау тапмадылар, (чөнки хак тәгалә) ул сарай янындагы тауларны йир берлә бәрабәр кылды. Олуг тауларның (берсен) бер пәри өстенә куйдылар, тимер берлә коршатдылар, күтәреп килтерделәр. Анда Түләк, пәриләрнең алып килгәнен күреп, дыбсап әйде:
— Бәнем тавым ул түгел, Алтын тәхетем ул түгел! Тауны тауга охшатып, Тимер белән коршатып, Алып килә торырлар! —
тип. Түләк әйде исә, анда Чачдар хан дыбсап әйде:
— Тауны тауга охшатып, Тимер берлә коршатып, Торыр монда Түләгем, Балкан тауга охшатып.
Чачдар ханга каршы Түләк әйде:
— Бары, бары, (бары) тау, Барындин биек Балкан тау; Сублап (сулап) каккан казыкдай Су(ыры) күп Балкан тау; Майлап салган каешдай Еланы күп Балкан тау; Аеры тояк, шеш мөез Боланы күп Балкан тау; Алпан-талпан йөрегән Аюы күп Балкан тау; Кыз-угландай йөрегән Төлкесе күп Балкаң тау; Күп яшәгән кари тик Карсагы күп Балкан тау; У ян, бу ян (ул як, бу як) юлы хуш, Кошлары күп Балкан тау; Йомры тояк, кыл койрык Коланы күп Балкан тау,— Дәстүр (рөхсәт) бирсә Чачдар хан. Күргем микән Балкан тау! —
тип, Түләк әйде ирсә, Чачдар хан падишаһ әйде:
— Китәм дигән Түләкне Ничәгә тикле тотармын?! —
тиде. Пәриләргә әмер кыйлды:
— Барыңыз...
Падишаһ... Түләк берлә Сусылуны йир өстенә чыкартды. Алар кире шул Балкан тавы өстенә барып, күп еллар гомер итделәр. Иң ахырда шул тауда вафат булдылар. |