Четверг, 13.11.2025, 08:00:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 14 » БҮЗ ЕГЕТ (дәвамы)
БҮЗ ЕГЕТ (дәвамы)
11:33:09
Башы ====>

Бүз егетнең дустына җырлаганы:

«И җан дустым, якын кил,
Арзым сәңа әйтәен,
Сәннән башка дустым юк,
Сүзем кемгә әйтәен?
Карчыга кошның канаты
Каерылышыр көн булыр,
Аманлашып дустыннан
Аерылышыр көн булыр.
Бер көн калмас дустыннан
Аерылышыр көн булыр.
Бүгеннән соң, җан дустым,
Инде сезне күрмәк юк,
Борынгыдай берегеп,
Инде бергә тормак юк.
Бу йирдән сез кайтыңыз,
Йортка сәлам әйтеңез.
Карчыга коштай кундырган,
Кашымда сөеп ултырган,
Дидарыма (йөз) туймаган,
Ялгызым, дип уйлаган,
Моңлы калган атама,
Зарлы булган анама —
Ата берлән анага
Сәламемне әйтә күр...

Канатыннан каерылган,
Ялгызыннан аерылган,
Кайгысы куп анама:
«Сабыр кыл!» — дип әйтә күр.
Кемне балам дияр ул,
Кемне мин дип сөяр ул?
Без исенә төшкәндә
Янган утка көяр ул.
Көйгәненә киз булсаң:
«Сабыр кыл!» — дип әйтә күр.

Башымдагы бүркемне
Моңлы калган атама,
Кулымдагы йөзекне
Зарлы булган анама
Үз кулыңнан биргәйсең,
Күңелен аулай йөргәйсең...
Без икемез бар идек,
Һич аерылмас яр идек,
Бер көн сине күрмәсәк,
Күрәек дип зар идек.

Безнең өчен, җан дустым,
Күп рәнҗүне күрдең син,
Ата-анадан аерылып,
Бер мин өчен йөрдең син.
Илеңә син барырсың,
Ата-анамны күрерсең,
Бездән хәбәр сораса,
Арзың әйтеп еларсың.

Барсаң сәне күргәйләр,
Кашыңа килеп торгайлар,
Җыелган күп җәмәгать
Бездән хәбәр сораса,
Күзем күргән юлдашлар,
Бергә йөргән моңдашлар,
Безне исенә алганнар,
Бездән мәхрүм калганнар,
Бездән хәбәр сораса —
Сәламемне әйтерсез.
Бездән рәнҗү алганнар,
Бездән күңеле калганнар
Күп эчендә бар булса —
Разый булсын дип әйтә күр...»

Дустының җавабы:

«Аерылырың белгәнмен,
Курка-курка йөргәнмен.
Алла әмеренә чара юк,
Муенсынып торгаймын.
Ана сөтен имезгән,
Җаннан татлы сөешкән,
Заман ахыр булганчы
Аерылмаек, диешкән
Җаннан татлы җан дустым,
Җаным корбан кылсам да,
Шушы күпнең алдында
Сезнең өчен үлсәм дә...
Күп дошманның эченнән
Котылмастай көн булды,
Башка төшкән эшемез
Онытылмастай көн булды.

। Син үлсәң, мин кай итәрмен?
Гарзым ничек әйтермен?
Атаң чыкса алдымнан,
Ни дип җавап әйтермен:
«Кани (кая) — дисә,— угланым?»
Анаң чыгып алдымнан;
«Кани,— дисә,— угланым?»
Алдымда торып зарланса,.
Нә дип җавап әйтермен?»

Шагыйрьнең сүзе:

Ата берлән анадан
Малың берлә баладан
Кемне аермас бу үлем?
И бичара Баһави,
Мәдәт телә алладан,
Сиңа да килер бу үлем.

Бүз егетнең үлгән йире.

Бичаралар моңлашып күп торыптыр,
Гарызлашып икәве моңлашыптыр,
Базардагы җыелган күп җәмәгать
Боларның сүзен огып, җылашыптыр.

Бер заманда вәзире килде, диде,
Бичаралар үләрен белде, диде,
Солдатлар алдында хәзер торып:
«Кылыч белән чабың!» — дип ярлык кылды»

Үлтерер җиргә моны бәйләделәр,
Кылычын үткер кылып кайрадылар.
Солдатлар кылыч белән чауып иде,
Үтмәде кылыч, җанын кыйнадылар.

Вәзире: «Үткер кылыч килтер! — диде,—
Кичектерми моны тиз үлтер! — диде.—
Битендәге пәрдәсең ачып чабың,
Патшаның күңеле, чапсаң, тыныр»,— диде.

Битеннән кыл пәрдәсен суеп алды,
Ялангач муенына кылыч салды.
Башында алтын айдар толымы бар,
Күргән адәм боларга таңга калды.

Тик кеше булмас дип уйлап идек,
Күп кеше уртага алып сөйләп идек,
Ни итик, залим патша тел алмады,
Үтермә бичараны, куй, дип идек.

Ул җирдә Зәйтүн батыр акырадыр,
Һәрберенә: «Үлтерең! — дип чакырадыр (кычкырадыр) —
Хан ярлыгын бозуга хәлең бармы?»
Солдатларга: «Чабың!» — дип акырадыр.

Солдатлар башын өзә чабалмады,
Гыйлаҗын үлтерүгә табалмады,
Үлтерәм дип кыйнаптыр газиз җанын,
Кылыч солдатлар телен белә алмайдыр.

Бүз егетнең җавабы:

«И гаскәр! Безгә яман сөйләмәңез,
Кылыч итем кисәр дип уйламаңыз,
Табанымның астында алмас кылыч,
Алып чабың, җанымны кыйнамаңыз.

Гәүдәмне һичкем минем өзмәс, димен,
Үз кылычым булмаса, кисмәс, димен,
Җанымны алсаңыз да кыйнамый ал,
Тәкъдир кылса, тәңрем бозмас, димен».

Бичараның итеген чишеп алды,
Гәүдәдән гариб башын өзде, диде,
Алтыга бөкләп салган алмас кылыч
Бер чапканда муенын өзде, диде.

Газиз җаны, кыйналып, йиргә төште,
Айдай йөзе, яркырап (яктырып, ялтырап), йиргә төште,
Кашында җан юлдашы елап утыра,
Дустыннан аерылып, өмет өзде.

Зәйтүн батыр: «Алыңыз башын! — диде,—
Дарга бәйләп, югары асың! — диде.—
Йорт эчендә үлгәне мәгълүм булсын,
Хан, ханша күңелен басың»,— диде.

Гариб башыны дарга асты, диде,
Йорт бары, елап, аннан качты, диде,
Ханга йорт: «Үлтердек...» — әйтеп килде,
Котылдык, дип дошманнан, сачу сачта (бүләк сипте).

«Туй кылың!» дип йортына ярлык кылды,
Патшаның үлтергәнен йорты белде,
Кыз, бахыр, бу эштән иссез, гафил,
Мал суеп, туен инде кылды, диде.

Бичара ул шәһәрдә үлеп калды,
Җан дусты үлгәнен күреп калды,
Дарга башын асканын күргәннән соң,
Елый-елый бичара талып калды (хәлсезләнү) ...

Карачәчсылуның сүзе.

Кыз саклыйдыр, юлдашы киләме, дип,
Килеп бездән бер хәбәр аламы, дип;
Кыз өенә юлдашы килмәгән соң
Кыз курыкты, бер шомлык булдымы, дип.

Карчыкка хан кызы килде, диде,
Карчыгы үлеп ятыр, күрде, диде.
Өенә елый-иңрәй кайтып килде,
Бер шомлык булганын белде, диде.

Барын да кырык кызның кашына алып,
Шәһәрдән ярын эзли йөрмәк булды.
Төн эчендә кай йирдә тавыш булса,
Тәрәзәдән бары килеп колак салды.

Бер йиргә килсә күп йорт туй туйлайдыр,
Шушында минем яр дип кыз уйлайдыр,
Һәр тәрәзә төбендә җыр җырлайдыр,
Ярын юклап бичара зар иңрәйдер.

Карачәчсылуның тәрәзәдән җырлаганы:

«Дөя килеп бузлайдыр, Бутасы (дөя баласы) аның юк микән?
Бута күзле Бүз егет Бу уенда юк микән?
Сыер килеп мөгрәйдер, Бозавым, дип елайдыр,
Бичараның бозавы Бу уенда юк микән?

Куйлар килеп мөгрәйдер,
Кузысы өчен иңрәйдер.
Бичараның кузысы
Бу уенда юк микән?
Җылкы килеп кешнәйдер,
Колыным, дип эзләйдер,
Бичараның колыны
Бу уенда юк микән?
Былбыл кошлар сайрайдыр,
Кызыл гөле юк микән?
Кызыл йөзле Бүз егет
Бу уенда юк микән?»

Тәрәзәдән бичара кыз җыр җырлайдыр,
Өй эчендә җәмәгать җыр тыңлайдыр,
Һич адәм хан кыз дип уйламайдыр,
Бичара һәркемгә бер иңрәйдер.

Күп эчендә бер адәм белде, диде,
Бичара хан кызы икәнен күрде, диде,
Бичара яры юктан йөргән икән,
Тәрәзәдән ярын юклап җавап бирде:

«Дөяләр килеп бузлайдыр,
Бутасы аның юк чыгар (юк торыр),
Бута күзле Бүз егет
Бу уенда юк чыгар.

Елкы килеп кешнәсә,
Колыны аның юк чыгар,
Колын күзле Бүз егет
Бу уенда юк чыгар.

Сыер килеп мөгрәсә,
Бозавы аның юк чыгар.
Бозау күзле Бүз егет
Бу уенда юк чыгар.
Куйлар килеп мөгрәсә,
Кузысы аның юк чыгар,
Кузы күзле Бүз егет
Бу уенда юк чыгар.

Былбыл кошлар сайраса,
Кызыл гөле юк чыгар,
Кызыл йөзле Бүз егет
Бу уенда юк чыгар.
Бүз егетнең толгасы (үле гәүдә)
Яраланганга охшайдыр,
Дөньясының дәүләте
Тол калганга охшайдыр.
Ярыңнан хәбәр сорсаң,
Кайтмас җиргә киткән ул».

Ишетеп бу сүзне кыз җылап килде,
Атасыннан кыз, басып, сорап килде:
«Атам минем ау аулай барган икән,
Сауга бир, ата»,— дип иңрәп килде:
(Сауга – сунар бүләге, ау күчтәнәче)

«Ишетепмен, и ата,
Ау аул ая китепсең,
Илерүгә батыпсың.
(Илерүгә батыпсың — мавыгуга бирелгәнсең (чумгансың)
Калын чәңгәл (чытырман) эченнән
Бала шоңкар атыпсың.
Яхшы күргән кызыңа
Бер сауганы кыймаймы?
Тозак кора ятыпсың,
Бала киек атыпсың,
Безгә сауга бирмәйме?
Яхшы күргән кызыңа
Бер сауганы кыймаймы?

Атка менеп чыгыпсың,
Дошманыңны егыпсың,
Дөнья инде киң калды,
Үлмәс хәбәр огыпсың (ишетү, аңлау).
Беркөн, ата, җыларсың,
Күп мән дошман булырсың,
Эш үткән соң файда юк,
Атам, дәрдле (авыру, газаплану) булырсың.
Уйлаганың белдем мин:
Берәүгә бирер уең бар —
Йорт эчендә туең бар.

Тимер алтын булмастыр,
Бакыр көмеш булмастыр,
Иркем бар, дип эш кылма,
Кызың телең алмастыр.
Кияү кылган Зәйтүнең,
Сыртын алтын кылсаң да,
Эчен гәүһәр кылсаң да,
Үз ярымдай булмас ул.
Алтынга йонын буясаң,
Карга шоңкар булырмы?
Канатына кан яксаң,
Шоңкар карга булырмы?
Яхшы күргән кешеңне
Нурга кушып китерсәң,
Тәмам йортка белдерсәң,
Үз ярымдай булырмы?

Кияү суеп, туй кылдың,
Кызың телең алырмы?
Бүз егетнең сөяген
Мең Зәйтүнгә бирмәсмен!
Үлгән ярым муласын (чардуган, кабер )
Алтынлы өйгә бирмәсмен,
Ундай (унлап) ярны тапсаң да
Һич тә кабул күрмәсмен.
Акыл юк атамның
Кылган эшен кайтәен (нишлим )?
Үлгән ярым күрмәсәм,
Тере йөреп кайтәен?»

Ханның кызына биргән җавабы:

«Елама, кызым, елама,
Ил эчендә яхшы күп,
Илдән илгә йөрәен,
Сине аңа бирәен.
Телем, балам, каерма,
Сөйгәнеңчә кылырмын.
Алтынлы утау (тирмә) тектереп,
Хезмәтчеләр куермын.

Башымдагы таҗымны,
Астымдагы тагымны (Так — тәхет),
Кызым, сиңа бирермен.
Аргымакка менгезеп,
Мең кол, балам, бирермен.
Мең дөягә йөк артып,
Мең көң, балам, бирермен.
Дөнья йөзе киң, балам,
Табып алып бер яхшы,
Сөйгәнеңә бирермен.
Мал яхшысын алырсың,
Сөйгәнеңлә торырсың,
Бозма, балам, уеңны,
Хуп төзәрсең туеңны.

Ханнардан хат киләдер,
Бар да сине сөядер,
Тутый коштай егетләр
Бары сине теләйдер,
Сине алсам, дип елайдыр.
Чакырып алып, торгызып,
Йөзең, балам, күргәзеп,
Күп кайгырма, җан балам,
Сөйгәнеңә бирермен».

Карачәчсылуның сүзе:

«Балаң күңеле калгандыр,
Арбасаң да булмас ул,
(Арбау — сихерләү, үзенә карату)
Нур егетен килтерсәң,
Аны да кабул күрмәстер,
Сөякләрем сынган соң,
Сыласаң да булмас ул,
Йөрәгем янып көл булды,
Су койсаң да сүнмәс ул.

Башым йиргә тигән соң,
Күтәрсәң дә булмас ул,
Күңел коштай очкан соң,
Кайтып кулга кунмас ул.
Сөйгән ярым киткән соң,
Нә кылса да булмас ул,
Эчем бозга тулган соң,
Йөрәгем таш булгандай,
Сүз сөйләсәң эремәс ул.
Күңелем бер калган соң
Ич әм (һич тә) ишетә белмәс ул.
Аргымакка менгезгән
Мең колыңны нитәен?
Кол хезмәте (н) көң иткән соң
Көңеңә хезмәт кылдырмай,
Үзем үк эшем кылырмын.
Алтынлы утау кылганчы,
Җирдән мула кылырмын.
Башыңдагы таҗыңны,
Астыңдагы тагыңны
Кулыма алып нитәен? —
Тагка ултырыр кешем юк.
Мал яхшысын нитәен? —
Алып менәр кешем юк!
Илдән илне аралап,
Тапкан яхшың нитәен?
Үз тапканым киткән соң,
Үзгә ярны нитәен?
Бездән соңгы кызыңны,
Кысыр калган биядәй,
Каемаган дөядәй,
Илдән илне аралап,
Илдән яхшы күренсә,
Алып, шуңа бирерсең».

Бичара кыз елай-иңрәй сүзен әйтте,
Атасының кашыннан зарлап китте,
Үлсәм ярым юлында үләен, дип
Бер заманда шәһәргә якын йитте.

Бер заман дарга аскан күрде башын,
Бер көрсенеп, исе авып, йиргә төште,
Исен җыеп, канлы башны кулга алып,
Кан аралаш агызды күздән яшен.

«Хәйран башың, хан башың
Киселгәнгә охшайдыр,
Бәһасе юк гәүдәдән
Өзелгәнгә охшайдыр.
Гәүдәң канга болганып,
Аяк-кулың чолганып,
Кәфенең юк, гүрең юк,
Йирдә ятар ирме идең?
Канга башың болганып,
Болай ятар ирме идең?
Комга болгап башыңны,
Күздән аккан яшеңне
Йиргә агызар ирме идең?
Гәүһәр башың — хан башың,
Алтын дөньяң болганып,
Дарга асылыр ирме идең?
Йортыңда син хан идең,
Һәрбер эшең дан идең,
Дошманнарың кулында
Мондый булыр ирме идең?
Карагаттай (карлыган) күзләрең,
Кызыл гөлдәй йөзләрең,
Балдан татлы сүзләрең
Бер күрүгә зар булдым.
Әйтсәм, сүзем йитмәстәй,
Кайгың истән китмәстәй
Алыс юлга китепсең,
Чакырсам да килмәссең,
Зар кылсам да белмәссең!

Сездән дөнья үтептер,
Мин дә артыңнан үтәрмен.
Син алдымда булмасаң,
Бу дөньяны нитәрмен?
Көн дә елап йөргәнче,
Кайгың китмәс үлгәнче,
Бу кайгыны күргәнче,
Бергә булсам кирәкте!»

Бичара кыз дөньясын кулына алды,
Туркага (ефәк тукыма) канлы башны урап салды,
Үзеннән алтын-көмеш кулына алып,
Ярына там (бина, өй) торгызу уена алды.

Кашына йөз егерме колын алды,
Алтын белән көмештән мула салды.
Бу муласын хан, кызының белешкән соң
Йортына: «Җыелың!» — дип хәбәр салды.

Йортына: «Кыз кашына барың! — диде.—
Ничек йөри кызым минем, белең! — диде.—
Кызымның бераз көндә күңеле суыр,
Кызымның кыл дигәнен кылың»,— диде.

Күп гаскәр кыз кашына килде, диде,
Там торгызып куйганын күрде, диде,
Кыз боларның килгәнен яктырмады (ошатмады).
Гаскәрнең бары кайтып йөрде, диде.
Кызыгыз там торгызып куйган икән,
Шәһәрдән зәргәр (алтынчы) җыеп алган икән.
Бу шәһәрдә андаен өй табылмас,
Алтын белән көмештән салган икән.

Хан кызын күрүгә ояладыр,
Анасы, ялгызым, дип зар кыладыр,
Кашына бер-ике адәм юлдаш алып,
Чыдый алмай анасы бер барадыр...

Кызына елап ханым моңын әйтте:
Кылыптыр атаң сиңа «корбан гаете»...
Баласы анасына карамайдыр,
Оялып, анасы өенә кайтты.

Кыз инде там торгызып булды, диде,
Эченнән бигеткәндәй кылды, диде.
Кашында кырык кыз мән аманлашып,
Дала-җир күз яшенә тулды, диде.

Карачәчсылуның кызларга сөйләгәне:

«Яр-яр» әйткән яр-ярым,
Аман булың! Хуш булың!
Безгә үтәр көн булды,
Сездән китәр көн булды.
Аман инде, хуш булың!
Безгә үтәр көн булды,
Яр өчен үләр көн булды,
Сезгә калыр көн булды.

Бездән рәнҗү алганнар,
Бездән күңеле калганнар,
Уеңызга алгайсыз,
Риза булың, дусларым!
Борынгыдай булырсыз,
Сөйгәй ярга барырсыз,
Уйнап-көлеп йөрерсез,
Аман булың, дусларым!
Тургайга җим табылыр,
Авыруга им табылыр,
Башыгыз яшь, дусларым,
Сезгә дә көн табылыр.

Минем өчен еламаң,
Миндәй бер кыз табылыр.
Терегә яр табылыр,
Үлгәнгә җир ябылыр.
Минем ярым үтептер,
Бу ялганнан үтептер,
Кил, дисәм дә, килмәс ул,
Зар кылсам да, белмәс ул.
Чын ярымнан калгым юк,
Ялган ярга баргым юк,
Бу дөньяда калгым юк.
Аман булың, дусларым!»

Кызларның Карачәчсылуга җырлап әйткәне:

«Әүвәл хактан теләймез,
Икенче сездән теләймез,
Бераз сабыр кылыңыз,
Гарзымыз бар, сораймыз.
Бераз тере торыңыз,
Бераз дәүран сөреңез,
Ятим булмас анаңның
Бер кат йөзен күреңез.

Юлдашларың артыңда
Кузыдай чаулап (шаулап, елап) калмасын,
Ата-анаң артыңда
Көн-төн иңрәп калмасын.
Алтын бизәк киң сарай
Җиргә колап (авып) калмасын,
Фәкыйрь, мескен, гариб, яшь
Сез чөн (сезнең өчен) чаулап калмасын.
Кырык кызның канаты,
Сез булырсыз санаты (зурлау сүзе),
Канатымыз каерма,
Үзеңнән безне аерма.

Сезнең өчен ил-йортың
Бутадай бузлап калмасын,
Дөньядан өмет өзмәгел,
Төкәнеңне (алачык, кибет) бозмагыл,
Төкәндәге ярларың
Зар-сәргәрдан калмасын.
Кайт, җанымыз, кайтсана,
Гарызың йортка әйтсәнә,
Без фәкыйрьне зар кылмай,
Кайт, җанымыз, кайтсана».

Карачәчсылуның сүзе:

«Берәүгә әҗәл киз килсә,
Ни кылсаң да булмас ул,
Җан алгучы килгәндә
Әйтсәң, телең алмас ул.

Атадан да китәрмез,
Анадан да китәрмез,
Әҗәл килсә, әмәл юк,
Бу ялганнан китәрмез.
Каты дәрткә юлыктым,
Дару эчсәм дә терелмәм,
Бутачыктай булганмын,
Җим бирсәң дә илекмәм (ияләшмәм).
Инде әйтер сүзем юк,
Сүзем калыр, үзем юк,
Әҗәл җитсә, торгым юк,
Аман булың, дусларым».

Әлкыйсса. Карачәчсылу ул киемнәрен күреп җырлаганы:

«Алтын, ефәк, кеш туннар,
Сезне кияр кешем юк,
Алтынлы ияр, күк юргам,
Сине менәр кешем юк.
Алтын бизәк, киң сарай,
Сезгә керер кешем юк,
Барыгызны нитәен?
Бергә йөрер кешем юк.
Атама әйтең сүземне,
Канлы яшь алды күземне,
Атама дөнья киң булсын,
Корбан кылдым үземне...»

Бичара кыз елай-елай тамга керде,
Терелектән үлгәнен яхшы күрде,
Там ишеген эченнән бикләгән соң
Үз эченә үзе ул хәнҗәр орды.

Хан кызы яры белән кушылыптыр,
Газиз җаны гәүдәдән өзелептер,
Атасына йорты хәбәр иткәннән соң
Кылганы хан(ның) туе бозылыптыр.

Хан, ишетеп, йортыннан елап килде,
Анасы битен ертып, иңрәп килде,
Тәмам йорт бу хәбәрне ишеткән соң
Өлкән-кече — мул ага бары килде.

Еласа да, эш үтеп калган икән,
Ике ялгыз — дөньядан барган икән,
Ханым: «Мондый буларын белмәдем!» — дип,
Үз битен үзе тырнап ярган икән.

Тышта торып, хан кызын чакырадыр,
Йортына: «Ишек ач!» — дип акырадыр,
Ханым әйтә ачуланып патшасына:
«Эш үткән соң бу инде ни кыладыр?»

Күп гаскәр там ишеген бозды, диде,
Битен ачып күрделәр кызны, диде.
Кочаклашып ятыптыр ике ялгыз,
Күргән соң өметләрен өзде, диде.

Хан — кызы кашында зар иңрәйдер,
Үз кулын үзе тешләп йолкылайдыр,
Ханымы патшасына ачуланып:
«Бар шомлык үзеңнән!» — дип (зар) елайдыр.

Хан факыр елай-иңрәй өйгә кайтты,
Сыртыннан там торгыз, дип ярлык әйтте,
Сыкылын бу баланың белмәдем, дип
(Сыкыл — җәберләнү сыйфатлары)
Йортының барын җыеп үпкә әйтте...

«Ялгыз кызың үлтереп тындың,— диде,—
Мулага җанын алып куйдың,— диде.—
Алдыңда куанычың кем буладыр,
Терелектә токымың җуйдың»,— диде.

Бичара хан әйтәдер: «Белмәдем,—дип,—
Үлтерердә базарга кермәдем,— дип,—
Сакалын йолып патша күп елайдыр,—
Бичараның мәхәббәтен күрмәдем»,— дип.

Муласына хан килеп, йорт йөргезде,
Алтын мула сыртыннан там торгызды.
«Бичара ялгызым!» — дип хан елайдыр,
Елаган мән үлгәнне кем тергезде?

Ике гашыйк бердәен үлеп калды,
Атасы, йортын җыеп, там торгызды,
Бүз егетнең мәетен кочып җан дусты,
Дусты өчен җан дусты талыб калды.
(Талыб калу — һуштан язу)

Дусты өчен бичара күп елайдыр,
Ходайдан аман кыл, дип күп теләйдер,
Дусым миңа әманәт биреп иде,
Тапшырмый үлсәм, ди, үпкәләйдер...

Егетнең җырлаганы:

«Мин кайтуга уй кылдым,
Миһербаным, әлвидаг!
Кемнең берлә йөргәймен,
Кемне дустым дигәймен?
Син исемә төшкәндә
Киткем килмәс кашыңнан.
Еласам да файда юк,
Күздән аккан яшемнән.
Миңа синсез эчкән аш
Кызыл канга охшайдыр.
Кайтам дисәм йортыма,
Кайгың аяк тошайдыр.
Күп тубыннан (төркеменнән) аерылган
Каздай булып калдым мин,
Күп иленнән аерылган
Аздай булып калдым мин.

Бутасы үлгән дөядәй
Инде бузлап калдым мин,
Колыны үлгән биядәй
Инде кешнәп калдым мин.
Җаның хакка тапшырдым
Ярың бергә, кашыңда,
Ялгызлыкка елаймын,
Күп кайгы бар башымда.

Үләен дип уйласам,
Әманәтең бар куенымда,
Йөрәен дип уйласам,
Ялгызлык бар муенымда.
Әманәтең тапшырып,
Тере булсам килермен,
Җаннан татлы җан дустым.
Юлыңда мин үләрмен.

Котылдыңыз дөньядан
Икәү булып, берләнеп,
Юлдашыннан аерылып,
Дустың кайтты зарланып».

Дустының өенә барган җире.

Бичараның сүзе инде бетте, диде,
Йортының юнен сорай китте, диде.
Хак сакласа бәндәгә бәла булмас,—
Аман-исән йортына җитте, диде.

Алдында бер-ике адәм күрде, диде,
Җиткән соң якын, сәлам бирде, диде,
Ике адәм үз иленең кешесе икән,
Аманлашып бергә инде йөрде, диде.

«Ялгыз егет, атыңны бормай әйдә,
Синең безгә килгәнең булды файда,
Сезләрне эзләп чыккан күп кеше идек,
Ялгыз йөрсең (йөрисең) кашыңда дусың кайда?»

Егетнең җавабы:

«Ходаем ялгызлыкка салды,— диде,—
Җан юлдашым елай-иңрәй калды,— диде. —
Ходаем, тәкъдир җитеп, алды,— диде,—
Җан ярымнан аерылып калдым»,— диде.

Ике кеше бу хәбәрне ишеткән соң
Шәһәргә алып моны йөрде, диде,
Ялгыз дус шәһәргә кергәннән соң,
Йорт бары килеп моны күрде, диде.

Башлады егет күпкә сүзне, диде,
Агызып ике күздән яшьне, диде.
Ялгызын хан ишетсә, үләр, диде,
Ханга барып әйтүгә шашты, диде.

Җыелып күп биләр киңәшәдер:
«Ялгызы патшаның»,— дип моңлашадыр,
Бер акын бар икән йорт эчендә,
Җыр белән белдерүгә уңлашадыр.

Акын белән җан дусын алып йөрде,
Күп биләр сәлам биреп ханга килде.
Ялгызының җан дусын күреп иде,
Хан, ханымы урныннан елап торды:

«Җан юлдашың, ялгызым кайда? — диде, —
Көеп, эчемез ялкын булды»,— диде.
«Балаңыз яры белән артта калды,
Туй булыр өйнең эчен шайла (рәтләү, җыештыру )»,— диде.

Биләре: «Акын, җырың җырла! — диде,—
Ялгызы ханның килер өйгә,— диде.
Бу көнгедәй туй булмас, хан ишетсен,
Ялгызның туен, җырлап туйла!» — диде.

Хан, ханым: «Җырла, акын, җырла,— диде,—
Шундый туй моннан соң кайда? — диде.—
Кулларына алып килеп атмин (ат белән) чапан,
Акынга арнап (багышлап) аны бәйлә»,— диде.

Җырчы җыр башлаган җире.

«Күпне күргән кәрең (картың) мин,
Бераз җырны җырлаен,
Асмандагы (Асман – күк) тургайдай
Алдыңызда сайраен.
Өй эчендә утырган,
Колак салың, яхшылар,
Бу ялганнан (фани дөнья) файда юк,
Тәкъва (дингә турылыклы) булың, яхшылар!

Кәреңезнең сүзеннән
Гыйбрәт алың, яхшылар!
Кәреләрнең — иске сүз,
Искә алмый йөрмәңез,
Галимнәрнең күзле сүз —
Күнелгә алмый йөрмәңез.
Егетләрнең ялган сүз —
Җен, шайтаннан калган сүз.
Кәреләрнең хәер сүз —
Борынгыдан калган сүз.
Галимнәрнең гадел сүз —
Пәйгамбәрдән калган сүз.
Бер ходайның дуслары
Күңелене алган сүз...

Җилгән аттан җир калыр,
Тапкан ирдин мал калыр,
Ир башыга көн туса,
Сөйгән ярдан ул калыр.
Патшалардан так (тәхет) калыр,
Мәргәннәрдән якъ (ягы, җәя) калыр,
Ир башына көн туса,
Дөньяның бары юк калыр.

Галимнәрдән хат калыр,
Осталардан яд калыр,
Уйлап торсаң, яхшылар,
Бу ялганнан кем калыр?
Байларыңнан пол (акча) калыр,
Хатын булса тол калыр,
Тапкан ирдин мал калыр,
Алтын-көмеш, пол калыр.

Эттәй чаулап, талашып,
Кем күренгән, шул алыр»
Өең булса, буш калыр,
Уйнап йөргән дус калыр.
Туганмын дип куанма,
Туган үләр көн булыр,
Үлгән җанның барыннан
Сорау сорар көн булыр.

Малым күп, дип куанма,
Малны күрмәс көн булыр,
Алтын белән җир тулса,
Күзең салмас көн булыр.
Бер үзеңнән башканы
Күңелгә алмас көн булыр.
Телле мин, дип куанма,
Тел бәйләнер көн булыр.
Кылган эшең якмаса,
Тәмуг әйдәр көн булыр.

Көчем бар, дип уйлама,
Көчең китәр көн булыр,
Янган тәмуг өстеннән
Сыйфат үтәр көн булыр.
Дөньядагы колларыңа
Күзең салмас көн булыр,
Балам бар, дип куанма,
Бала да калыр көн булыр.

Галим мин, дип куанма,
Тиргәү алыр (тикшерү) көн булыр.
Кылган эшең якмаса,
Залим син, дир көн булыр.
Кызыл йөзгә куанма,
Суелып калыр көн булыр,
Корт-кырмыска җыелып,
Туенып калыр көн булыр.

Патша идем, дип уйласаң,
Искәндәр мән Сөләйман
Алар да үткән дөньядан.
Балам күп, дип уйласаң,
Йөз кырык бала атасы
Адәм үткән дөньядан.
Малым бар, дип уйласаң,
Малы сездән күп чыгар
Карун үткән дөньядан.

Көчем бар, дип уйласаң,
Каһарман белән Гали,—
Алар да үткән дөньядан.
Чичәнмен, дип уйласаң,
Ничә-ничә чичәннәр
Сөйләп үткән дөньядан.
Ничә-ничә түрәләр,
Ничә-ничә яхшылар,
Елап үткән дөньядан!»

Хан алдында кәре чичән җыр җырлайдыр,
Сүзенең төбен ханга борды инде,
Җырлаучы бу җиргә килгәнендә
Хан, бер торып, урынына бер ултырдыз
«Чичәнем, яхшы икән җырың синең,
Үлем әйтеп чыгадыр кырың синең.
Җырыңның иңе-буе үлем икән,
Безгә карай тиядер кырың синең».

Җырчының җавабы:

«Тәкъсир, хан, үлемне әйтми, нине әйтәен?
Бу җирдә әҗәл йитсә, мин нитәен?
Адәмнең ахыр-соңы үлем икән,
Чын әйтсәм, аны әйтми, нине әйтәен?..

Әҗәл дучар булган соң
Чарамыз юк, нитәрмез,
Әмере килсә алланың
Муен сонып китәрмез...
Әүвәл килеп юл ачкан,
Тәңре белән сөйләшкән
Адәм иде атамыз, һавана (һава ана) ирде анамыз,
Бу дөньяда файда юк,
Алар да үткән дөньядан.

Туфан суы ташканда,
Таудан-таштан акканда
Һәр җәнлектән алып ул,
Кимә эченә калып ул,
Аман-исән калып ул,
Нух пәйгамбәр үткән дөньядан...

Унике угыл эчендә
Тоткын итеп яткырып,
Рәхмәт итте алласы,
Мисырның булды патшасы.
Йитмеш елның соңында
Йөзен күрде атасы,
Ахыр гомер хан булып,
Йосыф үткән дөньядан.

Йирнең йөзен алган ул,
Төрле шәһәр салган ул,
Көнчыгышка барган ул,
Көнбатышны күргән ул,
Гадел туган хан ирде,
Йир йөзенә фана (таяныч) иде,
Җаны үлемгә йиткәндә
Йирнең йөзе бозылып,
Көннең күзе тотылып,
Мәңге суын табалмай,
Егерме тугыз яшендә
Искәндәр үткән дөньядан...

Күзсезләрне күргезгән,
Аяксызны йөргезгән,
Егылганны торгызган
Әүлиялар үткән дөньядан...
Җир йөзенә килгәннәр,
Мин-мин, дә ю йөргәннәр,.
Мең яшь гомер сөргәннәр
Бары да үткән дөньядан.

Хан да үткән дөньядан,
Кара (халык мәгънәсендә) да үткән дөньядан,
Бай да үткән дөньядан,
Ярлы да үткән дөньядан.
Күп тә үткән дөньядан,
Аз да үткән дөньядан,
Яман-яхшыны аермай,
Бары да үткән дөньядан...»

Кәре чичән бу йиргә килде, диде,
Хан шомлыкның булганың белде, диде,
Терелекнең соңында бары үлем,
Алла әмеренә хан муен сонды, диде.

Әйтеп җырын, бу чичән тора килде,
(Тора килде — аяк өстенә торды)
Сүзенең төбен ханга бора килде.
Якынлатып җырыны борып иде,
Бер суз инде әйтүгә туры килде:

«Яраткан хан барында
Хан киткәнгә охшайдыр,
Бүген күргән төшемдә
Сезнең дагы балаңыз,
Аннан соңгы безләргә
Кизәк (чират) якынайганга охшайдыр.
Балаңа, хан, елама,
«Бездән борын үтте», дип.
«Бу дөньядин китте», дип.
Алар китте Атага,
Ата белән Анага,
Сез дә бер көн барырсыз
Борын үткән балага.
Әҗәл җитмәй үлмәк юк,
Алла әмереннән калмак юк,
Әҗәл җитеп үлгән соң.
Һичкем кайтып килгән юк.
Тәкъдир җитсә, калмак юк,
Әҗәл куып алмак юк,
Әҗәл җитеп үлгән соң,
Һичкем барып алмак юк».

Хан, факыр, еласа да сабыр кылды,
Ялгызының үлгәнен инде белде,
Ханым угълы үлгәнен ишеткән соң,
Битен ертып, зарланып, чәчен йолды.

«Алла әмер иткән соң,
Бу ялганнан киткән соң,
Сөйләсәң дә файда юк.
Битләреңне кан кылып,
Еласаң да файда юк.
Ай-һай, үлем, һай үлем
Ата белән анадан,
Карендәш белән баладан
Кемне аермас бу үлем!..

Дөя калыр бузнашып,
Елкы калыр кешнәшеп,
Җан аерылып чыгадыр,
Дөнья белән хушлашып.
Дөнья безгә әманәт,
Алданмаңыз, яхшылар,
Тиргәү көне (хөкем көне) булганда
Зарланмаңыз, яхшылар!

Бер сәгатьтә булырсыз,
Бер сәгатьтә белерсез,
Алла әмеренә күнәрсез.
Ничә яшькә килсәң дә,
Ахыр бер көн үләрсез.
Өй кайгысын йимәңез,
Ялганны күп җыймаңыз,
(Ялган — фанилык, дөнья малы мәгънәсендә)
Балама булыр, димәңез.
Баладан, малдан файда юк,
Тиргәү көне булганда,
«Гафил булдым», димәңез.

Хатын калса, ир табар,
Улың калса, мал табар,
Кызың калса, яр табар,
Җан үлемгә җиткәндә
Гариб башың ни табар?
Менгән атың буш калыр,
Кигән туның куш калыр,
Уйнап йөргән дус калыр.
Менгән атың буш калса.
Менүгә ир табылыр,
Кигән туның куш калса,
Киюгә ир табылыр...

Әйткән сүзем алгансыз,
Елаучы кем булса да,
Яхшы фәта (фатиха) кылгайсыз.
Ханым, сүзем борсаңыз,
Аман-исән булгайсыз».

Кәре чичән инде җырын әйтеп булды,
Өй эченә җыелып хатын тулды.
Ханымның күңелен аулап килеп иде,
Баласын юклап ханым давыс кылды (сыктау, самаклау).

Билен буып, ялгызын юклай иде,
Ишеткәннең йөрәге талып калды.
Ялгызын юклап ханым зар иңрәйдер,
Бичара баласы өчен күп елайдыр.

Ханымның баласын юклап зарланганы:

«Бәгыремнең парәсе,
Ике күзем карасы,
Җаным сөйгән җан балам,
Сине кайда күргәймен?
Кемне балам дигәймен?
Син исемә төшкәндә
Ничек чыдап йөргәймен?
Алыс юлга китепсең,
Сәлам әйтсәм җитмәстер,
Җаннан татлы җан балам,
Кайгың эчтән китмәстер.
Карап өйдән тапмасам,
Сине кайдан табармын?
Сине кайдан эзләен,
Кемне син дип искәен?

Синнән башка, ялгызым,
Күз күрәрем юк иде,
Синнән башка безләргә
Иркәләрем юк иде.
Ялгыз идең, бер идең,
Мең кайгыга им идең,
Инде ничек йөрермен,
Йөзең кайда күрермен?
Кемнәр берлә йөрәем?
Кемнәр берлә тораем?
Син исемә төшкәндә
Ничек гомер сөрәем?

Ачыкканга аш биргән,
Гарибләргә каш биргән
Дусты өчен баш биргән
Яхшы берлә яманны
Тигез белгән ялгызым,
Сине кайдан табаем?
Моңлы булган әткәңнең.
Зарлы булган әнкәңнең
Бозык булган күңелен
Кем аулайдыр, чырагым (күз нурым)

Даладагы малларың,
Өеңдәге колларың,
Алтын-көмеш, полларың
Кем яклайдыр, чырагым?
Аргымак берлә толпарың,
Лачын белән шоңкарың.
Карчыга белән тойгының (ау кошы)
Иясе юк булганда
Кем тотадыр, чырагым?
Малың килеп чауласа,
Йортың тапмай еласа,
Атаң-анаң иңрәсә,
Эзләп кайдан табаем?
Бута калды дөясез,
Йортың калды иясез,
Ата-анаң бәнасыз (терәк, таяныч)
Эзләп кайдан табаем?
Әүвәлгедә киткәндә
Серең безгә әйтмәдең,
Юлда кәрван күргәндә
Кайт, дисә дә кайтмадың...

Кәрелектә (картлыкта) атаңның
Иңрәр көне булды инде,
Ялгыз калып, анаңның
Зарлар көне булды инде.
Икәү булсаң, чырагым,
Калмасмы иде берәвең?
Кем кулында үлсәң дә
Кылмасмы иде соравың?

Хак насыйбә салмады,
Токым бездән калмады.
Кәре көндә күр (сукыр) булдык,
Дәрткә дәрман булмады.
Инде ничек йөрәем,
Йөзең кайда күрәем?
Ялгыз улдан аерылып,
Кем белән гомер сөрәем?
Аркада һич фәна (сыену урыны) юк,
Алдым ачык — бала юк.
Күз алдымда бар булсаң,
Күрмәсме идем, угланым?
Үлгән йирдә бар булсам,
Үлмәсме идем, колыным?!

Ят йортларның эчендә
Ничек йөрдең, чырагым?
Дошманнарың кулында
Ничек йөрдең, чырагым?
Йортың алмай кашыңа,
Бәла килде башыңа,
Корбанлыгың булмасмы идем
Күздән аккан яшеңә?!
Чырагымны сүндердең,
Дошманыңны тындырдың.

Зарлай гомере үтсен дип,
Анаңны ялгыз калдырдың.
Бу ни хәсрәт, яраннар?
Бу ни кайгы, яраннар?
Күкрәктәге янган ут
Көннән-көнгә тирәннәр.
Күңелем инде тынмастыр,
Сүнгән чырак янмастыр,
Ялгызымның каберен
Күрми күңелем тынмастыр.

Йортын, инде атланың,
Ялгызыма бараен!
Ятим булмас ялгызым,
Мул асын бер күрәен!
Күрсәм, күңелем суыныр,
Кашында аз көн тораен,
Ятим булмас яраннар,
Җырлап күңелем ачаен».

Өч-дүрт китап чыгарып,
Моңлыларга чәчәен,
Моңлы адәм ишетсә,
Бераз күңеле басылыр.
Бичара Баһави булмаса,
Бу сүз кайдан табылыр?
Һәр намазшам (яхшам вакыты) вакытында
Каләм алдым кулыма,
Бу сүзләрне язганым
Тәңрем салды уема.
Моңлы гыйбрәт алсын, дип,
Үлсәм, сүзем калсын, дип.
Сүзем укыган адәмнәр
Безгә фәта бирсен, дип.
Моңсыз зат тик бер хактыр,
Һәр бәндәнең моңы бар,
Гыйбрәт алмак китаптан
Шәригатьнең юлы бар.

Дәлиле юк бер китап,
Гыйбрәт өчен язылды,
Моңлы адәм ишетсә,
Кайгылы күңеле басылды.

Ханымның баласын эзли барганы.

Ханымның ярлыгын йорт белде, диде.
Җыелып, гаскәр ун мең булды, диде.
Хан-ханым, ялгызын күрәем дип,
Ясанып, атларына менде, диде.

Күп гаскәр көн-төн тынмай йөрде, диде,
Кырык көндә шәһәргә килде, диде.
Боларны күреп, явыз хан куркадыр:
«Бу гаскәр кайдан пәйда булды?» — диде.

Боларга илче кылып кеше салды.
Илче килеп, болардан хәбәр алды.
Баягы ялгыз егет атасы икән! —
Күргән илнең бары да таңга калды.

Хан, куркып, йорты белән атка менде.
Килгән хан алдына каршы килде.
«Әҗәл — хактан, сәбәбе бездән булды»,—
Гаебен муенына алып, гарыз кылды.

«Тәкъсир, хан, әҗәле аның бездән булды,
Нә кылса да бәндәсенә алла салды.
Гафиллек мән бу эшнё кылып идек,
Үкенеп, йортның бары елап калды.

Алдыңда гаебемез бар, гарыз кылдык.
Ат менеп алдыңыздан каршы килдек,
Кулыңызда кылычыңыз тотасыздыр,
Нә кылсаң да, гаебемез бар, муен сондык».

«Балам тәңрем тәкъдир кылган чыгар,
Сәбәбе аның сездән булган чыгар.
Тиргәвең ахирәттә булсын синең,
Аллага кылган эшең гайян (ачык, билгеле) чыгар.

Каныгыз кичтем (гафу иттем )»,— дип, хан атка менде.
Бу хан кан кичкән соң күңеле тынды.
Күп гаскәр шәһәргә барып керде,
Бүз егет муласына килде, диде.

Хан-ханым — муласына якын килде,
Өйгә инми, ханым тышта давыш кылды,
Ишеген ачаем дип багып иде,
Ача алмый йорт бары гаҗиз булды.

Ялгызын юклап хан зар елайдыр,
Ялгызым, ишек ач, дип зар иңрәйдер,
Муласы зар иңрәп торды, диде,
Ханым өчен кайгырып күп елайдыр.

Ханымның елаган йире.

«Ун ай сине күтәреп,
Имчәгемне имезеп,
Татлы тәгам йигезеп,
Асыраган анаңмын.
Анаң тора кашыңда,
Зар елайдыр башыңда.
Тормас йиргә китепсең,
Торгыл, балам, торсана!
Моңлы анаңны күрсәнә,
Хәлемне бер сорсана!
Сиңа килдем күргәле,
Бит-йөзеңне сөйгәле.
Артымда кем каладыр?
Колыным кем буладыр?

Сине уйлап зар кылсам,
Күзем канга туладыр,
Ай-һай, балам, һай, балам,
Кемне «балам» дигәймен?
Кемнәр белән йөргәймен?
Йөзең кайда күргәймен?
Оксам иде сүзеңне.
Күрсәм иде йөзеңне,
Елап, анаң килгәндә,
Елап-иңрәп торганда,
Моңлы көндә, ай, балам,
Елап анаң килгәндә
Бер күрмәйсең, җан балам.
Бутасы үлгән дөядәй,
Бузлай килдем, җан балам.
Кырык көнлек киң юлдан
Эзләй килдем, җан балам.
Күрер көнем булганда
Бер күренсә, җан балам!»

Баласын юклап ханым талып калды,
Күп гаскәр бу ханымнан өмид өзде.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz