Суббота, 21.06.2025, 02:32:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [327]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [12]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 14 » 27. БҮЗ ЕГЕТ
27. БҮЗ ЕГЕТ
11:30:50
Заманнан күп заманнар үтте, диде,
Бер ханга ялгыз ул битте, диде.
(Битте — язды, насыйп итте)
Яхшы зат озак дәүран сөрмәк бармы?
Дөньядан әрман белән үтте, диде.

Бер ул туды — патшага, йортка лаек.
Савын (бүләк) әйтеп, туй кылды илгә җәеп.
Йортыга күп яхшылык кылган икән,
Туй кылды һәр җаннан малны суеп.
(Һәр җаннан — биредә: һәр төрле терлектән мәгънәсендә)

Заманнан күп заманнар үтте, диде,
Тәңредән аманлыгын көтте, диде.
Җиде яшьтән баласы уку укып,
Ун яшенә бу ул инде җитте, диде.

Йөрептер яманны уена алмай,
Ялганның (дөнья) кызыгына күңел куймай.
Кулына коръән белән китап тотып
Барадыр мулласына бер көн калмай.

Күрмәгәнне күрәем дип йөрә икән,
Таң калып, йөзен күргән тора икән:
Башында алтын айдар толымы бар,
(Айдар — кырмый калдырылган чәч)
Айдаен якты булып йөрә икән.

Бер көнне ятып, йоклап төш күрәдер,
Алдында аргымаклы кыз күрәдер.
Ул дагын бер патшаның ялгызы икән,
Бер ялгыз, бер ялгызга туш (туры килү) буладыр.

Әлкыйсса. Карачәчсылу бер шаһзадәнең кызы ирде. Сәхиб җамал (Сәхиб җамал — матур йөзле) ирде. Унбиш яшендә Бүз егетне төшендә күрде, гашыйк булды. Көннән көнгә йөзе сулды. Бер ел кайгылы булып йөрде, һәм табип-дарыгәрләр (даручы) гыйлаҗ (чара) тапмады. Икенче ел дагы Бүз егетне төшендә күрде. Шунда һәм кыз, егетне итәгеннән ушлап (тотып) җавап сорады:

Кызның әйткән җавабы:

«Төндә елап, көндез — зар,
Мин йөзеңә интизар.
Ни сәбәптән булдың яр,
Мине мондай кылып зар?
Акылың әйтсәң кирәкте.
Бер ел булды, янармын,
Үткән көнне санармын,
Һич гакылымнан танармын,—
Атың әйтсәң кирәкте».

Әлкыйсса. Бүз егет төшендә, сабыр кыл, дип әйткән сүзе:

«Бән — сәнеңмен, сән — бәнем,
Җанымга төште җаның,
Сатармы зарлап аның?
Сабыр кылсаң кирәкте.
Гашыйклар зарлап үтәр.
Тәңредән рәхмәт көтәр,
Морадка бер көн йитәр,—
Сабыр кылсаң кирәкте.
Сабыр кылмай эш бетмәс,
Мизгелсез арзың (хыял, теләк )йитмәс,
Зарлау мән (белән) кайгың китмәс,—
Сабыр кылсаң кирәкте...
Кылма күңелең бозыктай,
Агарып йөр йөзектәй,
Зөләйха мән Йосыфтай
Сабыр кылсаң кирәкте.
Булды Гашыйк Кайгыдай,
Күркең йортка җәелде,
Ләйли белән Мәҗнүндәй
Сабыр кылсаң кирәкте».

Әлкыйсса. Кыз сабыр кылды. Ата-анасы, йорты һич гыйлаҗ тапмады. Өченче ел дагы төшендә күрде.

Кыз төшендә егеткә биргән җавабы:

«Гафилмесән вай егет?
(Гафил — сизми, абайламый калучы)
Егет буйлә ятармы?
Атка менеп чыкмаен,
Ир улҗәгә (Улҗә, — табыш) батармы?
Мин юлыңда интизар,
Мәйлең (теләгең, ихтыярың) булса, эзли бар,
Без бер патша ялгызы,
Сезнең өчен булдык зар.

Өч ел булды — саклаймын,
Киләме дип юклаймын,
Йөзеңне бер күрмичә,
Ничек чыдап туктаймын?
Җаның җанга кушылган,
Син хакыйкать яр булсаң,
Безнең өчен зар булсаң,
Шәһре-бостан-и Румнан
(Рум — грек, византияле)
Безне эзләсәң табарсың.

Бостан шәһренең былбылы,
Сирай җирнең бер гөле,
Дәрья кичеп, тауны үтсәң,
Безне эзләсәң табарсың.
Без — дәрьяның гәүһәре,
Бер булырмыз җәүһәре,
Алтын-көмеш кулга алып,
Безне эзләсәң табарсың.

Без алтыннан тирәкмез,
Эзләгәнгә кирәкмез.
Юлдашларың янга алып,
Безне эзләсәң табарсың.
Нурдан өлге алганмын,
Тутый коштай булганмын.
Таягыңны кулга алып,
Безне эзләсәң, табарсың».

Төшендә бу кыз җырлап гаиб булды,
Егетнең күкрәгенә кайгы тулды.
Бакшы (багучы, им-том итүче) белән дарыгәрдән дәрман тапмый,
Егетнең көннән көнгә йөзе сулды.

Әтисе мән әнисе хәбәр белде,
Ялгыз өчен җаннарын корбан кылды.
Дәртенә ялгызының дәрман тапмай,
Әтисе мән әнисе зарлы булды.

Бер ел булды бу егет көлмәй йөрде,
Дәртенең һич гыйлаҗын белмәй йөрде.
Кашында кордашы бар, юлдашы бар,
Һич кайсысын күзенә элмәй йөрде.

Икенче ел төшендә тагын күрде,
Кыз килеп, кадәм (аяк, адым) басып, сәлам бирде,
Күзеннән яшь агызып, кул кушырып,
Гарзын әйтеп, егеткә җавап бирде.

Кызның төшендә әйткән җавабы:

«Дүрт ел булды, саклаймын,
Киләме дип юклаймын,
Хәбәрең юк, үзең юк,
Сәлам да бер сүзең юк.
Мин йөзеңә интизар,
Саклай-саклай булдым зар.
Без бер патша ялгызы
Сезнең өчен булдык зар.
Ата белән анасы
Рөхсәт бирмәй булырмы?
Төшендә күргән бу ярын
Килеп күрмәй булырмы?»

Егетнең кызга биргән җавабы:

«Син — бер сурәт нәзыйрсән
(Нәзыйр — охшаш, шикелле. Биредә күзгә күренүче)
Кич кашымда ахыр сән,
Уяна килсәм янда юк,
Ни атлысың, атың әйт.
Ни йирлексең, йирең әйт,
Туган-үскән илең әйт,
Мине мондый зар кылма,
Анык кылып юнең әйт!
Илең синең белмәсәм,
Саган тезү (сиңа туры) йөрмәсәм,
Шәһрең синең белмәсәм,
Сине кайдан табармын?
Былтыр килдең кашыма,
Кайгы салдың башыма,
Күренмисең күземә,
Сине кайдан табармын?»

Кызның егеткә биргән җавабы:

«Атка менеп чыксаң син,
Безне кабул күрсәң син,
Кыйбла карый торсаң син,
Эзләп безне табарсың...»

Төшендә бу кыз җырлап гаиб булды,
Егетнең күкрәгенә кайгы тулды.
Бар ирде бер дусты җаннан артык,
Таң-иртән барып аңа гарыз кылды:

«Бер хуп сурәт күрдем мин.
Хәйран булып йөрдем мин.
Мәслихәтле җан дусым,
Гакыл тапмай йөрдем мин.
Кайгы төште башыма,
Гакыл тапмый булдым зар,
Мәгъкуль күрсәң, җан дустым,
Аны эзләр уем бар.
Китмәс кайгы төшкәндә
Киңәш тапкан дусым син.
Алыстан (ерактан) уй төшкәндә
Гакыл тапкан җан дусым.
Бер ел булды танганмын,
Бу кайгыда калганмын,
Эзләүдән бүтән уем юк,
Күңелне аңа салганмын.
Юлдашым юк киткәле (китәргә),
Дәрманым юк йиткәле (җитәргә).
Җан юлдашым син идең,
Базмай йөрдем әйткәле.
Китмәс дәрткә юлыктым,
Дәрманым юк, җан дустым,
Аны эзләп үлсәм дә,
Әрманым юк, җан дустым».

Дустының җавабы:

«Мәгъкуль сүздер, барырмыз,
Хак язганын күрермез,
Без — юлыңда корбанлык,
Хезмәт итеп торырмыз...
Әҗәл йитсә үләрмез,
Үлмәсәк, без килермез,
Һич чарасы булмаса,
Хак язганны күрермез...»

Дусты белән бу икәү моңлатадыр,
Уй уйлап, гакыл табып, серләшәдер.
Бу икәүнең гакылын һич кем белмәс,
Юлаучының ябтыгын (Ябтык — кирәк-ярак) уңлашадыр.

Икесе бер-беренә җандай дустыр,
Беренә бере табып акыл кушты.
Патшаның улының гакълын тапмай
Вәзире вә биләре каты шашты.

Дустына җан юлдашы сүз саладыр:
«Ялганнан үлми-үтми кем каладыр?
Үлсәк, ярның юлында үләек»,— дип.
Шәһәрдән табып болар кушчы аладыр.
(Кушчы — атлар караучы, юл хезмәтчесе)

Дустына җан юлдашы сүз саладыр,
Ялганнан үлми-үтми кем каладыр.
Шәһәрдән болар серен һичкем белмәс,
Алтын белән көмештән мул аладыр.

Дустына җан юлдашы сүз саладыр,
Ялганнан үлми-үтми кем каладыр.
Ике нарга азыгын артып алып,
(Нар — дөянең бер өркәчлесе; Артып — аркылы салып, төяп)
Ике кари (карт), бер егет башчы аладыр.

Аргымак аттан сайлап менеп алды,
Атасы мән анасы белми калды.
Юлдашы мән кордашын кашына алып.
Тәвәккәл, дип барын да юлга салды...

Биш кеше көн-төн болар йөрде, диде.
Шәһәрдән шәһәр сәел кылды, диде,
Һәр йирдә шәһәре бар ил күренсә,
Атының башын аңа борды, диде.

Заманнан күп заманнар үтте, диде.
Шәһәрдән шәһәр сорай китте, диде.
Кырдагы күп шәһәрдән ярын тапмай,
Дәрья мән кимә кылып китте, диде.

Заманнан күп заманнар үтте, диде,
Дәрья мән өч-дүрт айлык китте, диде.
Бар икән бер аралда (утрау) мәймүн (маймыл) шәһре,
Ходаем аңа дучар итте, диде.

Мәймүннең батырлары «һай-һай» салды,
Бәлага бичаралар инде калды.
Барын да бичараның тотып алып,
Йирдин казыган зинданга инде салды.

Боларның зинданда әйткән сүзе:

«Биек тауга киз булдык,
(Киз булу —очрау)
Үтү безгә кыендыр.
Тимер өйгә камалдык,
Чыгу безгә кыендыр.
Яман юлга киз булдык,
Китү безгә кыендыр.
Нинди илгә киз булдык,
Йөзен адәм күрмәстәй.
Нинди йиргә киз булдык,
Моңлы адәм йөрмәстәй.

Муенга корык төшептер,
(Корык — элмәкле озын колга)
Йолкынсак та чыкмас ул.
Саңрау (саҗгырау) илгә киз булдык,
Ялынсак та окмас (ишетмәс, аҗламас) ул.
Рәхимсез илгә киз булдык,
Еласаң да белмәс ул.
Янган утка киз булдык,
Ялынсак та сүнмәс ул.
Бу бәладән котылып,
Юл йөрер көн булырмы?
Ата белән ананы
Бер күрер көн булырмы?
Бу ни хәсрәт, яраннар,
Бу ни михнәт, яраннар?
Патша башың кол булып,
Бу ни кайгы, яраннар?»

Бичаралар серләшеп моңлашадыр,
Качуга ябтыкларын уңлашадыр,
Бу зинданның эчендә үләбез, дип,
Качуга әмәл тапмай елашадыр.

Чыктылар бу зинданнан хәйлә табып,
Качтылар шәһәреннән аттай чабып,
Дошманнан котылсак дип, кан елашып
Төштеләр дәрья эченә бер сал табып.

Сал белән бичаралар йөрде, диде.
Качар якка салларын борды, диде.
Юлдашының бары да анда калды,
Җан юлдашын бергә алып йөрде, диде.

Сал белән бичаралар йөрә бирде,
Ходайдан, аман кыл, дип күп теләйдер,
Сал белән бичаралар чыкып иде,
Алдыннан күп кәрван очрайдыр.

Күп кәрваннан ике адәм килде, диде,
Береннән бере сорап белде, диде.
Караса, үз иленең патшасы икән,
Кәрванның, бары килеп күрде, диде.

Кәрванның бары килеп күрешәдер,
Береннән бере сорап белешәдер.
«Ханымызның югалткан ялгызы!» — дип,
Кәрванның бары инде елашадыр.

«Ялгызы патшамызның! Нә кып (ни кылып, ничек) йөрсең?
Сал бәйләп, дәрья эчендә агып йөрсең?
Ата-анаң сез киткән сон зар иңрәйдер,
Нә йомышка илеңнән чыкып йөрсең?

Китепсең, ил-йортыңа серең әйтмәй,
Тигеңдә (астыңда) патшалык урының көтмәй,
Ата-анаң күрмәгәнгә дүрт ел булды,
Дәрьяда нә кып йөрсең, эшең әйтмәй?»

Егетнең җавабы:

«Күп кәрван, сез тыңлаңыз, без әйтәле.
Төштәге вәгъдә кылган ярны әйтәле.
Яр өчен ата, ана, өйдән киттек,
Яраткан тәкъдиренә без кайтале (нишлик).

Төшемдә ярым җырлап, эзлә, диде,
Өметең, тапмасмын дип, өзмә, диде.
Яраткан алла безне ни кылса да,
Вәгъдәңне үлсәң дәген бозма, диде».

Кәрваннарның егеткә әйткәне:

«Патшамызның ялгызы! Без теләймез,
Аягыңай баш орып, без сораймыз,
Ялгыз йөреп ярыңны табалмассың,
Кайтканың мәгъкуль икән, бер йөрәймез (бергә йөрибез).

Атаңның сезнең өчен җаны корбан,
Һәр тарафта, шәһәрең, йортың аман.
Үзеңез бер патша ялгызысыз,
Ялгыз йөреп яр эстәү зәңгә (гореф-гадәт, йола) яман.

Мең-мең гаскәр сезгә юлдаш булыр,
Атаңыз шәһәргә хәбәр салыр.
Ходаең аны сезгә боерык кылса,
Йир йөзендә бар булса, табып алыр».

Егетнең җавабы:

«И кәрван, бу сүз мәгъкуль булмас, димен,
Бу сүзне гашыйк егет алмас, димен.
Үлсәм, ярның юлында үләён дә,
Ялганнан һичкем үл мәй калмас, димен.

Бу сүзне дошманча әйтмә, кәрван,
Үлсәм дә, юлымнан кайтмам, кәрван,
Ярыма бер вәгъдәне кылганнан соң
Ярымның йөзен күрмәй катьман (кайтмам), кәрван».

Кәрванның кайткан йире:

Кәрванның күп сүзенә каерылмайдыр,
Әүвәлге үз сүзеннән аерылмайдыр.
Ахыры, куп кәрваннан юл аерылды.
Дәм инде бер-беренә боермайдыр.

Бүз егеткә күп кәрван әйтеп иде,
Кәрванның инде күңелен өзә әйтәдер:

«Бер эш башка төшептер,
Йөрмәй күңелем тынмайдыр,
Гашыйк булган ярымны
Күрмәй күңелем тынмайдыр.
Күп гариблек күрсәм дә,
Зар-сәргәрдан йөрсәм дә,
Яр юлында үлсәм дә —
Йөрмәй күңелем тынмайдыр.
Кайгы йотып канмадым.
Бу юлымнан танмадым.
Борынгыдай булмадым,
Йөрмәй күңелем тынмайдыр.

Ялгызлыкта хак — юлдаш.
Яр юлында җан — юлдаш.
Дәртемә дәрман булмас,
Йөрмәй күңелем тынмайдыр.
Җаным барда барырмын,
Тере йөрсәм, кайтырмын,
Үлсәм сәлам әйтермен,
Йөрмәй күңелем тынмайдыр.
Инде, кәрван, йөрәсез,
Атамызны күрәсез,
Дәрткә дәрман булмаса,
Әрманымны әйтерсез.
Разый булсын атамыз,
Сөтен кичсен (кичерсен) анамыз,
Артымызда — пәнаһмыз (сыеныр урын),
Сәламемне әйтерсез.

Бу юлдан мин килермен,
Килмәсәм, мин үләрмен.
Үлсәм, шунда үлгәнмен,—
Сәламемне әйтерсез...
Моны укып күрсәңез,
Хак юлына йөрсәңез,
Колак салып торсаңыз,
Яхшы икән дип әйтерсез».

Күп кәрван бу йөрмәсен белде» диде,
Алтын-көмеш кирәген бирде, диде.

Падишаның баласы инде китте,
Таудан, таштан, дәрьядан йөреп үтте,
Кашында хезмәткәре — җан юлдашы,
Бер заманда шәһәргә якын йитте.

Бер читеннән шәһәрнең керде, диде,
Алында бер өлкән өй күрде, диде,
Өй эчендә бер абыз (укымышлы, галим) ултыра икән,
Кереп өйгә сәламен бирде, диде.

Абыз торып сәламен алды, диде,
Боларны күреп таңга калды, диде.
Алыстан килгән болар, бичара икән,
Ултырың, дип, тәгәймәт (бизәкле киез) салды, диде:

«И егетләр, юлыңыз булсын,— диде.—
Күп улҗә алдыңызга булсын,— диде.—
Бичаралар, җиреңез алыс икән,
Эзләгәнеңезне табып булсын,— диде.—

Бичаралар, җиреңез алыс икән,
Монавың бер патшаның ялгызы икән,
Сереңез, хак белдерсә, беләракмын (белеп торам)
Эзләгәнең, фәкыйрь, хан кызы икән».

Таң калып, болар серен әйтте, диде:
«Кем килеп, хәбәр биреп китте? — диде.—
Юлымызда һич адәм күренмәде,
Бу хәбәрне кем сезгә әйтте?» — диде.

«Ходаем белдергән соң белдем сезне,
Өч көн борын төшемдә күрдем сезне,
Карыныңыз инде сезнең ачкан чыгар,
Йиеңез инде тамак (тамакка кабу, ашау), куеп сүзне.

Шәһәрдән ярыңызны эзләп кара,
Кай йирдә әгъриб (гарибләр, читтә йөрүчеләр) булса шуннан сора,
Ярыңыз бу шәһәрдән табылмаса,
Берәвеңез безнең өйгә кайтып ура».

Шәһәргә бичаралар керде, диде.
Алланың ярлыгына күнде, диде.
Бер күчәнең (урамның) эчендә йөреп иде,
Кырык кыз бар икән, күрде, диде.

Егеттән кызлар борын күргән икән,
Күчәдә ике гариб йөргән икән.
Патшаның кызының күзе төшеп,
Артыннан бераз карап торган икән.

«И кызлар, ул гариб (е) кем буладыр?
Һәр йиргә карап торып әйләнәдер?
Сөенче, ярым булса, бирер идем,
Ул гарибне күрергә кем барадыр?»

Хан кызының кызларга җырлап әйткәне:

«Батыр ирдәй йөреше,
Патша улындай торышы,
Күргән төшнең турысы
Бүген килгәй булмасын.
Кылдан пәрдә башында,
Юлдашы бар кашында (янында)
Кайгы төшеп башына
Яр эзләүче булмасын
Фида кылып малларын,
Корбан кылып җаннарын,
Барып сораң хәлләрен,
Сүз сораучы булмасын.

Төштә күргән ярымыз,
Аңа корбан барымыз,
Көндез-төнлә зарымыз,—:
Яр эзләүче булмасын.
Барып йөзен күреңләр,
Әдәп саклап торыңлар,
Бераз карап торыңлар,—
Ил эзләүче булмасын.

Барып хәбәр алыңнар,
Йөзен карап күреңләр,
Кайгы-моңын сораңлар,—
Яр эзләүче булмасын.
Аннан хәбәр алганны,
Сөенеч хәбәр салганны
Алтын йөзек, гәүһәр таш
Сөенчегә бирермен».

Хан кызы гашыйк ярын белде, диде,
Кызларга ярын әйтеп көлде, диде.
Кырык кыздан ике кыз юлдаш алып,
Бу егетне күргәле килде, диде.

Күчәдән кызлар эзләп тапмай калды,
Бу гариб ул йирдән китеп калды.
Кызлар килеп караса, һич нәмә (нәрсә) юк,
Һәр йирдән карап торып әйләнәдер.

Ханчага (хан кызы) кызлар килеп хәбәр бирде,
Юлаучы икән аларың, кире кайтды,
Хан кызы күп кызларга сүз әйтәдер,
Ярым булса, ул нигә кире кайтадыр?

Бүз егет юлдашы мән киңәшәдер,
Һәр йирдән муен сонып карашадыр,
Шәһәрдән туны ертык гариб күрсә,
Ил-йортының мәнесен (мәгънә, хәл) сорашадыр.

Ярымыз бармы-юкмы, бер аңлале,
Айнәктән (тәрәзәдән) кызлар белмәс, бер тыңлале,
Бу шәһәрдән ярымыз табылмаса,
Юлаучының ябтыгын уңлашале.

Бу гариб хан кызын күңлегә алды:
«Я алла!» — дип үзләрен юлга салды.
Бер сарайның эчендә ут янадыр,
Айнәктән болар килеп колак салды.

Күп кызлар өй эчендә сүзләп ятар,
Хан кызы ярын юклап елап ятар,
Гашыйк ярым йөзен бер күрсәм, диеп
Ходайдан наләш (ыңгырашу, үксү) кылып елап ятар.

Кызның өй эчендә әйткән сүзе:

«Йиде елдан булдым зар,
Мин йөзеңә интизар,
Гашыйк булган ярыма,
Кушар микән бер-вә-бар (алла).
Җаның җанга кушылган,
Бер йөрер көн булырмы?
Күкрәктәге күп кайгы
Котылыр көн булырмы?

Киләмен, дип әйтепсең
Вәгъдәләрең ялгандай,
Монча саклап килмәдең
Бүтән ярны алгандай.
Алла кушкан яр идең,
Ярыңа вафа (турылык) кыйлмадың.
Йиде елдан өеңнән
Һич урыныңнан тормадың».

Хан кызы йылый инде, җырын бүлде,
Егетнең күкрәгенә кайгы тулды,
Гашыйк яры икәнен белгәннән соң
Җырын җырлап тәрәздән хәбәр салды:

«И ярым! Без чыгармыз (без булырбыз) гашыйк ярың,
Йиде елдан саклаган интизарың,
Эзләгәнең без булсак, гашыйк ярым,
Сүземә колак салың инде барың.

Дүрт ел булды юлыңда йөргән ярың,
Вәгъдә кылып төшеңдә күргән ярың,
Эзләгән гашыйк ярың килеп тормын,
Ишек ач, чын булса интизарың.

Сезне монда яратты,
Безне анда яратты,
Бераз зарлап йөрсен дип,
Арада дәрья яратты.
Чүлдә йөрдем су тапмай,
Суда йөздем юл тапмай
Күп гариблек күргәнмен,
Юл башлаучы бер тапмай.

Дүрт ел булды, юлыңда
Хәйран булып йөрепмен,
Дәрья кичеп, тауны үтеп,
Күрмәгәнне күрдем мин.
Табаннарым уелып,
Кул тирем дә суелып,
Дәүләт-багым җуелып,
Зар-сәргәрдан булдым мин.

Атамны мин күрмәдем,
Анамны мин күрмәдем,
Өйдә гомер сөрмәдем,
Бер син өчен йөрдем мин.
Сине эзләп йөргәнмен,
Буең төштә күргәнмен,
Җаным корбан кылганмын,
Рәхим итсәң кирәкте.

Зәгъферандай сулганмын,
Өч ел тоткын булганмын,
Йөзең күрер көн булса,
Ни булса да булганмын.
Миһман (кунак) булып килепмен,
Хәйран булып йөрепмен,
Нурың төштә күрепмен,
Рәхим итсәң кирәкте.

Атым минем Бүз егет,
Кашымда бар дус егет,
Бер кайгылы куш егет,
Рәхмәт итсәң кирәкте.

Чын хакыйкать яр булсаң,
Өйгә керсәм кирәкте,
Җаным сөйгән җананым
Йөзен күрсәм кирәкте».

Кызның җавабы:

«Чын микән, үтрек (ялган) микән сүзең синең?
Тапмаймын, кай йирлексең үзең синең?
Төшемдә алла кушкан ярым булсаң,
Кил, тәрәздән күрәем йөзең синең».

Бүз егет туры айнәккә килде, диде,
Кыз карап, егет йөзен күрде, диде.
Битендәге пәрдәсен ачып иде,
Шунда гашыйк ярын инде белде, диде.

Тунын киеп, хан кызы кадәм басты.
Йөгереп кызлар торып ишек ачты.
Учлап алтын-көмеш кулына алып,
Мәрвәрит мән мәрҗәннән чәчү чәчте.

Кочаклашып күреште гашыйк яры.
Кашында кырык кыз бар хезмәткәре.
Кызлар торып алдында «яр-яр» әйтеп»
Хан кызының табылды интизары.

Кызларның әйткән «яр-яр»ы:

«Әлхәм сүрә коръәннең башындадыр, яр-яр,
Пәйгамбәрләр алланың кашындадыр, яр-яр.
Берең мәрвәр, берең мәрҗән, тезелепсез, яр-яр,
Берең хандыр, берең — ханча (хан кызы), яр булыпсыз, яр-яр.
Берең—тутый, берең—былбыл, яр булыпсыз, яр-яр,
Берең—алтын, берең — көмеш, туш булыпсыз, яр-яр.
Берең гөлдер, берең — йофар, хуш булыпсыз, яр-яр,
(Йофар (җофар) — кыйммәтле, хуш исле су җәнлеге)
Берең айдыр, берең көндер, каерылмаңыз, яр-яр,
Заман ахры булганчы аерылмаңыз, яр-яр.
Берең — гәүһәр, берең — якут, ярашыптыр, яр-яр,
Берең — тутый, берең— былбыл, сайрашыптыр, яр-яр.
Берең — хур кыз, берең — нур егет, бер торыңыз, яр-яр,
Заман ахры булганчы бер булыңыз, яр-яр.
Яр-яр әйтмәк борынгы өлгемез бар, яр-яр,
Терелектә бераз көн күргемез бар, яр-яр».

«Яр-яр» әйтте кырык кыз уйнап-көлеп,
Колак салды хан көңе (кол хатын-кыз), тышта торып.
Кызларның бу уенын ишеткән соң
Юнәлде ханга табан, хәбәр белеп...

«Тәкъсир, хан, кызыңызга барып килдем,
Бер шомлык бар икән, тыңлап белдем.
Кырык кыз «яр-яр» әйтеп ятыр икән,
Ишеткән яманлыкны әйтә килдем.

Бу «яр-яр»ны ишетеп өйгә кердем,
Туйларын, кылган эшен карап тордым.
Күп кызлар бер туй кылып ятыр икән,
Ике егет эчендә — аны күрдем.

Кызыңыз мән бер егет муендашып,
Ятыптыр так (тәхет) өстендә куендашып,
Минем әйткән сүземә инанмасаң,
Караңыз, тәкъсир ханым, ишек ачып».

Ишетеп, хан кылычын кулына алды,
Иленә ачуланып хәбәр салды.
Күчәдә куп солдатлар, моны белеп,
Хан кызының таш өен камап алды.

Хан тышта ачу кылып акырадыр,
Өйдәге яткан кызын чакырадыр,
«Өйдә йөргән дошманны үлтерең!» — дип,
Биләре тышта торып акырадыр...

Солдатлар мән икесе — орыш булды,
Бирмәде күп солдатлар качар юлңы,
Бичаралар ишеккә омтылганда
Аягына ябышадыр сигез колы.

«Я алла!» — дип кылычын кулына алды,
Алдына киз килгәнне (туры килү, очрашу) кырып салды.
Бичаралар таш өйдән чыкып иде,
Тыштагы күп солдатлар уртага алды.

«Үлтерең!» — дип, хан торып ярлык кылды,
Тыштагы солдатлар уртага алды.
Бичаралар, атына менеп алып,
Йөз егерме кешесен кырып салды.

Бүз егет юлдашы мән качып китте,
Шәһәрнең күчәсеннән чабып үтте,
Ходай тәгалә сакласа, бәла булмас,
Баягы абызына аман йитте.

Тота алмый хан инде гаҗиз булды,
Йөз егерме кешесе үлеп калды.
Аягың астыннан бәла чыгып,
Ходаем бу бәланы кайдан салды?

Ханның кызына әйткән сүзе:

«Ай, кызым, бу ни дигән шомлык? — диде.—
Атаңны инде кылдың моңлык,— диде.—
Кайдан азып йөргәнгә юлдаш булып,
Шәһәрдә кеше юкмы шунлык? — диде.—

И балам, иркәк тапмай шашканыңмы?
Җир йөзендә ханнарның улы юкмы?
Кайдан азып йөргәнгә юлдаш булып,
Коллар белән, чың (кол) белән азганыңмы?

Бу ни дигән башыма бәла салдың?
Мондый өлкән оятка кайдан калдың?
Йортыңда шундыйк ханлар углы юкмы?
Юлдан азып йөргәнгә кайдан калдың?»

Кызның атасына биргән җавабы:

«Колагым саңгырау булганда
Әйтсәң, сүзең окмамдыр,
Нинди яхшы тапсаң да, һич тә миңа якмастыр.
Гакылым баштан киткән соң
Гакылыңны алмасмын.
Барыбер килгән егетнең
Һич юлыннан калмасмын.
Атам, башымны алсаң да,
Зинданыңа салсаң да,
Бу ярымнан китмәсмен,
Йөзен күрми калсам да.
Бездән мәгъкуль кыз табып,
Үз иркеңчә кылырсың,
Йорттан яхшы таңлатып (сайлатып)
Сөйгәненә бирерсең.
Бу ярымнан башканың
Үлсәм йөзен күрмәсмен.
Бу егетне күрмәен,
Дәртемә юк дәрманым,
Йөзен күреп үлсәм мин,
Дөньяда юк әрманым».

Кызына ачуланып хан йортын җыйганы.

Ачуланып, хан инде йортын җыйды,
Кызына ачуланып, эче көйде.
Дошманнар тагы монда килмәсен дип,
Һәр җирдә күзәтчене әзер куйды.

«И йортым, ханыңызның даты (зары, моңы), димен,
Шәһәрдә дошманыңыз ятыр, димен,
Кайдан килеп кызымны аздырыптыр,
Тик булмас, бу — бер килгән җаду (сихерче, күрәзәче), димен.

Гакыллашып, биләрем, юл табыңыз,
Шәһәрдән моңа ип кул табыңыз,
Карыйлыкта башыма килгән бәла,
Кичектерми дошманнан кик (үч) алыңыз...»

Ачуланып хан инде ярлык кылды,
Күп гаскәрләр дошманына бармак булды.
Дошманымыз очраса котылмас, дип
Шәһәргә солдат белән гаскәр тулды.

Егетләрнең җавабы.

Бичаралар абыздан гакыл алды,
Хат биреп, юлдашыннан хәбәр салды,
Хат эчендә үзенең атын салды,
Юлдашы китте, үзе өйдә калды.

Хат алып, җан юлдашы йитеп килде,
Хат тотып хан алдына килеп иде.
Хан бу хатын кулга алып укыган сон
Дошманының юлдашыннан барын белде.

Кул кушырып ханга бу сәлам бирде,
Хатын биреп, ишектә карап торды.
Хат эчендә «ханмын» дип язган икән.
Хатын укып, хан алып йиргә орды:

«И йортым, бу егет шашкан икән,
Кол икән, «патшамын» дип язган икән,
Юлдашын башчы кылып, башын алың,
Үзенә үзе чокыр казыган икән».

Бичараны башчы кылып, алып барды,
Кылычларын кынына салып барды.
Дошманымыз эзләгән киз булды, дип
Калдырмый батырларын алып барды.

Өйдән карап, ханзадә белде, диде,
Үлтергәле дошманнар килде, диде.
Күп гаскәрнең тавышын ишеткән соң
Иярләп аргымагын менде, диде.

«Я алла!» — дип дошманга каршы йөрде,
Ян юлдашын дошманнан йолып алды.
Юлдашын күп гаскәрдән алып иде,
Күп гаскәр бары инде уртага алды.

Күп кеше көн батканчы орыш булды,
Чокыр җирнең бары да канга тулды.
Ходай тәгалә сакласа, бәла булмас,
Екты, диде, атыннан өч йөз колны...

Калган гаскәр гаҗиз булып кайтып килде,
Өч йөз кеше үлгәнен әйтеп килде.
Барган кеше дошманны тотканы юк,—
Хан бер шомлык булганын инде белде.

Биләре хан алдында сүз әйтәдер:
«Орышып, бу дошманны без ни итик?
Чакырып, кияү кылып, туй туйлатып
Үлтерсәк әмәл кылып, без ни итик?»

Биләрнең бу сүзенә бары күнде,
Күчәдәй савын әйтеп, атка менде:
«Егет-карың бу туйдан калмаң»,— диде.
Ханчамызның күңеле инде тынды.

Ханчага сөенчегә берәү килде:
«Ник аерсын хан сездән сөйгән ярны,
Ярыңызга килсен дип хәбәр салың,
Туеңызда туйсын йортның карыны.

Атка менеп, хан үзе йөр мәк булды,
Туеңызның кызыгына кермәк булды,
Ярлык кылып йортына савын әйтеп,
Сөйгәнеңгә ул сезне бир мәк булды».

Кыз фәкыйрь, үтрек сүзгә инанадыр,
Ярына, сәлам әйтеп, сүз саладыр:
«Туемызга Бүз егет килсен елдам»,—
Кияү кылып, туйлатып чакырадыр.

Җегет чакырганда туйга килде. Җегеткә күп аракы биреп, маc (исерек) кылдылар. Аны үлтерергә акыл сукканда юлдашы кызга хәбәр бирде:

«Күп дошманның эчендә
Каерып алыр яры юк,
Суямын дип торганда
Аерып алыр яры юк...
Гариб башы киселсә,
Сезнең өчен киселер,
Гәүдәдән башы өзелсә,
Сезнең өчен өзелер.
• Әйтсә сүзе — пул (акча) иде,
Бер патшаның улы иде.
Мең-мең гаскәр атланса,
Бары аның колы иде.
Дөнья милке бар иде,
Бер үзеңә зар иде,
Шундый патша табылмас,
Күренгәннең яры иде...

Чын сөйгән яры булсаң,
Өметеңне өзмәй бар.
Борынгы үткән дустай бар,
Дустың сүзен кушлай бар.
Чын күңелеңнән яр булсаң,
Ярыңны тиз эзләй бар,
Дәрт буынга төшмәй бар,
(Дәрт буынга төшмәй – хәсрәт башка төшкәнче)
Кылыч башны кисмәй бар.
Ярда мәелең бар булса,
Өметеңне өзмәй бар...

Эш үткән сон, файда юк,
Найзалатын сукмай (сөңге сукканга кадәр) бар.
Бүген искә алмасаң,
Үткәннән соң туйлай бар.
Дәрт буынга төшкән соң,
Кылыч башын кискән соң,
Сез ярны мин нитәен,
Гәүдәдән баш өзгән соң?»

Кызның йортына барганы.

Кыз, бахыр, ишеткән соң торды, диде,
Йөгереп туйга таба йөрде, диде.
«Үлсәм ярның юлында үләен»,— дип
Сәлам биреп, туй өйгә керде, диде.

Ишектән кереп, күпкә сәлам бирде,
Күп гаскәр, тора килеп, урын бирде,
Бүз егет, мае булыптыр, исен белмәй,
Үтрек туйның булганын инде белде.

Атасы түрдә утырыр түбән карап,
Mac егетнең бул майдыр хәлен сорап,
Ике күзе егеттә күп гаскәрнең,
Пычак белән кулына хәнҗәр алып.

Бүз егет яр килгәнен танымады,
Арак белән шәрабка карны туйды.
Эш үткәнен бичара белеп алып,
Әйләнеп, түгәрәккә бер карайдыр.

Кыз, бахыр, бу шомлыкны белде, диде,
Атасына зар иңрәп килде, диде.
Яры өчен күп алдында тезен бөгеп,
Башлады атасына сүзне, диде...

Кызның елап әйткәне:

«Сәлам бирдек, аталар,
Котлы булсын туеңыз!
Күп халыкны җыепсыз,
Төзек булсын уеңыз.
Чын күңелдән туй булса,
Куй-кузыдан суеңыз,
Дошман булса арада,
Азат итеп куеңыз.

Бүгенге көн — яхшы көн,
Тоткын адәм бар булса,
Котылырга зар булса,
Азат итең, яхшылар.

Бозык булса туеңыз,
Ялган булса уеңыз,
Азат кылып ялгызны,
Без фәкыйрьне суеңыз.
Борынгы үткән дөньяда
Кеше суеп туй кылган
Ишетмәдем, күрмәдем
Мондый яман уй кылган.

Сугым кирәк дисәңез,
Адәм итен йисәңез,
Бу зарлыны коткарып,
Без фәкыйрьне суеңыз.
Күп эчендә бу үзе
Аздай булган бер гариб,
Алып йөргән кашында
Юлдашы юк бер гариб.
Серен әйтеп моңлашыр
Юлдашы юк бер гариб,
Ил-йортыннан аерылган
Ярты җанлы бер гариб.
Мин елаймын, теләймен,
Ата белән анадан,
Хан кашында утырган
Биләр белән агадан.

Әйткән сүзгә күнсәңез,
Сораганым бирсәңез,
Киңәш яхшы, атамыз,
Сүзем мәгъкуль күрсәңез.
Акыллы туган хан атам
Кызының кадерен белерме?
Миһман булып килгәнмен,
Калаганым (теләгән) бирерме?

Сөйгән ярдан аермас,
Улны атадан аермас»
Әй, йортымның яхшылары»
Сездән сорап елаймын:
Бу бер килгән егетне
Азат ит, дип теләймен.
Моны азат кылсаңыз,
Бар малымны бирәен,
Кулыңызга су коеп,
Көндәй хезмәт кылаен».

Кыз фәкыйрь ярыннан аерылмайдыр,
Ярымны азат ит, дип күп еглайдыр.
Хан үзе, түбән карап, җирне чукып,
Кызының бу сүзенә каерылмайдыр.

Гакылсызның бары да саңгырау булды,
Кыз сүзен ишетмәстәй миңгерәү булды,
Атасы мән йортыннан кыз түңелеп (өмет өзү),
Күзеннән аккан яшькә алды тулды.

Елап-иңрәп, ярында ике күзе,
Өй эчендә әйләнеп бер карайдыр:
Кайда киткән моның бар юлдашы,
Күп дошманның эчендә җан юлдашы?

Әйтеп-әйтеп булмаган соң:

«Гакылсызга сүз әйтсәң,
Күкрәгенә кунмастыр.
Рәхимсезгә сүз әйтсәң,
Ни әйтсәң дә булмастыр.
Күзләре юк ханнарның
Саңрау булыр көне икән,
Гакылы юк картларның
Сукыр булыр көне икән.

Заман ахры булганчы
Ачылмасын күзеңез.
Дошманнан яу булганда
Берекмәсен сүзеңез.
Көнеңез моңлы булганда
Хәерсезгә киз булыңыз.
Зарлы көнгә калсаңыз,
Саңрау йортка киз булыңыз...»

Кыз бичара юлыннан түңелептер,
Ярына якынрак үңелептер (иелү).
Атасы мән йортыннан дәрман тапмай
Күзеннән канлы яше түгелептер.

Кызның егеткә биргән җавабы:
«Ай, егет, куанма бу уенга,
Шайтан кергән куенга!
Акылыңны, җыймасаң,
Кылыч җитәр муеныңга.
Ай, егет, мае егет,
Акылыңны җый, яшь егет,
Җан чыгуга йитептер,
Күп эчендә аз егет.

Бүз егетем, күзең ач,
Әүвәлдән кушкан яр килде.
Сикереп торып ишек ач,
Кылыч чапмай башыңны.
Зарланып ярың килгәндә
Елап килгән ярыңның
Йорты телен алмайдыр (сүзен тыңламау)
Каты бәгырь хан атам
Кызына күз сал майдыр».

Җан юлдашы ишектә җылап утырыр,
Ходайдан: «Аман кыл!» — дип теләп утырыр,
Хан кызына эрәхим буламы дип,
Кызның сүзен ишектә тыңлап утырыр.

Бичара белде инде булмаганын,
Атасы кызның сүзен алмаганын.
Дустымның йөзене күрәен, дип,
Өйгә керде корбан кылып газиз җанын.

Дустының кашына якын килде,
Кыздан дәрман булмасын инде белде.
Үлсәм, бергә шул йирдә үләен, дип,
Чебен җанын дусты өчен корбан кылды.

Мае булып дусты моның карамайдыр,
Һич кайсы моның хәлен сора майдыр.
«Дустымның колагына җыр җырлаен,
Тик ултырып чыгуым ярамайдыр».

Бүз егеткә дусты җырлап әйткәне:

«Бер шәһәрнең эчендә
Бер йөргәнгә охшайсән,
Кай йирлек сән, ай егет,
Бер күргәнгә охшайсән?
Мин илеңдә торганмын,
Ата-анаңны күргәнмен,
Син өеңдә хан идең,
Һәрбер эшкә дан идең,
Үзеңдәй булган гарибкә
Туган сыман дан идең.
Былбыл идең җиреңдә,
Чыкмас турга (ау) төшепсән,
Кош коткармас карчыга —
Яман юлга китепсән.

Теләп булмас дошманнан
Бу хурлыкка төшепсән,
Маңлаеңдин тир агып,
Каерылмаска төшепсән.
Тирән йиргә батыпсән,—
Тиз торырың кыендыр.
Янган утка төшепсән,—
Сүндеререң кыендыр.

Ялгыз туган бала идең,
Бер көннәрдә зар идең,
Бер сәгатьтә чыкмасаң,
Күрим дия зар идең.
Аман булгыл, җан дустым,
Инде кайда күрермен?
Борынгыдай берегеп,
Инде кайда торырмын?
Кыямәт көн булганда
Күрсәм, шунда күрермен».

Кашында җан юлдашы җыр җырлайдыр,
Түрдә утырган хан кызы зар иңрәйдер,
Җан юлдашы бу җырны ишеткән соң,
Күзен ачып, дустына бер карайдыр.

Күзен ачып, Бүз егет дусын күрде,
Качуга кыз мәң егет мәгъкуль күрде,
Дошманның касд кылырын белгәннән соң
Ишеккә җан тырмашып йөгерәдер.
(Җан тырмашып — бик тиз, җан ачысы белән)

«Я алла!» — дип атына менеп алды,
Өйдәге күп дошманнар тоймай калды,
Дусты мән ике атка менеп алып,
Найза мән кылычларын кулына алды.

Хан кызы: «Аман-исән барың! — диде.—
Ун көндә Хызыр булсын ярың»,— диде.
Боларның качканын хан белгәннән соң:
«Тиз барып, аның башын алың!» — диде.

Күп гаскәр бер-беренә тыгыладыр:
«Безләрдин качса ул ни кыладыр?»
Өзәңгенең уң ягын кискән икән,
Менәмен дип атына — егыладыр.

Бүз егет юлдашы мәң китеп калды,
Артыннан куп гаскәр кумак булды.
Сансыз гаскәр, атына менеп алып,
Артыннан куып җитеп уртага алды.

Әлкыйсса: Бер патша бар ирде. Бер углы бар ирде. Аты Зәйтүн ирде. Хикәят китабында Зитун дир ирде. Туркан иртәгеләрендә (Иртәге — әкият) аты Зитун дирләр. Әмма китаптагы дөрестер. Хан кызын борын шуңа бирәмен дип йөргән икән. Зитун кызга гашыйк икән. Бу хәбәрне ишетеп, мең кеше мән Зитун килгән икән. Мәгълүм булсын.

Бар ирде бер патшаның улы, диде,
Күп иде алтын-көмеш, пулы, диде.
Хан аңа кызын бирмәк булган икән,
Арасы бер айчалык юлы, диде.

Бер җадигәре (сихерче) килде дә хәбәр алды,
Күп гаскәр йыеп торган, кырып салды.
Мең кеше кашына юлдаш кылып
Килгән икән, күргән адәм таңга калды.

Хан алдына килде дә сәлам бирде,
Хан, килгәнен хуш күреп, галәйкә алды (сәламләшү):
«Кирәк көндә киз булдың, киявем»,— дип,
Үзенең уң ягына урын бирде.

Хан торып: «Балам, инде утыр,— диде,—
Кызымны вәгъдә кылдым былтыр,— диде,—
Арамызда җадигуй пәйда булып,
Башын кисеп син маган килтер»,— диде.

«Тәкъсир, хан, рөхсәт бирсәң, мин бараен,
Башын кисеп сезгә мин килтерәен,—
Атына, рөхсәт алып, менде, диде,—
Күп гаскәр үзем белән мин алаен».

Атына рөхсәт алып менде, диде,
Күп гаскәр кырылганын күрде, диде.
Гаскәрдән биш йөз кеше кайткан икән,
Алдында ачу кылып торды, диде.

Күп гаскәр: «Без орышка бардык,— диде,—
Мең кеше уртамызга алдык,— диде.—
Яртымызны ул безнең кырып салды,
Көчемез безнең җитмәй калдык,— диде.—

Алдына кыз кигәнне кырып салды,
Үзе — артына, юлдашын алга салды.
Көчемез җитмәй аннан качып киттек,
Дүрт йөз кеше безләрдән кырып салды».

Хан баласының җавабы:

«Хан кызын былтыр безгә вәгъдә кылган,
Ике хан бер-беренә фата кылган (фатиха биргән).
Монча илен кырдырып, ханның үзе
Безне әүвәлдә чакырмай хата кылган.

Күреңез, сезгә кызык күрсәтәен,
Ук белән башын аның өзә атаен.
Икесенең бердәен башын кисеп,
Ханчаңызга алып барып күрсәтәен».

Күп гаскәр бергә инде йөрде, диде,
Карасын бичараның күрде, диде.
Бүз егет ташка бер ук аткан икән,
Ташка ук кизеннән (тулысынча) батты, диде.

Бу да инде ташка бер ук атты, диде,
Ташка угы уртасыннан батты, диде,
Үз көченең ким икәнен белгәннән сон
Йортына ярлык әйтеп кайтты, диде.

«Бездән ул качты инде, килмәс,— диде,—
Бу шәһәргә инде ул инмәс,—диде.—
Ханчаңыз безнең берлән кушылган соң
Килсә дә эт корлы (эткә дә тиң) күрмәс»,— диде.

Күп гаскәр: «Төркерәшеп (куркышып) качты,— диде,—
Үлтердек»,— дип, ханчага әйтеп килде.
Кыз, фәкыйрь, терелектән өмет өзмәс,
Шулай да көннән-көнгә йөзе сулды.

Егетләрнең сүзе.

Бичаралар яралы булган икән,
Җан юлдашы егылып калган икән.
Күзен ачып караса, тауга килде,
Биек тау алдында булган икән.

Күзен ачып караса, тауга килде,
Исе авып (хушы китеп) калганын инде белде,
Биек тауның кашына килеп иде,
Тауга бераз төшүгә күңел кылды (теләү).

Ат ялына кул карышып калган икән,
Дошманнар куп яраны салган икән.
Кашына карап торса, юлдашы юк,
Бичара бер йирдә үлеп калган икән.

«Җан юлдашым, бичара, үлгән икән,
Күп дошман эчендә калган икән,
Тере булса кашымда йөрмәсме иде,
Күкрәгенә күп кайгы салган икән.

һәр йирдә ярасы бар, кан агадыр.
Бу йирдә үлсәм, мине кем багадыр?» —
Күп ярадан үлемне уена алып,
Ике күздән канлы яше инде агадыр.

Бер йирдә атын бәйләп, төште, диде.
Газиз җаннан өметен өзде, диде:
«Ялгызлыкта янымда юлдашым юк»,—
Башлады дустын юклап сүзен, диде.

Бүз егетнең дустын юклап елаганы.

«Тузан басты тунымны,
Туфрак басты юлымны,
Кайгы басты күңелемне,
Ачылыр көн булырмы?
Гариблеккә төшкәндә
Дустым миңа килерме?
Исемә алып юкласам,
Минем хәлем белерме?
Ялгызлыкка төшкәндә
Бер күрер көн булырмы?
Борынгыдай берегеп
Бер йөрер көн булырмы?
Бу кайгылы көннәрем
Онытылыр көн булырмы?
Артымдагы дошманнан
Котылыр көн булырмы?

Каршы карап дошманга
Йөрсәм юлым булырмы?
Борынгыдай берегеп
Бер йөрер көн булырмы?
Аерылыпсың, җан дустым,
Күрер көнем булырмы?
Эзлим дисәм дәрман юк,
Сине кайдан табармын?»

Дустын юклап, зар кылып иңгерәйдер,
Күрәменме дустымны, дип күп егълайдыр.
Биек тауның башында бер карлыгач
Баласына җим биреп асырайдыр.

«Карлыгач карлыгачка җим бирәдер,
Карендәш карендәшкә дим (ярдәм, ял) бирәдер,
Ялгызлыкка төште лә гариб башым,
Минем болай йөргәнне кем беләдер?

Елаганым белмидер атам минем,
Зарлыгымны белмидер анам минем,
Гариблеккә төшептер гариб башым,
Сорарга һичкем юктыр хәлем минем.

Бар икән безгә болай йөрер көннәр!
Зарлансам да, һичкем юк хәлем сорар,
Үз җаныдай асраган ата-анам,
Булырмы тагын бер көн сезне күрәр?»

Агачның башын киссәң, төбе калыр,
Икәүнең бере үлсә, бере калыр.
Ялгызның үзе үлсә, нисе калыр?
Менгән аты, кигән туны ятка калыр...

Бу дөньяның эчендә үлмәй калган,
Булырмы уйлаганның барын алган?
Баһавиның башында кайгысы бар,
Аның өчен бу җырны табып алган.

Яздым мин, моңлы күңелем ачылсын дип,
Һәр җиргә бу бер сүзем сачелсен дип.
Дөньяда төрле-төрле адәм булыр,
Кайгылы адәм күңеле басылсын дип.

Бичара тәңресенә наләш (зар) кылды,
Яратканнан башка ни хәлен белде,
Бичара наләш әйтеп утырыр ирде,
Кара тычкан алдына каршы килде.

Тычканны бу бичара тотып алды,
Үзендәй һәр йиренә яра салды,
Борынгыдан ишеткән сүз бар икән:
Дәртенә бу тычканны дарыгәр (дарулаучы) кыйлды.

Тычканны җепкә бәйләп куя бирде,
Тычкан, эзләп, һәр җирдән үлән җиде,
Һәр җирдән үләннәрне эзли-эзли,
Бер үлән ашап, тычкан шифа булды.

Тычканның саркытын табып алды,
(Саркыт — тычканнан калган үлән)
Бераз ашап, ярага уып салды,
Ярасының өстенә салып иде,
Ярасы сау кешедәй була калды...

Калган дустының сүзе.
Бичара дусты моның калган икән,
Моңа да күп яраны салган икән,
Эченнән күп гаскәрнең дустын тапмай,
Баягы абызына барган икән.

Җиде көн дустын тапмай эзләп йөрде,
Кызга ярын табалмай хәбәр бирде,
Хан кызы белән икәү гакыллашып,
Инде килсә качуны мәгъкуль күрде.

Кыз әйтте: «Аны монда алып кил,— диде,—
Үле мәетен яки аны тапкыл,— диде.—
Бу шәһәрнең эчендә бер карчык бар,
Яшереп, өенә аның алып кил»,— диде.

Юлдашы падишасын эзләй йөрде,
Күп күренсә, атының башын борды.
Бер түбәнең башына килеп иде,
Җан юлдашы киләдер, аны күрде.

Берен бере күрешеп күңел тынды,
Шәһәргә керәек дип, атка менде,
Дусты, карчык өенә җәяү килеп:
«Аман ярың килде»,— дип хәбәр бирде.

«Сөенчегә телләне (алтын тәңкә) алгыл,— диде,—
Кулыңга алтын йөзек салгыл,— диде.—
Карчыкка биш мең алтын бирмәк булдым,
Ярымны барып аннан күрмәк булдым.

Карчыкка биш мең алтын бирмәк булдым,
Ярымны барып аннан күрмәк булдым,
Инде монда килмәгел, дошман белер,
Төзәрсең (рәтләрсең, үзгәртерсең) инде карчык безнең юлны.

Һәр йирдән дошман безгә күз саладыр,
Карчыкның өенә алып баргыл,— диде.—
Карчыкка хәбәр биреп вәгъдә кылдым,
Кичә барып, төндә бергә тормак булдым».

Шәһәрдән берәү моны күрде, диде,
«Баягы кызның яры килде»,— диде.
Бичаралар карчыкка килгән икән,
Күргәннәр: «Ханга әйтәм»,— диеп килде.

Ишектән хан алдына килде, диде,
Ике егет килгәнен белде, диде,
Ул дошманнан без ни итеп котылаек,
Йортын җыеп киңәшен кылды, диде.

Баягы Зәйтүн батыр бергә килде,
Кияү булып чыгадыр түргә, диде,
Хан кызын аламын, дип куанадыр,
Сәлам бирсә, аладыр зурга, диде.

«Тәкъсир, хан, рөхсәт бирсәң, мин бараен,
Әмәл кылып мин аны үлтерәен.
Ул карчык өеннән тере тотсам,
Алдыңа сөйрәп монда килтерәен».

«И балам, аны үлтерсәң, кыз синеке,
Буладыр дошман китсә, дус синеке».
Ханнан рөхсәт алган соң йөри икән,
Карчыкның өенә бу килде, диде.

Ханнан рөхсәт алган соң йөрде, диде,
Карчыкның бу өенә килде, диде.
Бер курҗынга 1 тултырып алтын биреп,
Карчыкны ахыр алдап орды, диде.

«И карчык, сиңа алтын мул бирәен,
Үлгәнче, хезмәткәр-кол бирәен,
Аларны ув (агу) бирсәң дә үлтер, карчык,
Гомерең үтмәй торып юл бирәен.

Таң-иртән, карчык, торып аш кылырсың,
Биһуш дигән даруны алдырырсың,
Хан сәңа, моны үлтерсәң, чин бирәдер,
Бер кавем хатыннарга баш булырсың».

Ахыр юлдан карчык азды, диде,
Боларга инде чокыр казды, диде.
Базардан Биһуш дигән даруны алып,
Таң-иртән карчык кылды ашны, диде.

Бичара бу дарудан эчеп салды,
Юлдашы белми моны тышта калды,
«Юлдашы юк, берсенә бирдем дару.
Үлтерсен»,— дип патшага хәбәр салды.

Баягы Зәйтүн үзе килде, диде,
Гарибтән инде киген алды, диде.
Таң-иртән базарда үлтерәм, дип,
Зинданга тимерләп салды, диде.

Солдатлар патшага хәбәр салды,
Дошманнан ханның инде күңеле тынды.
Кызымны мин Зәйтүнгә бирәмен дип,
Йортына: «Туй кылың!» — дип хәбәр салды.

«Хан кызын алам! — дип куанадыр.—
Бу кызны миннән башка кем аладыр?
Бүз егетне зинданга салганнан соң
Күңеле суыр ханчаның»,— дип уй кыладыр.

Хан иртән ярлык кылды: «Үлтерең! — дип.—
Базарга алып барып үлтерең! — дип.—
Дошманымның үлгәнен йортым белсен,
Дошман үлеп, дус. күңелен тындырың»,— дип.

Солдатлар асыл ирне алып барды,
Базарга ил җыелган уңнан, сулдан.
Бичара мае булып, акылы юк,
Әҗәлгә инде монда дучар булды.

Юлдашы хан кызыннан кайтып килде,
Бер шомлык булганын инде белде,
Карчыкның, ачуланып, җанын алды,
Кылыч тотып ул карчыкның башын кисте...

Бичара дусын юклап зар иңрәйдер,
Киз килеп күренгәннән бер сорайдыр,
Һәр җирдән сорай-сорай килеп иде:
Базарда, җыелышып, ил чулайдыр (шаулау).

Дустына якын килеп кадәм басты,
Нә кылырын белмәде, катты, шашты,
Елап-иңрәп кашында торып иде,
Бер заманда бичара күзен ачты.

Аягыны коршаб бәйләделәр,
Үлтерүгә урынны сайладылар.
Түгәрәгенә караса, бары — дошман,
Гариб җан чыкуга кыйнадылар.

Уң агында җан дусты елап торыр,
Үлтерүгә йорт бары чулап торыр.
Әҗәл йитсә, һич кемнән дәрман булмас,
Иман әйтеп үләрең уйлап торыр.

Бичара үләрен инде белде,
Дустына: «Бире кил!» — дип, бер ым кылды,
Дустына корбан инде җан юлдашы,
Кашына бу якынрак килеп торды.

Агызын ачып дустына сәлам әйтте:
«Терелек инде, дустым, бездән кайтты»,
Асыл җаннан бичара түңелгән соң,
Иле мән йортына сәлам әйтте.

Дәвамы ====>

Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz