Бар иде борын бер Камбәр. Аның бар иде апасы. Апасы белән икәве алар ятим калган иде. Ятим калып, алар икәве үскән.
Камбәр үсеп мал булган (Мал булу — «үсеп җитү», «кеше булу» мәгънәсендә), укыган. Киек тә болан атарга урманга йөргән. Шул вакытта бер шәһәрне узып йөргәндә бер кызга күңеле төшкән. Ул кыз булган падишаның кызы. Кайтып апасына әйтә:
— И апа, сорар идек аны, мин өйләнер идем,— ди.
Апасы әйтә:
— И, энем, ул бай кеше. Ул падиша кеше. Безгә бирәләрмени аны,— ди.
— Сорап карыйк әле, апа. Ни дип әйтер? — ди.
— Син әүвәле, суз салып кара бер урамнан узып барганыңда,— ди апасы.— Ул карап утыра ачылмадан (Ачылма — икегә ачыла торган тәрәзә).
Камбәр үтеп барганында Арзымбикәгә сарный (Сарнау – көйләп сүз, шигырь әйтү). Арзымбикә була Камбәрнең сөйгәне.
— Ике шәһәр арасы, Ике шәһәр арасы, Кара кашлы, куй күзле, Нинди моның анасы.
Кыз карап кала моны. Камбәр кайтып апасына әйтә:
— Апа, соратыйк әле, үзенең күңеле бар төсле аңың,— ди.
Болар кыз соратырга баралар. Соратырга барсалар, кыз атасы өйдә юк. Анасы үги була.
Әнисе әйтә:
— И, атасы өйдә юк. Атасының олы улы, моның абыйсы бар. Шуны чакыртыйк та, вәгъдәләшик, сорагач, бирик,— ди.
Болар кыз вәгъдәләшеп, ярәшәләр. Бер айдан атасы да кайта. Атасы кызын Аршымбуй дигән бер кешегә вәгъдәләшеп кайткан икән.
Кайтып чәй эчәргә утыргач, ханыш әйтә:
— И карт, хан, Арзымбикәне кияүгә вәгъдәләштек,— ди.
— И карчык, ханыш,— ди хан.— Мин дә вәгъдәләшкән идем, сез алданрак булдыргансыз. Ярый. Башлангыч ишекне фәрештә ачар, сезнекечә булсын инде,— ди.
Болар шулай ярәшеп куялар. Аршымбуйның бик усал бер әбисе бар икән. Ярәшеп куйганны ишетә дә: — И, ничек тә булса бозам бу эшне,— ди бу әби.— Бирдермим Камбәргә. Алабыз үзебез,— ди.
Чәлпәк ашын пешерә дә килә бу карчык Арзымбикәгә.
— Әй, Арзымбикәнең өе шушымы? — дигән булып барып керә дә кызга әйтә:— Менә, чәлпәк ашын китердем, Камбәр үлеп китте бит,— ди.
Кыз сыктап-иләп (Сыктап-иләп —елап-сыктап) кала.
Усал әби инде Камбәр янына китә.
— Камбәрнең өе шушымы? — дигән булып керә. Камбәргә әйтә:
— Менә Арзымбикә үлеп китте бит. Синең күңелең суынсын дип, чәлпәк ашын алып килдем,— ди.
Шулай итеп, Камбәргә дә чәлпәк ашатты. Арзымбикә дә тынды инде, Камбәр үлгән, дип.
Камбәр җылый, жәлли кызны. Апасы әйтте моның:
— Колсәм диңгез аръягында Гөлемсылу дигән кыз бар, шуны алырбыз,— ди.
— Мин аны эзләп китим,— ди Камбәр.
— Син аны эзләп табарсыңмы, энем? — ди апасы.
Киендерде, шайландырды (Шайландыру — әзерләү) апасы моны. Озата чыкты. Атка менгезде. Аталарыннан калган атлары булган икән. Атына әйтә:
— Ачыкса аш бул, сусаса су бул,— ди. Менгезеп чыгарды.
Шулай итеп чыгып китә бу. Көн бара, төн бара. Колсәм диңгез итәгенә җитте. Җитсә, җирдән терәү юк, күктән тарту юк, бер өй тора диңгезнең урта бер җирендә.
Егет карап ятты-ятты да:
— Аргы якта бер Гөлем, Бирге якта бер Гөлем. Шул Гөлемнең тәртибен (юлын) Кайдан эзләп табармын,—
диде.
Моның авазы чыккач, Гөлем дә сарнады: — Атыңа менсәң, чабарсың, Атыңа менсәң, чабарсың. Мен атыңның биленә, Камчыласаң табарсың,—
диде.
Менде егет атка. Ат селкенде дә телгә килде:
— Бик каты сукмыйча алып чыга алмам,— диде.— Уңыма карасам су эчер, сулга карасам аш каптыр. Бер сук — тирем ярылсын, икенче сук — сөягемә утырсын. Шул вакытта ачылсам гына алып чыгып китә алырмын,— диде.
Әлеге ат алып чыгып китте шулай итеп. Бу сукты. Бер сукты — йоннары очты, ике сукты —тиресе ярылды. Өченче сукты — сөяккә утырды камчы. Уңга карады — су эчерде, сулга карады — аш каптырды. Бервакыт каршысында яхшы өй, сары алтын белән ябылган. Шул арада Гөлемсылу, «чылтыр» итеп, югарыдан моңа баскыч төшерде. Шуңа басып менеп китте бу. Эченә керсә, Гөлемсылу әйтә:
— Кем дә кем һөнәре бар кеше минем дөньяма менә алса, шул минем хәләлем булыр, шуңа кияүгә чыгармын, дип торгайдем, син икәнсең миңа боерганы.
Болар икәү инде кушылдылар. Шунда көн күреп торалар. Бер ай торамы, ике ай торамы бу, Камбәр әйтә:
— Я, ирмен дигән кеше илендә булыр. Минем апам бар. Кайтам үз илемә. Инде кайтыйк,— ди.
— Әйдә, кайтыйк,— ди Гөлемсылу,— мин кашармыйм (Кашару — карышу). Син азрак ятып ял итеп тор. Мин бүген тегү тегеп алыйм. Туйга чакырган җир бар. Әүвәле шунда барырбыз,— ди.
Әлеге егет ятып йоклап китте. Төшенә Арзымбикә керде. Төшендә күреп, «уф» дип уянган иде, алты кат чатырның берсе янып чыкты.
— Ай-һай,— ди Гөлемсылу,— бу нинди хәсрәтле адәми затсың? Ни кайгың бар бу хәтле? Әйт миңа, яшермә миннән.
Гөлемсылу пәриләрнең башлыгы булган икән. Камбәр әйтте:
— Мин, шулай-шулай, Арзымбикәне алырга уйлаган идем, ул үлеп китте, мин шуннан сон, сине эзләп чыгып киттем.
— И ахмак, ул үлмәгән,— ди Гөлемсылу. Арагызда суыклык булган. Менә хәзер аның Аршымбуй белән туе булырга тора. Мине шул туйга булышка чакырдылар. Шуңа барырга әзерләнәм. Икәү бергә барырбыз, Арзымбикә дә безнеке булыр,— ди Гөлемсылу моңа.
Егет куанды. Шулай торалар бер вакыт. Бар байлыкларын йомырка итеп төйнәде дә чыгып китте болар. Чыгып китеп, Арзымбикәнең авылы читенә барып төштеләр. Бер яулык җилпеп җибәрде. Җигүле атлар, егетләр килеп баса каршыга.
— Менә шуннан бер мөнәҗәт әйт,— ди Гөлемсылу.— Арзымбикә сине белеп алыр.
Гөлемсылу кереп китә Арзымбикә янына. Камбәр узып йөри атлар белән, тагын сарный.
Арзымбикәнең бер кечерәк сеңлесе булган икән. Шул әйтә:
— Әй апа, шул узып йөри торган кешеләр арасында Камбәр абый бар.
— Юкны исемә төшермә әле,— ди Арзымбикә.— Каян чыксын үлгән Камбәр!
Гөлемсылу әйтә:
— И алышым, дусым, кечкенә бала зирәк, хәтерле була ул. Бәлки сезнең арагызда берәр суыклык булгандыр. Берәрсе юри юк хәбәрне дә әйткәндер. Син тавыш катып кара аңа,— ди.
Камбәр узып бара. Арзымбикә ачылманы ача да әйтә:
— Ике шәһәр арасы, Ике шәһәр арасы. Тәкәббер гашыйк Камбәр Сәламсез нәчек үтәр,—
Камбәр әйтә:
— Китер дәвәт (кара савыты) каләмең, Укы китап кәламен (Кәлам — сүз), Кайдан ишетмешең бардыр Егет кызга сәламен,— ди.
Әүвәле ир-ат хатын кешегә сәлам бирмәгән имеш.
Шуннан болар икәве белеште.
— Я, егетләр, әйдәгез керик булыш өенә,— ди Камбәр.
Егетләр булыш өенә керәләр. Булыш өенә кергәч, уңнан килгәнгә ун җимеш бирә, сулдан килгәнгә алып җимеш (Алып җимеш — «зур җимеш» мәгънәсендә) бирәләр. И баеп китте бу, Гөлемсылуның кодрәт зур. Утыра торгач Гөлемсылу әйтә:
— Ак туныңның астары, Күк туныңның күстәре Аршымбуйга алдырып, Юкмы, егет, хәстәрең,— ди.
— Инде хәзер кияү егет килә бит, барып аның баш тартуын кайгырт,— диде.
Кияүләр килгәнче Камбәр китте.
Егетләргә әйтә:
— Әйдәгез, егетләр, Аршымбуй туена да барыйк,— ди.
Киттеләр. Аршымбуйга туйга барсалар, халык туйда. Боларны да хуш күрәләр. Югары чыгарып утырталар. Аршымбуй инде Камбәргә җырлап аяк бирә, савыт:
— Беләзеге бар иде, Беләгенә тар иде. Шул беләзек барында Өч йөз Камбәр зар иде,—
ди.
Камбәр алып эчте дә:
— Инде мин җырлап бирим,— ди.
— И, Аршымбуй, Аршымбуй, Арзымга кылдыңмы туй? Алдан кылын мин алган, Ачы айранын башыңа кой,—
ди.
Алай дип биргәч, бу Аршымбуй бик намысланды. Тагы бирә Камбәргә:
— Бер сүз әйтәм үзеңә, Кайтып әйтмә йөземә. Алдан кылын син алсаң, Мөбарәк булсын үзеңә,—
ди.
Аршымбуй намысланды, баш тартты кыздан. Болар шул җирдән торды да:
— Әйдәгез, егетләр, кайтыйк инде,— дип чыгып киттеләр.
Аршымбуйның чарыкбаш (Чарыкбаш — хурлау сүзе) мамасы (Мама — әби) үз эше барып чыкмаганга ачырганды (Ачыргану — ачыну). Камбәр атларының аяк астына тирмәнташтай ташлар быргады (Быргау – ташлау, ыргыту). Атлары сикерә Камбәрнең, һич сикереп үтеп китә алмыйлар. Камбәр тәмам исеннән чыгарган Гөлемсылуны. Гөлемсылу әйткән булган, кайда йөрсәң дә мине исеңнән чыгарма, дигән. Кинәт исенә төшеп:
— Әй, янем-күзем Гөлемнән мәдәт,— дигәйде, атлар да чыгып чапты, кайтып китте бу.
Шуннан теге чарыкбаш карчык әйтә, усал карчык:
— Юк, ди, монда Гөлемсылу пәри катнашкан икән, минем көчем җитми хәзер,— ди.
Кайтып киттеләр. Кайттылар да әлеге Арзымбикәнең өенә, курасына (Кура – ишек алды) Арзымбикәне яңадан Камбәргә бирмәкче булдылар. Камбәргә туй ясый апасы.
Арзымбикәнең әнисе үги, чарыкбаш карчык ягында ул. Кияүгә аш пешереп алып керә, сарык түшеннән генә ит пешергән була.
— Шушыны башлап күргән күзем киявемә ашатыгыз, дип алып кердем. Беркемгә бирмәгез, үзенә генә ашатыгыз,— ди.
— Киявең йоклый әле, торгач ашатырбыз,— ди Арзымбикә.
Гөлемсылу моны да, белеп куя, әйтә:
— Йимәгел (ашама), Камбәр, йимәгел, Йимәгел, Камбәр, йимәгел. Бөтәү (бөтен) түшнең эчендә Зәһәр салган булмагыл,—
ди.
Шулай, итеп моны Камбәр ашамады. Алып чыгып бәйле торган эткә биргәннәр иде — этләре катып калды.
— Юк, безгә монда торып булмый,— ди Гөлемсылу.— Болар безгә касд кылыр (Касд кылу — начар максат кую). Ирмен дигән кеше илендә булырга тиеш. Кайтыйк без. Кереп кайныңнан (Кайны — кайната) рөхсәт сора,— ди.
Бу керә, ханнан рөхсәт сорый. Хан әйтә:
— Әйдә, балам, риза. Яшь малым сиңа булсын, карт малым миңа калсын. Минем бүтән беркемем дә юк,— ди.
Ике мүәдәк (Мүәдәк — туй арбасы, я туй чанасы) кылдыра бу боларга. Бер мүәдәкне яптырып бирә алтыннан, икенчесен яптыра көмештән.
Гөлемсылу чыгып сызгырып, яулык җилпеде. Тәмам апасының курасына кергәнче келәмнәр җәелде. Апасына хәбәр бирде.
Тугыз көн туйладылар, ун көн уйнадылар, мин дә шунда булгайдем. |