Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык дастаннары
ТАРИХИ ДАСТАННАР.
Борын заманда булган икән Урак белән Мамай дигән агай-эне. Боларның әнисе булган. Исеме Карөлек булган.
Мамайның баласы булмаган. Уракның ике улы булган. Берсе тугыз яшьтә, берсе җиде яшьтә.
Ул заманнарда Уракның кул астында унсан нугай булган.
Көннәрдә бер көнне Урак үлгән. Аның үлгәнен ишетеп, калмак хан бер илче җибәргән:
— Мамай инде карт. Уракның балалары яшь. Кешеләре миңа карасын, штатны (Штат — «ясак» мәгънәсендә) миңа түләсен,— дигән.— Әгәр моңа риза булмасалар, Мамай җир уртасы Алатауга сугышка килсен,— дигән.
|
ТАРИХИ ДАСТАННАР.
Коулларда * ниләр бар? Ниләр бар да ниләр юк. Ике яман берекмәс, Ике яхшы ирекмәс; Ике яман бер булса, Ачыдан ачы булыр арасы, Ике яхшы бер булса, Татудан татлы булыр арасы.
|
ТАРИХИ ДАСТАННАР.
Кайчандыр, Агыйделнең кинәт борылыш ясаган ак ярына каршы яшел тугайда, Тугзак әби үзенең балалары берлә җәйләргә уйлады.
Агыйдел үзенең бөтен сафлыгы берлә ялтырап күренердәй сырт йир- гә бизәкле ак тирмәне кордылар. Тугзак әби тирмә ишегеннән караганда Агыйдел ак ука кебек җылкылдый, аның тыныч өстендә уйнап йөргән шаян чабакларның ясаган түгәрәкләре бер-бер артлы ясалып, югалып тора иде. Бу хәтле ачык урыннан Тугзак әби шомланып: «Ай-һай, балалар, тирмәне бигрәк яуның күзенә тектек (кордык), соңы яхшы булса ярар иде»,— дисә дә, балалар: «Әй әнием, без бар чакта яуның күзе сукыр»,— диделәр. Сизгер күңелнең шомы бу сүз белән бетмәсә дә, үзенең батыр балаларына ышануы әбине йөрәкләндерде.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бар икән Истамбул патшаның бер вәзире, аның исеме Күр батыр икән. Патшага бер көн дат (Дат итү — хәбәр итү) итте:
— Бер бияң судан чыгып толпар ашты (Толпар ашты — топларга кушылды).
Аңа патша әйтте:
— Бу бияне сакла, моннан бер толпар туар.
Тугыз ай, тугыз көнгәчә Күр батыр бияне саклады. Тугыз айдан соң бер колынчак китерде бия. Бер яман, шом төкле колынчак булды. Инәсе күк иде, колынчак кара иде. Колынчакны патшага китерделәр. Патша хуп күрмәде:
— Толпар болай булырмы? — диде.— Күрнең күзен чыгарыгыз! Әм (Әм — хәзер, инде) ялган сүзне сөйләр,— диде.— Үзенә күк бияне, туры атны, кара колынчакны бирегез!
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер шәһәрдә Ал Бытык дигән би бар икән. Бу бидән бер угыл туган. Аның атын Ак Күбәк атадылар.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер хан бар икән, җиде улы бар икән, малы күп икән, елкысы, куе, сыеры, ичкесе (Ичке – кәҗә). Көтүче ялламас бу хан, үз малларын җиде баласыннан көттерә икән. Көндезен көтеп, кичкесенә бер җиргә җыелышып килеп, бер җирдә куналар икән.
Бер көндә кечеләре әйтте: — Я, агалар, мин бер уй уйлыймын, сез ни уйлыйсыз? — диде.
Агалары әйтте:
— Без һич уй уйламыйбыз,— диде.— Синең ни уең?
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер җирдә абышка-корткаяк (Абышка-корткаяк — карт карчык) бар имеш. Абышка сиксән яшьле, башлыгы (Башлык — карчык) туксан яшьле. Абышка әйтте башлыкка:
— Ә, башлык! Балабыз юк, яңгыз сыерыбыз бар. Янгыз сыерыбызны суеп, кеше чакырып сыйлыйк, фатиха алыйк!
Абышка сыерын суйды, сыерның итен кеше чакырып ашап бетерделәр. Бу сыерның аягы-башы калды. Абышка әйтте:
— Башын-аягын ас! Яланда кем күренсә чакырып китерим өйгә.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Алыпмәмшәннең атасы Айтүби хан булган. Әнисе Көнәрсылу булган. Сеңлесе Карлыгачсылу, хатыны Мәрҗенсылу булган икән.
Бер вакытларда Алыпмәмшән алып сугышка чыга икән. Инде пәһлеван булгач, көчле.
Чыгып киткән. Моның кайда икәнен дә белмәгәннәр.
Язның көне хатыны Мәрҗенсылу белән сеңлесе Карлыгачсылу су алырга чыкканнар. Күпер башында казлар утырган. Алар бер дә китми икән. Сеңлесе Карлыгачсылу, сугып карыйм әле моны, дигән. Көянтәсен күтәреп, сугам, дигәндә казлар күчеп, яңгарырак (Яңгары — янга, читкә) утырганнар. Берсенең каурые төшеп калган. Ул каурыйны, эргәре (Эргәре — ерак) җирнең каурые, дип суга төшеп алган. Алып караса, чын алтын белән язылган хат булган каурыйда. «Зинданда ятам»,— дип язган Алыпмәмшән. Хатны укып, елашып, өйгә кайтып киткәннәр.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер карт бар икән, үзе җитмеш яшь икән. Хатыны бар икән, кырык яшендә бер бала тапты. Бер көндә бер яшькә җитте, җиде көндә җиде яшькә җитте. Бер колан (Колан — кыргый) кола аты бар икән, алты пот ияре бар икән, алты җиреннән аел (Аел —ияр каешы) тартты, алты пот кылыч суктырды, алты пот сөңге суктырды. Шул кола атына атланып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәп сәфәр чыкты. Ничә көннәр йөрде, һичбер кеше күренмәде. Үзенә бәрабәр ана арыслан белән юлдаш булып, сәхрада кунды. Өенә килде.
Карт атасы әйтте:
— Әй, балам, аш пешерергә утын кирәк,— диде.
Кара Күкел алып атка менеп, аю-арыслан алышларына (Алыш — иптәш, дус) килеп:
— Миңа утын алып барып бирегез,— диде.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер җирдә бер амычка (Амычка, абышка — карт) булган, аның өч улы булган. Аның кече улының аты Кадыш Мәргән иде, алып кеше иде. Аларның өч өер малы бар иде. Көннәрдән бер көнне олы улы барып малын күрде. Күрсә, бер өер мал юк. Йилбегән килеп малын урлап киткән. Ул көнне кунды, иртә белән уртанчы улы китте янә малны күрергә. Янә бер өерен Йилбегән урлап сөреп киткән. Ул көнне кундылар, иртә тордылар. Иртәсе белән торып кече улы Кадыш Мәргән калган малны күрергә китте. Торып килсә, калган өерен Йилбегән тагын урлап киткән. Инде аларга мал калмады.
Кадыш Мәргән өенә кайтып килде. Агаларына әйтте:
— Йөрең (Йөрең — әйдәгез), куыйк. Безгә инде мал калмаган.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Бер җирдә бер егет бар икән. Атасын да белмәде, анасын да белмәде, яңгызга көн күреп ята.? Бүртә йонлы бурлы атлы Иәстәй Мөңке булды. Бер көн юыртып яланга чыкты, бер киеккә юлыкты. Киекнең, баласы бар, бу баласы аксак икән.
Йәстәй Мөңке сорады:
— Я, киек, кая барасың?
Киек әйтте:
— Я, Бүртә йонлы бурлы атлы Йәстәй Мөңке, сиңа киләдерем.
|
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР.
Кара ханның йортында Мешәк Алып булды. Хан җибәрде бер хезмәткә — Яан дигән балыкның алтын яңагын алдырырга. Эзләп китте Мешәк Алып аны. Төш килсә төшләнде, кунак килсә кунды, кочкачак (Кочкачак — чыпчык) очмас коба чүлгә килде, саескан очмас сары чүлгә чыкты, окты (Огу — ишетү) торна тавышын. Торна тавышы түгел, ике чөгере (Чөгер — кулбаш) йөдәп чыкылдап торды.
Мешәк Алып әйтте: «Монда йончып-йөдәп үләрмен»,— диде, кайгырды. Аннан китте юлы белән, барды. Чүлдә бер көрүстөннән бер егет чыкты. Чакырды, индерде (Индеру — кертү), аш ашатты, анда кундырды Мешәк Алыпны. Иртән торды, аш йидерде (Йию, җию — ашау). Аннан соң Мешәк Алыптан сорап ята:
— Кая барасың? — диде.
Мешәк Алып әйтте:
— Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үләргә.
|
|
|
|
|