Среда, 18.06.2025, 21:33:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 03 » 9. КҮР УЛЫ
9. КҮР УЛЫ
15:56:18
Бар икән Истамбул патшаның бер вәзире, аның исеме Күр батыр икән. Патшага бер көн дат (Дат итү — хәбәр итү) итте:

— Бер бияң судан чыгып толпар ашты (Толпар ашты — топларга кушылды).

Аңа патша әйтте:

— Бу бияне сакла, моннан бер толпар туар.

Тугыз ай, тугыз көнгәчә Күр батыр бияне саклады. Тугыз айдан соң бер колынчак китерде бия. Бер яман, шом төкле колынчак булды. Инәсе күк иде, колынчак кара иде. Колынчакны патшага китерделәр. Патша хуп күрмәде:

— Толпар болай булырмы? — диде.— Күрнең күзен чыгарыгыз! Әм (Әм — хәзер, инде) ялган сүзне сөйләр,— диде.— Үзенә күк бияне, туры атны, кара колынчакны бирегез!

Күрнең күзен чыгардылар, кара колынчакны, күк бияне, туры атны бирделәр.

Кара колынчак тугыз яшькә чыкты, толпар булды.

Күр абышка баласына әйтте:

— Мен күк биягә, кара айгырны, туры атны җитәклә! — диде.— Патшаның янына барыйк!

Күр батыр улы белән патшага бардылар. Патшага әйтте:

— Күрдеңме? Син минем күземне чыгардың, синең дә күзеңне чыгарсыннар!

Патша ачуланды, әйтте:

— Тотыгыз, тотыгыз!

Күр абышка анда булмады, качып киттеләр. Патша боерды вәзирләргә:

— Барыгыз! Бу Күр батырны улы белән тотыгыз! Мең җаны булса да котылмасын!

Күр карт качты.

— Улым,— диде,— минем күзем юк, синдә күз бар, ни икәнен белерсең. Каю тарафтан килерләр, күп куып килә торган кешеләр булса да, сиңа юык (Ю ы к — якын) җитешсәләр, кара (Кара — халык) бар кырга (чап), куып килгән кешеләр ятып калыр, — диде.

Куып килә торган кешеләр килде. Күр батырның улы атын кара бар кырга борды, кешеләр ятып калды. Күр батыр шулай котылды.

Бер тауның сиңеренә (Сиңер — биредә: итәге) барып торды. Ул арада һич кеше булмады, һәм торырга лаек, яхшы җир иде. Бер шәһәр янәшә иде, шәһәрнең аты Шәмливил иде. Егет атасын тауның якасына (Яка — яр буе) куйды, ул шәһәрнең эченә керде. Бер думбраны алыр иде, егетләрне түгәрәгенә җыя башлады, ун кадәре егет булдылар. Егетләргә әйтте:

— Сез миңа юлдаш булырсызмы? Минем карт атам бар, бер тауның сиңерендә куеп килдем,— диде.

Егетләр, ярый, диде. Күрнең улы ничәләп егетләр белән Күр абышканың янына барды. Егетләрнең башы булды. Узган-барганны коткармый, каравайны талап тора.

Бер көнне Күрнең улы әйтте:

— Килер бер егет, аның исеме Ага Чауз булыр.

Шәмливилдә тормышым, тормышым,
Бай-солтанга юл бирмимен, бирмимен.

Бер көннәрдә Ага Чауз җитеп килде. Егетләр Күр батырның улына әйттеләр:

— Тор, Күрнең улы!

Кара туры атны китерделәр, аел колакны тарттылар. Батыр ат өстенә менеп утырды, китте Ага Чаузның тарафына, чап-чат җитеп килде. Ага Чаузның егетләре әйтте:

— Тор, Ага Чауз, бер егет килер, атының тоягы үләннең башын бозмас.

Ага Чауз әйтте:

— Атымның өстенә ияр иярләгез!

Күрнең улы җитеп килде.

Күрнең улы әйтте:

— Тукта, тукта, Ага Чауз!
Бир малыңны,, коткар җаныңны!
Малыңны бирмәсәң, Ага Чауз,
Кайтмыйсың инде син илеңә.

Ага Чауз әйтте:
— Эстәрсәң (Эстәрсәң — эзләсәң, теләсәң) дә инде малымны,
Син күрерсең минем көчемне.
Мин кайтмыймын, син кит илеңә!

Сугыштылар. Күрнең улы Ага Чаузны егып орды. Ага Чауз сыктады. Күрнең улы әйтте:

— Ә, ахмак, ник сыктайсың?

Ага Чауз әйтә:

— Бер инәм бар иде, аның өчен сыктаймын.

Күрнең улы әйтте:

— Ә, егет, тор, егет кеше алай булмас!

Ага Чауз әйтте:

— Малым да синеке, башым да синеке!

Күрнең улы аны үтермәде, тере көе үз җиренә алып китте.

Бер көн боларга бер карт кеше килде. Картның полын тартып алдылар. Карт әйтте Күрнең улына:

— Бу дөньяда улың юк, кызың юк (көе) үләрсең,— диде.

Күрнең улы картка әйтте:

— Кайда миңа ярашлык кыз? — диде.

Карт әйтте:

— Бар! Истамбул каласында бер кыз бар, аты Никар ханым.

Күрнең улы әйтте:
— Килсен ханнарым, солтаннарым!
Башлары миңа караган кеше килсен!
Килсен вәзирләрем, ялчыларым!
Боерылган әмерләрем инде алсын!

Күрнең улы вәзирләргә әйтте:

— Китәм инде бу җирдән Истамбул каласына. Бер ай сезгә мөддәт, бер айдан соң мин килмәсәм, барыгыз, мине эзләгез!

Күрнең улы, барып-барып, шәһәрнең янына җитте. Күп барып арып китте. Шәһәрнең янында ятып йоклап калды. Бул Бәк хан, вәзирләре белән чыгып, аңа каршы килде. Күрнең улы йоклап калды, Бул Бәк хан белде ул Күрнең улы икәнен. Тоттылар Күрнең улын, аягын-кулын бәйләделәр, алып киттеләр, зинданга салдылар. Истамбул патшасына хәбәр бирделәр:

— Күр батырның улын тоттык, ни икәнен үзең беләсең!

Анчада Никар ханым бу егет тотылганын белде. «Бу ни егет?» — дип чыгып, төнлә зинданның янына барды. Зинданны ачты, зинданның эчендә Күрнең улы ятыр, думбра чиртер. Кыз әйтте:

— Ә, ахмак егет, үлемнән курыкмассыңмы?

Күрнең улы әйтте:

— Кайчан кучкар үлемнән куркыр?

Кыз егетне алып зинданнан чыгарды, шәһәрнең тышына кызларын алып барып куйды.

Күрнең улы әйтте:

— Егетлек алай булмас.

Шәһәрнең эченә керде, Бул Бәк ханның ишегенә килде. Каравыллары бар иде.

— Кая барасың? — диделәр.

— Истамбулдан килерем, — диде. — Бул Бәккә бер хат алып киләмен.

Керде өйнең эченә, күрде бер кызны, бу кызны ымлады, кыз килде... Иярен, йөгәнен, кылычын алды. Бул Бәк йоклап калды. Сарайның ишеген ачты, кара атын алды, иярен ат өстенә салып менеп, шәһәрнең тышына чыгып китте. Кызны атның өстенә менгезде, китте ерак шәһәрдән, кызны бер шукурга (Шукур — ышык урын) куйды.

Инде тагын шәһәрнең тарафына китте. Анчада шәһәрдән Бул Бәк чыгып килде гаскәре белән. Күрнең улын ничәмә җирдән ук үтте. Ул вакытта коллары вәгъдә тотып җитеп килделәр. Бул Бәкнең гаскәрен җиңеп, Бул Бәкнең үзен тотып, бәйләп Шәмливилгә алып киттеләр.

Күрнең улы әйтте:

— Бул Бәк, сине тоткан көннәр ни булды?
Инде тиреңне суйдырам, суйдырам.
Җиреңә, халкыңа куйдырам,
Истамбулның капкасына илтеп куйдырам.

Бул Бәкнең тиресен суйдырып, эченә салам тыгып, атның өстенә менгезеп, Истамбул патша капкасына илтеп куйды.

Истамбул патшасы әйтте:

— Кем бу Күр улының кара атын алып килер, шуңа мин кызымны бирәмен.

Бер егет тора сикерде, исеме Хәзәл иде.

— Мин алып киләмен,— диде.

Бу егет Шәмливилгә китте. Күр улының янында малчы булды. Ничә ел аның янында малчы булганда, ачкычларны, йозакларны кулына бирде. Бер көнне Хәзәл кара атны урлап качып китте. Артыннан Күр улы куа барды. Хәзәл атка менеп йөрмәс иде. Күр улы артыннан җитеп килде. Җиткәч, Күр улы бер тегермәннең ишегенә килде. Ул тегермәннең ишеге янында кара ат бәйләнгән икән. Күр улы атын һәм бәйләде. Хәзәл тегермәннең бер ишегеннән кереп икенче ишегеннән чыгып, кара атка менеп, туры атын җитәкләп алып качып китте. Күрнең улы тегермәннән чыкса, аны күрде, әйтте:

— Ә, егет, бер атны калдыр!

Хәзәл әйтте:

— Калдырсам, син үтерерсең. Атыңны алып килсәм, мин Истамбул патшасының кызын алам. Вәгъдә шул булсын! Мин туры атны юлда куярмын, Кара ат белән Истамбулга китәрмен. Туй эчендә килсәң, мин сиңа анда кара атны да бирәмен,— дип китте.

Күрнең улы җәяү барды, барды, бер җирдә Хәзәл туры атны куйган икән. Күрнең улы күреп әйтте:

— Яхшы егет икән, вәгъдә урнында тотты.

Туры атка менеп Истамбулга барды. Ничә вакыттан соң Истамбулга җитте, шәһәрнең эченә керде, патша туеның хәбәрен ишетте. Патшаның өенә барды. Хәзәл кара атны менә белмәс иде, Күр улын кара ат күрсә кешни бирә.-Хәзәл әйтте:

— Ә, дустым, кил монда, синнән кешеләргә күп һөнәр күренер.

Күрнең улы кара атка менде, күп һөнәрләр күрсәтте. Халык хәйран калды. Аннан Күрнең улы кара атны чаптырып, качып китте.

Патша әйтте:

— Тотыгыз, тотыгыз! — диде.

Тота алмадылар. Патша егеткә әйтте:

— Син аны белдең, ник бирдең?

Хәзәл әйтте:

— Мин белмәдем.

Төн булды, бу егет тә, патшаның кызын алып качып, Күрнең улына барды.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz