Бер җирдә бер егет бар икән. Атасын да белмәде, анасын да белмәде, яңгызга көн күреп ята.? Бүртә йонлы бурлы атлы Иәстәй Мөңке булды. Бер көн юыртып яланга чыкты, бер киеккә юлыкты. Киекнең, баласы бар, бу баласы аксак икән.
Йәстәй Мөңке сорады:
— Я, киек, кая барасың?
Киек әйтте:
— Я, Бүртә йонлы бурлы атлы Йәстәй Мөңке, сиңа киләдерем.
Йәстәй Мөңке сорады:
— Нигә миңа килдең?
Киек әйтер:
— Синең сыерың бар, бу сыерның сөте чыкмаган җанга дару буладыр, дип огып килдем. Аның сөтең бир миңа, бу баламга эчерсәм, аягы яхшы булыр.
Йәстәй Мөңке кайтып килеп, сыерын савып, киекнең баласына эчерде. Аягы яхшы булды. Киек аннан кайтты. Бу киек әйтер: — Я, Иәстәй Мөңке, җиде елдан соң минем юлыма төш!
Җиде ел булган соң Йәстәй Мөңке киекнең юлына төште. Киекнең юлы әмән (Әмән — әйтерсең, гүя) бүген киткәндәй. Киекнең юлы белән китеп утырса, бер таш өйгә килде. Бу таш өйгә килеп керсә, бер кыз утыра. Бу ингән соң. кыз тышка чыкты. Йәстәй Мөңке караса, үзенең коры, такйасы (Такйa — бүрек), кия торган туны бу кызның өендә эленеп тора. Аны күреп әйтте үзенә:
— Ник минем туныма охшаган тун? — Аны күреп көлде.
Кыз тыштан инде:
— Я, егет,— диде,— миннән көлдеңме?
Йәстәй Мөңке әйтте:
— Юк, синнән көлгәнем юк.
Кыз әйтте:
— Нидән көлдең?
Йәстәй Мөңке әйтте:
— Бу тун минем тунымга охшаган, дип көлдем.
Кыз әйтте:
— Я, егет, бу синең туның, мин аны синең өеңнән алып китердем.
Йәстәй Мөңке әйтте:
— Кайчан китердең?
Кыз әйтте:
— Я, егет, җиде ел булды, инәм белән бардым аксак киек баласы булып. Синең сыерның сөтен эчкән соң яхшы булдым. Анда синең киемеңне алып кайттым. Ул вакытта инәм мине сиңа биргән.
Йәстәй Мөңке кызны алды, хатын итте.
Йәстәй Мөңке юыртып йөрде. Асның агын үтерде, Кешнең карасын үтерде.
Йәстәй Мөңке әйтте хатынына:
— Я, хатыным, алып кешене белгән җирең юкмы?
Хатын:
— Юк, белмәдем,— диде.
Иәстәй Мөңке:
— Юк, әйт! —диде.
Йәстәй Мөңке бер көн юыртып китте. Юыртып йөрсә, бер тау күрде. Тау дисә кешедәй, кеше дисә таудай, Йәстәй Мөңке аңа китте. Явыклап (Явыклау — якынлашу) килсә — Карагай буйлы кара атлы Тимер Йилбегән, чукмары бер тауның олысындай. Йилбегән әйтте:
— Я, Йәстәй Мөңке, көч көрәштәнме? Ук атыштанмы?
Йәстәй Мөңке әйтте:
— Көч көрәштән дә таймам, ук атыштан да таймам, син сук!
Йилбегән чукмарын күтәрде, Йәстәй Мөңкене сукты. Йәстәй Мөңке чукмарын тотып алып, Йилбегәнне сукты. Йилбегән җиргә батты. Башын кисте, үрттәде (Үрттәде – яндырды) көлен күккә сөрде. Йилбегәннең атын алып, өенә кайтып килде. Хатынына әйтте:
— Алып белгән җирең юкмы, әйт,— диде.
Хатыны әйтте:
— Әйтсәм әйтим! Йирнең беткән йирендә Йәр Кара дигән алып бар. Аңа барырсың. Ике атыңны агыт (Агыт — бушат, җибәр), йөреп симерсен!
Йәстәй Мөңке атларын агытты. Бер заманнары атларын барып тотып килде. Хатыны чыгып атларын күрде.
— Бурлы атны өч көн менсәң, кара атны бер көн менгәйсең!
Йәстәй Мөңке бурлы атны менеп, Кара атны җитәкләп китте. Кырау төшсә, кышка санап китте, Яңгыр яуса, җәйгә санап китте.
Әле китеп утырса, җирән атка менгән бер бала килде.
— Я, Йәстәй Мөңке ага! — диде.— Кая киттең?
Йәстәй Мөңке әйтте:
— Йир беткән йирдә Йәр Кара алыпка яулашырга киттем.
Бала әйтте:
— Кайтышлый безгә кунак бул!
Йәстәй Мөңке әйтте:
— Яхшы булыр! — дип китте.
Елкычы колга килде. Елкычы кол бер елкы суйды, аны асып Йәстәй Мөңкене сыйлады. Сыерчы колга килде, бер сыер суеп, Йәстәй Мөңкене сыйлады. Аннан китте, куйчы колга килде.
Куйчы кол әйтте:
— Әссәламегаләйкем, Йәстәй Мөңке, бүген синең балдызыңның туе булмак. Йәр Кара алып хатын алырга йөри,— диде.
Иәстәй Мөңке шәһәргә килеп керде, куйчы колга куланып (Кулану — куып, ияреп бару) китте. Туй кылырга ит асканнар. Йәстәй Мөңке казанчыга килде.
— Куй багып корсагым ачты,— диде,— шурпа бирең, эчим!
Казанчы әйтте:
— Юк, бирмәм! Хан белән ханыш ашаганчы кешегә бирмибез.
Йәстәй Мөңке бер сөякне алды, казанны атты, казан түгелеп китте. Казанчы Йәстәй Мөңкене сөрде, шәһәр чигенә чыктылар. Йәстәй Мөңке сөргән кешене тотты, маңгаена чиртте, үтерде. Аяк белән җирне типте, аңа күмеп салды. Тимер чәнечкене тотты, казанчы булып кайтып килде.
Ханның кызы ит соратып кеше җибәргән.
— Тукта,—диде,— ит пешмәгән, ит пешсә, үзем алып барырмын,— диде.
Ит пешкән соң табакка салып, ханның кызына алып килде, Йәстәй Мөңке бу итне ханның кызына индерде, итен бирде, тастымал салды.
Ханның кызы:
— Пычак китерегез итне кисеп ашарга,— диде.
Пычак эзләп тапмады. Ханның кызы әйтте:
— Бу казанчының пычагын алыгыз!
Йәстәй Мөңке пычагын бирде, әйтте:
— Кулларыгызны кисмәгез, бу пычагым йидәү (йидәү – үткен).
Ханның кызы әйтте:
— Пычактай пычак ул!
Итне кискән иде, алтын табагын топла (Топла — үтәли) кисте.
— Бу нинди йидәү пычак? — дип, ары-бире әйләндереп күрде. Пычагының сабына хат язгай: «Бүртә йонлы бурлы атлы Иәстәй Мөңке җизнәң мин килдем».
Кыз, моны күреп, бу казанчыны чакырды. Күп утырып сөйләштеләр. Кыз аны күреп шат булды. Йәстәй Мөңке аннан чыгып баягы аш пешергән җиренә китте. Урамга чыкса, Иәр Кара алып киләдер нүгәр (Нүгәр — кияү егете ) белән яләли (Яләли — кияү җыры) әйтеп. Йәстәй Мөңке отыры (Отыры — каршы) килде. Йәр Кара алып әйтте:
— Я, казанчы, утыр монда!
Казанчы утырды. Йәр Кара алып утырды нүгәрләре белән. Йәр Кара алып әйтте:
— Эчкегез бармы? Бар булса китерегез!
Алар араҗан-кораҗан алып килделәр, утырып, яләли әйтеп эчтеләр, уен кылдылар.
Йәр Кара алып әйтте:
— Вакыт җитте,— дип торып килде.
Йәстәй Мөңке урыныннан кыймылдамады. Йәр Кара алып әйтте:
— Нинди ахмак хан! Мондый кешене казанчы итәрме?
Аннан торып киттеләр. Бер җирдә янә утырдылар, кызның янына килделәр. Йәр Кара алып әйтте:
— Я, хатыным, җигең (Җиге — ашамлык) юкмы? Эчкең бармы?
Хатыны әйтте:
— Ни юк булсын! Җыйганым бар, эчкем бар.
Араҗан-кораҗан китерде кырык аркыт (Аркыт — кымыз әзерләнә торган күн капчык), эчерде. Йәстәй Мөңке эчкән булып куенына коеп утырды. Йәр Кара алып эчеп утырды. Йәр Кара алып исереп егылды, кешене белмәс булды.
Төн булганда Йәстәй Мөңке торып, ханның кызын алып, үз йортына кайтып барды. Балдызы әйтте:
— Я, Йәстәй алып, син пычагың белән бу Йәр Кара алып атының эчен ярып, үпкәсе белән бавырын алып, бу елгага ташла.
Йәстәй Мөңке барды, атының эчен ярды, үпкәсе белән бавырын алды, елгага ташлады. Аннан соң Бүртә йонлы бурлы атка менеп, балдызы белән качып китте. Кичәге куйчы колга килде, куйчы кол әйтте:
— Йәстәй Мөңке, мине монда калдырма! Бергә алып кит! — диде.
Бергә киттеләр. Ханның кызы әйтте:
— Бик кенә юыртып утырыгыз!
Йәр Кара алып торды. Атына менеп хатынын куып китте. Бераз? йөргәндә аты бавырсыз, үпкәсез булып, егылып үлеп калды. Йәр Кара алып карчыга булып очты куып.
Кыз әйтте:
— Тукта!
Йәстәй Мөңке туктады:
— Ни белдең, балдызым? — диде.
Балдызы әйтте:
— Йәр Кара алыпның аты егылып үлде, үзе карчыга булып куып киләдер.
Йәстәй Мөңке аны ишетеп селкенеп, күк лачын булды, ияренең кашына (Ияр кашы — ияр башы) кунып, балдызына әйтте:
— Йәр Кара алып карчыга булып, безне куса, мин лачын булып, күккә чыгып яулашырмын. Без күктә яулашкан вакытта лачынның да йоны төшәр, карчыганың да йоны төшәр, икебезнең дә йоныбыз төшәр. Аннан соң без икебез җиргә төшәрбез, мин икәнне аннан белерсең: түбәмдә өч алтын чәчем бар. Күп кенә ут ягып куй! Мине алып ул утның эченә ташла. Ул ни хәтле көйсә, минем куәтем иңә. Йәр Кара алыпны нишләсәң эшлә, ихтыярың синең.
Йәр Кара алып канатының тавышы огылды, күкертләен күкрәп (Күкертләен күкрәү — күк күкрәгәндәй булу) киләдер. Аны огып, Йәстәй Мөңке очып күккә чыкты. Күктә яулаштылар, казандай кара таш яуды, лачын йоны да егылды. Көне-төне җиде көн, җиде төн яулаштылар, җиде көн, җиде төн йоны төште. Җиде көннең башында яулашып ике кош җиргә төшеп килә. Килеп җиргә егылдылар, икесенең дә көче бетеп калган. Кыз караса, берсенең түбәсендә өч алтын чәче бар. Әлегене алып утка ташлады. Йәр Кара алыпны кыз утка үрттәде, көлен күккә сөрде.
Йәстәй Мөңке уттан ыргып чыкты. Анда өч кунып тыныкты (Тыныгу – ял итү). Аннан киттеләр. Китеп, төнәге баланың юлыккан җиренә килделәр. Йәстәй Мөңке балдызына әйтте:
— Монда мине бер кеше чакырган. Мин анда барып килим, сез монда утырыгыз.
Балдызы әйтте:
— Юк, тагы әллә кайдан бер яу килеп мине алып китәр. Өйгә кайтыйк! — диде.
Йәстәй Мөңке ул балага бармады, Китеп барса, бу бала Йәстәй Мөңкене куып артыннан җитте. Бала әйтте:
— Ник миңа кунак булмагансың? Инде мин сине үтерим!
Бала белән Йәстәй Мөңке тотып көрәштеләр, каен тамыры казылып калды, үлән тамыры өзелеп калды. Йәстәй Мөңке бу баланы җиргә орып сукты, кара җирдән кара башы чыга төште. Йәстәй Мөңке кылычын алып башын кисте. Ул баланың шәһәренә барды, шәһәрен кырды, кайтып балдызына килде. Аннан килеп йортына кайттылар. Йортына килеп төште, хатыны отырлап чыкты. Хатыны белән Йәстәй Мөңке икесе күрештеләр. Куйчы колга балдызын бирде. Берәве хан булды, куйчы кол вәзир булды. |