Четверг, 19.06.2025, 08:43:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 04 » 10. ҖИК МӘРГӘН
10. ҖИК МӘРГӘН
08:52:51
Кайчандыр, Агыйделнең кинәт борылыш ясаган ак ярына каршы яшел тугайда, Тугзак әби үзенең балалары берлә җәйләргә уйлады.

Агыйдел үзенең бөтен сафлыгы берлә ялтырап күренердәй сырт йир- гә бизәкле ак тирмәне кордылар. Тугзак әби тирмә ишегеннән караганда Агыйдел ак ука кебек җылкылдый, аның тыныч өстендә уйнап йөргән шаян чабакларның ясаган түгәрәкләре бер-бер артлы ясалып, югалып тора иде. Бу хәтле ачык урыннан Тугзак әби шомланып: «Ай-һай, балалар, тирмәне бигрәк яуның күзенә тектек (кордык), соңы яхшы булса ярар иде»,— дисә дә, балалар: «Әй әнием, без бар чакта яуның күзе сукыр»,— диделәр. Сизгер күңелнең шомы бу сүз белән бетмәсә дә, үзенең батыр балаларына ышануы әбине йөрәкләндерде.

Тирмә корылды, урын котланды. Тугзак әби тугыз угылына тугыз юкә кызау биреп, урманга йибәрде.

Тугзак әби бер атаклы яу башының бикәсе иде. Ул чакта Агыйдел буе батырларының көчләрен сыный торган мәйдан Җаек (Җаек — Урал елгасы) буе берлә Чулман (Чулман — Кама елгасы) аръягы иде. Тугзак әбинең бие дә, яу чаба торган атаклы батырларын җыеп, Агыйдел белән Чулман буена ерак яуга киткән иде. Яу башы шул китүеннән кайтмады. Тугзак әби шул вакыттан соң, тугыз угылын канат астына җыеп, Корыч дигән тугайга күчеп килде. Бу тугайдагы агачына сыя алмый торган шомырт, карагат, миләш һәм тырыш бал кортларының яшь юкә чәчкәсеннән генә җыйган саф баллары аларны туйдыра, таштан-ташка сикереп шылтыраган салкын чишмә аларны сугара иде. Агыйдел суы кебек тыныч аккан кайгысыз тормыш уз көенчә акты. Тугзак әби дә, тугыз угылының мәйдан күрергә вакытлары йиткәнен сизеп, аларны өйләндерде. Шул көннән соң яшь батырлар аталары юлыннан яуга йөри башладылар. Яшь көчләрнең һәрбер тәҗрибәсе уңадыр иде. Тугыз аргымак берлә китеп, туксан ат яу малы алып кайткан чаклары аз булмады. Ул вакытларда бөтен Агыйдел буенда телдән-телгә тугыз батыр әкиятләре сөйләнә, алар тугрысында мактау җырлары шаулый иде. Бөтен Чулман буенда тугыз батыр явыннан котлары очмаган, таң атканда җаннарыннан имин булган бер өй калмаган иде.

Заманнар үтте. Тугзак әбинең кечкенә өе дә туксан җанлы бер гаилә булды. Кадерле нәнә (Нәнә — әби, атаның яисә ананың әнисе) үзенең шаян торыннарының (Торыннар — балаларының балалары) ук, җәя берлә уйнаганнарын рәхәтләнеп карап тора, аларның туры атуларына сөенә иде.

Менә бер көнне тугыз батыр Чулман буйларыннан хисапсыз күп яу малы белән кайттылар. Бу олуг шатлык көненең хәтере өчен батырлар туй ясадылар.

Җәйге төн иде. Киң болын, куе кара урман, тыныч Агыйдел үлем йокысы берлә йоклыйлар; урман артыннан яңа уянган ярты айның сыек яктысы су өстендә шомлы рәвештә җемелди. Биек юкә агачының әллә кай бер йирендә шомлы ябалак сирәк-сирәк кенә кычкырып куя иде.

Тугзак әбинең йөрәге тиз шомланды. Ләкин батырлар туй хәтере өчен эчелгән колмаклы балдан берни сизмәслек рәвештә арып йоклаганнар иде. Тугзак әбинең сизгер колагына су өстендә чап-чоп иткән бер тавыш ишетелде. Шул арада ук:

— Әй, тәңрем! Тиз, балаларым, ишкәк тавышы ишетелә — яу бар, тиз торыңыз! — дип Кычкырса да, батырлар йокысын ачарлык булмады.

Күп тә үтми, батырлар яткан ак тирмәне көнче яу чолгап алды. Тугзак әбинең кадерле эргәсе (Эргә — биредә: нигез) егылды. Күптән түгел батырлар җыры белән шаулап торган тирмә, күптән түгел, бөтен Чулман буена йокы бирми торган, Урал буйларында мактау җырлары җырлана торган тугыз батыр хәзер урыннарыннан югалдылар. Аларның алтын-көмешләре, ук-җәяләре — бар да дошман көймәләре өстенә төялеп, йөзеп китте. Күптән түгел Тугзак әбинең туры атуларына сөенеп торган шук торыннарының өстендә хәзер ерткыч ала каргалар, тилгәннәр очып йөриләр иде.

Ләкин аңкау (Аңкау — аңгыра, надан) дошман кадерле эргәне тамырыннан себерә алмады. Яу килгәнне сизгән тугызынчы килен үзенең ике яшьлек баласын алып, качып өлгерә алды. Ул да тугайның бер читенә барып, үзенең батыры сагышыннан саргаеп үлде. Тик аның күкрәк сөтен имә торган бала гына исән калды. Ул үзенең җиегән (Җиегән — йомшарган, (череп) тарала башлаган (сөйләүче искәрмәсе)) анасының коры имчәген суырып ята иде.

Кем белә, әллә тәкъдир аны хурлык белән беткән кадерле эргәнең үчен алыр өчен исән калдыргандыр. Әллә тугыз батыр фаҗигасын шатланып сөйләгәннәрнең башына сау калгандыр. Ничек кенә булса да, ул исән иде. Аңар мәрхәмәтле кыр куяннары туклыклы үләннәр өзеп китерәләр, йомшак күңелле юаш кошлар төрле җимешләр бирәләр иде. Ул үзенең иптәш кошлары, җанварлары-арасында үсте, үзенең ни өчен болай ялгыз икәнен белмичә үсте. Аны табигать үзе асрап үстерде.

Ул ун яшенә йиткән чакта, теләсә нинди аюларны бер кулы берлә күтәреп ыргыта иде. Кара урман «халкы» аның күләгәсеннән куркалар иде. Була иде шундый чаклар: ул биек яр өстенә үскән шома карагайларның башына менеп карый. Чиксез-кырыйсыз кара урман бөтен караңгылыгы белән аның алдында ята. Әллә кайлардан көмеш тасма кебек сузылып килгән Агыйдел боргаланып-сыргаланып ялтырый, еракта-еракта яшел ашъяулык кебек аланнар, тугайлар күренә. Көнчыгышында томан арасыннан гына биек таулар аларып тора. Менә аның чыдамсыз, ярсу күңеле шул йирләрне дә күрәсе килә, анда ниләр барын беләсе килә. Ләкин коры кул берлә генә бару куркыныч төсле тоела иде.

Көннәр үтте. Беркөнне ул үзенең туган тирмәсенең хәрабәсенә барып чыкты. Анда әллә нинди сынык уклар, җәя кисәкләре, ватык өзәңгеләр, ярылган казаннар, шулар арасында ялтырап яткан ак сөякләр күрде. Аның күңеленә, «бу минем туганнарым, аталарым торган урын түгел микән», дигән уй килде. Аякларын сузып шул урынга утырды да, кара урманга төшеп барган кара-кызыл кояшка карап, әллә ниләр уйлана башлады. Аның тирәсендәге юкә агачларында мең төрле җырчы кошлар, мең төрле көйгә салып, үзләренең моңлы җырларын җырлыйлар, кояшның соңгы нурлары суның өстендә сары алтын кебек җемелдиләр, чиксез кара урман куркыныч бер олылык берлә тына, кабара иде. Үксез батыр үзенең туган эргәсе өстендә, ата-аналарының сөякләре янында батырларча каты йокыга китте.

Менә төшендә аңар шәп аргамакка атланган, корыч ук берлә каты җәясен иңенә аскан бер карт батыр күренде.

Карт батыр үксезнең янына килеп:

— Әй, Агыйдел буеның көчле кулы, атаклы батыры! Син кайда ятарга белгәнсең, балам. Сурлы (Сурлы — каргалган, хур ителгән (сөйләүче искәрмәсе)) яуның башына туган батыр балам, мин — синең атаң. Тор урыныңнан, менә моңау юкә агачының астында сиңа атаңнан калган ук-җәя бар. Әнә анау тугайда атаңның иясен югалткан аргымагы бар. Ал син шул укны, атлан шул атка, кит көн батышына. Шунда син үзеңнең даныңны, малыңны табарсың. Тик шуны онытма: бу урын — синең туган урының, монда синең кадерле нәнәң, батыр аталарың, сөекле аналарың, иркә туганнарың яшәгәннәр. Алар үзләренең даннарын ата-бабадан ала килгәннәр. Шул нәселнең атагын югалтма, балам, сиңа шул бөтен туганнарыңнан сәлам. Исән бул, батыр балам Җик, синең исемең Җик булсын! Җәяң нык булсын! — диде дә күздән югалды.

Җик, уянгач, атасы кушкан ук-җәяне казып алып, тугайда йөргән аргымакны тотып менде дә көн батышына юнәлде. Ул вакытларда көн батышындагы башкортлар Казан ханына дан (Дан, дань — ясак) түлиләр иде. Җик шул башкортларны кул астына җыйды да Казан ханына дан түләүдән туктатты. Ул, үзенең кул астындагы егетләр белән яу чабып, Казан ханнарын бик аз аптыратмады. Җиккең угы бушка очмый иде. Ул әгәр дә дошманның күзенә атып сукыр калдырырга теләсә, ул эш булмый калмый. Инде дошманның алдынгы тешләрен сындырырга уйласа, сындырмый калмый иде. Буладыр иде шундый вакытлар, ул сунарга чыгып, очып барган кыр казларының бер генә каурыйсын өзеп төшерергә уйлый һәм эшли, качып барган төлкенең бер колагыннан атып, икенчесеннән чыгара иде. Аның шул тугры, атучылыгы өчен аны Мәргән дип атадылар.

Җик Мәргәннең исеме тиз арада җырларга кушылып әйтелә башлады. Җикнең исемен ишетү күп батырларның эчен кайната, аның үзен күрү аларны куркыта. Урал тавы аръягында булган кыргыз (Кыргыз — бу урында: казакъ) батырлары, Җаек буеның атаклы биләре, Казан ханының атаманнары аның туры угына очраудан куркалар иде.

Заман үтте, сулар акты. Бер вакыт Казан ханы иң көчле гаскәрен җыеп, Җик Мәргән өстенә сугыш ачты. Җик Мәргән дә үзенең тугры, ышанычлы иптәшләре берлән каршы чыкты. Куркынычлы сугыш башланды. Җик, үзенең алдындагы гаскәрнең берәм-берәм егыла барганын күреп, сугышка кызыга, ул үзен-үзе белмәстән алга бара. Ханның гаскәрләре дә зур осталык берлән аталар, ләкин Җик аларның укларын сизми иде. Күп сугышкач, Җик үзенең иптәшләрен карыйм, дип артына борылса, иптәшләренең барысы да җирдә ятканын күрде,— аның батыр юлдашлары үлеп беткән иде. Шуннан соң Җик хан гаскәренә үз ирке берлән бирелде. Җикне гаскәр Казан каласына алып китте: Казанга баргач, аны хан зур таш сарайга яптырып куйды.

Бердән бер көнне Казан ханының сунарга бара торган күленә ялгыз аккош төшкән, дип хәбәр иттеләр. Сунарга һәвәсле хан тиз ара үзенең мәргәннәрен җыйдырды да шул аккошны, үтермичә генә атып алып, сарай күленә йибәрергә кушты. Хан барлык мәргәннәре берлән күл буена килде. Ләкин һичбер атучы угының яңлыш китүеннән имин түгел иде. Хан нихәтле әйтеп караса да, кулына ышанып эшкә базучы булмады. Бар да ханның каты ачуыннан курка иде.

Шул вакыт мәргәннәр арасыннан берсе чыкты да:

— Падишаһым, солтаным! Мондый нечкә эшне эшләр кеше безнең Казан илендә әле җитешмәгәндер. Монда Агыйдел буеннан килгән атаклы бер мәргән бар. Ул, очып барган карчыганы атып, бер генә каурыйсын сындырырга уйласа, шуны эшли. Аның угы бушка да китми һәм яңлышмый. Сезнең бу олуг эшегезне ул гына башкарса башкара алыр! —дип, ханга Җикне гарыз (Гарыз итте — тәкъдим итте, белдерде.) итте.

Хан шундук Җикне чакыртып алды да үзенең йомышын сөйләде. Җик Казан ханлыгы кул астында шундый җиңел эшкә дә батырлыгы җиткән кешеләр юклыкны күреп көлде. Аннан соң корыч уклы көмеш җәяне кулына алды да:

— Батыр хан, мин күл өстендә тик торган кошны атуны мәргәнлегемә кимчелек саныймын. Сез элек ул кошны куркытырга кушыңыз. Ул очкан вакытта кай җиренә атарга кушсаңыз, башымны алдыңызга куеп, йомышыңызны үтим,— диде.

Хан яшь батырның бу сүзенә рәхмәт әйтеп, аннан соң аккошның юан каурыйсыларыннан өчесен өздерергә кушты.

Аккошны куркыттылар. Куркак кош, үзенең тоткынлыкка эләгәчәген сизенеп, бар көче берлә һавага күтәрелә башлады. Ул арада Җик Мәргән дә көмеш җәянең җебен чиертте. Күп тә үтми, аккошның өч каурыйсы һавада елгыйлап (Елгыйлап — һавада тирбәнеп) очып күлгә төште. Бичара кош та, артык оча алмыйча, күлнең бер читенә төшеп йөзә башлады.
Хан Җикнең бу осталыгы, батырлыгы өчен аңар ирек багышлап, Агыйдел буена кайтарып җибәрде. Җик, Корычка кайтып, үзенең батырлыгын ерак илләргә хәтле белдергәч, аталары янына кайтып китте (Ягъни: үлде).
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz