Бер шәһәрдә Ал Бытык дигән би бар икән. Бу бидән бер угыл туган. Аның атын Ак Күбәк атадылар. Әнисенең карынында ул бала сөйләште:
— Мин туармын, туармын, Тугач билем буармын, Төнбоеклы тирән суга Тулман (Тулман — таза, көчле) буем юармын. Мин туармын, туармын, Бу дөньяны күрермен, Көмеш шәкте (Шәкте — йөзле) йиңгәмнең Авызын-борынын үбәрмен. Ары ултырың, инәлекләр (Инәлек — кендек әбисе), Бире ултырың, инәлекләр!
Аннан соң инәлекләр качтылар. Бу туды. Туганыннан соң тышка чыгып китте. Төнбоеклы тирән суга тулман буен юарга китте. Атасының бер колы елым (Елым — җылым, җәтмә) тартып ятыр икән. Елымына бер балык кергән, өлкән балык. Кешеләр аны чыгара алмый ятырлар. Ак Күбәк судан чыкканнан соң күлмәк-ыштан, тун киде.
Аты хәзер тора иде. Атына менде. Аты белән суга, елымга төште. Камчы сабы белән балыкны шыгайдан (Шыгай — саңак, яңак) элеп күтәреп алып чыгып китте. Әлеге балыкны өенә алып китерде.
— Моны асыгыз, пешерегез! — диде.
Бу балыкны туй кылырга, җәмәгать чакырырга астырганнар. Ак Күбәк китте туена җәмәгать чакырырга.
Бара торгач, бер җирдә Кидән ханга очрады. Сәлам бирде, (Кидән хан) сәламен алмады. Кидән хан икенче җирдән очрады, тагын сәламен бирде. Кидән хан тагын сәламен алмады. Аннан соң өченче җирдән очрап чыкты, тагын сәлам бирде, тагын хан алмады. Өч төрген (Төрген — тапкыр) бирде, өч төрген алмады.
Ак Күбәк ханнан сорап әйтте:
— Атың кемдер? — диде.
Кидән хан әйтте:
— Атым Кидән хан,— диде.
Ак Күбәк әйтте:
— Кидән хан дигәнче Күдән (Күдән, Сүбәк — ниндидер хурлау сүзләре.) хан дисәңче! — диде.
Аннан ары Кидән хан әйтте:
— Син кемсең? — диде.
Ак Күбәк әйтте:
— Атым Күбәк.
Хан әйтте:
— Син нигә Ак Күбәк дип аталгансың? Сүбәк (Күдән, Сүбәк — ниндидер хурлау сүзләре.) дип әйтсәңче!
Аннан ары борылып кайтып китте хан. Өенә килде, Мангыш улына әйтте:
— Ал Бытык бидән бер угыл туган икән. Аны кече чагында үтер! — диде.
Аннан Маңгыш китте Ак Күбәккә. Барды. Ак Күбәккә килде.
— Йөр, алыш (Алыш — иптәш, дус. Бу әсәрдә «алу», «алмашу» мәгънәсендә дә кулланылган), урманга,— диде,— сунарлап китик.
Икесе киттеләр, йөрделәр берничә көн. Үтерергә тели, курка көч белән үтерергә. Хәйлә белән үтерергә булды. Маңгыш солтан Күбәккә әйтте:
— Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Урколагың (Урколак — ат исеме) бир, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Урколагың бир, алыш-ай!
Ак Күбәк әйтте: — Урколагымны бирсәм бирәен! Берәр авыз сүз бар, Анысын әйтеп бирәен-ай! Анысын сөйләп бирәен-ай! Урколагым кылыклы (Кылык — холык, кыланыш), Кыйгач камыш колаклы, Утраучы беләкле, Ут урманча йөрәкле, Урколагымны бирәен-ай! Бәһасен тапсаң ал, алыш-ай! Бәһасен тапмасаң, алыш-ай! Салып киткен ян (Ян — җәя), алыш-ай!
Маңгыш янә әйтте:
— Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Этеңне бир миңа, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Этеңне бир миңа, алыш-ай!
Ак Күбәк әйтте:
— Этем бирсәм бирәен-ай! Берәр авыз сүз бар-ай! Аны әйтеп бирәен-ай! Аны сөйләп бирәен-ай! Этем яхшы, Маңгытым-ай! Кыр урманга чапканда Кырык биш төлке каптырган-ай, Би ясагын таптырган-ай! Этем яхшы, Маңгышым-ай! Хан урманга чапканда Утыз биш төлке каптырган-ай! Хан ясагын таптырган-ай! Бәһасен тапсаң ал, алыш! Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш!
Маңгыш атын да алмады, этен дә алмады. Атың белән этең кыйммәт булды, (диде).
— Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Кошыңны бир маңа, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Кошыңны бир маңа, алыш-ай!
Ак Күбәк әйтте:
— Кошым бирсәм бирәен-ай! Бер авыз сүзем бар-ай! Аны әйтеп бирәен-ай! Аны сөйләп бирәен-ай! Айга тәмән (Тәмән — таба, табан) ботактан Алганмын кошымны, Кояшка тәмән ботактан Алганмын кошымны. Бәһасен тапсаң ал, алыш-ай! Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш-ай!
Маңгыш янә әйтте:
— Алыш булсаң, Ак Күбәк, Кылычыңны бир, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Кылычыңны бир, Ак Күбәк-ай!
Ак Күбәк әйтте: — Кылычым бирсәм бирәен-ай! Берәр авыз сүзем бар-ай! Аны әйтеп бирәен! Аны сөйләп бирәен-ай! Кылычым яхшы, алыш-ай! Кыйммәт бәһасе булыр-ай! Кылычым, кылычым кылгылдар-ай! Кын эчендә былгылдар-ай! Кылычым яхшы, алыш-ай! Кынын кыргыз ясаган-ай! Сабын урыс ясаган-ай, Безен чүрчүт (Чүрчүт — манчжурларның бабалары) ясаган-ай! Кагуына чыдый алмый-ай! Как балгалар (Балга — зур чүкеч) уалган-ай, Сугуына чыдый алмый-ай, Сумбалгалар (Сумбалга — чын корыч чүкеч) уалган-ай. Басуына чыдый алмый-ай, Балтыры юан кол үлгән-ай, Бәһасен тапсаң, (ал), алыш-ай! Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш-ай.
Маңгыш әйтте:
— Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Быргыңны бир, алыш-ай! Алып булсаң, Ак Күбәк-ай, Быргыңны бир, алыш-ай!
Ак Күбәк әйтте:
— Быргымны бирсәм бирәён-ай! Берәр авыз сүзем бар-ай, Аны әйтеп бирәен-ай! Аны сөйләп бирәен-ай! Быргым-быргым быргырыр-ай, Өне күккә сыргырыр-ай (Сыргырыр — ирешер), Аны ишеткән су төбендә балыклар Төптән төпкә елышыр-ай. Агалылар-энелеләр Ата малын талашыр-ай! Әбәгәле (Әбәгәле апалы)-сеңеллеләр Ир талашып сугышыр-ай. Бәһасен тапсаң ал, алыш, Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш-ай!
Маңгыш алмады, кыйммәт алышу, дип әйтте.
Инде алар кире кайттылар икәү. Бер тауга килделәр икесе. Монда тордылар. Маңгыш әйтте:
— Син инде бу якка киткен, мин ул якка китим. Бу җиргә кем элек җитсә, элек җитмәгәннең башын, киссен. Мин элек җитсәм, синең башыңны кисәрмен. Син элек җитсәң, минем башымны кисәрсең.
Ак Күбәкнең апасы бар икән. Ак Күбәк аңа барды, апасына әйтте:
— Бу җирдә кырык кыз белән мәҗлес кыл!
Апасы килеп, кырык кыз белән мәҗлес кылды. Маңгыш бу якка чыгып китте, Күбәк ул якка китте.
Маңгыш килеп, бу Күбәк апасының мәҗлесенә юлыкты. Күбәкнең апасы Маңгышны чакырды:
— Төш! Бу кызлар белән мәҗлес кылыйк!
Маңгыш аттан төште. Мәҗлес кылып утырдылар. Маңгыш солтан исерде, егылды. Ак Күбәк баш кисәргә вәгъдәләшкән җиргә җитте, җитеп торды, саклады. Маңгыш юк, эзләп китте Күбәк. Килсә, Маңгыш исерек. Кызлар янында йоклап ятыр. Күбәк килеп Маңгышның башын чапты, кылыч үтмәде. Маңгыш уянды, күзен бакты.
— Син җиткәнсең, алыш? — диде. — Инде вәгъдә вәгъдә булсын! Башымны кис! Кисәр чакта кылычымны күтәреп башымны чап!
Ак Күбәк Маңгышның кылычын кулына алып күтәрде чабарга. Хызыр пәйгамбәр күренде күзенә. Хызыр пәйгамбәр әйтте:
— Кылычны күтәреп чапма, үзеңнең башыңны кисәрсең. Җирдән елдырып башын кис!
Күбәк кылычын җирдән елдырырга итте. Маңгыш:
— Тукта! — диде.— Башымны кискәннән соң йөрәгемне йот, пәһлеван булырсың. Карынымны кисеп, эчәгеләремне алып билеңгә коршан. Аннан соң минем кылычым саңа үтмәс булыр,— диде.
Инде Ак Күбәк кылычын җирдән елдырып башын кисте. Йөрәген тишеп суырып алды, йотарга авызына китерде. Хызыр пәйгамбәр әйтте:
— Йотма, дәрьяга ташла!
Күбәк йөрәкне дәрьяга ташлады. Дәрьяның суы казандай кайнады. Карнын тишеп эчәгесен алды. Эчәгесен биленә чалырга итте. Хызыр пәйгамбәр әйтте:
— Билеңә чалма,— диде,— агачка чал!
Аннан соң Ак Күбәк килеп эчәкләрне агачка чалды. Чалган җиреннән агач көеп егылды. Күбәк инде өенә кайтып барды. «Күбәк өенә кайтып килде»,— дип, Кидән хан ишетте, ә үз углы Маңгыш солтан юк. Кидән хан илче җибәрде:
— Маңгышны сорагыз! — дип.
Баягы илче Күбәккә килде, сорады.
Күбәк әйтте:
— Маңгыш килде, мартлады (Мартлады—йоклады), Манар тауда йортлады, Ышанмасаң, барып бак-ай, Авызын-борынын суырып бак-ай! Күбил (Күбил — күбекле) әйрән мин бирим, Эчеп киткел, Җылашым-ай! Сылуымны мин бирим, Кочып киткел, Җылашым-ай!
Илче Җылаш әйтте:
— Күбил әйрән син бирсәң, Төбен тишә тибәрмен, Сылуыңны син бирсәң, Алырмын да салырмын, Асауга (Асау — кыргый, усал, тәрбиясез ) илтеп сатармын-ай!
Илче барды падишасына хәбәрен әйтергә, Маңгышын Күбәк үтергән, дип. Аны ишетеп ханның ачуы килде. Урыныннан торып чыкты да аннан Күбәккә китте. Кидән ханны җиде кеше җиде каен белән терәп туктаттылар.
— Барма, Кидән хан! — диделәр.— Бу пәһлеван кеше сине дә үтерер. Улың Маңгыш синнән пәһлеван иде, аны да үтерде. Сабыр кыл! Син башта ләшкәр (Ләшкәр – гаскәр) җый, ләшкәр белән барырсың,— диде.
Кидән хан куйды, бармады. Хәбәр биреп ләшкәр җыйды. Ләшкәр белән, Ак Күбәккә барды. Күбәк ул хәбәрне ишетте. Тау башына чыкты, тимер өй салды. Укка тимердән башак (Башак – ук очы) сукты. Ләшкәр җыеп, Кидән хан барды. Тау астына килеп ләшкәр ятты саклап. Күбәк илче чыгарды, илчедән Күбәк сорады:
— Кае-кае (кайсы) пәһлеваннар бар-ай, Аны әйтче, Җылашым-ай!
Җылаш әйтте:
— Сан итенә сансынмас, Салыр Казан ул да бар-ай, Бот итенә булсынмас, Буйдар Алын ул да бар-ай.
Күбәк сорады:
— Көзге боздай көдрәгән (ялтыраган) Ул ни булыр, Җылашым-ай?
Җылаш әйтте:
— Көзге боздай көдрәгән Көбә савыт (металдан сугыш киеме) шул булыр-ай.
Күбәк сорады:
— Кылдан нечкә тартылган Ул ни булыр, Җылашым-ай?
Җылаш әйтте:
— Кылдан нечкә тартылган Яу кереше (җәя каешы) шул булыр-ай.
Күбәк сорады:
— Язгы боздай яргынлаган Ул ни булыр, Җылашым-ай?
Җылаш әйтте:
— Язгы боздай яргынлаган Ялман (ялтыраган) кылыч шул булыр-ай.
Күбәк сорады:
— Чук-чук кара, чук кара, Чук эчендә бер кара, Ул ни булыр, Җылашым-ай?
Җылаш әйтте:
— Чук-чук кара, чук кара, Чук эчендә бер кара, Кидән хан үзе алып түгелме-ай Үзе ауан (зур) түгелме-ай?
Илче кайтты, төште ләшкәргә. Инде Салыр Казан дигән алып ләшкәрдән чыкты, Ак Күбәккә барды.
— Ак Күбәк кайда? — диде.
Ак Күбәк әйтте:
— Күбәк өйдә юк, сунарлап киткән.
Салыр Казан әйтте:
— Ак Күбәк кайчан аш эчәдер?
Күбәк әйтте:
— Күбәк бер айда бер аш эчәдер, бер айгача аш эчмәс.
Салыр Казан әйтте:
— Син ни кеше? — диде.
Күбәк әйтте:
— Мин аның казанчысымын, мин дә бер айда бер аш эчәм.
Салыр Казан әйтте:
— Син Ак Күбәкнең казанчысы булсаң, син белә торгансыңдыр: аның нинди һөнәре бар?
Күбәк әйтте:
— Бер һөнәре шул: утка салып башакны кызарта. Авызын ачып тора. Бу кызарткан башакны мин аның авызына атам. Аны теше белән чәйнәп бөркеп җибәрә.
Салыр Казан әйтте:
— Мин дә авызымны ачып торыйм, син ат!
Салыр Казан торды. Күбәк башакны кызартып, Салыр Казанның авызына атты. Салыр Казан кызарткан башакны чәйнәп авызыннан төкереп ташлады.
— Тагы ни һөнәре бар? — диде.
Күбәк әйтте:
— Ул тауның уртасына төшеп утыра, ә мин аның өстенә тауның башыннан өлкән ташларны йомарландырам. Ул килгән уңаена ташны башыннан аша ташлый.
Салыр Казан әйтте:
— Мин төшим, маңа Күбәк шикелле өлкән ташларны йомарландыр!
Төшеп утырды. Күбәк ташны йомарландырды. Ташны килгәнчә башыннан аша атып торды. Салыр Казан ташны алып, кире чыгарып тау башына салып куйды.
Салыр Казан әйтте:
— Аның тагы ни һөнәре бар?
Күбәк әйтте:
— Бу диңгез эчендә муенгача төшеп утыра. Мин өч көн җайласам, өч карыш боз туңдырам. Алты көн җайласам, алты карыш боз туңдырам. Күбәк ул бозны күтәреп, бу тауга алып килә.
Салыр Казан диңгезгә төшеп утыра муенгача. Күбәк җайлады алты көн, алты карыш боз туңдырды. Салыр Казан торырга итте, көчәнеп-көчәнеп бу бозны күтәрә алмады, кайра (кире) утырды.
Күбәк әйтте:
— Я, Салыр Казан, Күбәк минмен, мин синең башыңны кисәм.
Аннан ары Салыр Казан әйтте:
— Мин синең Күбәк икәнеңне белмәдем, белгән булсам уртаңнан өзеп йотар идем.
Аннан соң Күбәк башын кисәргә кылыч күтәреп килде. Килгәндә Салыр Казан өрде. Өрсә, Күбәк боз өстеннән елын китте. Аннан ары аягына тимер сукты елмаска. Тагын килде башын кисәргә. Тагы өреп җибәрде. Тагын шул ук елып китте алыска. Салыр Казан әйтте:
— Күбәк, җанымны кыйнама, аягымда алмазым бар, син аны ал! Синең кылычың маңа үтмәс.
Аннан соң Күбәк аягын бозга тәңгелдәтте, (бозны) тишеп Салыр Казанның аягыннан алмазын алды. Янына килде, башын кисеп алды.
Аннан соң Күбәк атланды, кылычы белән чирүгә кереп кырды, кырып, чирүне барын бетерде. Аннан соң икесе Кидән хан белән килештеләр(очраштылар). Күбәк чәнечте, сөңгесе аңа җитмәде. Кидән хан сөңгесен алды, чәнечте, җитте. Күбәкне күтәрде. Сөңгенең сабында каны оешты. Кидән хан әйтте:
— Минем улым Маңгышның канын эчкәндә сиңа яхшымы иде? Бүген синең дә каның эчәр көн бар икән.
— Күбәк әйтте:
— Син минем канымны эчеп торам дисеңме? Мин синең авызыңа... торам.
Кидән хан сөңгесен читкә ташлап җибәрде.
Аннан ары Күбәк атына менде, кайтып килде. Кидән тагы кайтып килде. Күбәк әйтте:
— Тагы бер җомгада ләшкәрне әзерләп кил!
Күбәк инде агасына кайтты.
— Агам,— диде,— инде мине җиргә күм!
Аннан барып, агасы аны аты белән җиргә күмде.
Күбәк әйтте:
— Бер җомгага кадәр маңа тимә.
Өч көн булдымы-булмадымы, Күбәк агасы (ның) ике бичәсе сугышты. Боларны бу агасы аера алмады. Күбәккә барды:
|— Тор, Күбәк, яу килде,— диде.
Ак Күбәк аты белән торып, күмелгән җиреннән чыгып килде. Килсә, яу юк. — Кәне (кайда) явың? — диде.
Агасы әйтте:
— Яу юк, ике бичә сугышты, мин аера алмадым,— диде.
Күбәк килеп, ике кулы белән кабып (эләктереп) аерды.
— Инде мин үлдем, үлгән кеше кайтып терелмәсен, тагы мине күм!
Егылды Ак Күбәк. Күмеп ташладылар. Аннан ары бер җомга соң баягы яу килде. Яу килгәч, агасы Күбәкнең гүренә барып: «Тор!» — дип сукты. Күбәк чыгарга кыйналып-кыйналып (азапланып) чыга алмады.
Аннан ары Күбәкнең агасы качарга итте. Күбәкнең атына менде, ике бичә ике яктан атының тезгенен тоттылар мендерергә. Менде атка:
— Бушатыгыз! — диде.
Ат яуга табан чапты. Баягы агасы ике ягыннан ике агач тотты. Ике агачны тамыры белән куптарып, сөйрәп, яу эченә кереп китте. Яуда ул якка, бу якка чапты. Алыплар кырылдылар.
Кидән хан әйтте:
— Ярашыйк. Синдә минем яманлыгым юк.
Аннан соң яраштылар, яманлыкны куйды. |