Борын заманда булган икән Урак белән Мамай дигән агай-эне. Боларның әнисе булган. Исеме Карөлек булган.
Мамайның баласы булмаган. Уракның ике улы булган. Берсе тугыз яшьтә, берсе җиде яшьтә.
Ул заманнарда Уракның кул астында унсан нугай булган.
Көннәрдә бер көнне Урак үлгән. Аның үлгәнен ишетеп, калмак хан бер илче җибәргән:
— Мамай инде карт. Уракның балалары яшь. Кешеләре миңа карасын, штатны (Штат — «ясак» мәгънәсендә) миңа түләсен,— дигән.— Әгәр моңа риза булмасалар, Мамай җир уртасы Алатауга сугышка килсен,— дигән.
Мамай унсан нугаен җыйган.
— Нишлибез,— дигән,— штат түлибезме, әллә сугышка чыгабызмы?— дигән.
Нугайлар әйткән:
— Без сугышмыйбыз. Сугышсак, һәммәбез кырылып бетәбез,— дигәннәр.
Штат түләргә риза булганнар. Сугышка бармаганнар.
Мамай илченең борынын, колагын кисеп, ханына озаткан.
— Бар, әйт ханыңа. Мин штат түләмим. Килсеннәр Алатауга сугышырга,— дигән.
Үзе атына менгән дә сугышырга киткән. Сугышырга барса, анда биш йөз калмак килгән. Алар Мамайны камап алганнар. Мамай болар белән сугышкан. Биш йөз калмакның ике йөз иллесен кырган. Ике йөз иллесе качканнар. Качып, калмак ханнарына кайтканнар.
Алар качканнан соң Мамай атын бушаткан. Ияр-тугымын (Ияр-тугым — ияр һәм тукым (тирлек)) башына куйган. Саудакларын (Саудак — садак, ук савыты) янбаш астына куйган. Үзе ятып йоклаган. Бик каты йоклаган. Калмакларның яңадан килүләрен белми калган. Калмаклар янә биш йөз кеше булып килгәннәр. Әүвәле Мамайның атын алганнар. Янбашы астыннан саудагын алганнар. Мамай берни белмәгән. Бер заманда калмакларның тавышына уянган. Уянып караса, калмаклар тауны камап алганнар. Сугышырга караса, коралын алганнар. Таш белән сугышып карый. Күпме сугыша ала коралсыз? Тотканнар моны, муенына, бау такканнар. Арышка (Арыш — тәртә) бәйләгәннәр дә алып киткәннәр. Алып барып бер кодыкка (Кодык — кое) салганнар. Кодык авызы» таш белән каплаганнар.
Бу көннәрдә Мамайның әнисе Карөлек төш күрә икән. Төшендә Мамайның ике күзе югалганын күргән. Уракның бер улын чакырган да әйткән:
— Я, балам,— дигән,— бүген мин төш күрдем,— дигән.— Бабаңның ике күзе югалган. Ахыр аны калмаклар кулга төшергән инде. Нишләрбез хәзер? Нугайларыбыз юк. Син әле бик яшьсең,— дигән.
Бала әйткән:
— Мин барам! — дигән.
Карчык:
— Барсаң, сиңа толпар бар, аны тотарга кирәк,— дигән.— Әнә сандыкта яу киеме, аны ки. Әнә ияр-тугым, атыңны иярлә. Әнә саудак, аны ал, — дигән.
Атны иярләгән дә киенеп, яракланып чыгып киткән егет яуга. Алатауга барса, анда бер генә калмак йөри. Әлеге борны киселгән калмак. Килеп исәнләшә бу егеткә.
— Кая минем атам? — ди егет.— Әйт, әйтмәсәң мин сине үтерәм,— ди.— Табып бир син миңа аны,— ди.
Калмак әйткән:
— Табып бирәм аны мин сиңа, тик үтермә мине,— дигән.
Алып киткән моны теге кое янына.
— Әнә шунда салдылар атаңны,— дигән.
Егет килгән кое янына. Кое авызындагы ташны алып ташлаган. Озын аркан төшереп, Мамайны чыгарган. Тартып чыгарган да әйткән борыны кисек калмакка:
— Илтеп куй моны өебезгә,— дигән.
Үзе киткән калмаклар шәһәренә. Килгән бу калмак шәһәренә. Аның килүен калмак ханы күргән дә таныган Урак улын. Качып киткән моннан.
Урак улы кергән шәһәргә. Калмак ханының кызы аны каршы алган, аш биргән. Ашын ашаган да ханның артыннан куып киткән. Аның килүен күреп, калмак ханы атының башын борып торган.
— Бир кизәгемне (Бир кизәгемне — чират сорау, сугыш башлау йоласы),— дигән.
Биргән кизәген егет. Калмак ханы угын алып аткан. Ук егетнең тугыз кат киеменең җиде катына кереп туктаган. Егет әйткән:
— Инде кизәк минеке,— дигән,— Бир кизәгемне,— дигән.
Калмак ханы кизәген биргән. Егет угын алып аткан калмакны. Ук калмакны топла (Топла — үтә) чыгып, кара ташка батып киткән. Калмак барып егылган. Егет аның атын алып, баягы кыз янына килгән. Кыз белгән атасы үлгәнен. Үзен үтермәвен үтенгән.
— Сиңа кияүгә чыгармын,— дигән.
Аш биргән тагын. Аш ашап утырганда тагы биш йөз калмак килгән. Кыз чыгармый икән моны, җылый:
— Үтерәләр алар сине,— ди икән.
Егет аңа карамаган, атына менгән дә әлеге калмаклар белән сугыш башлаган. Кырып бетергән бу биш йөз калмакны. Калмакның бөтен илен үзенә караткан. Күп малларын, алтын-көмешләрен алган. Күп халык ияртеп өенә кайтып киткән. Өенә кайткач, әлеге унсан нугайлар да килеп күрешәләр. Туй ясыйлар. Бу егетне шәһәргә хан итеп куялар. Хәзер дә шулай ак хан булып тора. Тормышлары бик яхшы. |