Кара ханның йортында Мешәк Алып булды. Хан җибәрде бер хезмәткә — Яан дигән балыкның алтын яңагын алдырырга. Эзләп китте Мешәк Алып аны. Төш килсә төшләнде, кунак килсә кунды, кочкачак (Кочкачак — чыпчык) очмас коба чүлгә килде, саескан очмас сары чүлгә чыкты, окты (Огу — ишетү) торна тавышын. Торна тавышы түгел, ике чөгере (Чөгер — кулбаш) йөдәп чыкылдап торды.
Мешәк Алып әйтте: «Монда йончып-йөдәп үләрмен»,— диде, кайгырды. Аннан китте юлы белән, барды. Чүлдә бер көрүстөннән бер егет чыкты. Чакырды, индерде (Индеру — кертү), аш ашатты, анда кундырды Мешәк Алыпны. Иртән торды, аш йидерде (Йию, җию — ашау). Аннан соң Мешәк Алыптан сорап ята:
— Кая барасың? — диде.
Мешәк Алып әйтте:
— Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үләргә.
— Ни эзләп барасың?
— Яан дигән балыкның алтын яңагын эзләп барамын.
— Аны эзләп бара торган булсаң, бу дәрьяның ягасы (Яга —яр буе) белән баргыл. Анда ат сөяге ала тау булган, ир сөяге ияр тау булган. Ул балыкны тотар ирләр булган. Анда кырылдылар, үлделәр балыкны тота алмый. Ул балыкның койрыгыннан кадау (Кадау —зур кадак) белән какканнар иде, күп заман калган иде. Син инде кадауны суыргыл! Ул балыктан яхшылык табарсың, — диде.
Мешәк Алып дәрьяның ягасы белән китте, барды ул балыкка,, аның тимер чыгышларын (Чыгыш — колга) суырды. Балык әйтте:
— Үләргә яткан идем, нинди адәмнең баласы идең, үлгән җирдән коткардың. Мин сиңа нинди яхшылык итәрем, малым юк булганда?
Мешәк Алып балыкка әйтте : — Миңа һич нәрсә кирәге юк, Яан балык дигәннең яңагы кирәк.
Балык аны окты.
— Минем карындашым бу дәрьяның уртасында карлыгып үлгән, аның сөяген тапкаймын,— дип китте.
Аңа барып табып алды, ике алтын аткак (Аткак — саңак, яңак) сөяген алып килде Мешәк Алыпка. Аны бау белән йөкләнеп,, Мешәк Алып йортына кайтты.
Яңакны алып килеп йортына, Кара ханның казанына капкач итеп салып куйды. Үзенең өенә кайтып, атасы амычканың (Амычка — абышка, карт) янында йоклады. Иртә торып Кара хан күрде, алтын капкачы яңрык (яңрык — каплавыч (тирмә-киез өйнең төннеген каплый)) булды, ярады, сөяде.
Бер-ике кунганнан соң янә чакырып алды Кара хан Мешәк Алыпны. Килде Мешәк Алып ханга. Мешәк Алыпка әйтте Кара хан:
— Яан дигән балыкның яңагы капкачка килеште, инде эзләп кит- кел! Чүчәлә дигән кошның тиресен алып килгел, өемнең түбәсенә тот- кыл! — диде.
Мешәк Алып ханга әйтте карап баккач:
— Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үлим! — диде.
Китте Мешәк Алып. Кочкачак очмас коба чүлгә, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Аккош тавышын окты.
— Бу аккош тавыш биреп кайда йөри? — дип карады.
Аккош тавышы түгел, үзенең муен .сөяге мычкылдап, чакрып, чыйгырып (Мычк ылдау, чакру, чыйгыру — төрле тавышлар чыгару) торды, йөдәп калды. Аннан соң китте тагы.
Чүлгә чыкты. Бер кеше отырлап (Отырлау — каршылау) чыкты.
— Я, дус-алыш, кая барасың? Йөр, минем өемә ин! — диде.
Мешәк Алып керде. Бу кеше ашатты, аш йидерде, инде яткырып йоклатты. Иртән торды, янә аш йидереп сыйлады.
— Инде кая барасың, Мешәк Алып? — дип сорады.
Мешәк Алып әйтте аңа:
— Чүчәлә кошның тиресен эзләп барамын.
Бу кеше әйтте Мешәк Алыпка:
— Аны эзләп барыр торган булсаң, бу дәрьяның ягасы белән тагын киткел! Аңа бара торгач, дәрьяның ягасында җиде байтирәк, җиде байтирәк бер төптән чыккан, аның башың бергә тартып алып, Чүчәлә кош оясын ясаган. Аның ике баласы бүген-таңна (Бүген-таңна — буген-иртәгә (таңда)) очары калган. Ул дәрьяның уртасында бер аждаһа елан бар, ул кошның баласын бүген- таңна очарында ул елан килеп йотар иде. Ул аждаһа зур иде, үтереп булмас иде. Ул кошның баласын ашаганчы син җитешсәң оясына, аждаһаны үтерсәң иде, ул кошлар сиңа бер яхшылык кылырлар иде.
Аны окты Мешәк Алып. Аннан китте дәрьяны ягалап. Мешәк Алып кошның җиде агач башын бергә тартып ясап торган оясына җитте. Аждаһа дәрьяның уртасыннан чыкты кошның баласын ашарга. Бер бүксеме (Б ү к с е м — гәүдәнең бер өлеше) байтирәккә җитте, бер бүксеме дәрья уртасында калды, Мешәк Алып аны күрде. «Бу яхшы кошның баласын мондый аждаһа ашар икән!» Ачуланып килде, кылычын суырды, аждаһаның башын кисә чапты. Башы җирдә калды, күксүе (Күксү —гәүдә, түш, күкрәк) каерылып барып, дәрьяның эченә егылды. Әле кисә чапкан аждаһаның башын Мешәк Алып кап урта яра чапты, аны угалады, сөяген ташлады, итен ике янына корына (8 Кор —пута, билбау) кыстырды, байтирәкнең башындагы ояга менде. Кыстырып алган аждаһа башының итен кош баласының икесенә ашарга салды.
Кошның балалары әйтте Мешәк Алыпка:
— Үчле ашыбызны ашадык, — диде.
Мешәк Алып әйтте:
— Атаң-инәң кая китте?
Кошның балалары әйтте:
— Атабыз-инәбез юк булды. Бүгенге көндә аждаһа безне ашамак көне иде. Ата юкта ата булдың, инә юкта инә булдың. Инде атабыз- инәбез бүген безне аждаһа ашады дип сыктап килер. Атам килер — җил-дулкын төшеп килер. Анам канатының җиленә җиде байтирәкнең башы бөгелеп җиргә чәчелер, бу диңгезнең суы җиргә чәчелер. Киек богасын аймап (Киек богасын аймау — ата киекне тоту) килер атабыз (безне) асрарга. Инәбез килер сыктап, кайгырып килер — коеп яңгыр явар. Бераз җил төшәр. Инәбез бер киек китерер.
Инде атасы килде, киек богасын китерде, һавадан китереп салды:
— Менә, ашагыз, балалар! — диде.
Балалары атасына әйтте:
— Карыныбыз тук, ашамыйбыз,— диде,— үчлебезне ашадык.
— Аталары ул сүзгә балаларына бошыкты (Бошыгу — ачулану), әйтте:
— Без яшь йөргән чагыбызда анаң белән икебез җиз борынлы, җиз тырнаклы ларны тудырдык, алар ашый алмаган. Инде сез ике бала, картайган чакта туганнар, карга баласы, сезләр ашамак идегезме, ашый алмассыз,— диде.—Без яшь вакытта анаң белән икәүләп аждаһаны төяп, дәрьядан һавага * чыгарып, 'уйнатып алыр идек. Аннан, китереп, Сүерү тауның башына ташлар идек үтермәк өчен, анда да үлмәгән аждаһа.
Баласы әйтте:
— Инде безгә кеше үтереп бирде.
Аталары әйтте:
— Ул кеше кайда?
Баласы:
— Монда! — дип әйтте. Култыгы астыннан Мешәк Алыпны чыгарып бирде. Кошның атасы әйтте Мешәк Алыпка:
— Инде яхшылык кылдың, бездән артык ата булдың, бездән артык ана булдың безнең балаларга. Инде сиңа ни яхшылык кылабыз? Малыбыз булса, мал бирер идек, полыбыз (Пол — акча) булса, пол бирер идек.
Мешәк Алып әйтте кошларга:
— Миңа мал, пол кирәге юк, миңа кирәк Чүчәлә дигән кошның тиресе.
Кош әйтте:
— Минем карындашым бер тауның башында ачка үлеп калган, аның тиресен тапкаймын,— дип эзләп китте.
Барды, эзләде, үлгән карындашын тапты, аның сөякләрен селкеп ташлады, тиресен алып килде, аны Мешәк Алыпка бирде.
— Инде аш аша! — дип әйтте кош Мешәк Алыпка,— Бу киек богасын суй! Итен аша! — диде.
Мешәк Алып боганы суйды, ашын пешерергә казан юк булды. Казан эзләде, тапты тирәк төбеннән. Баягы аждаһаны чапкан чакта бер касмагы (Касмак — тәңкә) анда калды, ул касмак казан булды. Киек богасын кайнатты аңа, пешерде, ашап туйды. Чүчәлә кошның тиресен йөкләнде, өенә кайтты. Кунак килсә кунды, төшем килсә төште.
Көннәрдән бер көн Кара ханның йортына килде, Кара хан өенең өстеннән киезен ташлады, Чүчәлә тиресен аңа япты, койрыгын ишек итеп салып куйды. Аннан Мешәк Алып кайтып өенә барды, карт атасына. Ашады, эчте, ятып йоклады.
Бер җомга булды, ике җомга булды, өч җомга узды. Кара хан күрде өенең түбәсен. Алтын йонлы Чүчәлә кошның тиресен күрде. Мешәк Алып аны китереп ясап куйган. Инде Кара хан Мешәк Алыпны өенә чакыртып алды. Килде Мешәк Алып Кара ханның өенә. Кара хан әйтте Мешәк Алыпка:
— Яан дигән балык яңагын Яңрык иттең казанга. Чүчәлә кошның тиресен Өзек (өзек — түбә) иттең, килеште.
Инде тәбәнә Куга ханышны эзләп, табып, алып килдереп, бу минем алтынлы урыныма утыртсаң, аннан артык килешер икән.
Мешәк Алып әйтте Кара ханга багып:
— Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үләргә кирәк,— диде.
Түргә бакты — көлде, ишеккә бакты — елады. Ханның өеннән чыгып кайтты, карт атасына барды. Атасы сорады Мешәк Алыптан:
— Кара хан ни йомышка кушты?
Мешәк Алып әйтте атасына:
— Кара хан Тәбәнә Куга ханышны эзләтергә кушты, инде мин аны эзләп китәргә йөримен.
Аннан чыгып китте Мешәк Алып, кочкачак очмас коба чүлгә чыгып килде. Алай бара торгач көрүстөннән бер кеше чыгып килде.
— Йә дус, кая барасың?
Мешәк Алып әйтте:
— Инде хан ярлыгы каты булды, ятып үлгәнче йөреп үләргә кирәк.
Кеше үзенең йортына кунаклый чакырды, аш ашатты кертеп, анда кундырды. Иртән янә туйдырды. Туйган соң әйтте:
— Инде, Мешәк Алып, кая барасың? — диде.
Мешәк Алып әйтте:
— Бу барыгым (Барык — бару) Тәбәнә Куга ханышны эзләп барамын.
Бу кеше әйтте Мешәк Алыпка:
— Инде киткел! Борын барган юл белән йөргел! Борынгы аждаһа үтереп салган алып каракошның оясына баргыл! Аңа баргач, ул кошлар сиңа яхшылык кылыр,— диде.
Мешәк Алып бу юл белән китте, барды, ул кошның җиде байтирәк башындагы оясына җитте. Ул кошлар Мешәк Алыпны күрде, әйтте:
— Я, Мешәк Алып, ни йурык (Йурык — юл) башладың?
Мешәк Алып әйтте:
— Минем йурыгым: Тәбәнә Куга ханышны эзләп барам.
Ул кошлар әйтте Мешәк Алыпка:
— Тәбәнә Куга ханышны һичкайда үзебезнең гомердә күрмәдек. Инде торсаң әйтербез. Яшь чагыбызда бу дәрьяның ягасында бер таш ой бар иде, аны күргән идек. Булса, булмаса аның өе ул булыр. Син безгә яхшылык кылдың. Инде, җиде кап чыпчык аткыл! — диде.
Мешәк Алып йөреп җиде кап чыпчык атты, Чүчәлә кошлар инде аны алып өстенә утыртты, очырып дәрьяның ары ягына алып киттеләр. Кошлар бу якка бакса, Мешәк Алып бу яктан бер чыпчык тыкты авызына, ул якка бакса, Мешәк Алып ул яктан бер чыпчык тыгар иде, асрап барыр иде Чүчәлә кошны. Ары ягына җиттеләр, кошлар әйттеләр:
— Дәрьяның ягасында бу таш өй. Эзләп тап инде син, бар. Без моннан китмибез, саклап торырбыз.
Аннан соң Мешәк Алып дәрья ягасын эзләп китте. Анда киткәч, бер таш өй күрде. Килде бу таш өйгә Мешәк Алып. Ишеге дә юк, тәрәзәсе дә юк.
Әйләнеп йөреп, кылыч белән таш өйне сызып әйләндерде, ишеге ачылып китте, инеп килде, өйнең уртасында торды. Шул вакытта Тәбәнә Куга ханыш җиде тимер чыгышка чәчен салып торган, алтын тарак белән тарар вакыты иде. Мешәк Алып ул вакытта өйгә керде. Инде Тәбәнә Куга ханыш әйтте:
— Мешәк Алып туып, дөньяны гизеп ятыр, дип октым иде, ахырында килмәсә дип курыктым иде. Бүгенге көндә килгәнсең.
Җиде тимер чыгыштагы чәчләрен җыеп алды, башына урап бәйләде. Аннан соң чабак булып тәрәзәдән дәрьяга төшеп китте. Мешәк Алып селкенде, чуртан булды, тәрәзәдән чабакны куып китте, дәрьяның эчендә тотып чыкты, өенә китерде. Анда Тәбәнә Куга ханыш әйтте аңа:
— Мешәк Алып туып, дөньяны гизеп ятыр, дип оккан идем, инде килгән икәнсең.
Тәбәнә Куга ханыш селкенеп бәрде, черки булды, тәрәзәдән «шур» итеп очып китте. Мешәк Алып селкенде, бүз тойгын (Бүз тойгын — ак лачын, шоңкарның бер төре) булды, артыннан куып китте. Барып куып җитте аңа, тырнагының башына кәпләп (Кәпләү — эләктерү), өенә алып килде. Утыртты анда. Тәбәнә Куга ханыш әйтте аңа:
— Мешәк Алып туып, дөньяны гизеп ята, дип октым, монда килмәсә яхшы, дип йөрдем, инде килгән икәнсең, — диде.
Аннан соң Тәбәнә Куга ханыш селкенде, богдай булып чәчелеп китте өенең эчендә. Мешәк Алып селкенде, әтәч булды, ул богдайны тиреп (Тирү — җыю, чүпләү) ашап куйды. Инде Тәбәнә Куга ханыш әйтте Мешәк Алыпка:
— Инде кендек кискәндә, керем юганда сиңа боерган икән, — диде.
Киемнәрен киделәр, кошлар алып чыккан җирен эзләп бардылар. Кошларны таптылар, кош-корт ашаганнар, симергәннәр. Икесе ике кошның өстенә менделәр, очтылар. Көн тәүлегендә кайтып җиттеләр, дәрьяны гизеп оясына кайттылар.
Әлеге кошлар әйтте Мешәк Алыпка:
— Инде йортыңа илтеп салыйк! — диделәр.
Кошлар очып, Кара ханның йортына алып бардылар. Мешәк Алып Тәбәнә Куга ханышны ханның өенә индерде, ханның урынына утыртты. Мешәк Алып аннан кайтты үзенә, атасына. Аш ашады өендә, инде- кич булгач ятып йоклады. Кара хан иртән торса, өендә Тәбәнә Куга ханышны күрде.
Күргәч, Кара хан халкын җыеп алды. Кара хан Тәбәнә Куга ханышны хатын итеп алырга ният кылды.? Инде Тәбәнә Куга ханыш әйтте:
— Илеңне җыйдыңмы туйга? — диде.
Кара хан әйтте:
— Җыйдым, — диде.
Тәбәнә Куга ханыш әйтте:
— Мине алып килгән Мешәк Алыпны китердеңме? — диде.
Кара хан әйтте:
— Юк, алып килмәдем, чакырмадым, инде чакырамын,— диде.
Чакырып алып килделәр ханның өенә. Тәбәнә Куга ханыш әйтте Кара ханга:
— Бу Мешәк Алып дәрьядагы балыкның яңагын алып килеп казаныңа капкач кылды, анда бу яхшы эшкә бер ял бирдеңме? Ат бирдеңме? Тун бирдеңме? — диде,— Аш ашаттыңмы, сыйладыңмы? — диде.
Инде хан Тәбәнә Куга ханышка әйтте:
— Ялын инде бирермен,— дип әйтте.
Тәбәнә Куга әйтте:
— Аннан соң Чүчәлә кошның тиресен Мешәк Алып, алып килеп, бу өйнең түбәсен тотып салды, койрыгын ишек итеп салды. Анда Мешәк Алыпка ял бирдеңме? Ат бирдеңме? Тун бирдеңме аңа? Аш ашаттыңмы аңа? — диде.
Кара хан әйтте:
— Юк, ялын инде бирим,— диде.
Тәбәнә Куга ханыш янә әйтте:
— Аннан соң Мешәк Алып мине китереп, алтын урыныңа утыртты мине. Анда бер нәрсә бирдеңме Мешәк Алыпка? Аш бирдеңме? Ат бирдеңме?
Кара хан әйтте:
— Инде сыйлыймын аны.
Тәбәнә Куга әйтте:
— Син инде Мешәк Алыпны сыйларга торырсың. Инде торып торгыл! Бу халкың белән илең кара тычкан булып йөреп китсен!
Кара ханның халкы тычкан булып йөреп китте.
Тәбәнә Куга янә әйтте:
— Инде бу үзеңнең хатының кара игәр (Игәр — ау эте) канчыгы (Канчык — ана эт) булып йөреп китсен.
Ул ук заманда йөреп китте лалгырып (Лалгыру — өргәләү). Тәбәнә Куга ханыш янә әйтте:
— Үзең кара тукран бул! Очып киткел! Агач кайрысы сугып, корт ашап йөр гел!
Ул ук заман Кара хан тукран булды, очып китте, агач кайрысын сугып, корт ашап йөрде.
Мешәк Алыпка Тәбәнә Куга ханыш туй кылды. Бере хатын булде, бере ир булды. Мешәк Алып хан булды, тәхеттә утырды, йорт көтте, дөньялык кылды, гомерләре үтте, анда үлделәр. |