Коулларда * ниләр бар? Ниләр бар да ниләр юк. Ике яман берекмәс, Ике яхшы ирекмәс; Ике яман бер булса, Ачыдан ачы булыр арасы, Ике яхшы бер булса, Татудан татлы булыр арасы. Җәй белән кыш унике ай Эстәсәм дә, табылмас Хан белән бигә яраган, Ай-Һай, төлке белән кешнең карасы.
Коулларда ниләр бар? Ниләр бар да ниләр юк. Өге * йонлы ук булса, Тартып кешкә салгаймын; Кама йонлы ук булса, Тартып болан аткаймын, Астыма менгән атыма Яхшы ияр арткаймын*, Коешканлап * аел тарткаймын, Кайда яхшы кыз күрсәм, Малын биреп кочып яткаймын! Балалы болан җилә алмас Баткагың яман, олы саз, Токымлы болан җилә алмас Тулгавың * яман, олы саз. Аркамны кистең, ак каяс*, Муеным кистең, Бүз боланның сырт каеш артуы *. Алай яман калын саз.
____________________________________________________
К о у л л а р — Коллар (авыл исеме) Өге — ябалак. Арыту — аркылыга бәйләү, төяү. Коешкан — иярне атның койрык төбенә таба тартып беркетә торган махсус бау. Тулгау — баткак сазның аяк астында дулкынлангандай булып селкенеп торуы. Каяс — туздан ясалган зур савыт, тубал. Бау белән аркага асыла. Артуы — каясны күкрәк, я иңбаш аркылы бәйләгән бау. Биредә бүз боланның сырт тиресеннән ясалган каеш турында әйтелә. |