Вторник, 17.06.2025, 13:18:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [2]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 03 » 6. АЛТАИН САИН СҮМӘ
6. АЛТАИН САИН СҮМӘ
07:13:41
Бер җирдә абышка-корткаяк (Абышка-корткаяк — карт карчык) бар имеш. Абышка сиксән яшьле, башлыгы (Башлык — карчык) туксан яшьле. Абышка әйтте башлыкка:

— Ә, башлык! Балабыз юк, яңгыз сыерыбыз бар. Янгыз сыерыбызны суеп, кеше чакырып сыйлыйк, фатиха алыйк!

Абышка сыерын суйды, сыерның итен кеше чакырып ашап бетерделәр. Бу сыерның аягы-башы калды. Абышка әйтте:

— Башын-аягын ас! Яланда кем күренсә чакырып китерим өйгә.

Абышка яланга китте. Ак сакаллы абышка юлыкты, чакырып өенә алып килде, сыйлады:

— Хуш, аша, кунак,— диде.

Ак сакаллы абышка әйтте:

— Тәңре ярлыкасын, ашадым.

— Юк, күп кенә аша, — диде.

— Туйдым,— диде.

Абышка әйтте:

— Минем улым юк. Ходайдан сорап дога кыл!

Ак сакаллы абышка «аллаһе әкбәр» дип дога кылды. Абышка озатып чыкты:

— Хуш бул, гарип (Гарип – читтә йөрүче)! — диде. Өенә инеп килде:

— Я, башлык, безгә ходай ул бирер,— диде.

Бер ел үткән соң башлык корсаклы булды. Бер көн әйтте:

— Я, абышка, билем авырып ятыр, маңа син инәлекче (Инәлекче — кендек әбисе) бул!

Абышка урынга утыртты, бер ир бала дөньяга килде. Ай дисә авызы бар, көн дисә күзе бар. Әлеге бала иргә-буйга җитте.

— Ата,— диде,— менәрдәй атым бармы?

— Бар, балам,— диде,— төшлек якта бер тау бар, ул тауның ал- дында елкым бар.

Бу бала алтмыш колач ефәк арканны куенына тыкты, ат тотарга китте. Елкычы колга килде. Елкычы кол әйтте:

— Нәрсә кирәк? — диде.

Бала әйтте:

— Атам җибәрде мине елкы тотарга.

Кол әйтте:

— Ялган әйтмә! Атаңның улы юк, син елкы урларга килдең.

Бала колны тотып, ике ботыннан ертып ташлады. Килсә, яхшы атлар күп. Бер тирәкне куптарып алды, башын сындырды, укрук (Укрук — корык, ат тотар өчен элмәкле аркан тагылган колга) ясады. Атларын әйдәп килеп укрук салды, бер тайга кәпләлде (Кәпләлү —эләгү). Аны бушатты. Икенчеләй салды, ул ук тайга төште. Янә агытты (Агыту — җибәрү). Өченчеләй салды, янә ул тайга төште.

Бала әйтте:

— Фу, әттәнә! Ир тартышым тартмак идем. Авызыннан сөте китмәгән, аркасыннан черек төшмәгән таз тайның муены чыгып (Чыгу — биредә: каймыгу) китәр дип куйдым.

Тай әйтеп ята:

— Ат тибешемне тибенмәк идем. Авызыннан суы китмәгән, аркасыннан черек төшмәгән баланың буыны чыгып китәр дип туктадым,— диде.

Бала «бисмилла» дип йөгән катты, аркасына тугым (Тугым — ияр киезе, тирлек) салды, көмешле иярен иярләде, аел коланны тартты, өстенә менде, күккә очалып (Очалу — очу) чыкты, җиргә очалып төште. Батыр ир батырлыгына түзде, өенә кайтты.

Атасы әйтте:

— Балам, кая киттең? — диде.

Бала әйтте:

— Киек аулап киттем.

Китте бала аулап. Асның агын үтерде, кешнең карасын үтерде, өенә кайтып килде. Атасы тунады, иңәсе иләп тун текте.

Бер көн әйтте абышка:

— Башлык,— диде,— улыбызны үтерик! Утыра торган җиренә оры (Оры — чокыр) казып, өстенә тәгәймәт киез (Тәгәймәт киез — бизәкле киез) түшәп куйыйк,— диде,— аңа утыртырбыз, анда утырып, орыга егылса, анда үтерербез,— диде.

Бу егет өенә кайтып киләдер. Дүрт аягын бер җиргә басып, борыны белән җир төртеп, авызы белән сыбызгы тартып, аты торды.

Бала әйтте:

— Я, атым, ачтыңмы? Ардыңмы?

Егеткә әйтте ат:

— Юк, егет, ачканым да юк, арганым да юк.

Егет әйтте:

— Нимә (Нимә — нәрсә) белеп ятырсың?

Ат әйтеп ята:

— Атаң белән инәң. сине үтерергә йөриләр,— диде.— Алар түргә оры казыган, аның өстенә тәгәймәт киез салган. Аңа утырма, егет! Утырсаң үләрсең.

Егет өйгә инеп килде. Атасы белән инәсе әйтер:

— Балам, утыр киезгә.

Бала әйтте:

— Юк, киезгә мин утырмам. Тик җирдә дә ярар безгә.

Бала килеп ян якка утырды, түргә утырмады. Бала атасына әйтте:

— Ә ата! Мин инде китим! Син ризалык бир! — диде.

Атасы әйтте:

— Балам, кит!

Баласы өйдән чыгып- атына менде. Ата-инә, хуш бул, диде.

Бала киткәндә, абышка әйтте хатынына:

— Балабыз китте. Аты югын (Аты югын — исеме юк көе) китте. Кеше балабызга юлыкса, атың кем, дип сораса, балабыз ни дип әйтер?

Хатыны әйтте:

— Ә абышка, баланы кыйгыр! Кайтсын!

Кыйгырды атасы. Кайтып килде бала. Атасы әйтте:

— Ә балам, синең атың юк.

Инәсе әйтте иренә:

— Ат куй моңа!

Абышка әйтте:

— Алдына менгән аты Арык җирән атлы, Алтаин Саин Сүмә. Атың ул, балам!

Хушлашып китте. Кочкачак очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты, кырау төшсә, кыш булып бара, яңгыр яуса, җәй булып бара. Китте көне-төне җиде көн. Бер җиргә килде, төште атыннан, иярен алды, атын агытты. Ут якты, шикәр-ширбәтен кайнатып аш йиде. Ятып йоклады. Бер җиде көн ятып йоклады. Аннан) торды, бер киек күрде. Ул киекне тотты, бугазлап суеп асты, асып пешерде, утырып йиде. Олы сөяген авызыннан алды, кече сөяген борыныннан чөмгерде (Чөмгерү — сеңгерү). Киекнең итен гелән ашап, шурпасын гелән эчеп куйды. Атны тотып, иярләп менеп китте.

Юлда килә ятса, аты туктап, дүрт аягын бер җиргә басып, борыны белән җир төреп, авызы белән сыбызгы тартып тора бирде. Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Я, җанварым, ачыктыңмы? Ардыңмы?

Ат әйтте:

— Ачканым да юк, арганым да юк.

Егет әйтте:

— Я, атым, син нине белдең?

Ат әйтте:

— Юк, мин нине дә белмәдем.

Иясе әйтте:

— Юк, әйт! Беләсең!

Ат әйтте:

— Моннан шәһәргә барырбыз. Бу шәһәрдә ханның кызы бар. Ул ханның кызын алырга сигез яхшы ир килде. Ханның корамында (Корам — кура, ишек алды) сигез яхшы ат баулалып (Баулалып — бәйләнеп) тора. Үзең селкенеп таз кол бул! Чыбал йыдалы (Чыбал йыда – сөңгенең бер төре) бул! Ханның корамына инсәң кеше күп булыр. Сигез яхшы атның арасына индереп баула мине. Сукма саудагың (сукма саудак — өч кырлы сызгыручы агач уклар савыты) элеп куй. Чыбал йыдаңны чәнчеп куй.

Егет аны ишетеп барды шәһәргә. Шәһәргә килде. Ханның корамына килсә, кеше күп. Сигез яхшы ат бер җирдә баулалып торды. Keше әйтеп ята:

— Я, таз кол, кая киттең?

Таз кол әйтте:

— Ханга юлыгырга килдем.

Егет, ханга килеп, өйгә инде. Егет инеп килеп әйтте:

— Әссәламе галәйкем, ханым,— диде.

Хан әйтте:

— Вәгаләйкем әссәлам, егетем.

Таз кол ханның уң ягына килеп утырды, уң битен үбеп утырды. Хан вәзирләренә боерды:

— Барыгыз! Оккын Фәләкне китерегез! Сигез яхшы ир пир (Пир — ыру я гаскәр башлыгы. Изге (аксакал)) килде, бер азамат пир килде.

Вәзирләре Оккын Фәләкне чакырды.

Оккын Фәләк килде, ханның корамына керде. Сигез яхшы атка бер карап салды, Арык җирән тайны бер карап салды.

— Моның аты мондый, иясе нинди пәһлеван икән?

Оккын Фәләк ханның өенә килеп инде.

— Әссәламе галәйкем, ханым,— диде.

Хан әйтте:

— Вәгаләйкем әссәлам, Оккын Фәләк,— диде.— Я, Оккын Фәләк, сигез яхшы пир килде, бер азамат пир килде, сынап кара!

Оккын Фәләк сигез яхшы иргә бер карап салды, пир азаматка бер карап салды. Оккын Фәләк әйтте:

— Ханым, булса бу егеттән булыр,— диде.

Оккын Фәләк алай дип әйткәч, сигез яхшы ир чыгып китте. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә өйдә калды. Хан әйтте:

— Я, пәһлеван, кызымны сиңа бирим. Бөрүкченең җиде акбүз атын китер. Кызымның калымы ул булсын!

Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Яхшы булыр, китим, аны алып китерим.

Алтаин Саин Сүмә түргә карап көлде, ишеккә карап елады. Ханның өеннән чыгып, Арык җирән атына менде, шәһәрдән чыгып китте. Шәһәрдән чыгып күп җир барган соң кайра (Кайра — кире) караса, бер кеше атка менеп чабып киләдер. Килде ул кеше якын. Ат өстеннән алыштылар, һәрберенең шайлары (Шай— ярак, сбруй) өзелде, кораллары уалды. Куйдылар. Килгән кеше әйтте:

— Әссәламе галәйкем, Алтаин Саин Сүмә,— диде.

Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Вәгаләйкем әссәлам, Әнә Сулым.

— Я, Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә, кая киттең?

Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Бөрүкченең җиде акбүз атын алырга киттем.

Әнә Сулым әйтте:

— Ә, алалмассың. Икебез юлдаш булып китик. Бер сеңелең бар, аны миңа бирерсеңме?

Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Сеңелем юк.

Әнә Сулым әйтте:

— Юк, бар!

Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Әгәр бар булса, бирим.

Берәү кияү булды, берәү кайнага булды. Әнә Сулым әйтте:

— Нәгелән (Нәгелән – ничек итеп) алырбыз? Ул күренеп торган төтенне күрдеңме? Ул җиде йөз йилбегәннең тыныгы (Тынык – туктаган, торган урыны),— диде.— Аның ар ягында ул җиде йөз йилбегәннең анасы бар,— диде.— Аңа килсәң бусагасын баса утыр. Сора: әбедә (Әбедә – апа), юл белмәс юлаучы идем, юл күргәзеп бир, дип әйткел! Ул җиде йөз йилбегәннең анасы әйтер: канатлы очмас җир иде, аяклы йөрмәс җир иде, бу җиргә нимәнең улы-кызы килде? Бу җиде йөз йилбегәннең анасы бу сүз әйткәндә ишектән чыгып йотарга килер. Син, Алтаин Саин Сүмә, йоттырма! Кылычыңны тотып тор,— диде.— Аннан ары китсәң, җирнең алдыннан чыккан бер ут бар, ул ут көеп күккә чыккан. Әгәр атың яхшы булса, аны очып чыгарсың. Аннан ары барсаң җиде тирәк булыр, җиде тирәкнең төбендә алты кое булыр, Бөрүкченең җиде акбүз аты аннан килеп су эчәдер. Аннан барып тотарсың. Син, кайнага, ары бар, ул җиде йөз йилбегәнгә үзем барып сугышыйм. Син ул Бөрүкченең җиде акбүз атына кит!

1 Хушлашып, икесе аерылып ике юлга китте. Әнә Сулым җиде йөз йилбегәнгә барып, җиде йөз йилбегән белән сугышып калды. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә Бөрүкченең җиде акбүз атына китте. Җиде йөз йилбегәннең анасына килде, бусагасын баса утырды, кисәгәсен (Кисәгә — тирмә ишегенең, ян агачы) кисә (Кисә — аркылы) утырды. Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Әбедә, әбедә, юл белмәс юлаучы идем, син миңа юлны күргәзеп бир!

Җиде йөз йилбегәннең анасы әйтте:

— Канатлы очмас җир иде, аяклы йөрмәс җир иде, нимәнең улы-кызы бу җиргә килде? — дип, ишеген ачып чыгып килеп, Алтаин Саин Сүмәнең башын йотты. Башын йотса да, ике иңен йоталмады. «Ух» дип косып иде. Алтаин Саин Сүмә, авызыннан чыгып, кылычны тотып, кылыч белән чабып, җиде йөз йилбегән анасының муенын җиргә төшерде. Аннан соң утка үртәп (Үртәү — үртләу, яндыру), көлен күккә өрде. Аннан китеп җиде тирәк төбенә килде, алты коены күрде. Алтаин Саин Сүмә коега җитеп атны типте, тумар (Тумар — түмгәк) итте, үзе селкенде, кылаң (Кылаң — ат кылы) булды, коеның эчендә ятты кылычын тотып. Анда ятканда Бөрүкченең җиде акбүз аты су эчәргә коега килде, йысыргап (Йысыргау — исен сизү, сискәнү) эчмәде. Акбүз атлар әйттеләр:

— Монда Алтаин Саин Сүмәнең исе бар.

Алар өркеп күккә очты. Арык җирән ат иясенә әйтте:

— Тиз елдам мен миңа! Ул күктә торган болытка җиткезмим! Әгәр җитә алмасам, ике канатым каерылсын!

Алтаин Саин Сүмә торып атка менде. Арык җирән ат күккә очты. Җиде акбүз атны ак болытка җиткезмәде, артыннан куып җитте. Алтаин Саин Сүмә укрукны җидесенә бер салды. Өч төрген (Төрген — кабат, мәртәбә) күккә алып чыкты, өч төрген җиргә алып төште. Пәһлеван ир пәһлеванлыгына түзде, көчле ир көченә түзде, атын тотып алып кайтты. Кичәге утка килде, кичәге җиде атны сумага (Сума — савыт, зур капчык) салды. Утны очып чыкты, кайтып килде. Кичәге тау булган төтен югалган. Алтаин Саин Сүмә шул җиргә барды. Җитеп килсә, Әнә Сулымның көче беткән, йилбегән белән көрәшеп ятыр. Алтаин Саин Сүмә аны күреп әйтте:

— Я, кияү, көчең беткән икән, бир миңа, мин көрәшим.

Әнә Сулым:

— Мә, көрәш,— дип аларны бирде, кулы белән этәреп.

Йилбегәнне үтереп бетерделәр, Бу йилбегәнне үтергән соң алар кайтып йөреп, бер җирдә төште. Анда бер киекне тоттылар.

Тубал булган тулганы (Тулга — өч аяклы казан) тутырдылар,
Тулыкай (Тулыкай — тулы) булган казанны утырттылар,
Киекне суеп астылар, пешереп йиделәр.
Олы сөяген авызыннан алдылар,
Кече сөягең борыныннан чөмгерделәр.

Ятып йокладылар бер җиде көн. Аннан торып киттеләр. Бер тауга чыктылар. Тау башында бер яуга юлыктылар. Яулаштылар көне-төне җиде көн, аш ашамады, су эчмәде. Алтаин Саин Сүмә белән Әнә Сулымны ук белән атып, берсендә җиде яра булды, берсендә биш яра булды. Күп халыкны кырдылар, гаскәрдән читкә чыктылар. Килеп бер җиргә төштеләр, ятып йокладылар.

Йоклаганнан ары үлеп калдылар. Әнә Сулымның көрән аты әйтте:

— Иябез үлде,— диде,— Син Җирән ат, бар ханның кызына! Кыз аңа бер дару тапсын. Мин иябезне карап торыйм, мин бу җирдә калыйм. Черкиләр кортлатмасын, төзнең (Төз — урман, дала, кыр) мәхлүге тимәсен.

Көрән ат карап калды, Җирән ат ханның кызына китте:

Җирән ат барып, ханның кызының пас карагына (Пас карагы — карап тора торган җир) килде, ханның кызы бу иясез атны күреп әйтте:

— Ә Җирән ат, син яңгыз килдең, ияң кайда?

Җирән ат әйтте:

— Бөрүкченең җиде акбүз атын алып килә ятканда, яу килеп яулап үтерделәр. Сиңа килдем, минем үлгән иямгә бер дару тап!

Ханның кызы Җирән атка менеп, өч айлык юлда җизнәсе бар икән, шул җизнәсенә китте. Көне-төне җиде көн китте, аш йимәде, су эчмәде. Бер заманда апасының өенә килеп җитте. Өйгә килеп инде.

Әбәкәү:

— Туганым, каян килдең? — диде.

Кыз, өйдән килдем, дип апасыннан сорады:

— Җизнәм кайда?

Җизнәсе өйдә юк икән. Апасы әйтте:

— Җизнәңне нитмәк идең?

Кыз әйтте:

— Атам мине кешегә биргән иде, аны яуда үтерделәр, аны тергезергә җизнәмә килдем.

Җизнәсе кайтып өенә килде.

— Я, балдыз, кайчан килдең? — диде.

Кыз әйтте:

— Сиңа килдем. Атам иргә биргән иде, ул иремне яуда атып үтерделәр, аны барып тергез!

Җизнәсе әйтте:

— Я, кайт, мин барырмын,— диде.

Балдызы әйтте:

— Шаять бармас булма!

Балдызы атына менеп өенә кайтты, өенә килеп төшеп атны агытты. Ат иясенә китте. Иясенә килде. Көрән ат иясен карап тора. Хан кызының җизнәсе килгән, китабын алды. Үлгән кешеләр терелде, әлеге хан кызының җизнәсе анда үлде, болар терелеп торды.

— Без күп йоклаганбыз, — диде.

Караса, бер кеше үлеп ята, өстендә бер кәгазь ята. Ул кәгазьне укып бакты: «Мин үлдем, тирән казып, түбә күмсеннәр!» — дигән. Әлеге кешене тирән казып күмделәр.

Кайтып ханның йортына килделәр, җиде акбүз атны ханга бирделәр. Хан чыгып күрде, кешеләренә боерды:

— Акбүз атны агытыгыз, җиренә кайтсын!

Кешеләре атны бушатты, атлар җиренә кайтты. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмәгә әйтте хан:

— Балам, көчеңне сынарга җибәрдем, һичкем бу атларны барып китергән юк, син китердең.

Хан кызын бирде, утыз көн уен кылды, кырык көн туй кылды.

Алтаин Саин Сүмә әйтте ханга:

— Җирле җирсәдем, сулы сусадым, атам-инәмгә кайтмак идем. Хан әйтте:

— Кайт, балам.

Иленнән ил бирде, малыннан мал бирде. Алтаин Саин Сүмә кайтып китте.

Бер заман атасының йортына якын килгәндә Әнә Сулым әйтте:

— Мин йортка борын барыйм!

Әнә Сулым борын китте. Барганда, бер кара ат менгән кеше чабып киләдер, йыданы сонып тартып, Әнә Сулымны чәнчергә килде. Әнә Сулымны атыннан күтәреп, култыгына кыстырып, Алтаин Саин Сүмәгә күтәреп алып килде. Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Ә, әдәпсез! Ачыгып, арган юл кешесен култыгыңга кыстырып имгәтеп алдың, ташла аны! — диде.

Кара ат менгән кеше аны ташлады. Ул кыз кеше булды. Алтаин Саин Сүмәнең сеңлесе булды. Аттан төшеп җиңгәсе катына керде. Өйгә кайтып килделәр.

Алтаин Саин Сүмә әйтте:

— Я, атам, кызың бармы?

Атасы:

— Бар, балам,— диде.

— Кызыңны Әнә Сулымга бирдем,— диде.

— Яхшы булыр, балам,— диде.

Әнә Сулымга бирделәр, утыз көн уен итте, кырык көн туй итте. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмәне халкы хан итте, Әнә Сулымны өлкән вәзир итте.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz