Борынгы вакытта Йосыф пәйгамбәр булган. Аның әтисе Якуб та пәйгамбәр икән. Якуб пәйгамбәрнең беренче хатыныннан сигез ир баласы була. Аларның һәр кайсының үзенә күрә башка кешедән аерымлыклары бар икән.
Яһүдә исемлесе, йөгереп килеп бер сугу белән, арысланның арка баганасын сындыра икән. Бер улы уктан бик яхшы ата торган булган. Берсе көрәштә бик оста, берсе ерткычлар белән сугышып җиңә икән. Бик зирәк, акыллы була берсе. Берсе сүзгә бик үткен, һәрберсе үзенә күрә бер аерымлыгы белән була.
Беренче хатыны үлгәч, Якуб икенче хатынга өйләнә. Икенче хатыннан Йосыф, Ибне-Әмин исемле уллары, Динә исемле кызы туа. Шулай аның ун улы, бер кызы — барысы унбер баласы була. Шул ун улы арасында иң сөеклесе Йосыф икән. Ул башка туганнары арасында ягымлы да, сөйкемле дә, әтисенә дә охшаган. Төскә дә бик матур була. Матур булганы өчен аңа һәр күргән кеше соклана икән. Әтисе аңа кечкенә чагыннан ук, күз тимәсен өчен, йөзенә пәрдә ябып йөрткән. Кешеләр аңа сокланып гашыйк була торган булганнар. Йосыфның чәчен озын йөртергә рөхсәт иткән, толымга үреп йөрткән. Зиннәтләп, үз куллары белән унике толымга үрә икән әтисе. Башка балалары шуннан көнләшкәннәр.
Бервакыт Йосыф көзгегә караган да пәрдәсен ачып, үзенең матурлыгына үзе исе китеп сокланган.
— Миңа тиң бер матур юктыр,— дигән.— Әгәр мин кол булсам, минем бәһамны тутыра алмаслар иде. Күп акча торыр идем мин,— дигән. Матурларның матуры икәненә ышана үзенең.
Бервакыт Йосыф төш күрә, төшен әтисенә сөйли.
— Әтием, мин бер төш күрдем, төштә миңа ун йолдыз сәҗдә» кылды,— ди.
Әтисе Йосыфка мондый сүз әйтә:
— Йосыф, балакаем, бу төшеңне башка туганнарыңа сөйли күрмә. Мин бине иң яраткан улым итеп әйтәм, башка туганнарың белмәсеннәр бу төшеңне. Әгәр алар минем сине шулай яратуымны белсәләр, көнләшерләр. Көнләшүдән сиңа нинди дә булса зыян итәргә тырышырлар. Бу төшеңне мин болай юрыйм. Син һәр туганнарыңа караганда да бөек кеше булырсың. Менә синең ун туганың сиңа сәҗдә кылырлар, синең алдыңда тезләнеп торырлар. Арысланның арка баганасын сындырган көчле абыең да, телгә оста булган чичән абыең да, чапса һәркемне уза торган йөгерек абыең да, ерткычларны тотып үтерә торган укчы абыең да, ат өстендә оста йөрүче абыең да, үзләре кай яклары беләндер синнән өстен булсалар да, көнләшерләр синнән. Син беркемгә дә бу төшеңне сөйләмә.
Бу сүзләрне ишектән бер туганы тыңлап торган. Ул моны башка туганнарына сөйләп биргән:
— Әти Йосыфны безгә караганда артык ярата, без һәммәбез аңа сәҗдә кылабыз икән,— дип аңлата.
Башка туганнары бу хәбәрне ишеткәч, дөрестән дә, көнләшеп калалар һәм алар үзара киңәш кылалар:
— Без Йосыфны ауга барган вакытта үзебез белән алып барыйк та аны үтерик. Яшәмәсен дөньяда. Әти аны бездән артык ярата икән, без аңардан котылыйк,— дип сөйләшәләр.
Әтиләренә килеп әйтәләр:
— Әти, без кырга, болынга ауга чыгабыз. Йосыфны да үзебез белән алырга уйлыйбыз. Кырларны күрсәтеп кайтыр идек. Ул һаман синең яныңда өйдә генә утыра. Без аны алып барып, иркен ачар (Ирек ачу — күңел ачу) идек.
— Юк, мин рөхсәт итмим,— дигән аталары.— Ул кечкенә әле, арыр. Сезнең белән йөрсә хәлдән таяр. Я арып авырыр,— дип рөхсәт итми.
Теге туганнары ничек булса да ялынып, әтиләрен күндерергә тырышалар. Шуннан әтиләре риза була.
— Ярар, алып барыгыз. Ләкин арыса, аны чиратлашып күтәреп йөрегез, аңар тәмлерәк ашлар ашата торыгыз,— дигән.
Йосыфның чәчен үргән, яхшы киемнәрен киендергән, тәмле азыклар хәзерләткән.
— Йосыфымның иркен ачыгыз, аңа күңелле булсын,— дип, юлга озатып калган.
Шуннан сигез бертуган, тугызынчы Йосыф, авылны чыгып, кырга киткәннәр. Сахрага җиткәннәр. Авылдан чыкканда әтиләре күргәнче бик яхшы барганнар. Авылны чыккач инде сигез туган берләшеп Йосыфтан үч алырга теләгәннәр. Күтәреп тә йөртмәгәннәр, өстерәп йөрткәннәр, кайсылары типкәләгән, кайсылары суккалаган. Йосыф еларга тотынган.
— Сез мине әтиемнән шулай җәберләргәме, кыйнаргамы алып киттегез, абыйларым? — дигән.— Әтием бит алай итәр өчен җибәрмәде.
Коега салырга булалар абыйлары Йосыфны.
— Үзеннән-үзе үләр, без әти каршында да, тәңре каршында да гөнаһлы булмабыз,— дип, барысы бер фикергә килгәннәр.
Йосыфны бер тирән кое янына алып килгәннәр. Кое төбенә салганчыга кадәр, әтигә ничек җавап бирербез, дип төрле киңәшләр корганнар.
— Без әтигә болай дип җавап бирик. Әнә очып барган бер карганы үтерик тә аның канын Йосыфның күлмәгенә буйыйк. Кайткач әтигә, Йосыфны бүре ашады, без ау ауларга киткән идек, ераграк киткәнбез, ерткыч җанварлар килеп ашап киткәннәр, диярбез. Җәнлекме, бүреме ашап киткән. Менә аның канлы күлмәге, дип китереп бирербез,— дигәннәр.
Шул киңәш белән эш итеп, Йосыфның күлмәген салдырганнар, үзен кое төбенә салганнар. Карганың канын сөртеп, әтиләренә күлмәген алып киткәннәр. Әтиләре, сигез улы кайтып, алар арасында Йосыф кайтмавын күргәч, бик куркынган.
— Кая китте Йосыфым? Кая калды? Нигә алып кайтмадыгыз? — дип, болардан сораша башлаган.
Болар өйрәтелгәнчә сөйләп биргәннәр һәммәсе. Менә, имеш, ауга киткән идек, ераграк киткәнбез. Кайтуыбызга Йосыфны бүре ашап киткән. Менә ертык күлмәге генә калган, дигән хәбәр белдергәннәр.
Якуб бик җылаган:
— Юк, минем баламны ашаган бүрене тотып китерегез. Ул ни сәбәптән минем баламны ашаганын үз теле белән сөйләсен,— дигән.
Шуннан балалары кырга кире киткән. Юлда баручы гөнаһсыз бер бүрене тотып, менә шул бүре Йосыфны ашаган, дип, әтиләре каршына китергәннәр.
Якуб бүрегә караган да сорау ала башлаган.
Якуб әйдер: Йосыфымны нәтә җидең, Күлмәгене ертмадың, бөтен куйдың? Нәма нидән халикъдан куркумадың? (Халикъ — бар кылучы, алла) Пәйгамбәрне мәхрүм, мәхзүн (кайгылы) куйдың имди.
Бүре телгә килгән.
Әйдер: валлаһ, Йосыфыңны мин күрмәдем, Һәм дәхи кайдалыгын мән белмәдем.
Шуннан соң әтисе:
— Бу бүре үзе дә кайгы-хәсрәтле, минем шикелле баласын югалткан. Илтегез аны каян алдыгыз шунда. Сахра буенча баласын эзләп йөрсен,— дигән.
Уллары бүрене илтеп куйганнар. Бүре үз юлы белән баласын эзләп киткән.
Якуб һәр көнне, һәр төнне Йосыфы турында елап үткәрә торган булган. Күзләре сукырайган баласының хәсрәтеннән, күрмәс булган. Үзе картайган.
Беркөнне туганнары:
— Әйдәгез, теге кое янына барып карыйк. Анда Йосыф әле үлмәде микән,— дип, җыйнаулашып әлеге кое янына киткәннәр.
Карасалар, кое янына кәрванчылар туктаган. Сирәк кенә очрый торган кәрванчылар узган-барганда бу коеның берәр кашыклап булса да суын җыеп ала торган булганнар. Хәзер инде бу кое кипкән. Карасалар, анда бер ир бала утыра.
— Мине алыгыз! Туганнарым мине коега ташлады,— дип кычкыра.
Шуннан болар сиксән метрлы бау төшереп, Йосыфны тартып чыгаралар. Менә шул вакыт Йосыфның туганнары килеп чыга. Бу кәрванчыларга суз кушалар.
— Нишләп сез моны алдыгыз? Ул кое төбендә ятсын иде. Нигә кирәк ул сезгә? Ул алдакчы, карак. Ул безнең колыбыз. Без аны кое төбенә салып җәзаладык,— дигәннәр.
Йосыф, ни әйтергә дә белмичә, туганнарын тик тыңлап утырган. Шул вакыт аның кайчандыр көзге алдында үзенең матурлыгына сокланып, «мин кол булсам, бәһамә җитәрлек акча да булмас иде», дип уйлаганы исенә төшкән. Бу көферлек булгандыр инде, дигән дә эченнән генә үзен тиргәгән.
Туганнары, бу безнең кол, дигәнгә каршы кәрванчылар: — Алай булса безгә сатыгыз ул колыгызны. Без аны үзебез белән алып китәбез,— дигәннәр.
Аның гүзәллегенә сокланып, бәһасе күпме торуын сораганнар.
Туганнары:
— Карак, качак колның бәясе күпме булсын! Күпме бирсәгез дә, ярый,— дигәннәр.
Кәрванчылар, бик әз акча биреп, Йосыфны кол итеп алып киткәннәр. Аны бер иң арттагы дөягә утыртып, юлга чыгып киткәннәр. Йосыфлар авылы аша үткәндә каберлек өстенә җиткәннәр.
Дөя Йосыф әнисенең кабере яныннан үтеп бара икән. Йосыф аяк-кулы бәйләнеп утыра. Әнисе кабере өстендә җылап, шунда төшеп калган. Кәрванчылар әйләнеп карамый байтак юл үткәннәр. Йосыф әнисе кабере янында күп җылаган, бәхетсезлеге турында сөйләгән.
Күпмедер үткәч, кәрванчылар әйләнеп карасалар, Йосыф юк, аның дөясе буш бара. Болар гаҗәпкә калганнар:
— Әйе, качак, дигәннәр иде бит аны. Менә күрсәтте дә инде үзен,— дип, иң усал бер кешене аңа җибәргәннәр.
Бу усал кол аяк-кулы бәйле Йосыфның әнисе кабере өстендә елап ятуын күргән. Аны-моны сорамый, үзенең тимер очлы камчысы белән Йосыфка кизәнеп суккан да ул:
— Синең ияләрең дөрес әйткән, син чыннан да качак икәнсең, менә бер хатаңны күрсәттең инде,— дигән.
Иосыф үзенең әнисе каберенә бәхетсезлеге турында гына сөйләргә төшеп калуын әйткән.
— Мин бит кол түгел, мине туганнарым үч алыр өчен генә сезгә саттылар,— дигән.— Әтиемнең иң сөекле улы булганга көнләшеп, алар мине кол итеп саттылар,— дип аңлаткан.
— Бусы тагын алдау. Синең икенче хатаң да беленде. Әле син ялганчы да икәнсең,— дип, тагы камчы белән суккан.— Әйдә, икенчеләп качсаң, сине бөтенләй кыйнап үтерербез,— дип алып киткән.
Яңадан сәфәр чыкканнар. Озак та бармый, боларнын; баш түбәсендә калфак кадәре генә болыт күтәрелгән. Бу болыттан боз яварга тотынган. Боз шундый көчле булган, кәрванчыларның йөзләрен, борыннарын канаткан, башларын тишкән, кулларын каерган. Бу кешеләр барысы җәзаланган боз яңгырыннан. Шулар арасында барган Йосыфка бер боз да төшмәгән. Болар, шуны күреп, монда ниндидер хикмәтле хәл бар, дип уйлаганнар. Бу колның бер җире яраланмагач, аның сүзләре чын булуына ышанганнар. Аны бүтән рәнҗетмәскә булганнар, кул-аягын чишеп, иреккә җибәргәннәр.
Барганнар, барганнар да болар, үзара киңәшкәннәр.
— Мондый гүзәл колны сатсак, безгә күпме акча керер! Без аны патшага илтеп тапшырыйк. Патша безгә аның өчен алтын белән акча түләр,— дип килешкәннәр.
Патша сараена килеп җиткәч, хәбәр биргәннәр. Патшаның ир баласы булмаган. Ул Йосыфны үзенә балалыкка алырга уйлаган.
Хәзер шунда тукталабыз да Зөләйха турында сөйләргә күчәбез.
Зөләйха патша кызы була. Әтисенең тезе өстенә башын куеп, калгып киткәндә күз алдына бик матур бер егет килеп баса. Зөләйхага әйтә:
— Мин Мисыр патшасы Йосыф булам,— ди.
Шул вакыт Зөләйха уянып китә. Уянса, бу төш кенә булганын белә. Шуннан бу төшен беркемгә сөйләми, эчтән генә тына. Үзе, дөресме бу, юкмы соң, дип, һәрвакыт уйланып йөри башлый.
Шулай әтисенә дә, беркемгә дә белдермичә, бер ел вакыт үтә. Бер ел үткәннең соңында Зөләйха тагын төш күрә. Тагы шул ук егет, «Мин Мисыр патшасы Йосыф булам», дип тора имеш.
— Моннан бер ел элек бу төшне күргән идем, тагы шул ук матур гәүдәле, күркәм йөзле егет Йосыфны күрдем,— дип уйлап йөри.
Ашамый-эчми, йокламый. Әтисе, сарай кешеләре гаҗәпләнә, бу ни хәл булды икән Зөләйхага, диләр, кайгырыша башлыйлар.
Көннәрдән бер көнне патша Зөләйханы үзенең каршысына чакырып ала:
— Кызым, сиңа ни булды? Син көннән-көн кибәсең, суласың, нурлы йөзләрең саргайды. Күзләрең моңлы карый башлады,— дип сорый әтисе Зөләйхадан.
Зөләйханың әтисе аның һәр сүзен, һәр теләген үтәгән, аның турында кайгыртып торган. Зөләйха аңа үзенең бер еллык серен сөйләп бирергә булган.
— Синең итәгеңә башым куеп калгып киткән арада, моннан бер ел элек төшемдә бик матур егетне күргән идем. Ул, Мисыр патшасы Йосыф булам, диде. Янә бер ел үткәч, мин шул ук төшне күрдем, әтием. Һәрвакыт шул күз алдымда, мин бер эш тә эшли алмыйм. Мин синең бердәнбер кызың, җибәр мине Мисыр иленә,— дип, әтисеннән үтенә.
Әтисе әйтә:
— Кызым, кәрван белән барганда өч айлык юл бит ул. Анда ничек барып җитмәк кирәк? Бик зур азапларга очрарсың.
Шулай да, Зөләйха бик үтенеп сорагач, аны, кәнизәкләрен, ялчыларын, колларын, күп маллар төяп, кәрван белән Мисыр иленә озата.
Юлда азаплар күреп, суга интегеп, кызу көннәрдәге эсселеккә түзә алмыйча, дөяләре дә, кайбер картрак коллары да һәлак булалар. Өч айда болар Мисыр патшасына килеп җитәләр, патшага хәбәр бирәләр:
— Зөләйха исемле кыз Мисыр патшасына гашыйк булган. Бик бәяле, затлы бирнәләре белән сезгә кәләш булып килә,— дип хәбәр бирәләр.
Патша исә Йосыфка бөтенләй охшамаган, карт, ямьсез кеше булып чыга. Ризалыгын белдереп, Зөләйханы бирнәләре белән, коллары, кәнизәкләре, яучылары белән сарайга кертергә рөхсәт итә. Патшаны күрүгә Зөләйха:
— Бу түгел, мин ялгыштым, миңа ул кирәкми,— дип җылый башлый.
Кире кайтып китәргә уйлый. Ләкин ни азык, ни су, ни акча калмаган. Кайбер кешеләре дә һәлак булган. Дөяләре дә бик арган, кешеләре дә хәлсезләнгән. Шулай булгач, кире кайтып китәргә һич мөмкин түгел.
Кәнизәкләре Зөләйханы юаталар:
— Син бит төшеңдә Мисыр патшасын күрдең, Мисыр патшасы шул була инде. Ни хәл итмәк кирәк? Син бит үзең теләп килдең. Бәлки төшең дөрес булмагандыр,— диләр.
Зөләйха күнгән кебек була. Мисыр патшасына күренми, кәнизәкләрен генә йөртә аның янына. Патша кызы Зөләйха сүзенә бер кәнизәге дә каршы килә алмый. Ул кушкан сүзләрне үтиләр.
Көннәрдән бер көнне, шулай яшәп яткан вакытта, сиксән метр тирәнлектәге коедан тартып чыгарган коллары белән кәрванчылар килеп житә. Бу кол — унике яшьлек Йосыф була. Аны Зөләйха белән Мисыр патшасы каршына китерәләр.
— Сезнең балагыз юк, падиша. Сезгә бер кол китердек. Бәлки бала итәрсез, бәлки колыгыз булыр,— дип, аның пәрдәсен күтәреп җибәрәләр. Йөзен ачуга кояш кебек балкып киткән гүзәллеген күрәләр. Зөләйха:
— Менә мин төшемдә күргән шул бала бит! — дип, иң якын кәнизәкләренә белдерә. Ире патшага белдерми.
Патша:
— Күпме хакы бу баланың? Без аны балабыз урынына алырбыз. Безнең ир балабыз юк,— ди.
— Гүзәллегенә аның тиң юк. Бәһасе үзе күтәрерлек алтын,— дигәннәр.
Патша икеләнеп тора. Зөләйха патшага:
— Безнең ир балабыз юк. Бу бала безнең тормышыбызга ямь кертер иде,— ди.
Патшаны күндерә дә, сарайдагы бөтен алтыннарны китерергә куша. Үлчәүнең бер ягына Йосыфны, икенче ягына үз авырлыгы алтын куялар. Кәрванчылар күп алтын алып кайтып китәләр.
Патша да гүзәл Зөләйханың сүзеннән чыкмый. Шуннан Йосыф бу патша белән Зөләйхага бала булып кала.
Көннәр үтә. Йосыф үсә. Матур бер егет булып җитә. Аның гүзәллегенә, күркәмлегенә сокланмаган бер кеше калмый. Үзенең асрау баласы булуга карамастан, Зөләйха Йосыфка гашыйк була. Төшендә күргән егетне танып, көне-төне аны гына уйлап йөри.
Көннәрдән бер көнне патша ауга китә. Йосыф бик матур киенгән, үзенең бүлмәсендә утыра. Шул вакыт, Зөләйха:
— Патша өйдә юк, Йосыф белән сөйләшергә дә булыр. Ничә еллар йөрәгемдә саклап йөргәнемне, мәхәббәт серләремне аңлатсам да ярый торган вакыт,— дип, Йосыфның янына керергә тели.
Йосыф бүлмәсенә керә, Йосыфның чәчләреннән сыйпый, аннан иркәләргә тели. Йосыф уңайсызланып, читкә китә. Зөләйха үзенең ни өчен кергәнен, дөньяда аның өчен генә яшәгәнен белдереп, мәхәббәт серләрен аңлата. Шуннан соң Йосыф ни әйтергә белми аптырап кала. Зөләйха Йосыфны кочакларга тели, аның янына ул җиде кат ишекне ябып кергән була.
Йосыф әйтә:
— Син минем әнием буласың. Үзе тудырган әнием булмасаң да, син минем әнием саналасың. Ничек мин үз әниемә гашыйк булыйм да мәхәббәт тотыйм? Ана буларак кына мин сине ярата алам.
— Ә, син каршылык күрсәтәсеңме? Мин синең өчен ничә еллар янып көям. Син минем йөрәгемне дә аңларга теләмисеңме? — дип, Зөләйха Йосыфка бәйләнә башлый.
Кочаклап алыйм дигәндә Йосыф йөгереп кача. Качмасын, дип, Зөләйха Йосыф артыннан йөгерә. Бер ишекне ачып чыга, икенчесен ача, шулай җиде ишекне ачып чыга, Йосыфның җилән итәгенә тотына. Егет тартылуга — чабуы ертылып китә. Йосыф качып котыла. Шуннан Зөләйха бик үчләнә.
— Ярар, мин сине нишләтергә белермен! Мин сиңа аңлатырмын әле кем икәнемне,— ди.
Ире кайткач, бу хәбәрне иренә сөйли.
— Менә без асрарга бала алдык. Ул миңа мәхәббәт сүзләре сөйли башлады. Мин бүлмәдә торган вакытта бүлмәмә кереп, мине кочаклый башлады. Мин аның белән тарткалашканда аның җиләне ертылды,— ди.
Патша бик ачулана.
— Ничек ул алай, асрау бала булып, минем хатыныма әдәпсезлек күрсәтә? Мин аны хөкемгә бирермен,— ди.
Йосыфка хөкем каршында җавап бирергә туры килә. Судья, эшне тикшергәч, мондый нәтиҗәгә килә:
— Әгәр дә Йосыф сине кочаклаган икән, син аның белән тартышкансың икән, Йосыф җиләненең алгы өлеше ертылырга тиеш иде. Ләкин Йосыфның бит арткы итәге ертылган. Ничек соң алай булган?
Шуннан Йосыфның үзеннәң сөйләтергә булганнар. Иосыф:
— Ул мине үзе артымнан куды, куган чакта арткы чабуым өзелде,—дигән.
Судья:
— Менә бусы дөрес булыр. Нигә сиңа гаепсез кешене гаепләргә иде? — дигән.
Ләкин патша үзенең хатынын гаепле санамаган.
— Бу бала чаядыр. Аны болай калдырырга ярамас йортта. Ул асрау бала. Мин аны үзем хөкем итәм. Зөләйха нинди киңәш бирер, шул хөкем булыр аңа,— дигән.
Зөләйха унике ел зинданда тотарга боерык биргән. Йосыфны шунда ук унике елга зинданга салганнар. Зинданда иптәшләре төш күрсә, Иосыф аларны юрый торган булган.
Патшага каршы булган бер кеше төш күргән:
— Мин кызыл камыт кигәнмен, Йосыф, ни булыр икән? — дигән.
— И, гаебең булмаса да, патша синең муеныңа кылыч куярга тели,— дигән.
Таң белән бу кешене, зинданнан алып чыгып, палачлар башын чапканнар. Иптәшләре шуннан белгән кызыл камытның ни икәнен.
Шуннан соң Йосыфка тагын бер иптәше төшен сөйли:
— Син дөрес әйтәсең, ахры. Бүген төшемдә җиде симез сыер, җиде ябык сыер күрдем. Бу ни булыр икән?
— Җиде симез сыерың халыкка җиде ел туклык елы булыр. Халык шул елларда ашлык запасын хәзерләп куярга тиеш булыр. Ә җиде ябык сыерың шуны күрсәтә, җиде ел ачлык булыр,— дигән.
Дөрестән дә бу шулай булган. Мисыр халкы җиде ел туклык күргән, аннан соң җиде ел ачлык күргән.
Шулай торганда патшалыкка яу килә, патша яуга китә. Зөләйха ире урынында кала. Йосыф инде җиде ел зинданда яткан була. Шул вакыт патшаның үлгән хәбәре килә. Зөләйха Йосыфны зинданнан чыгара да һаман аны үзенә каратырга тели. Зөләйха Йосыфны саф, чын мәхәббәт белән ярата. Үзе Йосыфтан олырак яшьле була. Йосыф аны үги анасы буларак хөрмәт итә. Ләкин мәхәббәт тотарга тиеш түгеллеген аңлый, аның мәхәббәтен дә кире кага.
Зинданнан чыгаргач, Зөләйха аны үзенең асрау улы дип йөртә. Үзе һаман җылый, күзләре сукырая. Күзләре сукырайгач, патшалыкны Йосыфка бирә. Менә шуннан инде Йосыф Мисыр патшасы була, һәркем аның Мисыр патшасы булуын тели.
Зөләйханың мәхәббәте көннән-көн арта. Мисыр илендә гайбәт тарала. Имеш, Зөләйха үзенең колына гашыйк булган, аны ире дә белгән булган. Шул Йосыф өчен җанын фида кыла икән, дип, хатыннар гайбәт тарата башлаганнар.
Зөләйха, бу гайбәтне ничек юк итим икән, ничек бу хатыннарга мәхәббәтем саф булганы хакында сөйлим икән, дип уйлый.
Бер көнне дүрт йөз хатынны сараена кунак итеп чакыра. Барлык хатыннарга да берәр тәлинкә, берәр пычак китереп тоттыра. Йосыфның чәчләрен үзе тарап үреп, зиннәтле киемнәр киендереп, пәрдәсен йөзенә ябындырып, әлеге дүрт йөз хатын утырган зур залга кертә. Бу хатыннар алдына китереп, Йосыфның битеннән пәрдәсен ачып җибәрә. Бер минут та тотмый, алып чыгып китә. Бичара хатыннар моны күргәч һуштан язалар. Йосыфның матурлыгын күреп бары да гашыйк булалар.
Хәзер Зөләйха бу хатыннарга берәр җимеш китереп бирә. Бер кулларына җимеш, бер кулларына пычак тоттыра.
— Тәлинкәгә куегыз да турый башлагыз,— дип боера.
Үзе шул вакыт тагы Йосыфны дүрт йөз хатын утырган бүлмәгә кертә. Барлык хатыннар, күзләрен Йосыфка текәп, җимеш тураган бармакларын кисәләр. Үзләре бармаклары киселгәннең әрнүен дә тоймыйлар. Йосыфның чибәрлеге сихерли шикелле боларны. Шуннан Йосыфны алып чыгып китәләр, Зөләйха дүрт йөз хатынның алдына килеп баса:
— Менә күрдегезме? Үз кулларыгызны, үз бармакларыгызны җимеш итеп турадыгызмы? Белдегез инде хәзер, минем гайбәтемне ни өчен сатасыз икән. Бер генә минут күрдегез дә бармакларыгызны турадыгыз. Ә мин Йосыф кайгысыннан ничә ел янам. Аны күргәнемә генә җиде ел, аннан соң күпме яндым. Шулай да мин түзәм, бармакларымны да тураганым юк. Сабырым сездән көчлерәк икән,— дип, хатыннарга үзенең бәетен әйтә.
Хатыннарның исләре китә:
— Дөрес, Зөләйха, синең сабырлыгың безгә караганда көчле икән,— диләр.
Шуннан соң Мисыр хатыннары Зөләйха турындагы бу гайбәтне сөйләмиләр, һәрберсе үзләре гайбәткә кала. Йосыфны бер күреп тә гашыйк булмау мөмкин түгел икән, диләр.
Бервакыт Йосыф патша ат өстендә сарай алдыннан үтеп барган була. Уң кулында камчысы. Зөләйха Йосыфның каршысына чыгып, килгән юлында көтеп тора. Җылап күзләре сукырая башлаган, яхшы күрми дә. Йончыган, йөзе нурсызланган, Йосыфка булган мәхәббәтеннән картайган Зөләйха. Юлда утырып тора икән. Йосыф:
— Нигә бире утырып торасың? — дип сүз кушкан.
Зөләйха әйткән:
— Йосыф, сиңа бер генә сүзем бар. Бир әле камчыңны,— дигән.
Йосыф камчыны Зөләйхага сузган. Зөләйха камчы сабын авызына китереп өргән дә шунда ук Йосыфка тоттырган. Камчы сабы янып китәр дәрәҗәдә кызу булган. Йосыф кулы пешүдән камчыны ташлап җибәргән. Шуннан соң Зөләйха:
— И Йосыф! Син камчыны тоттың да ыргыттың. Кулың пеште. Минем ничә еллар буе йөрәгемдә шул ялкын янып тора, мин түзәм. Ә синең кулың минем бер өргән сулышымдагы кайнарлыкка, утка да чыдамады. Күр минем мәхәббәтем ничек көчле икәнен! Шунда да исбат итмәсәм, ничек итеп аңлатыйм сиңа? Бу бит ничә йөздән бер өлеше генә. Менә мин ничә еллардан бирле гыйшык утында янам,— дигән.
Йосыф бер уйга килгән.
— Зөләйха, мин сине аңлыйм. Шундый ялкын эчендә син тугърылыклы мәхәббәт белән генә түзә аласың, шулай сөя аласың икән. Мин синең барлык газапларыңны алам, мәхәббәтеңне үземә кабул итәм,— дигән.
Шуннан Зөләйхага өйләнергә риза булган. Зөләйха шатлана, аның эчендәге кайгылары бетә бара. Көннән-көн йөз сарылыгы кими. Ул бит әле яшь. Картаеп җыерчыкланмаган йөзләре, кайгыдан гына. Икәү бергә тора башлагач, Зөләйха бөтенләй башка кешегә әйләнә. Матурлыгы, гүзәллеге кире кайта. Йосыф аны күреп соклана, тиң итә. Йосыф-Зөләйханың мәхәббәте аларның бәхетле, тигез гомер итүләре белән бара.
Шуннан ачлык ел килеп җитә. Дөрестән дә җиде ел халык ачыга, интегә.
Көннәрдән бер көнне Якубның уллары әтиләренә бер хәбәр ишетеп кайталар.
— Әти, илдә ачлык. Мисыр иленең патшасы бик юмарт күңелле икән. Ачка үлә торган кешеләргә ярдәмләшә икән. Анда барып карасак ярамасмы икән,— дигәннәр.
Әтиләре риза булган. Уллары чыгып киткән. Мисыр патшасы алдына килеп басканнар.
— Мисыр патшасы бик миһербанлы, дип ишеттек. Безгә сукыр атабыз хакына, туганнарыбыз хакына, ачтан үлмәслек кенә булса да ярдәм итсәң иде,— дигәннәр.
Йосыф үзенең туганнарын танып алган да:
— Минем бүлмәмә керегез! — дигән.
Шунда аңа сигез туганы сәждә кылганнар.
Йосыф:
— Мин сезгә ярдәм итәрмен. Менә бер олау иген төяп алып китәрсез. Әтиегез ни хәлдә? Ул нишли? Дөньядамы? — дигән.
Болар әйткәннәр:
— Әтиебез дөньяда. Тик аның күзләре күрмәс булды. Безнең бер туганыбыз бар иде, шул туганыбыз үлгәннән соң ул елап, сукырайды.
Йосыф пәрдәле булгач, белмиләр. Йосыф биргән малларны алып, кайтырга чыгалар. Йосыф озата чыга.
— Сезнең тагын туганнарыгыз бармы? Алар исәннәрме? — ди.
— Бар. Атабыз бер, анабыз башка туганыбыз Ибне-Әмин бар, сеңлебез Динә бар.
— Ә ул Ибне-Әминне нигә алып килмәдегез?
— Атабыз аны җибәрми. Сөекле улым Йосыфны адаштыргач, Ибне-Әминемне дә юк итәрсез, ди ул.
— Ярар, башка вакытта Ибне-Әминне дә алып килегез, әтиегезгә сәлам әйтегез,— ди Йосыф.
Моны кайтып әтиләренә сөйләгәч, әле улы һаман да исәндер, дип өметләнеп яшәгән ата, бу сүзләрне әйтүче кеше Йосыф үзе түгел микән, дип шикләнә башлаган.
Икенче елны Ибне-Әминне дә алып китәргә кушкан.
— Әгәр аны да адаштырсагыз, шул минутта үләрмен. Аталык хакына Ибне-Әминне саклап йөртегез,— дип әйтеп калган.
Уллары, ант итеп, Ибне-Әминне алып киткәннәр. Иосыф боларга тагы ашлык биреп җибәргән. Ләкин Ибне-Әминне бер бүлмәгә чакырып, үзенең кем икәнлеген әйткән, барысын сер итеп кенә сөйләшкәннәр.
— Мин сине янымда калдырыр идем,— дигән Йосыф.
— Ә юк, мин монда калсам, әтиебез бик кайгырыр, шунда ук үләр,— дигән Ибне-Әмин. Йосыф шундый фикергә килә. Ике олау иген бирә. Ибне-Әмин саклый торган олауга алтын тустаган яшерә. Капканы чыгып киткәндә, алтын тустаганны урладылар, дип тентү ясата. Алтын тустаган Ибне-Әмин олавыннан чыккач, аны хөкемгә тарткан кебек алып кала. Әтиләренә язып җибәрә: «Ибне-Әмин ышанычлы кулда. Мөмкин булса, үзегез дә килеп чыгыгыз».
Агаларына:
— Үзгә вакыт атагызны да алып килегез,— дип әйтеп җибәргән.
Болар хатны тапшыргач, әтисе ул кешене күрер өчен ашкына башлый. Икенче барганда әтиләрен дә, Динәне дә алып китәләр. Инде ун туганы моның алдында сәҗдә кылалар. Шул вакыт Йосыф үзенең пәрдәсен ача:
— Менә кайчан әтиемнең төш юраганы дөрескә килде. Ун туганым минем алдымда сәҗдә кылалар,— дигән.
Шуннан Якуб карт улын кочаклап, елап, яңадан күрә башлый.
— Сез, туганнарым, миңа яхшылык эшләмәдегез. Ә мин сезгә яманлык белән җавап бирмәдем, чөнки сез минем кан кардәшләрем,— дип, Йосыф әтиләре алдында туганнары моны нишләткәннәрен сөйләп бирә.
— Мин сезне гафу итәм. Үземнең патша сараемда сезне рәхәттә яшәтер идем,— дип, бу туганнарын үзендә калдыра.
Шулай бәхетле тормыш кичерәләр. |