Среда, 18.06.2025, 09:30:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 08 » 21. СӘЙФЕЛМӨЛЕК
21. СӘЙФЕЛМӨЛЕК
08:37:42
Сәйфелмөлек патша улы була. Бер вакыт аның әтисе яуга китә; Сәйфелмөлек ял итәргә ята, төш күрә, төшендә аңа патша кызы гүзәл Сәхипҗамал инә. Ул Сәхипҗамалга гашыйк була. Әтисе кайткач сөйли аңа Сәйфелмөлек:

— Мин патша кызы Сәхипҗамалга гашыйк булдым. Дөньяда аннан матур кыз юк. Мин аны эзләргә китәм,— ди.

Патша бердәнбер улына каршылык күрсәтми.

— Балакай, кайсы якта икән соң ул Сәхипҗамал? Нинди патша кызы икән ул? — ди.

— Мин аның нинди патша кызы икәнен дә, башкасын да белмим. Бары ул — патша кызы Сәхипҗамал, дөньяда гүзәлләрнең гүзәле икәнен генә беләм. Аны күпме эзләрмен, кая барып табармын, нинди җирләр үтәрмен, белмим. Ләкин мин аны эзләп табарга тиеш,— ди Сәйфелмөлек.

Әтисе моңа да каршы килми:

— Бәлки сәфәрең ерак булыр, балакай. Сиңа ярдәмче кешеләр кирәгер. Юлчы иптәшләр,, ашау-эчү әйберләре, кием-салымнар, кораллар кирәк булыр. Хәзерләнә башларбыз,— ди.

Әтисе аның белән илле кол солдат юллый. Сәйфелмөлекнең иң якын дусты вәзир улы була. Калганнары кол солдатлар. Илле йөккә төяп әйберләр, ашамлыклар, кием-салымнар җибәрәләр. Яхшы дөяләргә атланып, сәфәр чыгып китәләр.

Баралар, баралар болар һич тә белмәгән җирләргә. Кая барганнарын үзләре дә белми, һәр шәһәргә, һәр авылга кергән саен алар:

— Патша кызы гүзәл Сәхипҗамалны кайсыгыз белә? Нинди җирдә тора икән ул? — дип сорыйлар.

— Без андый патша кызын ишеткәнебез дә юк, белмибез дә,— дигән сүз генә ишетәләр.

Бу өметен өзми, һаман алга бара, эзләвен дәвам итә. Шуннан соң болар чүлләр, ком бураннары эченнән баралар. Илле дөянең кала яртысы гына. Кешеләрнең дә яртысы гына кала. Ком бураны күмеп китеп, сусызлыктан, азыклары беткәнлектән боларның иптәшләре дә, дөяләре дә харап була. Ком бураннарын үткәч яртылаш калган иптәшләре белән, тагы бик авыр хәлләрдә бер ел йөриләр. Ике ел йөриләр. Бик аз иптәшләре кала. Соңыннан өчәү генә калалар.

Шуннан аның белән тагын бер кеше, үзенең иң якын дусты гына кала. Ашаулары бетә, киемнәре ертыла.

Чүлләрдә болар кая барырга да белми йөриләр. Кая барсалар да — Сәхипҗамалны белүче юк, Дөнья йөзендә яшиме ул, кая булса бармы — аны кем дә белми. Ләкин Сәйфелмөлек эзләвен туктатмый.

Шуннан болар килеп җитәләр бер шәһәргә. Бу урында бер нәрсә юк кебек иде, кинәттән зур шәһәр күрәләр. Шәһәрдә боларны яхшы каршы алалар. Дөяләрен дә алып куялар, үзләрен дә хөрмәт итәргә телиләр.

Шәһәр патшасы боларны үзенә китерә. Аның кызы Сәйфелмөлеккә гашыйк булган икән. Ул әтисенә боерык биргән:

— Бу егетне тотып калыгыз, мин аңа гашыйк, аны бер кая да җибәрмәгез,— дигән.

Ә ул җеннәр патшасы Зәнки булган. Зәнки кызы озын буйлы, чаңдыр, төскә ямьсез бер кыз икән. Сәйфелмөлек белән кич уздырырга уйлый. Зәнки патша бердәнбер, үзе өчен бик гүзәл булган кызының сүзен тыңлый. Кич белән үзенең кунак каршылый торган бүлмәсенә Сәйфелмөлекне китерергә тиеш була. Сәйфелмөлек бу хәлне белми башта. Ялгызын шундый бер шомлы бүлмәгә керткәннән соң, ни хәлләр була, дип көтеп тора. Аның иптәшен башка бүлмәгә урнаштыралар.

— Сез безнең кунак. Без сезне хөрмәт итәбез. Без кушмыйча сез бер җиргә дә китә алмыйсыз. Кайчан сезне җибәрербез, шунда гына китә алырсыз,— дип, боларны ябып куялар. Кичен Сәйфелмөлек утырган караңгы, шомлы бүлмәгә, ишек ачып, җен Зәнки кызы килеп керә. Аның колагына, алка урынына, сарымсак, суганнар эленгән. Өстендә ямьсез күлмәк. Башына бәйләве дә кеше сынлы түгел, кешегә охшамаган була. Шундый җен кыяфәтендә була инде.

Шунда Сәйфелмөлек:

— Бу нинди гаҗәеп бер зат? Минем яныма нинди нәрсә килә икән? — дип көтеп тора.

Караса, кеше сыйфатында бер кыз. Үзе бер сүз әйтми. Шактый торгач, җеннәр патшасы Зәнки кызы:

— Мин сиңа гашыйк булдым, сине бик яратам. Мин синеке булыр идем,— дип, үзенең мәхәббәтен белдерә.

Сәйфелмөлек:

— Юк, Зәнки кызы, сез патша кызы булсагыз да, минем күңелне били алмыйсыз. Яныгыздан суган-сарымсак исләре генә килә. Матур кешегә охшамагансыз, гүзәллегегез юк. Мин сезгә өйләнә алмыйм. Минем яраткан кешем бар, ул Сәхипҗамал. Мин аны эзләп йөрим. Мине биредә тотмавыгызны телим. Ничек кенә булса да, син миңа кирәкмисең,— дип ачык әйтә.

Шуннан Зәнки кызы бик ачулана:

— Ә, шулаймыни! Син мине яратмыйсыңмыни? Минем яратуымны кабул итмисеңмени? Ә мин сине бар йөрәгем белән яратам. Шулай булгач мин сиңа җәза бирергә тиеш булырмын. Мин әтиемә әйтсәм, ул сине алай гына калдырмас. Дөньядан юк итүгә кадәр барыр, үзенекен итәр,— дип Сәйфелмөлек яныннан чыгып китә.

Иртә таң атканда патша:

— Нигә син минем кадерле, гүзәл кызыма шундый төс күрсәттең? Ул сине саф мәхәббәт белән ярата. Ул минем бердәнбер гүзәл кызым. Ә мине Зәнки патша, җеннәр патшасы, диләр. Теләсәм нинди кыяфәткә керә алам, теләсә нәрсә эшли алам. Ә син шуңардан курыкмыйсың, уңайсызланмыйсыңмы? Сиңа киләчәктә нинди авыр юллар үтәргә туры киләсен уйламыйсыңмы? — ди.

— Юк, сез мине тотарга тиеш түгел. Минем мәхәббәтем юк сезнең кызыгызга. Минем гүзәл Сәхипҗамалым бар. Мин аны эзләп ике ел йөрим. Газаплар кичердем, күп кайгылар күрдем, иптәшләремне югалттым, күп мал түктем. Шулай да мин эзләвемнән туктамыйм. Сезнең кызыгыз миңа кирәкми,— дип җавап бирә Сәйфелмөлек.

Зәнки бернишли алмый, кызына күндерә алмый. Моны иптәш егете белән бер караңгы җир асты төрмәсенә ябып куя.

— Сез шунда мәңге торырсыз. Кайчан минем кызыма риза булырсыз, шунда якты тормышка чыгарсыз,— ди.

Шуннан болар бик каты газапта, җир астында, караңгы зинданда калалар.

Ләкин нинди юллар беләндер, сакчылар ярдәм итепме, ниндидер яхшы кешеләр ярдәмендәме, бу куркыныч җирдән котылалар. Төн ярыгында (Ярык — якты) бөтен шәһәр йоклагандай болар качып китәләр. Җеннәрдән качып котылалар. Кесәләрендә акчалары да, бернәрсәләре дә юк. Сәйфелмөлекнең кулында патша уллары кия торган яхшы алтын йөзеге генә кала. Ә ул тарихи йөзек — Сөләйман пәйгамбәрнең йөзеге була.

Шуннан баралар болар, ниндидер бер сихри диңгезгә килеп җитәләр. Ул диңгез дулкынланып тора. Шуның яр кырыенда салам шикелле чыбыклардан гына үреп эшләнгән кечкенә ызбада бер карт тора икән. Болар шунда килеп туктыйлар икәү, карт белән сөйләшәләр. Бу карт башта ни әйтергә дә белми:

— Бик арып килгәнсез, ашап-эчегез,— дип боларны хөрмәт итеп каршы ала.

—- Нинди юл белән йөрисез, кайсы як сәфәрдән? Кемнәр буласыз? — дип сорый.

Сәйфелмөлек үзенең гүзәл кыз Сәхипҗамалга гашыйк булуы, аны эзләп йөрүе турында сөйләп бирә.

— Белмим,— ди карт,— нинди ул Сәхипҗамал. Аның кайда икәнен дә белмим. Тик диңгез төбендә-дию яшәвен беләм. Дию пәрие ул. Дию пәрие кулында ничә ел бер кыз тора, дип ишеткәнем бар. Каян ул, кая аның юлы, мин белмим.

Бу бабай — шушы тирә кешесе. Авыр тормыштан качып киткән була. Шул диңгез янында балык, төрле кыргый җәнлекләр тотып, үзенең көнен итә торган була. Бу тирәдәге юлларны белә.

— Җир астына төшә торган юлны да беләм. Бәлки, шул диңгез төбендәге дию юлыдыр ул. Аны багып карарга кирәк булыр. Мин диңгез төбенә төшеп караганым юк. Шул юлдан дию йөри шикелле, дип әйтәләр. Менә шунда нинди дә булса хәбәр булмасмы? — ди.

Сәйфелмөлек китә шул карт белән, баралар бер куыш янына, диңгез төбенә төшә торган юлга. Карт юл күрсәткәч, егет төшеп китә диңгез төбенә.

Бара, бара тар юллар белән, диңгез төбенә бара. Бер заман зур ишек кебек нәрсә күрә, болдырдан ишекне ачып керсә, бер ыңгырашкан тавыш ишетелә. Шуннан бу баскычтан төшеп карый. Анда аяк-куллары богауланган, йөзе сап-сары саргаеп кипкән бер матур, гүзәл яшь кыз күрә. Кыз куркынып китә бу егетне күрү белән. Бер үк вакыт шатлана да. Егет аның яткан караваты янына килеп, аяк-куллары богаулы икәнен күрә.

— Син соң кем буласың? Ник бу диңгез төбендә болай богаулы килеш ятасың? — дип сорый.

— Минем исемем Мәликә. Унбер яшемдә, күлдә коенган вакытта мине дию пәрие урлап качкан иде. Хәзер инде ничә ел үтте, мин шул дию пәрие каршында диңгез төбендә яшим. Кулларым-аякларым чылбырга бәйләнгән. Мине, качар дип, бәйләп куя. Ул китә дә югала. Аннары бер вакытны күк күкрәгән тавышлар ишетелә дә, минем яныма килеп богауларымны чишә,— ди.— Ашап-эчәбез, шуннан үзе киткәндә тагы мине богаулап калдыра. Менә шул көенчә, мин инде сигез ел торам,— ди.

Унсигез яшеннән узган була ул кыз. Шулай бәйләнгән тимер богау эчендә, кайгы эчендә, саргаеп кипкән була гүзәл Мәликә.

— Ничә ел инде кеше йөзе күрмәгән идем,— дип елап җибәрә.— Син кем буласың? Нинди адәм баласы? Әллә күземәме күренәсең? Әллә миңа яхшылык итәргә килгән кешеме? — дип гаҗәпкә кала.

— Әй, гүзәл Мәликә, мин бик авыр юллар кичердем. Менә өч ел инде мин патша кызы гүзәл Сәхипҗамалны эзлим, таба алмыйм. Ул кая тора? Ни эшли икән? Менә бу диңгез ярында бер карт сөйләде: «Диңгез төбендә бер кыз тора, дию аны урлап киткән, дип сөйлиләр». Юлларын күрсәткәч, мин синең яныңа килеп кердем.

— И Сәйфелмөлек, гүзәл Сәхипҗамал — патша кызы ул. Ул минем яшьтән бергә уйнап үскән дустым була,— ди.

Шуннан егет бик шатлана:

— Морадыма ирешәм. Мин хәзер Сәхипҗамалның дөньяда бар икәнен белдем. Ул дөньяда бар икән. Мин аны дөньяда юкны эзләп йөрим, дип тә уйлый идем. Алай да өметемне өзмәдем. Мин аңа төшемдә генә күреп гашыйк булдым. Хәзер дөньяда барлыгын, дусты белән уйнаганын, аның кайсы илдә, кайсы җирдә икәнен дустыннан сорашып беләм инде.

— Мин хәзер анда барыр идем,— ди Мәликә.— Туган җиремә кош булып очар идем. Әти-әниләрне күрер идем. Сәхипҗамал дустымны күрер идем. Үзем дә бик ашкынам, тик мин богауда, дию пәриендә. Мине моннан кем җибәрә? Моннан котылсам иде, мин сине Сәхипҗамал дустым белән күрештерер идем.

Бу Сәйфелмөлеккә бик тәэсир итә, анда кызга ярдәм итү, аны коткару теләге туа. Кызның да аңа ярдәм итәчәгенә ышана.

Мәликә әйтә:

— Диюнең килер вакыты җитә. Ул килсә сине шунда ук үтерер. Ул явыз дию, син аны һич тә җиңә алмассың, икебезне дә харап итәр. «Ә, син кеше йөртәсеңмени?» — дип, миңа ни булса да эшләр, сине дә шунда үтереп ташлар. Син нинди юл белән килдең, шул юл белән кире чык. Ул юк вакытта тагын күрешербез, ничек тә булса аңлашырбыз,— ди.

— Сине ничек тә коткарырбыз,— ди Сәйфелмөлек.

Кыз бу сүзләргә бик шатлана, өметләнә. Шуннан соң еракта күк күкрәгән тавыш ишетелә. Бу кыз:

— Тиз генә, Сәйфелмөлек, чык, дию килә, аның тавышы ишетелә башлады. Тиз чыгып киткән бул! Икебезне дә харап итәр,— ди.

Сәйфелмөлек йөгереп чыгып китә. Баскычтан менеп киткәндә аның бер башмагы төшеп кала.

Кыз үз урынында ятып кала. Аяк-куллары бәйле, диюнең килүен көтә. Дию килеп керә үзенең юлыннан. Кереп башмакны күрә.

— Бу нинди башмак? Каян алдың моны? Әллә кем дә булса бире кереп йөриме?

Аннан соң Мәликәгә каты кычкырып, куркыныч тешләрен ыржайтып килә дә:

— Бүгеннән ары мин сиңа ышанмыйм. Кешеләр китереп йөртәсең икән өемә. Богавыңны үзем килгәч тә чишмим. Син шулай мәңге богаулы тор. Башка вакытта бүтән кеше китермәссең,— ди.

Мәликәнең кулларын да чишми, тагын чыгып китә. Ике көннән килерлек эше бар икән.

Икенче көнне билгеләнгән вакытта егет килә.

— Башмагым төшеп калды, алырга вакыт булмады,— ди.

— И, шул башмак өчен дию миңа күрмәгәннәремне күрсәтте. Каһәрләде, чылбырны да чишмәде. Миңа инде тагы да авыррак булды,— ди Мәликә.

Сәйфелмөлек башмагын алырга тели.

— Юк, инде башмакны урынында калдыр. Әгәр алып киткәнне белсә, тагы мине җәзалар,— ди кыз.

Болар сөйләшәләр.

— Аның җаны кайда икән? — ди Сәйфелмөлек.— Әгәр син аңа ягымлырак булсаң, ул сиңа ышаныч белдерер. Ышанып, җаны кайда икәнен әйтер.

— Җаны кайда икәнен белсәк, без нишләрбез? — ди Мәликә.

— Ә аны белсәк, нәрсә эшләргә белербез. Син шуны гына бел, миңа сөйләрсең,— ди Сәйфелмөлек.

Шуннан бу чыгып китә. Моның бире килгәнен кем дә белми, башмагын да алмый. Дию килә. Башмак — урынында, кем дә килмәгән дип белә. Өйгә килеп кергәч, Мәликә инде җыларга тотына:

— Кулларым-аякларым авырта инде. Ничек торыйм? Хәлем калмады, мин инде үләм. Син мине бер дә жәлләмисең. Мин бит сине иң якын дустым күрәм, бөтен киңәшем-серемне сиңа сөйлим. Мин инде беркая китмим, синең турылыклы дустың,— ди.

Дию пәрие моңа ышана да кулларын-аякларын чишә.

— И Мәликә, мин бит сине күлдә коенган чагыңда урлап качтым. Хәзер кая да китә алмыйсың, мин сине каян да эзләп табам. Син беркемне китерә дә алмыйсың. Китерсәң дә мин ул кешеләреңне табам,— ди.

— И дустым, син үлсәң, берүзем бу диңгез төбендә мин нишләрмен? — ди Мәликә.

Дию пәрие әйтә:

— Юк, юк, мин мәңге үлмим, картайсам да үлмим. Минем җаным бик еракта тора, аны беркем дә ала алмый.

— И дустым, җаның соң кая тора синең? Мин бит ялгыз калырмын да нишләрмен дип кайгырып яшим.

— Ярар, кемгә дә әйтмәгән серемне сиңа гына әйтәм. Минем җаным бик еракта, диңгез төбендә. Анда зур сандык. Зур сандык эчендә кечкенә сандык. Кечкенә сандык эчендә күгәрчен. Шул күгәрчен эчендә минем җаным тора. Ул күгәрченне беркем тота алмый. Әгәр аны тотып муенын сындырсалар, шул чагында гына минем җаным чыккан булыр. Мин дөньяда яшәмәм, шунда үлгән булырмын,— дип аңлатып бирә.— Ул зур сандыкны диңгез балыгы гына тартып чыгара ала. Ә ул балыкны эшкә кушар өчен Сөләйман пәйгамбәр йөзеген кигән кеше кирәк. Менә шул йөзекне кигән кешене генә тыңлар ул балык. Андый кеше дөньяда юк. Сөләйман пәйгамбәр йөзеге бер генә ул. Ул бер патша кулында йөри, аның нәрсәгә яраганын да беркем белми. Шулай булгач, мине беркем дә үтерә алмый,— ди.

Ә Мәликәгә шул гына кирәк иде. Шуннан соң дию йокларга ята. Икенче көнне тагын үзенең эшенә китә.

Дию киткән арада Сәйфелмөлек тагы керә. Кызның кулларын чишә. Мәликә бик җылый, яшьләр түгә.

— И Сәйфелмөлек! Ничек кенә сөйләшсәк тә, безнең эшебез барып чыкмый. Бу дию мәңге яши торган икән. Аның диңгез төбендәге җанын алу өчен Сөләйман пәйгамбәрнең йөзеге булу кирәк икән. Шул кешегә генә диңгез балыгы йомышка йөри икән, диңгез төбеннән сандыкны тартып чыгара икән,— ди.

— Мәликә, менә бит ул йөзек минем кулда! — ди Сәйфелмөлек,— Менә хәзер инде син рәхәтләнеп диңгез төбеннән чыга алырсың.

Икесе дә бик куанышалар. Хәзер инде Мәликә бөтенесен төшендереп бирә, ничек эшләргә кирәкне. Иң беренче йөзек кигән кулны суга тыгып болгарга кирәк. Шуннан соң балык йөзеп килә икән. Балык зур сандыкны тартып китерә. Зур сандыкны ачарга, аннан кечкенә ящикны ачарга, аны бик саклык белән ачып, күгәрченнең муенын кыеп төшерергә, шул вакыт дию үләргә тиешлеген аңлата Мәликә.

Шуннан Сәйфелмөлек үзенең башмакларын тотып чыгып китә. Әлеге карт янына кайта. Аның белән диңгез буена киләләр, балыкны чакыралар. Балык боларның йомышларын үти, зур сандыкны тартып китерә. Эчендәге ящикны ачалар, күгәрченнең муенын кисеп төшерәләр. Шул вакыт кук күкрәгән, җир тетрәгән тавышлар ишетелә, һавадан башы киселгән дию килеп төшә. Диңгез төбенә төшеп юк була. Бөтен диңгез өсте кып-кызыл кан белән тула.

Дию бу тирә-яктагы кешеләргә зыян итә булган. Кайсыларын урлап китә, малларын алып китә торган булган. Шуннан инде бу диюдән куркып яшәүче кешеләр аннан котылалар.

Мәликәне дә диңгез төбеннән тартып чыгаралар. Богауларын чишәләр. Яр кырыендагы бабайның өенә китерәләр. Мәликә ябык, саргайган була. Ашаталар, эчертәләр аны. Мәликә бик дәртләнә, куана. Бу дөньяда иң беренче шатлыгы — иркенлеккә чыгу шатлыгына ирешә.

Берәр көн ял итәләр болар. Мәликә бөтен башыннан кичкәннәрен сөйләп бирә.

Хәзер алар юлга чыгарга тиеш булалар инде. Бабай бу яктагы бөтен юлларны күрсәтеп озата бара.

Мәликә, Сәйфелмөлек, аның дус егете өчәү бергә сәфәр чыгып китәләр. Өч ай баралар. Сораша-сораша авыллар, шәһәрләр үтәләр. Аларга кешеләр ярдәм итә. Һәр өйдә аларны якты йөз, белән каршы алалар. Мәликә матурланып, тазарып, алсуланып китә. Үзе бик сак, тәрбияле кыз була. Сәйфелмөлекнең дусты бу кызга гашыйк була. Мәликәне бик хөрмәтлиләр, туган сеңелләре шикелле йөртәләр.

Өч айдан Мәликә шәһәренә якынлашалар.

— Мин элекке яшәгән кырларымны, һаваны сизәм. Тиздән килеп җитәргә тиешбез,— ди Мәликә.

Таныш урман, таныш һава, күк йөзенә хәтле якын, ничектер үз урыны кебек тоела аңа. Ул бер күл янында булганын хәтерли:

— Сәхипҗамал белән тагын бер ун кыз су коенганда бер болыт чыгып, томан кебек, мине күтәреп алып китте, һушыма килгәндә мин шул диңгез төбендә идем. Күпме вакыт, күпме ара үткәнбездер, мин аны һич аңламаганмын. Менә хәзер таныш җирләр исен сизәм,— ди.

Шуннан бу шәһәрне күргәч:

— Менә ул безнең йорт, менә Сәхипҗамал торган җир,— дип боларны кинәндерә.— Ләкин сез туры Сәхипҗамалга кермисез. Аның әтисе патша, алай ярамас анда барып керергә. Без хәзер өчәү безгә китәбез. Минем әти-әниләрем мине суга баткан дип беләләр, мине дөньяда юк дип уйлыйлар инде,— ди.

Мәликәләр өенә киләләр. Әнисенең кызы өчен җылап күзе сукырайган була. Хәзер кызын кочаклап җылый. Инде кич була. Әле күп кеше бу хәбәрне ишетә алмый. Әнисе ашлар хәзерли, күзе дә ачылган кебек була.

Мәликә:

— Менә мине коткаручы иптәшләрем,— дип, егетләр белән таныштыра.

Әнисе инде болар өчен ни төзергә, ни корырга белми йөри.

Мәликә тиз генә дусты Сәхипҗамалны дәшеп килергә китә.

Мәликә кергәч, Сәхипҗамалның исе китә, җылашалар.

— Баштан үткәннәрне сөйләргә вакыт кына юк, Сәхипҗамал, син инде безгә кил,— ди.

Китерә моны. Сәйфелмөлек ашкынып көтеп тора. Тәмам төшенә ингәненчә икәнен күрә. Шул ук киемдә. Башында да, өстендә дә матур киемнәр Сәхипҗамалның.

— Гашыйк булдым, күрер өчен өзелдем,
Үлек идем, сәне күргәч терелдем.

Тере булса да, ярым үлек хәлендә аның өчен азаплар күргәнен оныта. «Үлек идем, сине күргәч терелдем»,— дип, кызга бәет әйтә. Сәхипҗамал да аңа бер күргәч үк гашыйк була. Бик тиз арада берсен-берсе аңлап, сөйләшәләр. Шуннан Сәхипҗамал өенә китә.

— Иртәгә сөйләшербез. Мин сине көткән идем. Башка кеше миңа кирәкмәс,— дип, саулыклашып Саулыклашу — саубуллашу чыгып китә.

Шуннан икенче көнне күрешәләр, өченче көнне. Егет әтисенә дә керә кызның. Патшаның үзенә кереп сөйләшә.

Патша кызын ерак җирләргә җибәрергә теләми. Әллә нинди бер егеткә дә тоттырып җибәрәсе килми. Монда да күп патша егетләре, ди. Хатыны да риза булмый кызын биреп җибәрергә.

Шуннан Сәхипҗамал кайгыра башлый. Егет тә нихәтле азаплар күреп тапкач, алып китә алмавына кайгыра.

Ә Мәликә белән теге егет инде бергә булалар.

Сәхипҗамалның әтисе мәҗлес җыя, шул мәҗлескә үзенең бөтен батырларын чакырта. Алар ачык аланда кылыч белән сугышырга тиеш булалар. Сугыша Сәйфелмөлек, бөтен батырларны җиңеп чыга. Сәхипҗамал да инде әтисенә әйтә:

— Җиңде бит, сүзеңне үтә инде,— ди.

— Ярый, кызым, син дигәнчә булсын,— ди патша. Ләкин үзе эчтән риза булмый.

— Тагын бер сынап карыйк. Өчкә хәтле сыныйм, шуннан соң җиңсә генә алыр кызымны,— ди.

Җыр белән уздырышырга тиеш була. Анда да уза Сәйфелмөлек.

Шигырь кичәсе була, анда да уздыра. Өченче мәҗлестә дә җиңеп чыга инде. Әтисенең бирмичә хәле юк. Туй мәҗлесе дә ясата. Ләкин шунда үзенең өч-дүрт кешесенә Сәйфелмөлекне юк итәргә куша.

Кыз белән утыра егет, янаш (Янаш — янәшә) утырганнар шулай. Кызны ниндидер бүләкләрме бирү сылтавы белән каядыр алып китәләр. Шул вакыт патшаның бер батыры үтерә Сәйфелмөлекне. Кыз бу хәлне күрә дә:

— Әти-әни,— ди,— сез мине үстердегез. Ләкин мине яратмагансыз икән. Бу минем бердәнбер мәхәббәтем. Ул булмагач, миңа да тормыш юк,— дип, үзен үзе үтерә.

Әти-әнисе бик үкенәләр, ләкин эш узган була.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz