Среда, 18.06.2025, 15:37:12   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 07 » 20. КУЗЫ КӨРПӘ БЕЛӘН БАЯНСЫЛУ
20. КУЗЫ КӨРПӘ БЕЛӘН БАЯНСЫЛУ
17:38:08
Борын заманда Акхан белән Карахан була. Үзара бик дус булалар.

— Икебезнең дә кыз балаларыбыз туса, дус булырлар, энә-җебе бер булыр, икесе дә ул булса, санай-угы (Санай — җәя) бер булыр, беребезнең ул, беребезнең кыз булса, колакларын тешләтеп, кода булырбыз,— диләр.

Көннәрдән бер көнне болар ауга китәләр. Өйдә хатыннары бәбәйләргә калган була. Караханның — кыз бала, Акханның ир баласы туа. Кызга Баянсылу, егеткә Кузы Көрпә дип исем бирәләр.

Болар чабышып кайтып килгәндә бер хатын сөенче китерә:

— Берегезнең ул, берегезнең кыз туды,— ди.

Бар чабышына кайтып килгән Акхан капкага маңгае белән бәрелеп үлеп кала. Ул үлгәч, Карахан ул белән кызны асрый.

Беркөнне ул кызы белән егеткә җимеш бирә. Егетнең җимеше эт савытына төшә, егет аны алып ашый.

Карахан:

— Эт савытыннан ризык алып ашаган кешедән өмет юк,— дип, малын-туарын, хатынын, кызын алып читкә качып китә.

Кузы Көрпә әнисе белән ятып кала. Таза гына үсә. Көчле санайчы була, иптәш малайларының суккан берен үтерә суга.

Бервакыт шемәкче башлык (Шемәкче башлык — сихерче карчык) туз чиләкләрен алып, суга китеп бара икән. Кузы Көрпә моның чиләкләренә санаен төзи дә ата, төзи дә ата икән. Карчык моны куып та җибәрә икән. Өч тапкыр аткач, шемәкче ачынып:

— Син, бала, минем белән уйнаганчы, Баянсылуың белән уйнар идең,—дигән.

— Нинди Баянсылу ул? — дигән Кузы Көрпә.

Карчык моңа сөйләп бирә барысын.

— Син кечкенә вакытта сине Баянсылу дигән кыз белән ярәшкәннәр иде. Аны әтисе ерак җиргә алып китте. Кайда икәннәрен мин әйтә алмыйм,— ди.

— Ә кем аны миңа әйтә ала? Әнием беләме кайда икәнен? Кайтып сорасам әйтерме? — ди.

1 — Юк, әйтмәс,— ди карчык.— Син, кайткач, әниеңнән куырмач (Куырмач — куырылган бодай, я борчак, я киндер һ.б.) куырттыр, ди. Кашык белән бирмә, кулың белән бир, дип әйт, ди. Кулы белән биргән чагында «Кайда минем ярәшелгән кызым?» — дип сора,— ди.
2
Кузы Көрпә кайта.

— Әни, куырмач ашыйсым килде, куырмач куыр,— ди. Әнисе куыра, кашык белән алып бирә башлый.

— Юк, кулың белән бир,— ди Кузы Көрпә.

Кулы белән кызган бодай алган иде, Кузы Көрпә әнисенең учын кысып тотты да:

— Минем ярәшелгән кызым бармы? — диде.— Кем ул? Ни исемле? — диде.

— Я, Баянсылу,— ди әнисе.

— Ник мин аны белмим алайса?

— Аны әтисе күчереп алып китте.

— Ник?

— Ярлы кешегә бирәсе килмәде,— ди әнисе.

— Алай булса әзерлә миңа азык, мин аны эзләп китәм,— ди Кузы Көрпә.

— Улым, кырык үлем бер килсә,
Ничек итеп үтәрсең? —

ди әнисе.

— Хәтем укып үтәрмен.
.— Тычкан үтмәс чырыш (чытырман) булыр,
Аны ничек үтәрсең?
— Кырык бүре очраса,
Аны ничек үтәрсең?
— Колач ташлап үтәрмен.

Әнисе җылый-җылый азык әзерли дә улын озата.

Кузы Көрпә бара-бара куй көтүенә очрый. Көтүченең капчыгында ярты ипи бар икән.

— Бабай, бөтен айны ярты итеп булырмы? — ди Кузы Көрпә.

— Әй, ахмак, ай бит ул, бөтен ай, аны ничек ярты кылырмын, дисең!

— Туздан казан ясап аш пешерергә буламы?

— Әй, ахмак, туздан ни кылып казан ясамак кирәк тә, аны ничек утка куймак кирәк? Яна да бетә бит ул!

— Бабай, синең өй себеркең бармы? Тыш себеркең бармы? Өй көрәгең бармы? Тыш көрәгең бармы? — ди Кузы Көрпә.

— Кит, синдәй җүләр булмас,— дип китә көтүче.

Өенә кайтып, Баянсылуга сөйли бу хәлне. Көтү Баянсылуныкы була.

— Бүген шундый бер хәл булды. Бер ахмак узгынчы килеп, бөтен айны ярты итеп буламы, туздан казан асып буламы, дип сорап ятыр,— ди.

— Ул ахмак булмаган, ул ачыккан булган,— ди Баянсылу.— Синең ярты икмәгеңне күреп әйткән ул,— ди.— Казан булмаса да аш пешереп булмыймы, дигән,— ди.

— Ул тагы өй себеркең бармы? — ди. Өй себеркесез кеше буламы! — ди көтүче.

— Ул синең хатының бармы? — дигән.

— Тыш себеркең бармы? — диде.

— Кызың бармы? — дигән.

— Өй көрәгең бармы? — диде.

— Киленең бармы,— дигән.

— Тыш көрәгең бармы? — диде.

— Улың бармы, — дигән.

Шул вакыт Баянсылуның күк кучкары килгән дә:

Баянсылу, күзайдын,
(Күзайдын — котлау сүзе: «күзең нурлы» мәгънәсендә)
Кузы Көрпәң килепте,—
дигән.
— Кайда калган Кузыны
Кайдан исемә төшердең! —

дип, Баянсылу кук кучкарга пычак ташлаган. Кучкарның колагы киселеп калган.

Кузы Көрпә бу вакытта шәһәр читендәге бер шәмәкче карчыкка килеп, Баянсылуны ничек очратыйм икән дип сорый.

Сихерче карчык юл өйрәтә, үзе Баянсылуның әтисенә барып, Кузы белән Баян очрашуы турында әйтә. Моны Баянсылуның җиңгәсе ишетеп торган. Ул аны үзенең энесе Кара егеткә алмакчы булып йөргән икән.

Баянсылу Кузы Көрпәне яшерә. Кузы качып китә бер байтирәк янына. Баянсылу аңа:

— Әй, байтирәк, байтирәк,
Башыма ястык бул, тирәк,
Астыма печән бул, тирәк,
Өстемә юрган бул, тирәк,—

дип әйтеп, үзен көтеп ятарга куша.

Кузы Көрпә байтирәккә барышлый, күпер башында сихерче карчыкны очрата.

— Кая киттең, улым? — дип сорый.

— Киттем әле,— ди Кузы.

— Бир кулыңны!

Кузы кулын да бирә, йөрәгенә ук та кадала.

Алай-болай итеп чуктирәк янына килеп җитә.

— Әй чуктирәк, чуктирәк,
Башыма ястык бул, тирәк.
Астыма печән бул, тирәк,
Өстемә юрган бул, тирәк,— ди.

Ярасы авырта. Байтирәк аның башына ястык, астына печән, өстенә юрган булып төшә.

Баянсылуның тургае булган, ул ике арада хәбәр йөрткән. Моны җиңгәсе белеп ала да, сихерче карчыкка әйтә:

— Тургай каядыр очып барып кайта. Ничек белим икән Кузының кайда икәнен? — ди.

— Олы мичкә ут як, Баянның башын бак,—ди карчык.

Җиңгәсе мич яга, Баянның башын карый. Баян йоклап китә, бу аның киемнәрен киеп ала. Бераздан тургай очып килеп керә дә Баянның киемнәрен кигән җиңги куенына кереп китә. Җиңгәсе аны шунда ук тотып ала, янган мичкә ата. Тургай «чук» дип кычкырып кала. Җиңгәсе әтисенә әйтә:

— Кузы чуктирәк янында булырга тиеш,— ди.

Атасы бөтен илдән гаскәр җыя. Алып китә чуктирәк янына. Баян чабаланып (Чабалану — кабалану) сихерче янына бара.

— Үтерәләрме инде, нишлим? — ди.

Сихерче әйтә:

— Син карап тор, үтерсәләр, атлар чабышып, бер-берсен узышып кайтачак. Үтерә алмасалар, атлар атламас, колакларын, шлеяләрен төшереп кайтырлар,— ди.

Гаскәр чуктирәккә җитә. Кузыны күрәләр. Ул белә инде үтерергә килгәннәрен.

— Сез мине азапламагыз,—ди ул.— Минем уң як табан астымда алтын пәкем бар, шуның белән үтерегез, пәкене Баянга тапшырыгыз,— ди.

Кузыны үтереп, күмеп салалар. Чабышып, узышып, кайтып китәләр.

Баянсылуны Кара егеткә ярәшәләр.

Туй алдыннан Баянсылу атасына әйтә:

— Үзең алсаң барасы,
Инәмә көндәш буласы,—

ди.

Атасы:

— Имән таяк алаек,
Илдә егет сайлаек,
Исемен Кузы куяек.

Баян:

— Илдә егет тапсак та,
Исемен Кузы куйсак та,
Кузы Көрпә булмайды,— ди.

Агасына да шул ук сүзләрне әйтеп:

— Үзең алсаң барасы,
Җиңгәмә көндәш буласы,—

ДИ.

Аның ай-ваена карамый, туйга әзерләнәләр.

Баянсылу кияү егетенең шлеясен кисә, үзенә буза эчертә.

— Бутай (Б у т а й—бодай) буза бирәен,
Ылгый-чылгый эчеңез,—

ДИ.

Үзе әнисенә бара:

— Миңа кырык кыз, мәрвәт-энҗе бир, ди, соңгы көнемне уйнап үткәрим,— ди.

Кызларны алып далага чыгып китә.

— Әйдәң, кызлар, йөгерешәек,
Мәрвәт-энҗе чәчешәек,
Кылыч белән чабышаек,—

ди.

Мәрвәтләрне чәчеп, үзе йөгереп китә. Кызлар мәрвәт җыялар. Баянсылу Кузының гөмбәзе янына килеп чыга. Гөмбәз эченә керә, кылычын үзенә, сабын Кузыга терәп чәнчелә. Гөмбәз ябылганда күлмәк итәге кысылып кала. Кызлар Баянны эзләп киләләр, итәгеңнән тарталар, чыгара алмагач, әтисенә кайтып әйтәләр.

Гөмбәзне ачып Баянны чыгаралар. Елганың бер ягына кызны, икенче ягына егетне күмәләр. Ике ярга ике алмагач үсә дә, су аша бер-берсенә кушылып, икесендә ике сандугач сайрап тора әле дә. Ул урын Нәваи * янында диләр.

_________________________________________

Нәваи – Бохара янындагы яңа шәһәр. Олы күл авылы кешеләре соңгы елларда күбрәк шул шәһәргә күчеп киткәннәр. Шуңа күрә Нәваи шәһәре искә алына. Башка вариантларда башка урыннар күрсәтелә.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz