Четверг, 19.06.2025, 02:54:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 06 » 17. АЕРЫЛУ ҖЫРУЫ
17. АЕРЫЛУ ҖЫРУЫ
09:17:20
Әй байталым *, байталым.
Сине алдырдым мин тагын
Дошман талар килгән соң,—
Әләман * бул миннән соң!
Синнән тагы аерылдым,
Әләман бул миннән соң!

Унсан нугайдан азак,
Өч йөз алтмыш йорт кәзәк *,
Синнән тагы аерылдым,
Әләмән бул миннән соң!
Унбиш батыр арталмас,
Унике атан тарталмас
Олу туым, биек урдам *,
Башта сезне алдырдым,
Сезне яуга калдырдым,—
Әләман бул миннән соң!

Үзәндә Үзән, Үзән су,
Үзәкләп урдам кунган йорт,
Үзәкләп кунган урданың
Башына тынгы кунган йорт,
Тынычлык-мәзам алдырдым,—
Әләман бул миннән соң!

Тулыксыган ана Идел,
Тулыксым-ораным * куйган йорт.
Байталымның баласы
Туып-үсеп уңган йорт,
Уныңны * да алдырдым,—
Әләман бул миннән соң!

Балыкларың чумышкан,
Кошларың очып куышкан.
Сыгын *, киегең йөгрешкән,
Аюларың үкерешкән,
Елкыларың кешнәшкән,
Сыер-куйларың мәңрәшкән
Идел-ил, синнән аерылдым,—
Әләман бул миннән соң!

Агачың айбар * күренгән,
Алмаң йиргә түгелгән,
Талларың суга иелгән
Идел-су, синнән аерылдым,—
Әләман бул миннән соң!

Кундакка * урдам кундырып,
Хан сараен салдырып,
Артына чатыр кундырып,
Алдына базар кордырып,
Алтыннан акча кистереп,
Анарга мөһер суктырып,
Тагы аз гына мин анда
Хан буласы дип идем;

Аркавылдан * даулаган
Даным калсын, дип идем,
Сине тагын алдырдым,—
Әләман бул миннән соң!

Уты үскән утлы йорт,
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз, эчкән котлы йорт,
Синнән тагы аерылдым,—
Әләман бул миннән соң!

Ябагалы яшь тайлак *
Ярдай атан булган йорт,
Ятып калган бер тукты *
Җәйлеп * мең куй бул гаң йорт;
Атам кияү булган йорт,
Анам килен булган йорт,
Күрекле туган сылуны
Бикәч итеп алган йорт;
Алып кулым салган йорт,—
Әләман бул миннән соң!

             * * *

Дөрс-дөрс итеп, дөрс итеп,
Дөрселдәмә, сум йөрәк,
Тынычлыкка зар чакта
Дөрселдәвең ник кирәк?

Кыштырдама, бала усак,
Минем казак * яткан чак,
Кыштырдавың җаныма
Куркынычлар аткан чак.
Тыңламасаң үземне,
Зарлап әйткән сүземне —
Батырларым, биләрем
Сөңге сабына кыерлар.
Кыштырдаган яфракларың
Йиргә төшеп сулырлар.

Тулкынмачы, тонык су,
Мине өшеткән суык су,
Тыңламасаң сүземне,
Өстеңә елкы әйдәрмен.
Бер суырса, корырсың,
Таңга калып торырсың.

Кыйгулама, кызгач * кош
Тавышың зарлы байгыш кош,
Баш өстемдә әйләнмәче,
Канатың куыш, муеның буш,
Батлавык * тулган елкым юк,
Ояң таптар малым юк,
Оя тулган йомыркаңны
Итәкләп алыр улым юк.
Син күл иясе булсаң да,
Мин күпләрнең иясе.
Баш очымда әйләнеп,
Кыйгу салып йөрмәче.
Сине күлдән аерган,
Мине илдән аерган,
Минемдәен саргаеп,
Казак чыксын иленнән.
Садаклары салбырап,
Бер төшмәсен биленнән.
Минем газиз байталым
Тубыктан канга батты ла,
Тугыздан үрмә кыл аел
Аргымакка батты ла.

___________________________________________________

Байтал — колынламаган бия.
Әләман – төрки эпосларда “әламан” дип языла. Исән-сау мәгънәсендә.
Кәзәк – җыелып тору урыны.
Арталмас — арыта алмас, йөкли алмас.
Атан — печелгән дөя.
Урда — ыру, хан торган җир, йорт, нигез.
Оран — яуга чакыру авазы.
Уныңны — аныңны (аларыңны).
Сыгын — ата поши.
Айбар — биек.
Кундак — куна торган җир.
Аркавыл — арьергард.
Тайлак — ике яшьлек дөя.
Тукты — бер яшьлек куй.
Җәйлеп — утлап.
Казак яту — аерылып, качып яту.
Кызгач (кызгыч) — тәкәрлек.
Батлавык — яңа гына үсеп чыккан үлән, көтүлек.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz