Бүрихан бер кол иде, Сайраса былбыл ирде. Бүриханны үлтергәле Түрә мырза кул бирде.
Бүриханның тунының Якасы кондыз ирде. Бүриханны үлтерделәр Ике туган агасы.
Бүрихан ул хан иде, Башында тастар * иде, Бүриханны үлтергәле Түрә мырза кул бирде.
Бүриханның атлары, Кесәсендә хатлары. Чыгып караң Төркестанны, Өмет өзсен сартлары.
Бүрекем юк башымда, Туганым юк кашымда. Бер туганым булса иде, Елар иде кашымда.
Бүриханым әйтәде, Көлле * тәнем тартады.
Бүген-кичә бер төш күрдем, Нәйзә * белән чәнчәде.
Бүрихан тун киепте, Якасы кондыз иде. Бүриханга көн ярашмый, Койрыклы йолдыз * иде.
Бара-бара юл бастым, Юлым кодык * каздым. Үзем казыган кодыгыма Үзем егылып үлә яздым.
_____________________________________________________
Тастар — баш киеме. Көлле — һәммә, бөтен. Нәйзә — сөңге. Койрыклы йолдыз — Борынгы ышанулар буенча, койрыклы йолдыз (комета) атылган көнне юлга чыгарга ярамаган. Кодык — кое. |