Көннәрдә бер көн хәзрәте Җанибәк хан кош чөймәгә ау аулай чыкды.
Җанибәк хан бичәсе Тайдулы ханымның ай-көне йиткән ирде. Бер көн хан әйтте:
— И ханым! Мән аудин кайтып килгүнчә бала дөньяга килсә кирәк. Әгәр кыз углан булса үлтергел! Әгәр ир углан булса, төшлек йирдин үзең сәүгән кешене сөенче сората йибәргел! — тиде.— Әгәр кыз углан тугрып, үлтермәсәң, үзеңне үлтерермен,— диде.
Хан ауга киткәндин соң Тайдулы ханым, тәңре тәгаләнең фәрманы берлә, бер кыз углан дөньяга китерде. Кызыны үлтермәде, олуг углы Бирдебәккә йибәрде. Олуг углы Бирдебәк кызны асрады. Андин соң ханның үзенә хәбәр йибәрмәделәр. Ханга кеше бармады.
Җанибәк кыз туганын белде. Килеп сарайга керде. Сорады:
— И даяләр (Дая — бала караучы хатын), үлтердемү?
Анлар әйделәр : — Үлтермәгән бугай,— тиделәр.
Хан сарайга килде, Тайдулы ханым каршы чыкты. Хан ук берлә атты, ботка тигде.
Ханым тукыз солтанның анасы ирде. Угланнарының ачигы килеп, атасига сүз әйделәр:
— Углан кирәк булса — тукыз угылың бар, бер генә кызны сән нә өчен күп күрерсең,— диделәр.
Андин соң хан, ачигланып, кызны үлтерергә кеше йибәрде.
Тайдулының ике аргымак аты бар ирде. Беренең аты Ашыкча дигән, беренең аты Тубыкчак дигән ирде. Бу ике атны кушландырып, кызны качырсын дип, кеше йибәрде.
Бирдебәккә хәбәр төште. Кызны алып качты. Чиркәскә барып мәкян (мәкян — урын) тотты.
Җанибәк ханның бу эшигә халыкның күңеле яман булды:
— Угланнарын куа башлады,— дип әйтер ирделәр.
Хан халыкның күңеле яман булганын белеп, бер көн әйде кем:
— Кем мәнем углымны кәлтүрсә, кызымны аңа бирермен,— тиде.
Анда Гыйса углы Амәт әйде:
— И ханым! Боергалы булсаң, мән килтерермен,— тиде.
Хан әйде:
-— Хуш, алай булсын! — тиде.
Гыйса углы Амәт әйде:
— Мәңа сән халыкның күзе алдында ачигланган булгыл. Мән анда барып алдаем, яхшы булыр, дип, — тиде.
Бу эшләрне күп кеше белмәс ирде.
Амәтнең китәр көне хан халыкка аш бирде. Үз кулындин халыкның барчасига аш бирә килде. Андин Амәтне өндәде. Амәт килде. Амәткә сукта (Сукта — тутырма) бирде.
Амәт әйде:
— И хан! Халыкка яхшы аш бирдең, мәңа нә бирдең? — тиде.
Ханның бу сүзгә ачигы килеп:
— Тотың! Үлтерең! — тиде.
Амәт аты тышда хәзер ирде. Атка менеп качып китде.
Бирдебәккә барды:
— Хандан качып килдем,— тиде.
Бирдебәк Амәтне гыйззәт кылып сыйлар ирде.
Бер көн Бирдебәк аулай китте.
Амәт бер корткага барып әйде:
— Мәнсәне ана итәен, һәзар (Һәзар — мең, «күп» мәгънәсендә) мал сәңа бирәен. Барып әйткел, шул кызның мәңа күңеле булмас микән? — тиде.
Кортка әйде:
— Кыз тагаткяр (тагаткяр – итәгатьле, тәкъва) торыр, кызны белмән. Әмма ханым күңел илтәр булгай.
— Хуш, алай булсын, барып әйткел,— тиде.
Кортка ханымның кашига барды, күзен ача алмай ултырган булды.
Ханым әйде:
— Нә өчен йокларсән? — тиде.
Кортка әйде:
— Һич дәрманым калмады. Хандин качып килгән Амәт би иркемә куймай йибәрде,— тиде.
Ханым әйде:
— Баргыл, Амәт би үзе монда килсен, мән аның илә сүзләшәен,— тиде.
Амәт ханым өенә килеп әйде:
— И хатын, Бирдебәк килгәч, сән аның берлә йеп бәйләүче уйнаган булып бармагын баглагайсән. Дәхи зынҗырны каккайсән! Мән шунда килеп аны үлтерәен,— тиде.
Кич булды, Бирдебәк килде. Бер сәгать булыр ирде. Зынҗырны какты.
Амәт бинең колы бар ирде. Ул колына:
— Кылыч берлә Бирдебәкне чапкан булгай, вәли кылычның йөзе берлә чапмагыл,— тип колны үгрәтеп куеп ирде.
Колы йөгереп йитте. Бирдебәкне кылычның сырты берлә орды. Бирдебәк ачигланып:
— Һай! Бу ни эшдер? — тигәнчә, Амәт үзе йөгереп чыкты.
Колның кулындин кылычны тартып алды, колны үлтерде. Андин соң килеп, ханымны һәм ул кортканы үлтерде. Дәхи солтан Бирдебәккә әйде:
— Алган хатының мондаг эшне кылды, үзгәләр ни кылмасдыр?— тиде.— Кил бире, ханга кайтаек,— тиде.
Анда ул Бирдебәк әйде:
— Хуш, алай булсын,— тиде.
Ханга күчеп кайтты. Амәт берлә Бирдебәк үзе элгәри китделәр. Хан каршы чыкты. Мәңгәл байның өегә төштеләр. Күрештеләр, куаныштылар, төрле-төрле тәгамнәр йиделәр. Моннан соң хан йокларга ятты.
Мәнгәл байның Тимер атлы бер углы бар ирде. Һич кеше күргәне юк ирде. Хан ялгыз ятыр ирде. Мәнгәл углы Тимер килде, күркәм кеше ирде. Хан күңеленнән әйде:
— Мәнем кызым моңар лаек икән,— тиде.
Ул угыл торып тәгъзыйм (Тәгъзыйм — олылау, хөрмәтләү) итде.
Амәт моны сизеп, тора килеп әйде.
Бәет:
— Охшарму, бикләр, охшарму, Монча дәүләт бар булса, Аргымакның аягын Ефәк берлән тошарму? Тимер икән таш аткан Гыйса углы Амәт барында. Мәнгәл углы Тимергә Кызын бирмәк охшарму?
Мондин соң хан ауга чыкканда, Амәт кызны алып качты. Зөя тагына барып, Идел якасында торды. Имди аны «Кыз тавы» дирләр.
Хан аудин кайтып килде. Амәт кызны алып качканын белде. Кайда киткәнен белмәделәр.
Ике елдан соң кыз хамилә (Хамилә — йөкле) ирмеш, ай-көне тулмыш ирсә, хан чирү (Чирү — гаскәр) йибәрде. Өч йөз кеше берлә Алачын Алауны баш итеп йибәрде.
Йәй көне ирде. Амәт биек тау башында ултырып торыр ирде. Кыз алыстан карап күреп, әйде:
— Бер нәчә кеше килә торыр, ил булмагай, яу булгай,— тиде.
Бер заман булып ирде, Амәт үзе күрде:
— Алачын Алаудыр, хандай килә торган яу иркән,— тиде.
Ул вакытта углан туган ирде. Бишеге берлә алып китә алмады. Бер агач ботагына асып киттеләр. Куйның койрык маен углан агзина каптырды, тәңрегә тапшырды.
Орышка каршы бардылар.
Алачын Алау куып килеп йитте. Атына атты. Ияренең арт кашына тиде.
Амәт әйде:
— Ант, шарт иткән дуст ирдең, җанга, касд булдың. Аткан алай атмас, болай атар,— тип, аргымакыны ега атты.
Янә үзгә аргымакка менеп килде.
Дәхи атты, атның ялын ияртә алып төште.
Алачын Алау бер бүз аргымак менеп килеп, садактагы угын кырка атты.
Амәт кармап бакты, бер угы калды иркән. Суырып алып атыны атты. Ат екылды. Алачын Алау атының астына төште.
Амәт, кылычын суырып, өстенә килде. Алачын Алау әйде:
— И Амәт дуст! Бер кашык каным үтенермен, антымны язып ирдем, үземә килде,— тиде.
Амәт әйде:
— Нә күрсәң, аны йийгайсың,— тиде.
Идел башына чыкты. Идел башында мәкам-йорт тоттылар.
Җанибәк хан үлгәндин соң, Бирдебәккә килеп кушылды. Ханның ярты йортын биләде.
Ул вакытта Әчтерханда Тимер Котлы хан ирде. Углы-кызы юк ирде.
Ул заманда Әчтерхандан бүрәнә ыктармага (Ыктармага — агызырга) барган кешеләр ул угланны табып алып килделәр. Алтын бишекле, күркәм йөзле. Асыл кешенең баласы иркәнен белеп, ханымга алып килделәр. Ханым алып асрады.
Углан ир йиткәндин соң Әчтерхан өчендә каракчы була башлады. Халык бу угланга рәнҗеде. Сөймәс булдылар. Халык углы йыелып килеп ханга әйделәр:
— И ханым! Безне сәүсәң безне тот, аны сәүсәң аны тот,— тиделәр.
Хан әйде:
— Бу бер угыл нә булыр. Мәңа халкым кирәк,— тиде.
Ул угланны салдан алып килгән өчең Салчы атаган ирде. Чирүгә барды. Кубыз, думбра, төрле уеннар угрәнде. Һәркем берлә сүзгә килешеп, «Әй, атасыз, анасыз!» тип әйтер булсалар, ул әйтер ирде: — Ак Сарайда балчымын, Ана Иделдә салчымын, Әчтерханда тучымын (Тучы — байрак тотучы), Кыр-далада уенчымын, Анам сорсаң — никяхсыз, Атам сорсаң —- белексез. Төбем сорап нидәсез, Үзем артык туган соң.
Имде Салчы — Җанибәк ханның кызындин туган угылдыр. Ханнарга җиян (Җиян — ана ягыннан туган) угыл Гыйса углы Амәтнең угылыдыр. |