Борынгы заманда ике хан булды. Берсе Ак хан, берсе Кара хан булды. Аларның икесенең хатыннары корсаклы булды. Икесе мәслихәт кылдылар Кара хан белән Ак хан: «Безнең ике хатыныбыз корсаклы булды, дөньяга тудырсалар, берсе кыз, берсе ул булса, алыштырабыз».
Ике хан ак киек (Ак киек — кыйммәт тиреле җәнлек) көтәргә киттеләр. Аулап бардылар. Киек үтерделәр. Аннан кайттылар.
Анда, йортка җитсә, хатыннары балаларын тапканнар. Ак ханның баласы ул булды, Кара ханның баласы кыз булды.
Төздән (Төз — урман, дала) йортка кайтып җиттеләр. Ак ханның аты егылып төште, иясе Ак хан муены сынып калды. Ак ханның хатыны елады, кайгырды. Кара ханның халкы мәлис (Мәлис — мәҗлес) булды, сөенде, туй ясады. Ак ханның улын Кузы Көрпә дип, Кара ханның кызын Баянсылу дип атадылар.
Ак ханның улы өч яшәр булганда, Кара хан киявен чакыра инәсе белән. Ишектән инеп килер иде, Кара хан утырып күрде аны. Ишекнең янында игәр эт (Игәр эт — ау эте) ятыр, аңа Кузы Көрпә таянды. Кара хан:
— Ишекнең янында яткан игәргә таянган Ак хан улына мин кызымны ник вәгъдә кылдым бирергә? Инде бирмәм! — (дип) күңелендә тотты.
Ак ханның хатыны белмәде моны. Сыйлады (лар), хөрмәт ит (теләр), аннан соң өенә кайтты. Ике көн кунгач, Кара хан пузып (Пузып — ташлап, качып) китте иле белән. Ак ханның хатыны ятып калды йортында. Ак ханның хатыны, Кара ханның пузганын огып (Огып — «ишетеп», «аңлап» мәгънәләрендә), килде аңа:
— Ник киттең илеңне ташлап?
Кара хан әйтте:
— Ишеккә яткан игәргә таянган хан улына кызымны бирмимен. Ак ханның хатыны иле белән ятып калды.
Кузы Көрпә ун яшьлек булды. Аннан соң балалар белән ладышка (Ладышка — кузна) атышыр булды. Балаларның ладышкасын отар булды, отса да алыр, отмаса да алыр.
Бер зур бала әйтте:
— Син үәнлек (Үәнлек — ?) кылдың! Үән булсаң, Кара хан кызын качырып киткән, ул атаң заманында әйттергән хатының булган. Андый батыр булсаң, җитеп алгыл аны хатын итеп!
Кузы Көрпә борын аны окмады, инде огып (алды). Ул баладан сорады:
— Ул кая киткән?
Ул бала әйтте аңа:
— Аның күчеп киткән юлында каен агачы чыгып калды. Чыгып киткән юлы шулдыр,— дип әйтте.
Инде Кузы Көрпә алардан сорады:
— Ни хәйлә (кирәк) булыр? — диде.
— Хәйлә шулдыр,— диде бала,— әниеңә кер, әниеңә әйт, карным ачып йөри,— дип әйт!
Кузы Көрпә әнисенә керде.
— Карным ачып йөри,— дип әйтте.
Әнисе кая багып әйтте:
— Көңчегеңә (Көнчек — күн, кол, хезмәтче хатын-кыз) бодай куыртып аша,— дип әйтте.
Кузы Көрпә янә әйтте әнисенә:
— Көнчегеңнән тумаган мин, синнән туган мин, үзең куыр бодайны, көнчегеңнең ашы миңа ярамый.
Әнисе торды, бодай куырды, пешә башлады. Тыштан балалар кыйгырды (Кыйгыру — кычкыру) тәрәзәдән:
— Кузы Көрпә, өйдән чык, угы-ягыңны (Угы-ягы — ук-җәя) ал! — диде. Кузы Көрпә угы-ягысын алды, әнисенә әйтте:
— Бодайдан алып бир, ашап чыгыйм!
Әнисе калак белән состы, бирде. Бала әйтте:
— Калактан эчмим-ашамыйм.
Әнисе кыгыч (Кыгыч — туз кашык) белән состы, бирде. Бала тагын ашамады.
— Кулың белән сосып бир миңа бодай! — дип әйтте әнисенә.
Әнисе кулы белән сосып бирде, әнисенең кулын бодай белән тотты. Әнисе:
— Кулым көйде! — дип әйтте.
Аннан соң әнисенә әйтте:
— Минем хатыным кая китте? Дөресен әйт!
Әнисе әйтте:
— Кечкенә чагыңда, яшең җитмәгәндә кем әйтте?
Баласы әйтте:
— Мин инде куа китәм, син миңа азык шайла (Шайлау – әзерләү)!
Әнисе азык әзерләде. Инде әнисеннән баласы сорады:
— Миңа менәр ат бармы?
Әнисе әйтте Кузы Көрпәгә:
— Атаңның акбүз аты бар, йөгәне бар аның, ияре бар аның. Атаңның шае (Шай — ярак, сбруй) бар, кылычы бар, саудагы (Саудак— садак, ук савыты) бар, йыдасы (Йыда — сөңге) бар.
Азык белән булды, шае белән булды, инде Кузы Көрпә куып китәргә итте.
Әнисе әйтте:
— Тукта! Мин төш күрим синең китә торган юлыңа!
Түренә бер ястык ташлады, аңа әнисе ятты. Әнисе йоклап калды. Күп яткач, Кузы Көрпә әнисен уятты.
— Яттың озак,— диде,— минем юрыгымны (Ю р ы к — йөрү, юл) кыскартма!
Әнисе торды:
— Ни күрдең, әнием, төштә?
Әнисе әйтте төшәгән төшен:
— Бүгендә яман төш күрдем, балам, Өем артында байтирәк күрдем, балам, Өй өстенә егылды, балам, Ишегем алдында сары елан, балам, Юлыңа сузылып ятты, балам!
(Кузы): — Бүгендә яман төш күрдең, инәй, Өем артында байтирәк, инәй, Илемгә егылып калгайлы, инәй, Ишегең алдында сары елан, инәй, Юлымга сузылып калгайлы, инәй!
(Әнисе): — Бүгендә яман төш күрдем, балам, Уйның утыз бүресе, балам, Аннан кайдан чыгарсың, балам? Кырның кырык бүресе, балам, Аннан кайдан чыгарсың, балам?
(Кузы): — Бүгендә яман төш күрдең, инәй! Уйның утыз бүресенә, инәй. Утыз йебә (сөңге) шай булыр, инәй, Кырның кырык бүресенә, инәй, Кырык йебә шай булыр, инәй.
(Әнисе):
— Бүгендә яман төш күрдем, балам, Тычканнар үтмәс карурман, балам, Аннан ничек чыгарсың, балам? Атлар әйләнмәс ала тау, балам, Аннан кайдан чыгарсың, балам?
(Кузы):
— Бүген яман төш күрдең, инәй, Тычканнар үтмәс карурман, инәй, Алмас булатым белер (аны), инәй. Атлар әйләнмәс ала тау, инәй, Алмас булатым белер (аны), инәй.
Әнисе өйдә калды, Кузы Көрпә китте хатынын куып. Юлда уйның утыз бүресе килде, кырның кырык бүресе килде, Кузы Көрпә кылыч белән аларны үтерде. Аннан ары китте, кара урманга барды, кара урманны кисте кылыч белән, юл ясап чыкты аннан. Аннан ат әйләнмәс ала тауга барды, кылыч белән чапты, җимерде, юл ясап, үтеп китте. Аннан үткәч, юлы чүлгә чыкты, кочкачак (Кочкачак — чыпчык) очмас коба чүл булды, анда бер козгынны күрде, әйтте:
— Атам диим сине, козгын, Анам диим сине, козгын, Кара ханның өе кайдадыр, козгын? Кара таш өй кайдадыр, козгын?
Козгын әйтеп ята:
— Атам дисәң мине, балам, Анам дисәң мине, балам, Кара хан үтерсә сине, балам, Кашыкча каныңны эчәрмен, балам.
Кузы Көрпәнең ачуы килде, угын тартып алып атты козгынны. Козгын төште, үлде. Аннан соң Кузы Көрпә Кара ханны куып бара.
Саескан очмас сары чүлгә килде, анда саескан очып килде. Аны күрде Кузы Көрпә, аны күргәч, сорады аннан:
— Атам диим сине, саескан, Анам диим сине, саескан, Кара таш өй кайдадыр, саескан?
Аңа саескан әйтеп тора:
—- Атам дисәң мине, балам, Анам дисәң мине, балам, Кара хан үтерсә сине, балам, Кашыкча кара каныңны эчәрмен, балам.
Кузы Көрпәнең ачуы килде, угын алды, атты саесканны, саесканның башын өзеп сыргады (Сыргау — (чыргау) — сөрү, ыргыту).
Аннан соң китте Кузы Көрпә, китеп барды бер дәрья ягасына, бер байтирәкнең төбенә төште атыннан. Атының иярен алды, атының йөгәнен суырды, агытты (Агыту — бушату) атны, иярен ястады (Ястау — ястык итү), тугымын (Тугым — тирлек) түшәде, ятты. Кара кеш тунын өстеннән ябынып йоклап ятты. Алты ай анда йоклады, көзгә җитте. Көз вакытында кара кеш туныннан үлән топла (Топла — үтәли) чыкты. Кыш көнендә дәрья бозы туңды. Аты симерде, килде, Кузы Көрпәнең баш ягында торды, тынды (Тыну —иснәү) иясенең тунын. Тун суелып, аягына егылды, уянды иясе. «Күп йокладым»,— дип торып килде.
Аннан торып атының йөгәнен катты (Кату — киертү) башына, иярен әртләде (Әртләү — тартып бәйләү) өстенә, аннан шайланып, кесәсеннән булат кадауларын (Кадау —кадак) алып, атына дага какты. Аннан дәрьяның аръягына туры китте, бер көндә чыкты дәрьяның аръягына.
Анда Кара ханның олы улының малына чыкты, аның колларында кунак булды. Коллары әйтте:
— Хан улы би килде, би улы мырза килде, аңа мал суярга кирәк.
Суйдылар бер куйны, ашадылар пешереп. Анда кунак булып кунды Кузы Көрпә. Иртән торды, тагы ашаттылар. Кузы Көрпә сорады:
— Инде моннан ары кеше бармы? Еракмы?
Коллар әйтте:
— Кара ханның кече улының малын багып ятканнарга бер көнлек юл бар. Аларга барып кунак булырсың.
Аннан китте Кузы Көрпә, бер көндә җитте колларга. Коллар әйтте:
— Ханның улы би кайдан килде? — диделәр.
Бер мал суйдылар ашатырга, ашаттылар аңа. Кунды берне алар белән. Иртә белән тагын ашаттылар. Ул коллардан тагы сорады Кузы Көрпә:
— Еракмы ил моннан ары?
Ул коллар әйтте:
— Моннан барсаң, ярым көндә җитәрсең. Баянсылу куен бага торган колга барырсың.
Аннан ары тагы китте юлга чыгып, көн ярымында барды.
— Бу кемнең куе? — дип сорады Кузы Көрпә.
Кол әйтте:
— Баянсылуның куе.
Атыннан төште, колының башын чиртеп сыргады, үтерде. Аның киез калпагын үзе киде, колның тунын алып тагы киде. Үзенең акбүз атын агытты, үзенең тунын, киемен җыеп ташлады. Ул куйларын үзе кечкенә чагындагыча багып йөрде. Борынгы карт куйлар Кузы Көрпәне таныды. кайтып юырдылар (Юыру — чамалап әйтү) Баянсылуга. Баянсылуның тәрәзәсенә килде, чарлары (Чарлау — кычкыру). Баянсылу ана күрде, әйтте куйга:
— Какылдашкан күп карга Карымның маен салдасын (талашып алу)! Илдә калган минем ир Кузым Инде бер искә төшәрме, кәүр (гәвер, кяфер)? Бүкелдәшкән күп бүре Бүремнең маен салдасын! Илдә калган минем ир Кузым Инде бер искә төшәрме, кәүр.
Кич булды, малын әйдәп килде Баянсылуга. Өйнең артында елга, әйре (Әйре — елга) бар иде. Кузы Көрпә пошыкты (Пошыгу — янау, куркыту) куйга, ботыннан тотты, боты сынды, әйренең ар ягына атты. Баянсылу күрде аны чыгып.
— Таз кол, ни эшең? — дип әйтте. Әйтә торган сүзең бар, аны әйт! — диде:
— Кичеләрең кичелсен, Кичмәгәнең калсын!
Кузы Көрпә куйга әйтте:
— Кичеләрең кичелсен! Кичмәгәнең калсын!
Бу сүзен әйткәннән соң куй кичте. Кузы Көрпә килде Баянсылуның өенә. Баянсылу аңа әйтте:
— Сыерны сау! — диде.
Кузы Көрпә сауды аны, сыерның җоҗыгын (Җоҗык —имчәк) тартты, өзде җоҗыгын, ташлады. Баянсылу чыгып күрде аны. Баянсылу әйтте:
— Таз кол, акылың бармы? Сыерның җоҗыгын ник өздең?
Савылыры савылсын, Савылмаганы калсын!
Өйгә керде, көн кич булды. Баянсылу ястык салды, түшәк салды, ятты.
— Таз кол,— диде,— табанымны яла йокларга.
Кузы Көрпә чыкты өйдән, бер сыерның телен өзде, өйгә кереп аның белән табанын ялатты. Аягын кайра (Кайра — кире) тартты Баянсылу:
— Телең каты! — дип әйтте.
Кузы Көрпә янә чыкты өйдән, бер игәр телен өзде, өйгә кереп, аның белән табанын ялатты. Ялатты, йоклады. Таз кол ята торган урынына, ишек янына барып, ятып йоклады анда. Алтын ураган толымын чыгарып куйды киез такыясыннан (Такыя — бүрек). Төн уртасында уянды Баянсылу, өйнең эче ярык (Ярык—- якты) булган.
— Көн өстеннән чыкканым юк,— дип тышка чыкты.
Көн төн икән, караңгы икән. Сыер белән куйга тиеп егылды Баянсылу. Өйгә инде, Кузы Көрпәне күрде. Баянсылу әйтте:
— Әниемнән туган (да) сиңа боерган иде.
Түшәгенә Кузы Көрпәне бергә яткырды. Анда йокладылар. Иртән көн таң атты, Баянсылу әйтте Кузы Көрпәгә:
— Аранда куйлар мәңрәште, Кузым! Көн чыкканнарга (кояш чыгу) ошаттым, Кузым! Көн чыкканнарга ошаттым, Кузым!
Кузы Көрпә әйтеп ятты:
— Аранда куйлар мәңрәшсә, Баяным, Ач бүреләргә аш булсын, Баяным! Һавада тургайлар сырлашса(сайрашу), Баяным, Ач кыйгыракларга (тилгән) җим булсын, Баяным. Ай чыкмакларда көн чыксын, Баяным! Тар куеннардан җан чыксын, Баяным!
Анда тордылар икәү хатын-ир булып. Кызның атасы Кара хан борын кызын Кара Калмакка биргән икән. Кыз аны сөймәде, явытмамады(Явытмау— явык (якын) итмәү). Яланнан кайтыр иде, кызын күргәне юк.
Бер көн Кара Калмак Кузы Көрпәнең килгәнен күреп калды. Кара Калмак барып Кара ханга әйтте:
— Кызыңның ире Кузы Көрпә килде, кызың белән көн күреп тора.
Кара хан Кузы Көрпәне кияү итеп чакыра. Араҗан (Араҗан — аракы, эчемлек (өч тапкыр куылган)) пешерде, кораҗан (Коражан — шул ук (дүрт тапкыр куылган)) пешерде. Чакыртты, бер кешене җибәрде.
— Кара хан кайнатаң чакырып ята сине,— диде.
Аның әйтүенә бармады. Кайтарды илчене. Илче кайтты яңгыз.
Кара хан тагын ике илче җибәрде. Алар белән сөйләшмәде Кузы Көрпә. Кайтты тагын икәү Кара ханга.
Кара хан инде өч кеше җибәрде Кузы Көрпәгә, аны алып килсеннәр дип.
Инде Баянсылу Кузы Көрпәгә әйтте:
— Инде баргыл! — диде. Аңа яхшы тунын кидерде, шаматты (Шамату — кисәтү) ирен:
— Анда барсаң, эчмәгел аракы! Исерсәң, үтерерләр, — диде.
Кузы Көрпә инде барды, Кара ханга җитте, урынга утыртты, сыйлап ята аны.
Кузы Көрпә Баянның сүзен онытты, әйтте:
— Сыйлап ята. Баянның куе-сыеры эчә, эчсә дә исерми,—диде,— мин дә эчим!
Кузы Көрпә эчте, исерде. Кара хан инде йөз чирү шайлады, Кузы Көрпәне үтерергә ниятләнде.
Аннан соң озак булды. Баянсылу атасының өенә барды. Тыштан күрде Баянсылу ирен, Кузы Көрпә исергән булган. Баянсылу ирен уятырга санады (Санау – исәп итү, тиеш табу). Уянды Кузы Көрпә. Уң кулында йөз кешене яба басты, ике кулына ике йөз кешене яба басты. Өйдән чыкты, Баянсылу белән өенә барды. Атын китерде, тунын китерде. Ир шаен китерде.
— Инде йорттан чыгып киткел! — диде.— Син исердең,— диде,— инде сине басып үтерер,— диде.
Атына менде, урам белән китте.
Ул шәһәрнең алдында елга-әйре бар иде, таш белән күперләгән. Ул күпер астыннан чыкты бер таз кол. Ук-ягасын тотканча чыкты. Угының соганы (Соганы — очы (башак очы)) энәдәй, булды, аның башы агулы иде.
Ул таз кол әйтте:
— Тезеңне ялангачлан күрсәт миңа, мин атыйм! — диде.
Кузы Көрпә тезен күрсәтте. Таз кол җәясен алды кулына, агулы соган белән атты, соган Кузы Көрпә тезенә тиде.
Кузы Көрпә әйтте:
— Анамнан тугам итемдә (Ит —тән) һич нәрсә авыртканы юк, син авырттың. Камчы белән пошыгып (Пошыгу — кизәнү, куркыту), таз колны күпернең астына индерде.
Кузы Көрпә китте, чүлгә барып ятты. Бер чук байтирәк агачның төбендә ятты, атын бушатты. Кузы Көрпәнең ите шешенде. Бер кунды, ике кунды, өч кунды. Баянсылу бер асрау тургай кошын җибәрде, тургайга әйтте:
— Кузы Көрпә килмәгәнгә озак булды. Син бар, тургаем! Кая барганын эзләп күр! Белергә кирәк! — диде.
Тургай эзләп китте, чүлгә очып барды, тапты. Тургай Чук байтирәккә кунды. Бүз тургайны Кузы Көрпә күрде. Кузы Көрпә әйтте:
— Баянсылуның бүз тургае булсаң, карыным ачып ятам, аш китер миңа! — диде.
Кайтып барды бүз тургай Баянсылуга.
— Баянсылу, иреңне таптым, карыным ачты, аш китер, дип әйтте,— диде.
Баянсылу икенче көнне ян канатына алтын җеп белән бавырсак бәйләп элде, бүз тургайны җибәрде. Анда барды тургай, Кузы Көрпәгә ике күз (Ике күз — ике бөртек) бавырсак ашатты.
— Тагы китер! — диде.
Тагы ике күз бавырсак алып барды янына, аны ашатты.
— Тагы китергел! — диде.
Ул көнне тургай кайтса, Баянсылуның җиңгәсе Баянның башын багар иде. Бакса, тургай килеп, җиңгәсенең куенына керде, җиңгәсе тургайны тотып алды. Баянсылу кош тотканын белмәде. Баянсылу җиңгәсенә әйтте:
— Өйгә кайт инде!
Җиңгәсе кайтып ул тургайны үзенең өенә алып барды, йонын йолыкты.
— Әйт миңа, тургай,— диде,— Кузы Көрпәне таптыңмы?
Ионын йолыкса да, тургай әйтмәде. Әйтмәгәнгә бу кошны үтерделәр, тешкә (Теш (шеш) — чыбык, чәнечке) чәнчеп, бер янын пешерделәр утка. Бер яны пешкәч, бер янын утка куйдылар, тиресе пешеп колҗалды (Колҗалу — кабару), ярылды. Аннан бер тавыш килде: «Чук байтирәкнең төбендә ятыр».
Эзләтеп карт кешеләрдән сорады Кара хан:
— Ул җирне күргән кеше булдымы бу җирдә?
Бер карт әйтте:
— Чүл уртасында бер байтирәк бар,— диде.
Кара хан җиде йөз чирү шайлап эзләп барды. Егетләр Кузы Көрпәне тоттылар, аннан соң үтерделәр. Сарай киртмә өй ясап, аның эчендә Кузының сөяген ябып куйдылар. Ул өйне ишекләп куйдылар, ишеген ябып куйдылар.
Болар йортларына кайтып бардылар, Кузы Көрпәне үтердек, дип масайдылар. Баянсылу атасы үтереп киткәнен окты, инде яхшы тунын киеп ясанды, яхшы калфагын киде, атасына килде.
— Аркалап барып ни аттың, атай? Мараллар атып килдеңме, атай? Маралларның ите татлы дип, атай, Миңа нәрсәсен китердең, атай? Угалап (куып барып) барып ни аттың, атай, Азаулар (кыргый (хайван)) алып килдеңме, атай? Азауларның ите татлы дип, атай, Шыр алкаларын китердеңме, атай?
Атасы кызына әйтте:
— Каеннан таяк алырбыз, Баян!
Халыкта сылу талдарбыз (сайлау), Баян! Халыктан сылу табылса, Баян, Атын Кузы Көрпә атарбыз, Баян! Имәннән таяк алырбыз, Баян! Илдә сылу талдарбыз, Баян! Илдән сылу табылса, Баян! Исемен Кузы дип атарбыз, Баян!
Кыз әйтә:
— Атны син тотып китерсәң, атай! Алтынлы нукта катарсың (киертү, тагу), атай! Аттан атка катарга, атай, Алтынлы нукта минме идем, атай? Өернең байталын (колынламаган бия) өергә син кушсаң, атай, Өергә аны кушарга айгырың булса, атай! Өердән өергә кушарга, атай, Өерсәк байталың минме идем, атай?
Агасына китте кыз, олы агасына килеп Баянсылу әйтте:
— Угалап бардың, ни аттың, агай? Аюны алып килдеңме, агай? Аюның ите татлы дип, агай, Миңа нәрсәсен китердең, агай? Угалап бардың, ни аттың, агай? Ак киекләр атып килдеңме, агай? Ак киекнең ите татлы дип, агай, Миңа нәрсәсен китердең, агай?
Агасы кызга әйтте:
— Каеннан таяк алырбыз, Баян! Халыкта сылу талдарбыз, Баян, Халыкта сылу табылса, Баян, Атын Кузы дип атарбыз, Баян. Имәннән таяк алырбыз, Баян, Илдә сылу талдарбыз, Баян, Илдән сылу табылса, Баян, Исемен Кузы дип атарбыз, Баян!
Кыз әйтә агасына:
— Каеннан таяк алдырсаң, агай, Халыкта сылу талдарсаң, агай, Халыктан сылу табалсаң, агай, Акылы Кузыга җитмәс куй, агай! Имәннән таяк алдырсаң, агай, Илдә сылуны талдарсаң, агай, Илдән сылуны табалсаң, агай, Акылы Кузыга җитмәс куй, агай. Илнең сылуы ярамас, агай, Акылы Кузыга җитмәс куй, агай, Мине дә сөйсәң, үзең ал, агай, Сылу җиңгәмә көндәш булыйм, агай!
Агасы ул сүздән пошыкты, угын куйды, ягысын тартып сеңлесен атты, алтын такыясын бер янын кисә (Бер янын кисә — бер ягын аркылы) атты. Качып чыкты Баянсылу, өенә кайтып барды. Яхшы киемнәрен киде, яхшы такыясын киде. Кырык кызагы (Кызак — кыз) булды аның, аны җыеп алды өенә. Бер алтын саплы пәкене җиңенә алды. Кырык кыз белән чирү киткән юлга төштеләр. Киттеләр, бер чүлгә чыгып киттеләр. Юлда энҗе-мәрҗән чәчте, кырык кызагы аны тиреп (Тирү — җыю) калдылар юлда.
Баянсылу китте. Кырык кызаклар тагы куып җиттеләр. Аннан бара торгач, бер чүл үткәч, тагын Баянсылу калган энҗе-мәрҗәнен җиргә чәчте, кырык кызагы тагын аны тиреп калдылар. Баянсылу янә узып китте, кырык кызаклары янә кудылар. Баянсылу җитте Кузы Көрпәнең сараена, кырык кыз килгәнче ишеген ачты, керде. Үлеп яткан ирнең тунын ачты, куенына керде, алтын саплы пычакның сабын ирнең түшенә куйды, ирне кочаклап, пычакның безе үз түшенә керде. Үлде Баянсылу.
Үлгәннән соң кырык кызак артыннан куып килеп җиттеләр, үлгәнен күрделәр. Кырык кызак кайтып барды Кара ханга, кызының үлгәнен әйттеләр.
Инде ата-анасы килде үлгән җиренә, икесен ике җиргә аерып гөмбәз ясап күмделәр. |