Четверг, 06.02.2025, 23:05:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Сукыр тәкә
Сукыр тәкә
16:29:28
(I вариант )


Арадан берәүнең күзен сөлге яки яулык белән томалап бәй-лиләр дә, аны икенче берәү җитәкләп, ишек бавын тоттырып:

Сукыр агай, көтеп тор,
Ишек бавын тотып тор.
Ишек бавын нык тот,
Солдатларың кырып тот!

дип аркасына сугып китә. «Сукыр тәкә» аларны кулы белән кармап эзләргә тотына. Аны адаштыру өчен төрле яктан ар-касына суккалап әйтәләр:

Әби коймак пешерә,
Бабай кабык төшерә,
Сыерлары бакыра,
Бозаукаен чакыра.
Үгезләре үкерә,
Кәҗәләре сикерә,
Дөбер-дөбер, дөп тә дөп,
Тиир, тиир, ти дә тип!

Төрле яктан төрле хайван тавышлары белән кычкырып, яки аяк тибеп, аны адаштырырга тырышалар. «Сукыр тәкә» аларны тотарга тырыша. Ул билгеләнгән чиктән чыга башласа, «Суга төшәсең!»— дип кычкыралар. Ул кемне тотып алса, шуның күзен бәйләп «сукыр тәкә» ясыйлар.

(II вариант)


Бу уен өйдә уйнала.

Сукыр тәкәне, күзләре бәйләнгән килеш, ишек тоткасына тотындыралар. Калганнары читкә китеп шыпырт кына торалар. Сукыр тәкә шул ишеккә карап баскан урыныннан кузгалмыйча, башка балаларның тын алуларыннан, кыштырдауларыннан яки ютәлләүләреннән танып, берәрсенең торган урынына кулы белән күрсәтә, яки исемләп әйтә. Берәүне дә таный алмаса, аларны төрле такмазалар белән көлдерергә тырыша:

Ары лап-лап, бире лап-лап,
Киез каплап, сөңге саплап,
Менә тора сыер кебек мышлап!
Озын аяк торнадай,
Тамагы да быргыдай;
Танавы да сызгыра,
Габделбарый шул бугай.

Әгәр дә дөрес күрсәтсә, шул кешенең күзен бәйләп уенны яңадан башлыйлар. Бу уенда качучылардан берсе баскан урынын¬нан күчсә, ул кеше хәрәмләшкән (алдашып тәртип бозган) булып, аның үзен бәйләп көтүче ясыйлар.

(III вариант )


Бу уен иркен залларда, яки ишегалдында, гадәттә, ир балалар арасында уйнала.

Йөгерү, качу өчен бер сызык киртәсе (көрчек) билгелиләр дә, сукыр тәкәне сызык читенә илтеп аякларын иркен итеп бастырып
куялар. Аннан соң уйнаучылар һәркайсы кулларына берәр нәрсә алып (кулъяулык һ. б.) сукыр тәкәнең аяк арасыннан ыргытып, шушы такмакны әйтәләр:

Сукыр тәкә сикерә,
Көрпә ашагач төчкерә,
Аягын кешәнләмәсәң,
Бакчага да ул керә.

Шуннан соң «сукыр тәкә» әйберләрне эзли башлый. Кемнең әйберен тапса, шул әйбер хуҗасы көрчек эченә керә. Сукыр тәкә аны тотарга тырыша. Кемне тота алса, шуны «сукыр тәкә» ясыйлар.

(IV вариант)


Бу уен өйдә уйнала.

Балаларның берсе уен башланыр алдыннан уң бармагының берсенә корым сөртә һәм иптәшләренә үз теләге буенча бер бармагын тотарга куша. Тоталар. Кем корымлы бармакны тота, шуны «сукыр тәкә» итеп күзен яулык белән бәйлиләр. Балалар качалар. Сукыр тәкә аларны тотарга тырыша. Иптәшләре «тәкә»не төрлечә үртиләр, я аркасына сугып китәләр, я төрле җән-лекләр тавышы чыгаралар, үртәвечләр әйтәләр.

Сукыр тәкә йөгерә,
Күрми ул бернәрсә дә.
Йөгермичә нишләсен,
Тота алмый берсен дә,—

дип такмаклыйлар. Яисә алдына килеп:

«Пеште-пеште, авызың пеште»,
«Бизмән, дуңгыз синең җизнәң»,
«Чуен, бүген синең туең»,
«Дилбегә, ничә сәгать йөргәнеңне билгелә»,

кебек сүзләр белән үчеклиләр. Ул тоткан, яисә тиешсез урынга таба качкан кешене «сукыр тәкә» итеп, уен яңадан башлана.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 26 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz