Четверг, 30.01.2025, 20:45:13   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [250]
Сказки русских писателей [52]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6529
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Аксак тәкә
Аксак тәкә
13:18:46
Балалар бер урынгарак тезелеп басалар. Бер баланы «ана» итеп, икенчесен «аксак тәкә» итеп сайлап куялар. Аксак тәкә уен алдыннан кая булса да качып торырга тиеш.

Ана урманга барырга җыена. Балаларына кем килсә дә ачмаска куша. Аннан балалары тирәсендә өч мәртәбә әйләнеп болай ди:

Аксак тәкә кермәсен,
Тимер читән үрмәсен.

Йөргән вакытында читән үргәндәге хәрәкәтләр ясый. Ана китә. Аксак тәкә килә.

— Ачыгыз, балаларым...

— Юк, безгә әни ачмаска кушты,—диләр балалар.

— Мин сезнең әниегез, ачыгыз...

Балалар ишекне ача. Аксак тәкә бер баланы алып китә. Шулай лидалап барлык балаларны да урлап бетерә бу. Урманнан ана, кайтса, балалары юк. Ана елый-елый аксак тәкәгә китә. Барып җиткәч:

— Аксак тәкә, балаларым югалды, синдә түгелме?— ди.

— Мә инде, берсен бирәм алайса,— дип, аксак тәкә бер балагың чыгара.

— Тагын да берсен генә бир инде?

Ана шулай берәм-берәм барлык балаларын да алып өенә кайтып китә. Кайткач ана мунча яга һәм иң кечкенә баласына әйтә:

— Бар, кызым, аксак тәкәне мунчага чакырып кил,— ди. Кыз аксак тәкәгә килә дә:

— Әни сине мунчага чакырды,— ди.

— Зуррак баласын җибәрсен, синең сүзеңне тыңламыйм,— ди. (уррагы килә. Шулай итеп барлык балалар да килеп чакырып карыйлар, тәкә килми, соңыннан ана бара. «Әйдә, аксак тәкә, мунча кереп чыгарсың, безгә барыйк»,— ди.

— Этләрегез юкмы соң?

— Юк, каян булсын соң ул бездә?

— Барыйм инде алайса.

Бергәләп кайталар. Аксак тәкә мунчага бара. Мунча чабына, юына, киенә дә кайтырга чыга. Шул вакыт балалар этләр булып, тегене, талый башлыйлар. Аксак тәкә коты очып өенә йөгереп кайтып китә.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 21 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz