Четверг, 06.02.2025, 23:03:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 12 » Убырлы карчык
Убырлы карчык
10:07:16
Кызлар җыелалар. Бер кыз ана булып уйный. Аның күп балалары була. Ана уракка барырга әзерләнә. Балаларына әйтә: «Өйне яхшы саклагыз, теге очта бер кешедә убырлы карчык бар, ул килсә, өйгә кертмәгез»,—ди. Үзе уракка китә. Ура торган җире бик якын, йорт янында гына була.

Аналары китүгә бик ямьсез киемнәр киеп убырлы карчык килә дә ишек кага. Олырак кызы: «Әни өйдә юк, ишекне ачмаска кушты»,— ди. Карчык: «Ач, ачмасаң юллыгыңнан төшәрмен, күкәеңне эчәрмен»,— ди. Кыз куркып ишекне ача. Карчык керә дә: «Кызым, бер баш кәбестә биреп тор әле»,—ди. Кыз: «Кемнәр килде?»— дип сорый. Карчык: «Әби белән бабай»,—ди. Кыз: «Башларына нәрсә кигәннәр»,— дип сорый. Карчык: «Берсе кап-чык кигән, берсе кап кигән»,— ди. Кыз кәбестәне (бер кызны) биреп җибәрә. Балалар һәммәсе беравыздан «Кикрикүк!» дип кычкырып калалар. Ана боларның тавышын ишетә дә, йөгереп кайта. Өйгә кереп балаларын ачулана: «Убырлы карчыкны ник керттегез?»—ди. Олы кыз: «Юллыгыңнан төшәрмен, күкәеңне эчәрмен дигәч, куркып ачтым»,—ди. Ана балаларын юатып: «Менә ашарыгызга, менә эчәрегезгә, ишетсен колагыгыз, убырлы карчыкны кертмәгез»,—дип, чыгып китә.

Убырлы карчык тагын килә дә ишекне кага башлый. Кыз ишекне ачмый. Убырлы карчык: «Юллыгыңнан төшәрмен, күкәеңне эчәрмен»,—дигәч, тагын ача. Карчык кергәч: «Миңа бер баш кәбестә бир»,—ди. «Сезгә кем килде?»—ди кыз. «Абзыем белән җиңгәм килде»,— ди карчык. «Өсләренә нәрсә кигәннәр?»—ди кыз. Карчык: «Берсе алама-салама, берсе ертык-мыртык кигән»,—ди. Кызлар кәбестәне биреп җибәрә дә, балалар тагы «кикрикүк» дип кычкырып калалар. Тагын бу тавышка аналары кайтып, аларны ачулана. Убырлы карчык шулай берничә мәртәбә килә һәм ахырда балаларның барысын да алып китеп яшерә.

Ана балаларын эзләргә чыга. Юлда убырлы карчыкка очрап: «Минем кызларымны күрмәдеңме?»—дип сорый. Карчык: «Әнә тегендә»,—дип, әле бер якка, әле икенче якка бармагы белән төртеп күрсәтә. Ул урыннарда булмагач, хатын өенә кайта. Аннан соң бу хатынны убырлы карчык кунакка чакыра. Хатын баргач, кызларының әйберләрен күреп: «Бусы олы кызымныкы, бусы кече кызымныкы, бусы иң кечкенә кызымныкы»,— ди.

Ана кунактан кайткан вакытта кызлары юлда очрый һәм аларны өенә алып китә.
Категория: Тамашалы уеннар | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz